

Көннең калган өлешендә без урман кырдык, ял иткән араларда якыннанрак танышырга өлгердек, өстәп мине агач аударырга да өйрәттеләр әле. Кичкә таба мин аның буенча беренче остага әйләнгән идем. Эштә генә түгел. Гомумән, кешеләр арасында да мин үземне ышанычлырак тоя башладым. Эштән кояш баер алдыннан гына тукталдык. Сәгать алдан беребез аерылып будка тирәсендә учак ягып ашарга хәстәрли башлаган иде. Иңкүлектә челтерәп агып яткан чишмә суында баш-битләрне юып, казан кырына килеп утырганда караңгы төшә башлаган иде инде. Сузган тәрилкәләрендә әбидә чөмергән чәй түгел иде, аморф хәлендәге эссенциядән ниндидер ят, күңел кайтаргыч исләр танауга бәрелделәр.
– Әһә, бүген тушенкалы рис. Яратам да соң рисны, – дип кулларын угалады какча гәүдәле Фәнис исемлесе. Мин йөземдә тынычлык саклап, башкалар кыланганны кыландым. Ашъяулыкка таратып ташланган калын телемнәрнең берсен яныма өстерәдем, ялтырап торган алюминий калакны кулыма алдым.
– Тукта, тәртип сакла, – дип кисәтте Рамай. Үзе кайдандыр арттан үтә күренмәле сыекча салынган шешә сөйрәп чыгарды. – Аш алды полоҗено, арган тәннәр язылып китәрлек.
Аның сүзләре башкалар арасында ниндидер күтәренкелек тудырды. Кемдер каудырланып бригадирына стакан алып бирергә ашыкты, кемдер тамак кыргалады. Рамай теге стаканга өяләмә сыекча агызып, башта миңа сузды.
– Әйдә, исәнлеккә-саулыкка... Әллә тотмыйсыңмы моны?
Мин икеләнеп калганымны сиздермәскә тырышып савытны кулыма алдым. Күңелгә шик кергән иде: нәрсә икән бу, нигә шуны күргәч тә барысының йөзләре шатлыктан балкый башлады, ничек кабул итәр бу сынауны минем организм? Озаклап торырга вакыт юк иде, ни булса булыр дип, стаканны тамакка койдым. Нәрсәдер күрергә теләгәндәй, барысы да миңа карап катканнар иде. Берәр төрле ялгышлык эшләдемме дип югалып та калдым.
– Нәрсә, калдырырга идеме әллә? – дип сорамый тыела алмадым.
– Юк, юк, калганнарга да җитә монда, ну син аптыратасың түлке... – дип бригадир тагын төп эшенә алынды.
– Йөзен дә чытмады, су урынына салып куйды... – дип күршесенә шыбырдады арадагы иң яше, Илдар исемлесе. Бу хәлдән соң мин иң башлап һич бер төрле эшкә алынмаска кирәк дип үз-үземне ныгытып куйдым. Савыт һәрберсен урап үткәннән соң, барысы да тәмләп ашарга тотындылар. Мин дә алар уңаена калагымны йөгерттем. Тәрилкәдә ризык кими барган саен, мине дә канәгатьлек хисе чорный барды, күрәсең, җирдәге тереклек ияләре шулай яшәргә күнеккәннәр. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем мин, күршеләремдә үзгәрешләр башланды: битләренә кызыллык йөгерде, күзләре балкып янды, телләре ачылды. Гәүдәгә миннән чак кына кайтышрак, аның каравы төптән таза Дамир ашаудан тукталып бригадирга карады:
– Әллә тагын берәр рейс ясыйбызмы, бугор?
– Чамадан чыкма, иртәгә эш көтә, – диде теге табагына иелеп.
– Яңа иптәш хөрмәтенә. Юарга кирәк, нинди асыл кош аягыннан килеп капты. Берүзе биш кешегә торырлык. Эшне ни эшлибез аны, шуңа башны сатканбыз.
Башкалар да аның көен көйлиләр иде шикелле.
– Билгеләргә кирәк мондый фартны, без уйлап чыгармаган. Кысма, бригадир, – дип күтәреп алдылар.
Рамай башкаларга күз йөртеп чыкты да, миңа текәлде:
– Син ничек дисең, әнә синең хөрмәткә дигән булалар, шилмалар...
Боларның нәрсәгә шул ачы суга кызганнарын бик аңлап җитмәсәм дә, йөземә шатлык сызатлары чыгарып:
– Мин ни риза, – дип кат-кат баш селкедем. Барысы дәртләнеп китеп мине күккә чөяргә тотындылар:
– Үзебезнең егет, бал мичкәсе тышыннан билгеле, ди...
– Эшләргә задур. ял итәргә дә хәленнән киләдер...
– Фартовай күренә, килешербез моның белән...
Бригадир җитди кыланып тагын стаканны түгәрәк буйлап җибәрде. Икенче савытның тәэсире бик тә нәтиҗәле булды. Кемдер алдындагы ашын читкә этеп тәмәке борхытырга тотынды, минем янәшәдә утырган Дамир, кырт борылып, күршесенә ил политикасының нечкәлекләрен аңлатырга башлады. Рамайның йөзе комачтай кызарып чыкты, ул күзләрен учак күмерләренә текәп үз эченә йомылды. Шешәдәге җен эчләренә үтеп шулай үзгәртте шикелле минем табындашларымны, әмма дә ләкин мин үземдә бер төрле дә үзгәреш сизмәдем. Күрәсең, ике төрдән коршалган организм симбиозы, төп чыганак доминант ролендә булгандыр. Миңа моңа кадәр татымаган рух күтәренкелеге кичерергә насыйп иткән вакыйгалар бераз соңрак башланды. Җан дуслар булып тоелган төркем тора-бара ачу-ярсу йомгагына әверелде.
Юктан гына башланды кебек. Кайсысыдыр көрмәкләнгән тел белән Рамайдан тагын өстәргә таләп итә башлады. Берсе аның ягына басты. икенчесе бригадирны яклап чыкты. Яшелле-күкле тавышлар кичке урманны яңгыратты. Мин сынар өчен генә экранны тоташтырдым. Менә кайда икән ул чын мәгънәсе яшәешнең! Шул минутларда мин кичергән ләззәтне безнең беребез дә кичереп караганы булмагандыр, Бишенче Башкаручы! Әле моның белән генә бетмәде, әле дәвамы булды. Син дә мин утырган егетләр ике якка бүленеп бер-берсенең якаларыннан бөреп алдылар, танауларын сугып кырдылар, яңакларына ямадылар, җан җирләренә типтеләр, чигәләрен төйделәр. Бу хәрәкәтләр барысы шундый да катлаулы кире энергия хисләре белән сугарылган иде-аулап кына өлгер. Бер як читтә утырып аларны күзәткәндә мин транс хәлендә идем. Шулай да, яшь егетнең утын чапкалаган балтасын эләктереп алганы күзгә салынгач, бик теләми генә барысын тәртипкә китеререргә мәҗбүр булдым.
Салкын чишмә суында коенып алгач, бераз айнып киткәндәй булдылар сугыш чукмарлары, әмма зәһәрләре чыгып бетмәгән иде әле. Мин ике төркемне ике тарафка төн йокларга урнаштырдым. Икесе ачык һавада калын брезентларга уранып бөгәрләнделәр, без бригадир һәм Дамир белән будка эченә үттек. Тегеләр баш төртүгә гырлап йокыга киттеләр.
Мин тәрәзә аша ялтырап күренгән таныш булмаган бөтенләй ят йолдызларга күзләремне текәп уйларыма уралдым. Шундый да күңел күтәренкелеге кичерә идем мин, моңа кадәр таныш булмаган көч-гайрәт ташып бара иде бар фигылемдә. Галәмнәр кичеп, күпме вакыт сарыф итеп, ныкышмалылык, түземлелек белән бу бәләкәй генә планетаны өйрәнүебез юкка булмаган икән. Бар исәпләүләребез, фаразлауларыбыз, өметләребез дөрес булган-менә шул цивилизациянең иң түбән баскычында торган зәгыйфь кенә кешеләр безнең өчен бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы булып торалар! Шулай булгач, без эрзац белән тукланудан, ясалма чыганаклар кулланудан котылачакбыз, иң саф, иң сыйфатлы тәгамнәргә ия булып, сакланып калачакбыз, яшь буынны тәрбияләчәкбез, яшәү бәхетен үз теләгебезгә буйсындырачакбыз. Безгә бит аларның җирләре дә, илләре дә, телләре дә кирәкми, әйдә яшәсеннәр, үрчесеннәр, шатланып ярдәм итәрбез аларның артуына. Никадәр күбрәк булачак бу мәхлүкләр, шулкадәр без ныграк тамыр җибәрербез бу җирдә. Без бит икенче халәткә кереп тә янәшә урнаша алырбыздыр, мәсәлән, массаны, күләмне бермә-бер киметеп, син ничек уйлыйсың, Бишенче Башкаручы? Бу хакта үзәккә хәбәр итәргә кирәк, хәзердән үк мөмкин булган вариантларны исәпли торсыннар. Бәлки, бөтенләй яңа юл тәкъдим итәрләр алар. Галимнәребез хаклы: кире энергетика бу планетада җитәрлек күләмдә һәм вакыт калыбына салганда – чиксез. Кешелек күпме тереклек итәчәк, шулкадәр без кирәкле чимал белән тәэмин ителгән булачакбыз. Катлаулы аппаратуралар эшләп чыгарган компонентлардан турыдан туры адәмнән алынган хис-тойгылар бермә-бер куәтлерәк, сыйфатлырак, ләззәтлерәк. Моны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел, Бишенче Башкаручы, моны үзеңә татып карарга кирәк. Шундый халәт кичергәннән соң мин үземне юкка гына хасил булмаганмын дип уйлыйм, беренче башлап бу планетага төшкән зат буларак горурланам, ачышым бар ториодларга файда бирер, минем исемем алтын хәрефләр белән Үзәк Акыл хәтеренә кертелер дип өмет итәм. Ләкин булган кадәре белән генә канәгатьләнергә ярамый, тикшеренүләрне дәвам итү мотлак. Бәлки, беренче очраган мәхлүкләр генә шундый кире энергетика эшләп чыгара торганнардыр, сирәк күренештер ул кешелек җәмгыяте өчен? Менә шулай якты хыялларга чорналып таң аттырдым мин.
Фото: dv-news.ru