Чәчмә әсәр
5 Мая 2023, 15:43

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (2)

Ул сак кына адымнар белән барып форточканы ача төште һәм шундук, итәгенә ут капкан кешедәй, җәһәт кенә кире янәшәмә килеп басты.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (2)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (2)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (2)

Пассажирлар бер-бер артлы җиргә – яшел чирәм өстенә сикерделәр. Каршы алучылар санаулы гына, нибарысы ике-өч кеше иде. Самолеттан, күп булса унбиш-егермешәр метр читтә, капма-каршы ике якта, бер-беренә бик тә охшаш игезәкләрне хәтерләткән ике катлы ике бина калкып тора. Утрауның йөзек кашы булган кунак йортлары шулар икән. Шведларны уң тарафтагы бинага чакырдалар, ә безне сул тарафка озата киттеләр.

Урнашып, чәйләп алгачтын, юлдан килгән кеше буларак, хәл алу өчен бераз вакыт бирделәр үзебезгә. Бүлмәләребез янәшәдә генә, икенче катта. Валентин Васильевич, бераз ятып алам, йокыга китсәм бер ярты сәгатътән уятырсың дип, үз бүлмәсенә кереп китте. Бүлмәмә кергәч тә, иң беренче эшем итеп кондиционерны сүндердем һәм форточканы ача төштем. Океанның саф һавасы кереп торсын, җир читенә килеп тә ясалма сулышка канәгатьләнеп ятып булмый бит инде. Чишенеп тормастан гына караватка барып аудым. Каршымда зур тәрәзә. Бинаны уратып алган эре яфраклы, зур шәмәхә-алсу чәчәкле ниндидер экзотик үсемлек аша үтеп чыккан кояш нурлары күзне чагылдыра. Шул матурлык белән хозурланып яткан чагым. Кинәт, форточкага кош килеп кундымы дисәм, югарыдагы ботаклардан кечкенә генә бер маймыл сикереп кунаклаган булып чыкты. Курыктым дип әйтә алмыйм, әмма бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән һәм гайре табигый тамаша иде. Маймыл күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора, мин – аңарга. Бер мәл дәшми генә шулай  бер-беребезне өйрәнеп, карашып тордык. Андый чакларда хуҗа кеше кыюрак була, беренче булып бу тынлыкны маймыл бүлде. Тел шартлаткандай аваз чыгарып, миңа кашын сикертте ул һәм уң кулын сузды. Гүя, кул биреп исәнләшергә тели иде. Мин, магнитланган сыман, урынымнан калкынып тәрәзәгә якынлаша төштем. Кулымны сузаргамы, сузмаскамы –  белмим...

Ә ул, мине үзенчә аңлап, уң кулы белән тыштан этеп форточканы тагы да киңрәк ача төште. Әллә керергә үк җыенамы бу дип, куркуга төштем, бераз арткада чигеп куйганмын булса кирәк. Югалып калуымны аңлап, ул өстәлгә таба ым какты. Анда, кунакчыллык йөзеннән куелган җиләк-җимеш өелгән зур савыт тора икән.

– Ә-ә, аңладым, хәзер бирәм... Кайсы кирәк? – дип, сөйләшә үк башлаганмын маймыл белән. Ә ул татарча белми иде ахыры, ым кагып, “анысы түгел, анысы да түгел...” дип, кулы белән һаман да читкәрәк күрсәтте. – Барсын да тәкъдим итеп чыктым бит инде. Ә син баш тартасыңда, баш тартасың, – дидем, камыштан үрелгән савытны кире урынына куеп.
Ул аңлатуын дәвам итте, мин ятып торган карават читендәге тумбочкага таба ымлады тагы. Һәм, иреннәрен чәпелдәтеп, конфет суырган сыман аваз чыгарды.

– Аңладым. Күптән шулай диләр аны... Конфет кирәк булган икән ич аңарга.   

Самолетка утыргач та стюардесса, күңел болганмасын өчен дип, карамель таратып чыккан иде. Мин, гадәтемчә, икене алганмын. Берсен суырганмын, ә икенчесе кесәдә калган. Шуны тумбачкага алып куйганмын икән. Маймылның “Җиләк-җимеш безнең утрауда болай ди күп. Син миңа әнә шул карамельне бир” дип, аптыратуы булган.

Аның бүлмә эченә үк сузылган кулына шул конфетны илтеп тоттырдым. Ул куануын, ул шатлануын күрсәгез иде сез аның. Ике-өч мәртәбә башын иеп рәхмәтләр әйтте хәтта. Күңеле булып – китәр дигән идем. Ашыга төшкәнмен. Карамельне кулына алгачта, сабыйларча куанып, иреннәрен ялый-ялый ул аңарга озак кына карап торды. Шуннан соң гына, зур осталык белән, ипле генә кәгазеннән арчыды. Ниһаять авызына капты, чәп-чәп итеп, тәмләп суырырга кереште. Һәм, шунысы хикмәт, кәгазен ташламады, “чүп савытына сал инде, яме” дигәндәй, кире миңа сузды. Бары шуннан соң гына, миңа тагы бер мәртәбә рәхмәт юллап, чәчәкләр-яфраклар кочагына, таныш ботакларына сикерде.

Черем итеп алу һәм ял турындагы уйлар онытылды, тәрәз каршысына килеп аннан ачылган манзара белән сокланып торуым иде. Ишек шакыдылар. Җавап бирергә өлгердемме-юкмы,ашыгып-кабаланып Валентин Васильевич килеп керде:

– Ринат, кил әле... Әйдәле, минем номерга керик әле... Бер хикмәт күрсәтәм, – дип, үзе артыннан әйдәде ул, ашыга-кабала.
Килеп керсәк, тышкы яклап аның тәрәзә төбендә әлеге дә баягы маймыл сикергәләп йөри икән. Форточкасы бикле булу сәбәпле, ул аңарга керә алмаган. Аның каравы, ачыгыз дигән сыман, бармак очлары белән ипле генә итеп пыяланы шакылдатуы ни тора. Безнең өчен бик тә кызык күренеш иде бу. Юлдашыма кушылып, мин дә елмаеп куйдым.

– Карале, нәрсә кирәк икән аңарга? Ул бит нәкъ кеше кебек, нидер сорарга тели бездән, – диде Валентин Васильевич, соклануын һич яшерә алмыйча.

– Мин беләм, – дидем, бик белдекле атлы булып.

– Каян беләсең?

– Барыгыз әле, форточканы ачып җибәрегез.

– Син нәрсә... Ә бүлмәгә килеп керсә мин аны нишләтим?

– Ачыгыз. Мин сезне өйрәтеп торырмын, – дидем, бик белдекле атлы булып.

Ул сак кына адымнар белән барып форточканы ача төште һәм шундук, итәгенә ут капкан кешедәй, җәһәт кенә кире янәшәмә килеп басты. Аңлашылса кирәк,  шагыйрь юлдашымның гаҗәпләнүенә каршы, маймыл шундук, батутта сикергәндәй җиңеллек белән, форточкага менеп кунаклады. Һәм күзләрен мөлдерәтеп Валентин Васильевичка текәлде, әйе-әйе, миңа таба ялгышып та карамады. Уң кулын бүлмә эченә сузды.

– Ул нидер сорый түгелме? – диде, ачык авызын йомарга да онытып торган шагыйрь. Кулын кесәсенә тыкты. – Бәлки аңарга акча бирергә кирәктер, миндә бер долларлык булырга тиеш...

– Доллар сорамый ул...Сезнең әнә шул кесәдә, ялгышмасам, бер карамель булырга тиеш иде.

– Каян беләсең? – дип, гаҗәпләнеп карап алды ул миңа. Һәм чынлап та кесәсеннән теге карамельне тартып чыгарды.
Ә мин инде, гүя циркта теге кыргый җанварларны кулга ияләштергән, өйрәткән кәмитче кебек хис итә башладым үземне. Өйрәтәм бит әнә, һәм әйткән һәр сүзем  чынга ашып тора. Ничек тәм тапмаска мөмкин шуңардан...  

– Ә хәзер, Валентин Васильевич, шул конфетны маймылга илтеп бирегез. Ул сездән шуны көтә...

– Кулдан эләктереп алса, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Һәм конфетны кәгазеннән арчырга керешмәкче булды.

– Кирәкми, – дидем, аны бу ниятеннән бүлеп. – Шул көе генә бирегез.

Ул нәкъ шулай итте дә. Ә маймыл баягыдан да болайрак куануын белгертеп, мең рәхмәтләрен җиткерде бирүчегә, кулларын чәбәкләп куйды хәтта.

– Менә бу цирк... Чын цирктан да болайрак, – дип, сабыйларча куанып, кире чикмәкче булды шагыйрь.
         – Аз гына сабыр итегез, ашыкмагыз...
          Ул туктап калды. Бер маймылга карый, бер миңа... Бер маймылга, бер миңа... Ул арада маймыл, ашыкмыйча, килештереп кенә конфетны кәгазеннән арчып, соңгысын бүлмә хуҗасына кире сузды.

– Бу ни дигән сүз тагы... Ул нәрсә әйтергә тели?
         – Улмы, ул Валентин Васильевич, безгә караганда тәрбиялерәк.Табигатьне чүпләргә ярамый, аның чисталыгын сакларга киңәш итә. Ә сездән конфет кәгазен чүп савытына илтеп ташлавыгызны үтенә.
          Хуҗа кеше үзенә килгән кунак үтенечен бик теләп башкарып чыкты. Шунда гына  маймыл конфетны авызына кабып тәмләп суырырга кереште. Үзенә сокланып һәм яратып караганлыкны тою аңарга өстәмә дәрт һәм рух күтәренкелеге өсти иде кебек, сәхнәдәге артист кебек уйнавын, маймыллануын дәвам итте ул. Ә без исә рәхәтләнеп тамаша кылдык – көлдек, кулларыбызны чәбәкләдек. Конфетны әллә суырып бетерде, әллә йотып җибәрде ул бераздан, тамаша тәмам дигәнне аңлатып, җитдиләнеп калды маймылыбыз. Һәм, башын иеп тагы бер мәртәбә рәхмәтен җиткергәчтен, тәрәз каршында үскән агач ботакларына, үзенең җәннәте кочагына сикерде.
          Маймыл шуның белән китте. Әмма китте дә онытылды дип әйтмәс идем, ул шулай көн дә бер килеп, безнең хәлләрне белешеп торды. Без дә саранланмадык, карамельне кесә тутырып алып кайттык аның өчен. Тик иң гаҗәбе шул, Валентин Васильевич  минем теге көнне маймыл белән шулай җиңел аңлашуымның сәбәбен генә таба алмый азапланды. Кат-кат төпченгәчтен генә дөресен сөйләргә мәҗбүр булдым. Шул маймылны искә төшергән саен рәхәтләнеп көлә торган булып киттек без. Әле дә, очраштыкмы, иң элек шул маймылны сагынып искә төшерәбез, һәм хатирәләребезне яңартып, рәхәтләнеп көлешеп алабыз.
          

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас