Чәчмә әсәр
4 Мая 2023, 18:22

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя

Дөрес булса, килгән туристлар өчен ресторан да ачып җибәргәннәр һәм шунда анадан тума шәрә калып яшь блондин кызлар бии икән...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. ХикәяРинат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя

Бу хакта мин язып чыгу түгел, хәтта якындагы биш ел эчендә һичкемгә бер авыз сүз сөйләмәскә вәгъдә биргән идем. Сүземдә тордым, ул көннән байтак еллар узды. Инде, ниһаять, сөйләп кенә түгел, хикәяләп бирергә дә тулы хокукым бар диеп беләм.

2002 елның февралендә без күренекле урыс шагыйре Валентин Сорокин белән, Халыкара язучылар берлегеннән вәкил буларак, дөнья читендә урнашкан ерак Яңа Зеландияга барып чыктык. Рәсми очрашулар ике көн дәвамында илнең башкаласы булган Веллингтонда узды. Шуннан дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларның теләкләре белән кызыксындылар: кем нинди музей, нинди шәһәр яисә утрауга сәяхәт кылырга тели, рәхим итегез, кунакларыбызның теләге безнең өчен канун, һәммәсе үтәләчәк диделәр.

Килгән язучыларның күбесе өлкән яшьтә иделәр. Шуңаргадырмы, аларның байтагы илнең башкаласында яисә индустриаль мәркәз саналган Окленд шәһәрләрендә калып, бөтен шартлар тудырылган биш йолдызлы “Хилтон” отелендә яшәп, көндезләрен кояшта кызынып, җылы океанда коенып, кичләрен ачык һавадагы театр һәм затлы рестораннарда уздыруны кулай күрде. Кемнәрдер океан астындагы ачык аквариум урнашкан атауга барырга теләвен белгертте, икенчеләре тулы бер утраудан гыйбарәт булган кыргый зоопарк урнашкан төбәкне сайлады. Бөҗәкләр питомнигы саналган утрауга да китүчеләр булды кебек. Ә без исә, Валентин Васильевич белән, кызык итеп кенә, Тын океанның әллә кайдагы ерак бер почмагында урнашкан, дөнья картасында энә очы кебек кенә күренер-күренмәс булып торган нәни бер утрауга күрсәттек. Аның кечкенәлеге дә, башкаладан ераклыгы да түгел, күрәсең, исеме җәлеп иткән булса кирәк безне. “Кыргый атау” – ерак Русиядан килгән кунаклар өчен экзотика түгелмени...  
Күрсәтүен күрсәттек тә шуның белән онытылыр дигән идек... Иртәгәсен таңның беренче нурлары тәрәзәгә төшәр-төшмәс борын номерда телефон шалтырады. Аккош мамыгыннан ясалган йомшак мендәр өстендә тәмле төшләр күреп изрәп йоклап яткан чагым иде. Йокыдан уяну түгел, телефонга да үреләсе килми, шулай да үрелергә мәҗбүр булдым. Безне озатып йөргән гидның ягымлы тавышы ишетелде. Тавышы ягымлы ягымлысын да, кызлар тавышы башкача буламы соң(!), тик урусчасын гына йокы аралаш чакта һич аңларлык түгел иде:

 – Кем бу... Нәрсә кирәк? – дидем, йокыдан айныр-айнамас. Яңа көндә авызым ачып әйткән беренче сүзләрем дорфарак килеп чыккандыр, әлбәттә. Ә ярымачык тәрәзәдән океан шавы, бакчадагы гөлләр һәм чәчәкләргә кунып сайраган оҗмах кошлары тавышы ишетелеп тора.
          – Господин Мухам...ма...диев. Бу – Элизабет, сезнең гид, – диде ул, ярым урысча, ярым инглизчә, фамилиямны, иҗекләп булса да, зур авырлык белән ерып чыкканнан соң. – Вакытсыз уятуым өчен мин гафу үтенәм.Әмма безгә тагы илле минуттан һава аланында булырга кирәк. Сез сайлаган утрауга самолет атнага ике тапкыр гына оча икән. Бер сәгатьтән инде без һавада булырга тиешле. Егерме минуттан да кичекмичә мин сезне холлда көтәм. Господин Сорокинга инде хәбәр бирдем.
          – Рәхмәт, Элизабет туташ. Аңлашылды, егерме минуттан холлда булырмын.
          Нәкъ шулай иттем дә, унбиш минуттан артык узмады, юынып-киенеп, юл багажымны өстерәп төшеп тә җиттем. Валентин Васильевич миннән дә өлгеррәк булып чыккан, алар инде Элизабет белән көлешә-көлешә нидер гәпләшеп мине көтеп торалар иде.
          Самолет дигәннәре бик кечкенә булып чыкты, нибарысы унике кешелек. Без үзебезнең кайда юл тотуыбыз хакында беренче кыскача мәгълүматларны һавага күтәрелеп очып киткәчтен генә ишеттек. Аларын да стюардесса булып эшләүче ханым авызыннан. Баксаң, безне озата баручы гид үзе дә кая очканлыгын әле генә аңлый башлаган булып чыкты. Үзе ишеткәннәрнең бер өлешен, зур авырлык белән булса да, ул безгә дә тәрҗемә итәргә тырыша иде. Әле егерменче гасырның урталарына кадәр ул утрауга, анда көн күргән кыргый аборигеннардан гайре, кеше аягы басмаган, имеш. Утрауны шул сәбәпле “Кеше яшәми торган...”, ягъни “Кыргыйатау” диеп йөретәләр икән. Зурлыгы бик чамалы – буйга бер чакырым тирәсе булса,аркылыга нибарысы ике йөз-өч йөз метр. Монда шәһәр-фәлән юк, асфальт җәелгән киң урамнар да юк. Төп проспект функциясенатнага ике мәртәбә очып килә торган самолетның төшү-күтәрелү юлы үти икән. Самолет төшкән һәм күтәрелгән вакытта анысы да ябылып тора. Йөк машиналары булып гайрәтле филләр хезмәт итсә, җиңел машина һәм такси ролен нәни атлар үти икән. Бик кызыксынып, тәгаен ачыкларга теләп күзәтсәм дә, мин аларның ул “ат” дигәннәрен бигүк аңлап бетерә алмадым, ишәк идеме алар, әллә понилармы, Ходай үзе генә белә торгандыр... Атланырга да кыймадым мин аларга. Атланырсың да, билен сындырырсың һәм гаепле булырсың...  Велосипед-фәлән кайтарсаң да ерак китәрлек түгел, кая карама анда тау һәм таш, куе булып, безнеңчә әйтсәң, котырынып үскән биек агачлар һәм берсенә-икенчесе уралып үскән куаклыклар...
          Швециядән килүче туристлар булган икән арабызда. Шулардан берәве стюардессадан сорап куйды:

– Зинһар әйтегез әле, безгә нинди отельда тукталырга киңәш итәсез?..
          – Әлеге атау Рио-де-Жанейро түгел, әлбәттә, – дип, ихлас елмайды стюардесса ханым. Ул гаять итәгатъле һәм эчкерсез иде карап торышка. Төсе-кыяфәтенә караганда үзе дә җирле халыктан, ягъни аборигеннардан булмадымы икән. – Самолеттан төшкәч тә күрерсез, бетон юлның ике тарафында капма-каршы диярлек урнашкан ике бина булыр, утрауда булган ике кунак йорты шулар.
          – Ә җирле халык, ягъни папуаслар кайда яши? – дип, кызыксынуында булды швед.
          – Һава аланы һәм кунак йортлары атауның түбәсендә, – дип аңлатуын дәвам итте ханым. – Ә җирле халык түбәндә – су читендә яши. Хәтерләп калуыгызны үтенәм, Яңа Зеландияда папуаслар яшәми, мондагы җирле халык мәшһүр маорлар токымыннан. Кызганыч, алар инде бик аз санлы хәзер. Аларның яшәү урыннары да, эш урыннары да су читендә яисә суда. Гомерләрен шушы атауда уздырып та аның түбәсенә менеп карамаган кешеләр бар монда. Аларны коры җир түгел, су тарта үзләренә. Су аларны ашатучы да, яшәтүче дә. Алар су өстендә туа һәм фани дөнья белән дә шунда хушлашалар... – Бераз сүзсез калып торгач, ханымтагы шуны өстәргә кирәк тапты. – Белеп торуыгыз кирәк: сез бара торган утрауның ике тарафында ике кабилә яши. Сан ягыннан бик күп түгелләр, якынча йөз-йөз илледән артык түгел һәркайсы. Алар икесе ике телдә сөйләшә, бер-берләрен аңламыйлар диярлек. Һәм үзара бик аралашмыйлар да. Дошманлыклары,тарткалашу-бүлешүләре булмаса да, һәркайсы үзаеры яшәргә күнеккән. Телләре генә түгел, яшәү рәвешләре, йола һәм табынулары да бөтенләй башка, бер-берләренә һич охшамаган.
          – Тагы да бер сорау туды, – дип,әлеге дә баягы теге швед чираттагы мәртәбә урыныннан калкынып куйды. – Ә менә шул аборигеннар янында яшәү мөмкинме?
          – Киңәш итмим, – диде ханым, озакуйлап тормастан. – Аралашырга, яннарына кунакка барырга мөмкин, әмма сезгә яшәү өчен отельда уңай булачак. Торган шалашларына чит кеше белән ят рух керүдән саклана алар. Ышанулары рөхсәт бирми...
         – Димәк, шул ике отельдан башка барыр җир юк дисез инде... – дип, офтанып куйды әлеге дә баягы һаман да шул бер швед.
          – Мин алай ук дип әйтмәс идем. Утрауның табигате уникаль, андагы үсемлек һәм тереклек дөньясы... Сез бу утрауда, дөньяның башка һичбер почмагында күрергә, очратырга мөмкин булмаган тереклек дөньясы – сайрар кошлар, нәни коал һәм искиткеч матур маймыллар белән таныша аласыз. Һәм тагы кеше кулы тимәгән кыргый табигать, океан...
          – Анысы шулай, килешәм, – диде швед.– Мин теге рестораннар, күңел ачу урыннары хакында соравым иде...
          Әйтергәме-әйтмәскәме дигән сыман, бераз уйга калып торгачтын, ханым тагы сөйләп китте:
         – Моннан биш-алты еллар элек булса кирәк, әлеге утрауга ниндидер качаклармы, әллә пиратлармы килеп чыккан дип, ишеткәнем бар. Алар атауның иң аргы почмагында океан эченә үк кереп торган кыя өстендә ниндидер зур сарай корганнар, имеш. Акчага да бик байлар икән үзләре. Исерткеч эчемлекләр ясап, аборигеннарга саталар икән, дип тә сөйләделәр. Дөрес булса, килгән туристлар өчен ресторан да ачып җибәргәннәр һәм шунда анадан тума шәрә калып яшь блондин кызлар бии икән... Әхлаксызлык бит ул, үзегез беләсез, цивилизациядан һич калышмый, өлгеррәк тә була кайчак. Әмма..., – дип, кинәт кискен хәрәкәт ясап, кулы белән гүя читкә этәрде ул аларны. – Кирәкми, алар хакында сөйләшеп вакыт уздырмыйк әле. Утрауда матурлык, муллык, хозурлык алардан башка да чамасыз күп.       
           – Кызык... Менә монысы бик кызыклы информация булды бит әле, – дип, янәшәсендә йокымсырап барган өлкән яшьләрдәге икенче бер юлдашына хәйләкәр генә күз кысып куйды теге кызыксынучан швед.
          Ике сәгатъ чамасы булса кирәк тоташсу өстеннән очтык, коры җир-фәлән күзгә чалынмады кебек. Ниһаять, океан өстеннән йөзеп барган зур бер яшел яфракны хәтерләткән утрау күренде түбәндә. Ул арада “без килеп җиттек” дигәндәй, утраудагыларга каты гүелдәү авазы белән хәбәр салган самолет, кош сыман очып барган җиреннән шул яшел яфрак өстенә килеп тә кунды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ru.wallpaper.mob.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас