

(Дәвамы.)
...Айгөл белән Илгиз Уфада таныштылар. Яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан егет өченче трестның торак йортлар төзелешенә электрик булып эшкә килгән иде. Ә кыз шушы ук бригадада штукатур-буяучы булып эшли. Төзелештә эшләгән күп ир-егетләрнеке кебек яшь солдатның да күзе Айгөлнең чибәрлеген бик тиз бәһаләп алды. Кызның матурлыгын, зифа буй-сынын өстенә киеп алган зәңгәр төстәге брезент эш киеме дә яшерә алмый иде.
Һушны алырлык чибәрлеге өстенә ул бик тырыш та. Кулларына күз иярми, бригадир әйтмешли, “Айгөлнеке көн дә палтара нурмы”. Норма куу белән мавыгучыларның бит, гадәттә, башкарган эшләре “ташка үлчим” була. Ә Айгөлнең эшенә исә, тел-теш тидерерлек түгел. Аның буяулы пумала тоткан кулының һәр хәрәкәте талантлы рәссамнарныкыча иде. Тик бригадир Фәрхәтнең кайчан карама кыз тирәсендә уралуы гына егетнең саруын кайната. Шушы бәләкәй генә “начальник кисәге” берчә кызның башкарган эшен үлчәп йөргән була, берчә көндәлек эш материалларын барлый. Сәбәп булмаса, ахыр чиктә, эшкә мөкиббән булган Айгөл яныннан үтеп булса да китә иде.
Ни булса да, һаман кызда берәр өмете бар кебек янында гына йөри. Ә бит бергә эшләгән апалар аны “өйләнгән икән, хәтта баласы да бар” дип сөйлиләр, югыйсә. Әмма бригадир бернигә карамый һаман Айгөл тирәсендә урала. Өстәвенә, яшьләрнең бер-берсенә битараф түгеллекләрен аңлап алган Фәрхәт төрле хөсетлектән дә тартынмый башлады. Кызга егетне, егеткә кызны начар яктан “ачып”, араларын суытырга ниятли. Көндәлек эш бүлгәндә дә Илгиз белән Айгөлнең икесен ике участокка куярга тырыша. Азгын күңелендә туган кысыр өметләргә табынып йөрүе инде үзенчә. Айгөлме соң инде балалы ирләргә карый торган кыз!?
Бригадир булмый, чуртым булсын. Мин шул сары тәкәгә җир йөзендә ир-егетләр беткән икән дисәләр дә, борылып карый торган түгел, дип уйлый кыз үзенчә. Барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен, кызны үземә каратачакмын, дип уйлый егет тә. Шулай да язмышларның рәхмәтле бер көнендә күңелләре һаман бер-берсенә ныграк тартыла барган кыз белән егетнең уй-теләкләрен изге фәрештәләр ишетте. Иртән төзелеш мастеры биргән наряд буенча алар узган айда тапшырылган бер йортта калган җитешсезлекләрне бетерү эшенә барырга тиеш. Куллары үз эшен яхшы белгән, дәрт-дәрманнары ташып торган яшьләрне бер нинди авыр эш тә өркетми ич. Барырга икән, барырга... Бигрәк тә йөрәкләр бер тактка типкәндә, уйлар диңгезе бер ярларга какканда, күңелләрдә хисләр, кулларда көч-гәйрәт ташып торганда, ташып барганда...
Егет көне буе электр чыбыклары сузды, ә кыз исә аның артыннан балчык измәсе, алебастр белән электрикның эшен “яшереп” бүлмә стеналарын тигезли барды. Бу көнне ике йөрәк арасында да гади күзгә күренмәс чымнар сузылды. Алай гына да түгел, бу чыбыклар аша хисләр дулкыны йөгереште. Хисләр дулкыны тора-бара бергә оешып өермәләр хасил итте һәм туктаусыз диңгез ярын каккан ак башлы дулкыннардай йөрәкләргә какты.
Мәхәббәт җир йөзендә кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Мәхәббәт ул – хисләр бәйрәмедер. Әйе, бу көн шушы ике гашыйк җан өчен саф бәйрәмгә, серле бәйрәмгә әверелде. Шулай итеп смена азагына башкарыласы эш тә бишлегә тө- гәлләнгән, ике яшь йөрәк арасында дуслык җепләре дә мәңгелеккә төйнәлгән иде. “Кайнар нокта”да хезмәт итеп кайткан авыл егете Илгиз белән Уфа балалар йортында тәрбияләнгән Айгөл арасындагы бу танышу бик тиз дуслык кысаларыннан чыгып кайнар мәхәббәткә әверелде. Ә сөю тойгысы ике яклы да булса, ул бит тау-ташлар актарырдай көчкә ия. Ул бит кешене баштан-аяк үзгәртә. Бу илаһи тойгыга дучар булган кеше үзе дә сизмәстән тирә-якка эчке бер яктылык, нур сибә икән. Йөрәгеңдә берәү өчен, бары берәү өчен сөю уты кабынса да, ирексездән, бар кешегә изгелекләр кыласы, бар дөньяны кайнар кочакка аласы килә башлый. Шул ук вакытта бу тойгыны акыл белән аңлата да алмыйсың, иңкяр да итеп булмый.
Яшьләрнең хезмәттәшләре бу хәлне шунда ук сизде. Кыз белән егет тә үз күңелләрендә туган шушы халәтне яшерерлек хәлдә түгел иделәр инде. Яшерерсең, бар... Бөтен йөзең май кояшыдай балкыганда, бар халәтең чәчкә атканда ничек инде күңелдәге ул хис-тойгыларны тыеп булсын?! Аларның мәхәббәте тау-ташларны акта- рып иреккә ургылган чишмәдәй килеп чыкты да, тирә-як дөньяны ямьләп, кешеләрне шатландырып чылтыр-чылтыр ага да башлады. Нәтиҗәдә, танышуларына берничә ай үтүгә туй көне билгеләнде. Айгөл булачак туйга әзерләнүне тулысынча үз өстенә алды. Шулай итми ни? Ул бит шушы туйны бала чагыннан бирле төшләрендә күрде. Әйе, табын да, туй күлмәге дә нәкъ теге төштәгечә матур булырга тиеш, дип уйлады кыз. Әйтерсең лә гомер буе туйлар оештырып йөргән. “Үз туеның ничек булырга тиешлеген, ничек үтәчәген алдан күңел күзе белән күрәмени?” – дип сокландылар аңа ахирәтләре.
Бәхетнең җиденче катында йөргән Илгизгә исә туйга акча юллап табу эше йөкләтелде. “Кайнар нокта”да эшләп алган хәрби эш хакына тресттан бурычка алган акчаны да өстәгәч, ярыйсы гына сумма җыелды. Өстәвенә, яшьләргә туй үткәрү өчен төзелеш идарәсе бер нинди түләүсез үз ашханәсен бирде. Илгизнең авылда ялгызы гына яшәгән әнисе һәм Айгөлнең апасы Айсылу яшьләрнең бар булган туганнары иде. Әмма хезмәттәшләре, дуслары белән ярыйсы гына түгәрәк табын җыелды. Нәкъ Айгөл күз алдына китергәнчә шаулап-гөрләп үткән туйдан соң яшьләр бергә яши башлады.
Бер-берсеннән бер мизгелгә дә аерылмаган, яратышып туя алмаган яшьләр вакыт җиткәч үзләренең мәхәббәт җимешләрен алып кайттылар. Нәни малайга “Айгөл + Илгиз” дән ясалган “Айгиз” дигән матур исем бирделәр...
* * *
Бәхетле кешеләр сәгатькә карамый. Вакыт һаман алга йөгерде. Көннәрдән бер көнне Айгөл, уллары Айгизгә балалар бакчасыннан урын булу белән, эшкә чыгу турында сүз кузгатты. Тик элекке урынына – трестка түгел, ә үзәк базарга – сатучы булып. Илгиз башта бу хәбәрдән шаңкып калды. Ничек инде туйлар аткарышкан туган оешмаңа хыянәт итмәк кирәк? Моны бригадада ничек кабул итәрләр? “Мин моңа бөтенләй риза түгел”, – диде ул.
Әмма күпме каршы килеп караса да, Айгөл аның ай-ваена куймый үзенекен сөйләде. Моның өчен, имеш, Айгөлнең “веский аргумент”ы бар. Имеш, Алька да шулай дип әйткән...
– Ә-ә-ә-ә, Алька мени?!.. Опять шул Алька!.. Понятно алай булса... Менә кем сүзен сөйлисең икән, матурым, – дип, Илгиз хатынының бу адымына һаман каршы килеп карый. Тик кая ди ул Айгөлгә киртә кору!..
– Дөньяның кая табан барганын дөрес аңла, йөрәк маем. Трест таралып бара, акча түли алмый. Ничек яшәрбез киләчәктә? Азык-төлек көннән-көн кыйммәтләнә. Бала әйберләренә якын килмәле түгел... Безгә бит авылдан ярдәм итүче юк. Шәһәрдә бит без акырып ачка үләчәкбез, – дип тезде ул, Илгизгә сүз әйтергә дә ирек бирмичә.
Менә гел шулай. Айгөл үзе ныклап ышанган, бар күңеле белән инанган берәр әйберне якларга тотындымы, якын киләм димә... Карчыга кебек ташлана... Ә үзе шундый матурланып, чибәрләнеп китә, бөтен торышы белән тирә-яктагыларга ниндидер усал, яндырырдай матурлык бөрки башлый...
Менә аның бер шәлкем чәче тузгып маңгаена төшкән дә, бер күзен аз гына каплабрак тора. Килешле туры танау тишекләре бераз гына киңәеп киткән. Балаларныкыдай бүлтәеп торган иреннәре тагы да ныграк тулышкан... Ә күкрәкләре!.. Ә күзләре! Гадәти вакытта да очкын чәчеп торган күзләр мондый вакытта ут чәчә...
Илгиз шушы матурлык каршында боеприпаслары бетеп, дошманга әсирлеккә эләккән яугир хәлендә кала һәм соңгы аргумент – хәйләне эшкә җигә:
– Яратам мин сине, ничек инде мин сиңа каршы килим, бәгырем, – ди ул һәм кыргый карчыга рәвешенә кергән яшь хатынын кочагына ала.
Айгөл дә – хатын-кыз. Сөеклесе кочагында ул шунда ук “карчыга”дан “күгәрчен”гә әйләнә... Иркәләнә, сырпалана, күгәрчендәй гөлдер-гөлдер килеп кенә сүзен дәвам итә:
– Син аңла, йөрәгем, тиздән дөньяның асты-өскә киләчәк... Ә базар яшәячәк, аның бетәсе юк... Бөтен ил базарга әйләнеп бара... Базарда бит көндәлек акча кайтып торачак... Мин үзебезнең яшәү турында уйлыйм, – дип иркәләнеп сөйләнә сөйгәненең җылы кочагында эреп тынычланган Айгөл.
Ахырда Илгиз кул селти, янәсе:
– Соңыннан “базарда эш авыр” – дип, елап кайтасы булма... Әмма кара аны, Алька кебекләр белән бик әшнәләшеп йөремә, – дип тә кисәтеп куя ул сөеклесен.
Яратмый Илгиз шул күрше хатыны Алька – Әлфияне. Ниндидер шома хатын, ихласлык җитмәгән күзләрендә, нәрсәдер яшеренгән кебек аның. Очрашырга туры килгән саен “тыштан бер катлы булып елмаеп-көлеп торса да, эче кырык катлы бу хатынның” дигән нәтиҗәгә килә Илгиз.
Әлбәттә, элекке разведрота яугире бу очракта үзенең интуициясе – эчке тоемлавына таяна. Бөтен гыйллә дә шунда шул, аның сынаганы бар: интуиция күп тапкырлар дөрескә чыга... Илгиз болай үзе дә “туң күчән” түгел. Ул да уйлый. Башкаларны тыңлый. Уйлаганнарын да, ишеткәннәрен дә фикер бизмәненә салып карый. Мондый вакытта ул – Айгөлнең нәкъ киресе. Җаваплы адым алдыннан, яисә ниндидер хәлиткеч карар кабул иткәндә ул сак, бик сак эш итә. Моңа элекке яугирне армия хезмәте кан һәм үлем белән өйрәтте. Илгиз һич онытмый: “кайнар нокта”да шушы саксызлык аркасында күпме иптәшләре һәлак булды. Әлбәттә, тауларда йөргәндә атлыйсы адымны, кабул итәсе карарны яшәү белән үлем бизмәненә салырга туры килә иде. Тик тормышта да шулай түгелмени? Бер адымың бөтен язмышыңны үзгәртергә, туксан градуска борып җибәрергә мөмкин бит. Тыныч тормышта да бер ялгыш адым белән үз-үзен һәлакәткә илтүчеләр аз түгел... Бер, бары тик бер генә ялгышлыктан күпме фаҗигаләр килеп чыга, язмышлар чәлпәрәмә килеп кыйрала бит...
(Дәвамы бар.)
Фото: cookie_studio; Freepik.