Чәчмә әсәр
4 Мая 2023, 02:59

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)

– Шаяртуың барып чыкмады, – диде ул, – нигә башта ук әйтмисең аны, бу тракторны танцевать иттерә алам дип... 

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)

Мине урап алган табигать искиткеч матур иде. Колач җитмәстәй карагайлар, анда-санда очраган ялбыр каеннар, алар төбенә сыенган төрле куаклар кабатланмас аһәң бирәләр иде һәр адымга. Аяк астында җәелгән яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр дулкыны, шулар арасында җилпенгән күз явын алырлык күбәләкләр, җанны иркәләгән сайрар кошлар...  Без җан асраган планетадагы ерып чыккысыз кызыл томаннар, янар таулар белән чагыштырып булмый инде бу гүзәллекне. Үзләренең бәхетен санламаган да кешеләрдән мин көнләшеп тә куйдым. Озак барырга туры килмәде, бераздан трактор гөрелтеләре колакка чалынды, ыңгырашып ауган агачлар тавышы суклыкты, аннан соң зур булмаган ачыклыкта тимер будка күренде. Мин шуның күләгәсенә килеп чүгәләдем, тирә-юньгә күз салдым. Бер читтәрәк агач төялгән машина туктап калган, куаклар арасыннан урман кисүчеләр күренгәләп калдылар. Эшләгән кешеләр янына барудан файда юк иде. аларда минем кайгым бармы ни...  Буш вакыттан файдаланып алдагы очрашуны күзалларга тырыштым, ышандырырлык дәлилләр сайладым. Күпмедер вакыт үткәч чыелдап эшләгән пычкы тавышлары тынып калды, ял итәргә тукталдылар ахрысы. Мин урман эчлегенә атладым. Аркылы ауган нарат кәүсәсенә дүрт-бишләп ир-ат тезелеп утырып тәмәке пыскыталар иде. Кинәт килеп чыккан ят адәм күреп сагаеп калдылар, барысы миңа текәлделәр, берсе аяк астында аунаган балтасын үзенә табарак шудырып куйды.

– Сәләм урман ияләренә, – дидем мин көр тавыш белән. – Ерак яшеренгәнсез.

– Кирәк кеше таба, син үзең бу еракка нишләп килеп чыктың, егеткәй, адаштыңмы әллә? – диде араларыннан олырагы төксе генә. Мин пәйда булганга берсе дә шат түгел иде шикелле.

– Юк, адашмадым, нәкъ сезне эзләп килдем инде мин, – дип һаман дустанә сөйләштем, – яхшы кешеләр юл өйрәтте. Тәки килеп таптым бит.

– Я, шуннан таптың ди, ниемә кирәк булдык әле без сиңа? Әллә закун даулап йөрисеңме, мент-фәләнме? – дип йөзен чытты теге бәндә. Башкалары авыз ачып сүз әйтмәде, ике арадагы сөйләшүне тыңлыйлар иде.

– Үз кайгым әле минем, – дип сөйләп киттем мин. – Кайда барып сугылырга белгән юк, кесәдә җилләр уйный, теге бабай әйтә “бар урман кисүчеләр янына” ди, “берәр эш табылыр, акчаны да шактый алалар шабашниклар” ди...  

– Лесник карт юл өйрәттеме ни? – дип ачыклык кертте әлеге бәндә, үзе тишәрдәй булып мине баштанаяк карашлары белән капшады.

– Шул үзе, әйтәм бит, барыр-торыр җирем юк, нәрсәгә дә ризамын, тавышлы кеше түгелмен, ни кушсагыз шуңа риза...  

– Гәүдәгә таза күренә, – дип тавыш бирде берсе.

– Ә нәрсә эшли беләсең соң син?Техникага осталыгың бармы, агач ега беләсеңме? – дип сорау артыннан сорау яудыра торды башлыкка охшаганы.

– Мин бөтен эшкә дә оста, – дидем мин ышанырлык итеп, – бары тик бераз өйрәтеп җибәрергә кирәк үземне.

Барысы дәррәү көлеп җибәрделәр бу сүзләремнән.

– Күңелле егет икәнсең, – дип күзләрен сөрткәләде башлык, – урман эшенә, туганкай, тугач та өйрәнә башларга кирәк. Агачлар арасында кендегең киселгән булса гына осталык килә бу җенле эштә

Әмма мин бу кешеләр эшли алган эшне җиңел генә башкарып чыга аласыма ышана идем. Беренчедән, бу мәхлүкләрнең уйлау сәләтләре безнекеннән күпкә калыша, икенчедән, дөрес карар кабул итәргә аларга күп факторлар комачаулый:    икеләнү, курку, каушау ише хисләр. Мин андый тойгылырдан азат идем. Башка күп санлы өстенлекләрем бар иде әле:  боларның төшенә дә кереп чыкмаган көч-куәт, тиз реакция, бер күрүдән отып алу мөмкинлеге...  

– Көлү яхшы нәрсә, күңелне күтәрә, гомерне озайта, – дидем мин. – Сынап карагыз алайса, ял итеп торгач та кушыгыз берәр эш.

Үзләренә дә кызык булып китте ахрысы боларның, яртылаш тартылган тәмәкеләрен бер-ике суырдылар да, җыелышып мазутка баткан трактор янына килеп бастылар.

– Манипулятор була бу, – дип дәрес бирде миңа башлык, – агач төйи машинага, урман эченнән җайлап алып чыга. Әйдә кереп утыр әле минем янга. Менә бу рычаг стреланы күтәрә...  

Шулай тәфсилләп барысын аңлатып чыкты, алга-артка йөртеп, гидросистеманың барлык операцияләрен эшләтеп күрсәтте. Кәефләнеп иптәшләре кырына чыгып басты, тегеләргә пышын-пышын нәрсәләрдер сөйләп алды. Бергәләп мине ничек хур итәргә киңәш кордылар шикелле.

– Әле без тезелешеп утырган агач бар бит? Шуны ничек тә чыгара алмадык, кире ауган, нәгъләт. Син, туганкай, оста кулларың белән шуны чыгарып, машина кузовына салып куй инде...  – дип миңа фәрманын бирде. Күптәннән эшләнгән бу калтыравык тимер корылмасы миңа бик акрын хәрәкәт иткәндәй тоелды. Шулай да баш җитмәс пируэтлар ясаган юан карагайны чыгарып салгач, мин тамаша кылырга җыенган урманчыларның берсен дә якын тирәдә күрмәдем. Машина тирәләй бер-ике әйләнгәч кенә, кайсысыдыр куаклар артыннан башын тыкты, икенчесе будка артыннан мүкәләп килеп чыкты, шулай әкренләп тирәләп тезелделәр. Боларның йөзләрендә гаҗәпләнү дә, шаккату да, аптырау да чагыла иде. Башлык тирләп чыккан йөзен чүпрәк кепкасы белән сөрткәләде, чертләтеп төкереп куйды: 

– Шаяртуың барып чыкмады, – диде ул, – нигә башта ук әйтмисең аны, бу тракторны танцевать иттерә алам дип...  

Барысы узышмактан телгә килделәр: 

– Бу тимер арба шундый тизлектә хәрәкәт итә ала дип уйга да кереп чыкканы юк иде. Зыр әйләнде бит, малай...  

–  Стрела төпкә китереп сукты дип күзләремне чытырдатып йомган идем, уч аясы ара калды бит. Шундый тизлектә...  шуннан соң торып чаптым мин, бәладән баш аяк...  

– Юк, син чайкалганын кара әле агачның. Аны бит тач китерергә кирәк, троска тагылган нәрсәне шып туктатып булмый...  Нәкъ миңа таба килгән төсле тоелды. Кот ботка төште мәгәр. Күз кырые белән карыйм: беркем дә калмаган. Ну мин дә...  

– Ярар, барыгыз исән-сау, дүрт саныгыз төгәл, ничу сүз куертырга, – дип нокта куйды башлык. Шау-шу тынгач миңа табарак борылып басты: 

– Син ниме, чынлап эшкә урнашырга телисеңме? Әллә кызык ясыйм дип тукталуыңмы?

– Чынлап, чынлап, барып сугылыр җир тапмыйм, тамак ялына да эшләргә риза. Шундый чак, – дип антлар иттем мин, эшнең уңачагын чамалап.

– Ярар, дип кулын сузды миңа башлык, – таныш булыйк. Мин Рамазан, Рамай кыскача. Бригадир булам. Түлке алдан кисәтеп куям, минем сүздән чыкмаска, оста дип карап тормам, тәртә кыска минем. Эш хакы артык түгел, фәстергән теге карт. Ну, ашарга-эчәргә җитәр, бераз маялык та артып калыр, безнең белән тигез алырсың. Тагы бер нәрсә, әлеге төсле кәмитләрне башка күрсәтмә, һаман тубык башлары калтырап тора. Калганы эшли-эшли төшенерсең.

Фото: pshkn.stroyteh-arenda.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (9)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас