Чәчмә әсәр
3 Мая 2023, 05:39

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)

Әйе, әниләре дә үлгәч, җиде яшьлек апасы Айсылу белән бише яңа тулган Айгөлне балалар йортына тапшырдылар...

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)
Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)

Бүлмәнең буеннан-буена сузылган өстәл тирәли йөзләре ничектер таныш га, таныш түгел дә тоелган кунаклар утырышкан. Әллә нинди чит ил ризыклары, матур этикеткалы шәрабләр, җылы яклардан бүгенге туй табынына килгән җиләк-җимешләр талантлы рәссамның серле каләме белән ясалган картина-сурәт кебек. Шушы картинаны бозып куймыйк дигәндәй, кунаклар башта бу чын натюрмортка кул сузарга уңайсызланып утырды.Тик бераздан, кулларда чыңлаган бәллүр бокаллар кыенсыну тойгыларын җиңеләйтә төште. Сый-нигъмәт тулы озын өстәл елмаешып бер-берсен ихлас кысташкан кунакларның шат һәм көр авазларына күмелде. Табынның яме булып иң түрдә утырган ак күлмәкле кызга соклану катыш котлау, тәбрикләү сүзләре ява башлады. Бик күп изге теләкләр әйтелде.

Җир йөзендә хатын-кыз матурлыгының эталоны бар икән, дисәләр, бу һичшиксез шушы кыз иде. Килешле ак маңгай, чак-чак кына көнчыгыш кызларыныкына тартым олы кара күзләр, озын кара керфекләр, кыйгач каш, елмайганда нәни генә чокырчыклар хасил иткән алсу бит, сөю һәм наз белән тулышкан алсу иреннәр... Шушы фәрештәләргә тиң чибәр йөзле кыз мамыктай ап-ак күлмәктән, ак калфактан... Әйтерсең лә, бу җир кызларына хас булмаган матурлыкка аз гына өрсәң дә очып китәр сыман...

 “Кем бу сылу кыз? Кем бу?.. Нигә ул өстәл түрендә ялгыз утыра? Ә-ә-ә, бу бит Айгөлнең әнисе Фәридә икән...

 Ничектер бик ерактан, күксел томаннар аша хәтерли ул әнисенең үзе турында сөйләгәннәрен. Аның әнисе туйда шундый чибәр булган... Ә менә әтисен Айгөл бер дә хәтерләми, төшендә дә күргәне юк. Аның әтисе бик күптән, Айгөл туганчы ук үлгән, имеш. Соңрак, ике сабый кызны чирле әниләре дә ятим итеп мәңгелеккә ташлап киткәч, кыз бу илаһи күренешне Һаман-һаман бик еш күз алдына китерә иде. Аның әнисе туйда шундый чибәр булган... Шундый чибәр булган... Шушы төшне күргән саен ул кырында гына яткан апасын уятырга тотына:

– Апа, апа! Мин әнине тагын күрдем... Ул ап-ак күлмәктән иде... Ул кияүгә чыга иде... Ул шундый матур иде...

Тик апасы Айгөлнең кичерешләрен аңларга теләми, аның тәмле йокыдан арынасы килми. Ул йокы аралаш сеңлесен пышылдап кына әрләп ала:

– Нигә мине йокыдан уятасың? Үзең дә йокла, иртәнчәк тагын торалмый ятсаң, тәрбияче апалар ачуланыр бит?..

 Әйе, әниләре дә үлгәч, җиде яшьлек апасы Айсылу белән бише яңа тулган Айгөлне балалар йортына тапшырдылар. Вакыт үткән саен нәни кызның күңеленнән чын әнисе белән булган кыска әмма бәхетле мизгелләр әкренләп җуела барды. Елмаеп караган һәрбер тәрбияченең кыяфәтеннән әнисе чалымнарын эзләгән кыз ахырда, әнисенең чын йөзен бөтенләй хәтерләмәс булды.

Шулай булса да, Айгөл еш кына төшендә күргән туй күренешен һич тә онытмады. Өннәрендә дә уйлады, төшләрендә дә күрде. Менә тагын... һич көтмәгәндә... Төшме бу, әллә инде өнме? Әллә икесе дә бергә буталдымы? Ә бит туй табыны да, анда утырган кешеләр дә аңа шундый якын, шундый таныш кебек. Әмма бу күркәм табын түрендә утырган ак күлмәкле, ак калфаклы кыз гына әнисе түгел, ә Айгөлнең үзе икән бит! Тик нигә ул ялгыз?.. Кая аның Илгизе?..

– Ил-ги-и-и-из!!!

 Кыз бар тавышына кычкырмакчы була, тик теле көрмәлеп бер сүз дә әйтә алмый. Урыныннан кузгалырга уйласа, тәне тораташтай каткан имеш. Җаны-тәне белән күпме укталса да, бер хәрәкәт тә ясарлык көче булмаган кыз гаҗизлектән үксеп елап җибәрә...

 Әле генә күргән төшеннән йөрәксенеп уянган яшь хатын өйрәнгән гадәт белән түшәген капшады. Иренең тәмле мышнап янында йоклап ятканына ышангач, бераз тынычлана төште. Әле төн уртасы яңа таңга карый авышкан булуга карамастан, кабат тиз генә йоклап китү мөмкин түгеллеген аңлаган Айгөл бала караватында таралып йоклап яткан нарасыеның өстенә япты да аш-су бүлмәсенә чыкты.

Нигә, нигә бу күренеш һаман керә минем төшләремә,  дип әрнеп уйланды ул, тәрәзәдән төнге урамга багып. Без бит бәхетле, бик бәхетле, югыйсә. “Хатыным” дип өзелеп торган Илгизем бар, “әннә, әннә” дип тәтелдәгән улым – Айгизем... Ә төшемдә мин никтер ялгызым...

 Айгөл әллә төнге бүлмәнең салкынлыгыннан, әллә шушы уйларыннан кинәт енә бөтен тәне белән калтыранып куйды. Төшендә ул тагын туй күлмәгеннән иде... “Туй күлмәге!.. Хатын шушы мизгелдә, кинәт кенә башына кан саугандай, кинәт өерелгән уйларыннан чак егылып китмәде. Аркасын буеннан-буена чымырдатып ниндидер зур үрмәкеч йөгереп узгандай булды. Аяклары гәүдәсен тота алмастай булып калтырана башлаудан “Туй күлмәге... ”, – дип пышылдап урындыкка сөялде ул. Әллә шуңа кердеме бу төш?.. Нишләдем мин!.. Нишләдем?!.. Ичмасам Илгиз белән киңәшергә була иде бит...

Кинәт кенә башы авырта башлаудан хатын чигәләрен учы белән кысты. Бәлки әле соң түгелдер... Алька адресын белә ич... Барырга да кире сорарга... “Гафу итегез, ялгышканмын”, дияр. Ахыр чиктә “ирем ачулана” дияр. Ә бүген кич эштән кайткач Илгизенә барсын да аңлатыр... Тәфсилләп сөйләп бирер... “Акча булсын дип тырыштым”, дияр...

...Туй күлмәге... Аны бик озак сайладылар. Аның хакы да барлык туй чыгымнарының яртысын диярлек тәшкил итә иде шул. Энҗе-мәрҗәннәр белән чигеп эшләнгән күлмәк шундый матур иде... Аның иң башлары, итәкләре һава өреп тутыргандай кабартып-кабартып эшләнгән иде... Ә бил өлеше киресенчә, нечкә тал чыбыгыдай зифа билне җиңелчә кочаклап, билгә сылашып тора иде...

Туйдан соң энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән күлмәкнең һәрбер бөрмәләрен, сырларын үтүкләп бүлмәнең иң түренә элеп куйдылар... Айгөл аны гомер буе сакларга тиеш иде бит.Теге “төш” истәлеге итеп тә, үзенең бәхетле туеның ак талисманы итеп тә... Ә ул аны сатып җибәрде... Әлеге дә баягы шул Альканың сүзенә карап инде... Күрү белән чат ябышты бит. Янәсе, “нәрсәгә саклап ятасың аны, тузан җыеп кына тора бит, лутчы акчага әйләндер, Айгөлкәем, иң яхшысы шул... Яхшы хакка үзем сатып бирәм”, – диде бит. Ә бит туй күлмәген сату бер дә яхшыга түгел... Нишләп кенә ризалашты икән?!.. Ярар, әле соң түгелдер... Барыр, ялыныр, үтенер, әмма, кире алып кайтыр туй күлмәген. Әле Илгиз бу турыда белми дә бит... Йөрәге урыныннан кузгалган хатында йокы кайгысы калмады. Ул һаман уйлар өермәсендә бөтерелде...

(Дәвамы бар.)

***

Автор хакында

 Бар булмышы ижатында

 Мөнәвис белән кайчан танышканымны хәтерләмим. Әллә Илеш районында, арабыздан бик иртә киткән күренекле шагыйрь Ринат Хәйри оештырган, ә соңрак аның тормыш иптәше Айсылу апа җитәкләгән “Ләйсән” әдәби иҗат түгәрәгендә булды ул хәл, әллә башка урында – төгәл генә әйтер чарам юк. Бәлки шуңадыр, аны туганнан алып беләм төсле. Якшы танышлар булып, әйбәт мөнәсәбәттә яшәсәк тә, ул мине яңа чалымнары, вакыты белән хәтта сәер дә булып күренгән сыйфатлары белән аптыратып тора. Ир уртасыннан узган абзый җитдирәк, мәһабәтрәк булырга тиештер кебек, ә ул беркатлы малайлыгы белән һушыңны ала. Малайлыгына ышанып җитмисең, аксакалларга хас фәлсәфәсе белән әсир итә. Гомумән, аның бөтен табигате капма-каршылыклардан тора төсле. Хәер, шагыйрьләр-язучылардан башканы көтеп тә булмыйдыр. Табигатендә булган сыйфатлар Мөнәвиснең әсәрләрендә дә чагыла. Хәтта әлеге аптырату дигәненә тиклем бар. Менә генә графоманнарча шомалыгы белән көендерсә, шундук шигырь язып теше төшкән абзыйларда да күрелмәгән осталыгы белән шаккатыра. Мөнәвиснең иҗаты турында сүзне очлап, авторның үзе белән чак кына таныштырып үтик әле.

 Мөнәвис Зөфәр улы Низаметдинов 1961 елның 28 июнендә Илеш районының Үрнәк авылында туган. Әти-әнисе гомере буе колхозда эшләгән авыл кешеләре. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә һөнәрчелек-техник училищесында укып электромонтер булып чыга. Хәрби хезмәтен Кавказ якларында үтәп кайтканнан соң 1984 елда БДУның филология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә. Бер үк вакытта Илеш районының Сүлте урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аннан Илеш районы “Маяк” гәзитендә социаль-көнкүреш бүлеге мөдире, республикабызның “Өмет” татар яшьләре гәзите хәбәрчесе, “Нурлы Илеш” мөселман гәзите редакторы булып эшләде.

 Бүгенге көндә Илеш районы Сүлте мәхәлләсенең имам-хатибы вазифасын башкара.

 Якташымның язучылык сәләтен раслаган тагын да бер әйбер – аның хикәяләре. Алар күп түгел, әмма халыкчанлыгы белән күңелне билиләр. Аларны укыган саен укыйсы килә.

 Бер китап, бер әдәби әсәр ул күпме, әллә инде азмы? Бәлки бу сорауга җавапны әдәби әсәрнең, китапның нинди булуыннан билгеләргә буладыр. Тормышта шулай бит, кемгәдер билгелелек яулар өчен үз гомерендә бер китап язу җитә. Мәсәлән, А. Грибоедовның “Горе от ума” пьесасы, Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” әсәре, Венедикт Ерофеевның “Москва – Петушки” әсәре, Мариам Петросянның “Дом в котором...” әсәрләре моның ачык мисалы.

 Кемдер елына унар роман бастыра, калын-калын 40-50 китап чыгара, әмма укучылар аудиториясен яулый алмый. Китапның яки әдәби әсәрнең уңышка ирешүендә, укучылар күңелен яулавында төп рольне нәрсә уйный соң? Язучының индивидуаль осталыгымы? Әллә инде әдәби әсәрдә сайланган теманың актуаль булуы, көн кадагына туры килүеме? Әлбәттә, әдәби бестселлер иҗат итүдә махсус рецептлар һичкайчан булмаган һәм булмаячак.

Минемчә, һәр шигырьнең, хикәя яки повестьнең уңышы шунда: әгәр укучы әдәби әсәрләрнең образында үзен таныса, үзен таба алса, геройларның уй-кичерешләрен, хыялларын үзенеке итеп кабул итсә, алар белән бергә яшәсә, янса, туңса, яратса, нәфрәтләнсә. Әлбәттә, болар барсы да, әдәби әсәрнең халыкчанлыгы, тормышчанлыгы дигән төшенчәләр белән билгеләнә.

 Китап чыгаруга саран булган (аның дүрт китабы басылып чыкты) авторның исә, шигырьләрендә булсынмы, хикәяләрендәме бу төшенчәләр ярылып ята. Озын сүзнең кыскасы, бу язмабызга ноктаны аның әсәрләре белән танышкан укучы үзе куяр, дип уйлыйбыз.

  Марат КӘБИРОВ, БР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)
Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас