Чәчмә әсәр
3 Мая 2023, 07:42

Җан җылысы. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хикәя (Ахыры)

Тере мәет бит ул хәзер, яисә... үлгән рух... Яшь бит әле ул, кызлар белән дә юньләп йөрмәгән, сөешү, кавышу ләззәтен дә, бала бәхетен дә татымаган...

Җан җылысы. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хикәя (Ахыры)Җан җылысы. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хикәя (Ахыры)
Җан җылысы. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Хикәя (Ахыры)

Рамил-җан моңа нәрсә әйтергә дә белмәде. “Алып китмә”, —дисә, шушы изге җан, газиз бабасының рухы тәмугка дучар булачак... Аннары... ул болай да үләргә тиеш иде бит. Бөтен взводыннан берүзе исән калсын да, тыныч күңел белән яшәсен, имеш... Тере мәет бит ул хәзер, яисә... үлгән рух... “Алып кит”, — дип тә әйтәсе килми, чөнки үләсе килми аның. Яшь бит әле ул, кызлар белән дә юньләп йөрмәгән, сөешү, кавышу ләззәтен дә, бала бәхетен дә татымаган... Авылда гади генә тормышта, тыныч кына яшәп ятучы әти-әнисенә дә кара кайгы булачак бердәнбер улларының үлеме...

— Кайчан китәбез инде, бабакай? Болай изаланып утырганчы, юлга кузгалыйк, булмаса, ә? Барган җирдә дә сөйләшергә вакыт күп булыр... — Рамил үзендә ниндидер олы бер көчнең уяна башлавын тойды. Ул көч, иман яки хакыйкать кебек, яшәешнең бөтен ваклыкларыннан да өстен, хәтта, ахирәтле, җәннәтле булса да, дөм караңгы гүр дөньясы да аны куркытмый иде бу минутта. Кайчандыр иленә азатлык, ирек, бәхет даулап йөргән, шул иле тарафыннан “кара исемлек”кә кертелгән бабасының ачы язмышы каршында аның бу үлеме әллә ни әһәмиятле булмаган, вак һәм түбән бер нәрсә кебек тоела иде. Әйе, бабасына ияреп китүе белән, ул үзенең рухын тәмуг газапларыннан саклап, йолып калачак, барлы-юклы гомерен, дөресрәге, аянычлы үлемен бераз гына булса да мәгънәле һәм максатлы итәчәк ...

Ләкин Рәхимҗан бабасының җаны үтә дә уйчан иде. Рәхимҗан моны шундук сизеп алды: җаннар, тирән сагышка бирелгәндә, тоныкланыбрак калалар икән, нурлы балкыш бераз басыла, хәтта, рәшә кебек, дулкынланып торган җан җылысы да кими икән ...

— Балакай, ашыкма... Эшләрен бетерсеннәр... — Рәхимҗан әле һаман Рамилнең кан эчендәге гәүдәсе янында талпынган табиблар ягына ымлады. Аннары, оныгына төбәп карап, дулкынланып, хәтта тетрәнеп сорап куйды: — Нәрсәгә дип килдең инде бу мәгънәсез сугышка? Нәрсә калган сиңа монда?

Рамил-җан бу сорауны һич көтмәгән иде. Ахирәттән кайткан рухлар да сәясәт белән булышкач инде... Чечнядагы сугышның мәгънәсез икәнен ул үзе дә белә...

— Юк-юк, син сәясәт әһеле булып түгел, кеше булып җавап бир — ник килдең бу мәхшәргә? Нәселеңне кайгыртыр урында, үлемеңне эзләп килдеңме?

— Шулай булып чыга...

— Ә син беләсеңме, балакай, ахирәттә адәм баласына бәяне нәселенә нинди көч-егәрлек биреп калдыруына карап бирәләр. Ә син... Бала актыгы... Нишләп йөрисең монда — кеше каны коелган җирдә?.. Илеңне, йортыңны, ата-анаңны, нәселеңне якларга, сакларга килдеңме? Безнең сугышта миллионлаган мәрхүмнәр үз ватаннарын, газизләрен дошманнардан азат итәм дип бәгырьләрен өзделәр. Ә сез? Нишлисез монда сез — япь-яшь ир-егетләр, газиз балакайлар? Менә син нишлисең? Җавап бир, хәзер үк җавап бир, бала кисәге! Шушы җавабыңнан без барасы юлның нинди булуы хәл ителәчәк, шуны онытма...

Рамил-җан аптырабрак калды. Әмма каушамады. Икеләнмәде дә, чатнатып әйтте дә салды:

— Мин монда мәгънәсез, буш тормыштан качып, бәхетсезлегемнән куркып, язмышымны алдалап, хәйләләп килдем. Һәм... ялгыштым. Кичер мине, бабакай, тормышым барып чыкмады, мин сиңа лаек нәсел дәвамчысы була алмадым... Кичер...

— Ялгышыңны тану — хакыйкать юлы ул, иманлылык билгесе. Болай булгач, мин синнән разый, балакай. Син үләргә тиеш түгел. Син яшәргә, нәселебез гомерен дәвам итәргә тиеш. Ялгышларыңны төзәтеп, тормышыңны мәгънәле итеп, үзеңә тигән бәхетеңне табып, якыннарыңны сөендереп яшәргә тиеш. Ә мин... Мин китәрмен инде...

Рамил-җан тагын тетрәнеп китте:

— Ничек? Юк, мин синең белән китәм, бабакай. Калдырма мине!.. Мин сине күрәләтә тәмуг утларына сала алмыйм... Бабакай!..

— Борчылма, балакай, аптырама. Мин үз гомеремдә тәмуглар күп күрдем, тагын берсенә генә ничек тә түзәрмен. Хәл ителгән дип сана. Без аерылабыз...

— Бабакай!..

— Дәшмә...

— Дәшәм, дәшәм! Бабакай, соңгы мәртәбә сорыйм, ялварып, үтенеп сорыйм — ал мине үзең белән! Шуны уйла: мин ничек яшәрмен? Ничек онытырмын бу газаплы минутларны?!

— Газаплы түгел, татлы, ләззәтле минутлар бу. Син иманга, тормышка, нәселеңә кайтасың. Кайгырма, сөен, бәхетле бул! Ышанам — әйбәт яшәрсең. Мин дә... яшәрмен. Беләсеңме, балакай, рухың, җаның тыныч булмаса, ахирәтең дә тәмуг кебек ул. Җаның тынычланса, тәмуг утлары да ат саклаганда яккан учак җылысы кебек кенә... Мин тынычланып китәм... Хуш, балакай...

Рамил-җан бу юлы дәшмәде. Тыйнак кына башын иеп утырды. Утыра торгач, оеп, иләсләнеп киткәндәй булды, аннары, туган оясына кайткан кош кебек, үзенең операция өстәлендә яткан гәүдәсе янында талпынырга кереште...

Аңына килгәндә, аның янында беркем дә юк иде. Ап-ак бүлмәдә ап-ак чүпрәкләргә төренеп берьялгызы ята, имеш. Әллә?.. Әллә үлдеме? Бабасы ялгыштымы? Язмышы шаярдымы? Ахирәт юлы ап-ак була диләр бит... Ахирәт, җәннәт шушымы?

Юк ла, үлмәгән ул. Әнә — иң гадәти госпиталь палатасы бу, әчкелтем дару исләре сеңгән, саргаеп, уңып беткән пәрдәләр артыннан нурлы кояш үрелеп карап тора... Тышкы якта чыркылдап очып йөргән чыпчыклар тавышы да аерым-ачык ишетелә. Ачык тәрәзәдән, чыпчык тавышына ияреп, җиләс җил ургылып керә... Тормыш, яшәү керә... Өмет, ышаныч һәм киләчәк ургылып керә... Җылы керә... Кояш җылысы гына түгел, Ходай сакласын, тәмуг кайнарлыгы да түгел, юк-юк, кемнендер җан җылысы, язмыш җылысы шулай дулкынланып, ташып кереп тора ачык тәрәзәдән...

Рамил белә: бу җылы дулкыннар — газиз бабасының җан сулышы, җан авазы, бәлки... җан газабыдыр? Ул тагын шуны белә: шушы сулыш, шушы аваз, шушы газаплар аңа кабат җан өрде, тормыш, яшәү дәрте бирде, язмыш бүләк итте. Юк, моннан соң Рамил ихтыярсыз бер бәндә кебек, үз язмышы артыннан ияреп, яисә сөйрәлеп бармаячак, аны алдарга, хәйләләргә дә тырышмаячак, үз гомеренә үзе хуҗа булачак, моның өчен кирәк булган омтылыш-максатлар да, көч-егәрлек тә, яшәү дәрте белән яшәү мәгънәсе дә җитәрлек аңарда! Мәрхәмәт белән мәхәббәтен ике җан канаты итеп, шушы иманлы, нурлы, җылы җанын бәгыренә төреп, озын-озак гомер яшәячәк ул. Гомеренең, нәселенең озын-озак булачагын хәзер үк әйтеп бетерә алмый Рамил, әмма аның мәгънәле һәм мавыктыргыч булачагын төгәл белә.

Чечняны онытачак. Теге ике сакалбайны да бүтән исенә төшермәячәк. Бу хакта балаларына, оныкларына да бер сүз сөйләмәячәк... Юк, оныталмас, ахры... Онытмаячак! Иң мәгънәсез һәм мәнсез көннәре үтте бит аның монда. Гыйбрәт өчен хәтер почмагында посып ятсыннар шунда... Каһәрле сугышның никадәр миһербансыз һәм игелексез, имансыз булуын искә төшереп торсыннар...

...Палатага Рамилләр ротасыннан ике татар егете килеп керде. Рәсим дигәне сөйләшергә ярата, Илсаф күбрәк, баш кагып, тыңлап кына утыра, ара-тирә генә, акыллы чырай чыгарып, берәр саллы сүз кыстырып җибәрә.

Әнә шул күп сөйләшә торганы әйтте дә инде ул күңелсез хәбәрне. Бераз үз хәлләрен сөйләп, көлдереп алганнан соң, ул кинәт кискен генә әйтеп куйды:

— Синең хәлләр әйбәт түгел бит әле, парин. Эшеңне хәрби трибуналга җибәрәләр икән. Взводыңны сакламагансың, имеш, курыккансың, җебеп төшкәнсең... Мөселманлыгыңны, татарлыгыңны да телгә алгалыйлар... Держись, парин, сине хәтәр сынаулар көтә...

Илсаф та буш калмады:

— Җылыга җылан җылыша, — дип, әңгәмәгә тоз салды.

Рамилгә шул җитә калды. Ул үз күңеленә тагын да ныграк бикләнде. Ашамады, эчмәде, даруларын капмады, табиблар белән дорфа кыланды. Ә бер көнне, палатада беркем дә юк чакта, исәнрәк кулы белән чәбәләнеп, як-яктан чорнап алган тамызгычларны, кан агып яткан трубкаларны өзгәләргә кереште, аннары, тыны-сулышы буылып, мендәргә капланды. Әнә шул соңгы сулышында, соңгы аһы, соңгы рәнҗеше белән бергә, аның хәләл, әмма үтә дә үксез, сагышлы җаны чыкты, шул җан җылысына ияреп: “Бабакай, мин синең янга барам, каршы ал!..” — дигән җан авазы гына ишетелеп калгандай булды.

 

5-10 июнь, 2004 ел.

 

Фото: smolbattle.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас