

Минем бик әз вакытым калган, Бишенче башкаручы, ник дигәндә яңадан үз халәтемә кайтырлык хәлдә түгелмен, ахрысы. Соңгы мөмкинлекләремне туплап, кабат-кабат фигылемне үзгәртергә талпындым, тырышуларым юкка булды. Күрәсең, чамасыз күп энергия сарыф иткәнмен, ә сезнең белән аралар чиксез ерак, мине бары могҗиза гына коткарса коткара ала. Хәзер инде төшенкелеккә бирелүдән файда юк, бирелгән вакыт кысаларында мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышып карармын. Соңгы чиктә ирекле энергия төренә күчү мөмкинлеге бар, ул чакта соңгы молекулага кадәр безнең элемтә дәвам итәчәк бит әле. Әлеге вакытта бу уңышсызлыкка таруымның сәбәпләрен бар яклап анализларга алындым, нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәрмен. Сезнең тарафтан берәр төрле ярдәм килеп җитешә алмастыр инде, исәп көннәрдә бара. Иң башта менә шул мизгелдә нинди хәлдә икәнемне кыскача ачыклап куям, миннән соң киләчәк буыннарга файдасы тияр. Телгә алырлык бер чыганакка да битараф карарга ярамый, монда безгә таныш булмаган өр-яңа дөнья, теория өйрәнеп кенә чынбарлыкны күз алдына да китереп булмый, җир белән күк арасы.
Котыла алмаслык вакыйгалар уртасында калгач, мин инструкциягә ярашлы, хасил булган ноктама кире кайттым. Урман уртасында урнашкан бәләкәй генә авыл читендә иде ул урын. Бирелгән сәләтләремне кулланып, шул авылда яшәгәннәрнең параметрларын тикшереп чыктым. Ярдәм өмет итә идем мин, бөтенләй чыгырдан чыккан идем. Ләкин кешеләр бик тә үзенчәлекле затлар, аларның башына ни килерен алдан исәпләп белү мөмкин түгел дияргә була. Бер-берсе белән аралашканда шулай, ә мине ничек кабул итәрләр? Җирдә таралган ырымнар, хорафатлар бихисап. Нәрсәгә генә ышанмыйлар алар. Бичураларга, убырларга, җеннәргә, өрәкләргә, шул ук вакытта ниндидер космос кунакларына. Аларның уйлау-фикерләү аппаратлары шулай корылган: санап үтелгән капма-каршы төшенчәләрнең барысына да рәттән ышаналар һәм бернинди уңайсызлык тоймыйлар. Ә мин – кабырчык каплаган бөҗәккә тиң булган тере зат –аларның хыялый уйларында әллә нәрсә булып хасланырга мөмкин идем. Кат-кат исәпләп сак эш итәргә тиеш идем мин, ә көч-куәт әкрен-әкрен эреп югала бара иде. Өмет авылның кырыенда урнашкан өйдә кабынып калгандай булды.
Олы яшьләрдәге ялгыз хатын, баш чире кичергән, тирә-як дөньяны үз хыялларына яраклап субъектив кабул итә, ялгызлыктан интегә, күңеле йомшак, миһербанлы. Бар фактлар минем файдага сөйлиләр кебек. Шул ук вакытта вакыт-вакыт ялгышып киткәләгән бу хатын мине күргәч нишләр? Әллә җен-шайтанга санап йөгереп качар яисә алып кайтып утка атар. Ләкин башка юл юк иде минем өчен, әгәр тәүлек эчендә углевод атомнары төп чыганакка бирелмәсә, реакция тукталачак. Тәвәкәлләп коткаручыма мин шартлы билгеләр тапшырдым, бар осталыгымны җыеп аны үзем янына килергә мәҗбүр иттем. Бу юлы уңыш килде, барысы да мин уйлаганча барып чыкты. Ул гына түгел, бу изге күңелле, чирдән изаланган хатын мине сабыйга тиңләде, газизе итеп күрде. Ширбәт аша булса да төп чыганак кирәкле матдә белән тулыланды, мин тагын яшәргә әзер идем. Ләкин коткаручымның фигыль-холыклары минем өчен, сиңа билгеле сәбәпләр аркасында, үлемгә тиң иде, шунлыктан аның изгелекләреннән үтеп кермәслек экраннар белән сакланырга туры килде.
Менә шундый билгесезлектә минутларны санап җан сакларга мәҗбүрмен, моның күпмегә кадәр сузылырын белмим. Калган вакытны төп вазифамны башкарырга багышлармын. Моннан Җир вакыты белән ике ай элек мин урман акланында материягә өртелдем һәм күзәтүләр нәтиҗәләренә ярашлы планетада яшәгән затларның сызатларына ия булдым. Галәм киңлеген үткәннән уңайсызлыклар тоймадым, бу өлкәдә без уңышларга ирешкәнбез дип санарга була. Менә ят кабырчыкта хасил булу бик тә авыр халәт иде. Барысын яңадан өйрәнергә туры килде: алар кебек атларга-утырырга, тирә-якны алар күзлегеннән чыгып кабул итәргә, минем өчен иләмсез тоелган тән өлешләрен хәрәкәтләндерергә. Барысы да яңа, барысы да чит иде минем өчен. Соңгы көннәргә кадәр мин кешеләрнең яшәү рәвешен ныклап үзләштерергә тырыштым – өйрәнеп бетә алмадым.
Чипларда сакланган информация буенча, бу урыннан ерак түгел ялгыз торак барлыгы билгеле иде миңа. Без мондый вариантны бергәләп эшкәрткән идек бит. Капыл кешеләр күп яшәгән урында пәйда булып, тирә-як мохиткә яраклашу күп проблемалар тудырыр иде. Мин бераз хәрәкәт итәр дәрәҗәгә килгәч тә шул тарафка юл тоттым. Агачтан ясалган кысан гына торакта олы яшьләрдәге кеше затлары каршы алды мине. Беренче контактта мин, әлбәттә, каушап та калдым, ләкин алар ят кунак өйләренә килеп керүгә гаҗәпләнмәделәр. Бите-башы куе, озын төкләр белән капланган ир заты (мин моның шулай икәнен үзебез төзегән эниклопедиядән чамалап белдем! ) минем кулымны киң учларына алып озак селеккеләде, бу аларда исәнләшүнең бер төре була имеш. Башына чүпрәк ураган җитез генә әбекәй безне өстәл артына әйдәде.
– Мактап кына йөрисең икән, мосафир, чәем кайнап кына чыккан иде, әйдә рәхим ит. Бабай, кыста кунакны, әллә кайдан ерак җирләрдән килә торгандыр, мондый эссе көндә тамак нык кибә.
Бабай кеше дә мөләем елмаеп карчыгының сүзләрен кабатлады:
– Ие шул, чамасыз кыздыра, мондый көннәрдә печән киптерергә әйбәт. Тамак кибүен кибә инде анысы. Әнә урындыкны якынрак тарт. Үзеңне кем дип белик? Теге урман кисүчеләрнең берәрсеме әллә? Күптән ятасыз инде анда, хәттин агачны кыргансыздыр.
Шулай диде дә бабай, артыгын әйтеп ташладым дигән шикелле туктап калды. Тагын ялгап өстәп куйды:
– Болай гына әйтүем, минем кемдә ни эшем бар. Үскән агач берзаман киселергә тиештер инде ул. Элегрәк, безнең көч-куәт бар заманнарда һәр агач исәпле иде, шуны искә алып әйтүем...
Менә шул чакта аралашу минем өчен мөмкин булмаслык катлаулы проблема булып каршыма килеп басты. Әлбәттә, нәрсәдер җаваплап әйтергә тиеш идем мин, хәлемнән дә килә кебек. Урындагы телнең лексикасын җитәрлек күләмдә беләм, синтаксисы яхшы таныш, фикерләү юнәлешләре хәтеремә сеңгән. Мондый очрашу ситуацияләрен без бит меңнәрчә тапкыр кабатлап караганыбыз булды. Шартлы уеннар бер нәрсә, чынбарлыкта беренче адымнарны ясау бик тә бик тә авыр икән.
– Урман, – дип әйтеп салдым мин беренче башка килгән сүзне. Тамак төбеннән ниндидер түбән регистрдагы авазлар этелеп чыктылар.
– Ходай биргән икән үзеңә тавышны, – дип рәхәт кеткелдәде карт, –урмандагы аюларны шыр җибәрерлек.
– Урманнан мин, – дип ялгадым мин сүзне.
– Анысы без үзебез дә урман кешеләре. Менә мин бу урманнарны кырык еллап каравылладым. Җәйге челләдә тирем белән юынып урман арчыдым, мунчала салдым, тал каерысы хәстәрләдем, кышларын себерке бәйдәдем, көрәк-сәнәк саплары планын тутырдым. Болар барысы төп эштән тыш. Җәнлекләрне кышлаттым. кар калын, каты суык кышларда шуларга азык юнәттем, браконьерлардан гомерен сакладым. Ел әйләнәсе шул шырлыкта мәш килдем, бер буш көнем булмады. Карчыкта минем арттан тагылып йөрде. Балалар укыган чакларында интернатта яттылар, хөкүмәт карамагында. Хәзер килеп үпкәлиләр: әти-әни назын күрми үстек диләр. Һәрберсенең үз язмышы, кайсысы кайда урнашып яшәп яталар. Без калдык монда. Чакыралар да соң, яландай киң фатирларында безгә дә урын табылыр иде. Ничек ташлап китәсең ди, мин мондагы һәр каен кызын, усак егетен беләм, безнең белән бергә картайган гаярь карагайлар бар, шулар төбенә күмәрләр инде үзебезне. аларның җилдә шаулашканнарын тыңлап ятарбыз. Тик менә безнең күзләр йомылганчы бу тирәләрне кырсын яланга әйләндермәсәләр ярый да. Гомерем буе бөртекләп үстергән агачларны төптән аударып көне-төне ташыйлар. Машина-трактор тавышлары йокы бирми изалый. Кайда ташый торганнардыр, Алла белсен...
– Я, ярар, кунакны сүз белән сыйлама, өстәлгә тартылыгыз әле. Менә җир җиләгеннән бөккән пешергән идем, җиләк күп булмакчы быел.
Хуҗаларга ияреп мин дә кулыма чәй ясалган чынаягымны алдым, өстәлдәге ризыктан авыз иттем. Алардан күрмәкче тиз җайлашып киттем. Яңа тәэссоратлар басып китте мине. Ризык дигәннәре ашказанга барыр алдыннан авыз эчендә үзенчәлекле, кабатланмас тәм калдыра икән ләбаса. Гомумән, ризык кабул итү процессы миңа охшады, тора-бара минем яраткан тәгамнарым хасил булды. Кешеләрнең өстенлекләренең берсе итеп теркәдем мин мондый төр энергия туплауны. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, алар туклануга зур әһәмият бирәләр, бу өлкәдә күп төрле эксприментлар үткәрәләр, ифрат җитди карыйлар ризыкка һәм дә моннан чутсыз ләззәт алалар. Ни әйтсәң дә бу безнең өчен бөтенләй ят нәрсә бит, аннан соң кеше кабырчыгында булсам да минем үз функцияләрем ашауга бәйләнмәгән, миндә икенче ихтыяҗ, шунлыктан еш кына азык кабул итәргә кирәклекне мин планнан төшереп калдыргалый идем. Бары тик минем фигыльне йөрткән кеше организмы тәмам хәлсезләнеп китсә генә, хатамны төзәтергә алына идем. Шунысы гаҗәп, никадәр тыгыз бәйләнеш булса да ике арада, мин бер тапкыр да кешеләргә хас булган ачыгу хисен кичергәнем булмады.
Карт сөйләшергә әвәс булып чыкты. Чәен шопырдатып чөмерә-чөмерә төрле сорауларын яудырып кына торды.
– Кайчанга кадәр монда куянга кадалган талпан кебек ятарга уйлыйсыз?– дип сораштырды ул. Мин бу очракта куян белән талпанның ни кысылышы бар икәнен аңлап җитмәдем. Шуңа күрә шым гына утыра бирдем. Әби мине яклап чыкты:
– Нәрсә кешегә тамак җебетергә ирек бирмәдең. Шул урман дип исең китте бит. Хөкүмәтнеке бит ул. Теләсә нишләсеннәр, көне-төне бер балык башы.
Бабай шуннан соң гына бераз тынычланып калды. Ә миңа аңлашылмаган тагын бер идиома өстәлде. Ул балык башы нәрсә, бабай нишли ул балык башы белән ? Соңыннан, бераз төшенә башлагач кына, кешеләрнең әнә шундый кызык, хикмәтле холкы турында белдем: алар бер нәрсә сөйлиләр, икенче нәрсә аңлаталар икән. Мәсәлән сиңа, аягыңны эт ашадымы әллә дисәләр һич гаҗәпләнмә, аптырап аякларыңа карарга да ашыкма, бу бары ашыга төш дигәнне аңлата. Менә шулай, Бишенче Башкаручы, мин монда тәмам тел белгеченә әйләндем. Ләкин бу минем сәяхәтемнең төп максаты түгел бит. Әлбәттә, мөмкинлек чыгудан файдаланып, мин беренче контроль тәҗрибә эшләргә алындым. Ни аяныч, экран буш иде. Карт белән карчык яшәрен яшәгән, инде килеп тормышны читтән күзәтергә алынган хис-тойгылары саеккан адәмнәр иде. Шуңа да аларның уй-фикерләре. тойгылары салмакланган, барысын ничек бар шулай кабул итәргә гадәтләнгәннәр иде. Мондый тирәлектә мин озын-озак юана алмый идем. Сый-хөрмәтләренә рәхмәт әйтеп, картның бирчәйгән куллларын тагын кат-кат кысып, мин әлеге урман кисүчеләрне эзләп киттем.
Фото: vladtime.ru