

Өйгә кергәч, Халидә апа үзенә урын таба алмады. Чишенми генә диванда бөгәрләнеп яткан кызына бик озак карап торды. Урман эченнән мотоцикл тавышы ишетелми башлагач, йомшак кына итеп кызына дәште:
— Галия!
Галиянең колак төбендә мылтыктан аттылармыни — сикереп торды.
— Нәрсә???
— Кызым, бар йөгер землянкага... Китсен тизрәк Шамил... Әтиең Кирәмәткә китте. Хәбәр итмәм диде диюен... Күңелем сизә... Атаңның туры кеше икәнлеген беләсең...
Галия шунда ук йокыдан айныды:
— Хәбәр итәр микәнни?..
— Әй кызым, белгән юк инде. Бар тизрәк! Качсын!
Кыз ишеккә ташланды.
— Кызым! Мин барлыкньк онытма... Китә күрмә аның белән.
Галия йөгереп килеп әнисен кочаклады:
— Әнием!
— Әтиеңә ачуланма, кызым.
— Әй, әни, нишләп кешеләр бер-берсенә болай дошман соң? Нишләп берсен берсе дошман итәләр икән?.. Нишләп әти Шамилне кызганмый?..
— Әтиең белән без төн буе сөйләшеп утырдык. Шамилгә зонага кайтып, срогын тутырып чыгу — бердәнбер чара, ди ул. Болай, киресенчә, харап кына булачак, ди. Аннары син аның белән бәйләнешкәнгә бик ачуы килә аның.
— Әни, киттем мин.
— Бар кызым, качсын.
Галия әнисен кысып кочаклады да чыгып йөгерде.
Әй, ана күңеле! Кемнәр генә, нинди генә законнар хөкем итә алыр икән сине! Син бит үзең бу дөньяның һәр җинаятен, һәр гаделсезлеген хөкем итәргә хаклы.
Бәлки качкынны яшерү өчен, аңа качарга мөмкинлек тудырган өчен статья да бардыр. Тик үзе кебек ана тудырган баланы кире төрмәгә кайтарасы килмәгәне өчен Халидә апага нинди статья да, нинди параграф тагып булсын?!.
Утыз ел бергә гомер иткән иренә бер кире сүз әйткәне булмаса да, бу юлы Халидә, апага хәтта аның рөхсәте дә кирәк түгел иде.
Хәсән абый гомер буе законнарны хөрмәт итеп, статьялардан, параграфлардан читкә тайпылмады. Эшен җиренә җиткереп эшләде, намусы да чиста иде. Аның урманда төрмәдән качып ятучы кеше барлыгы белән килешә алмаганын Халидә апа аңлады, иренең милициягә хәбәр итәчәгенә аның иманы камил иде.
Төрмәдән качса да, Җир әсирлегеннән һаман котыла алмый йөрүче Шамилне кызгану, аның язмышы өчен җан сызлавы Халидә апаны бернинди законнарга да буйсындыра алырлык түгел иде.
Бәлки шундый кешеләрнең әле Җирдә барлыгы мәхшәр көнен булдырмый торадыр. Бәлки Халидә апа кебек кешеләр булганга әле һаман да көн дә таң атадыр.
Әйе, ул көнне дә таң атты бит.
Җир йөзенә, меңләгән шатлык белән бергә меңләгән кайгы-хәсрәт ияртеп, яңа көн килде.
Галия землянкага түгел, Кирәмәт авылына йөгерде. Бәлки әле әтисе хәбәр итмәгәндер... Тизрәк! Әтисен күндерергә! Харап итмәсен Шамилне...
Соңыннан гына үкенер Галия. Иң элек Шамилгә барып әйтмәгәненә гомере буе уфтанып, үзен берничек тә юып бетереп булмаслык гөнаһлы итеп тояр, гомере буе үзен гаепле дип яшәр.
Кирәмәттә ул әтисен тапмады.
Бу вакытта инде кораллы солдатлар, овчаркалар төягән машиналар урманга якынлаша иде. Галия аларны күрмәде, чөнки машиналар урманның икенче ягыннан, Чаллы юлыннан килделәр.
Ул кире урманга ашыкты. Аның күңелендә өмет бар иде әле. Газиз әткәсе сөекле кызына хыянәт итмәс...
Калкулыкка менеп җиткәч, Галия артына борылып карады. Юк, Түбән Кама ягыннан хәвеф-хәтәр сизелмәде. Юк, юк, әтисе әйбәт кеше аның, хәбәр итмәгәндер.
Кинәт урман ягыннан этләр өргән тавышлар ишетелде. Ул эсселе-суыклы булып китте. Яшь наратлык арасыннан бер кеше йөгереп чыкты, һәм Галия басып торган калкулыкка таба йөгерде.
— Шамил! Бәгърем!
Бу аваз Галиядән түгел, Җирнең үзәгеннән бәреп, кызның җаны-тәне аша чыгып яңгырады. Шамилгә каршы йөгерергә хәле юк иде. Ул тораташ булып катты.
Бераздан урман эченнән ике овчарка чабыв чыкты. Алар тиз арада Шамилгә якынлаштылар. Бу вакытта инде солдатлар да күренде.
Егет арыш басуы янындагы чөгендер җиреннән йөгерә иде. Менә бер овчарка аның өстенә сикерде. Шамил егылды. Икенче эт тә килеп җитте. Беркүпме әүмәкләшеп ятканнан соң, качкын сикереп торды һәм янә йөгерде. Овчаркаларның берсе тып-тын ятып калды, икенчесе, ямьсез тавыш белән чинап, иген арасына кереп китте, Шамилнең кулында пычак ялтырый иде. Ул, аксый-аксый, йөгерүен дәвам итте.
— Шамил! Гафу ит!
Автомат такылдаган тавыш ишетелде. Качкын белән солдатлар арасы шактый иде әле. Тагын аттылар. Шамил кинәт туктады, Галия басып торган якка карады, аннан башын күтәреп, күкне күзәткән кебек булды һәм каерылып җиргә ауды.
Дөнья җимерелде. Галия шул якка томырылды.
— Шамилем! Кичер мине, җаным!
Басуны ярып хәрби машина җилдергәне күренде.
...Галия килеп җиткәндә, егетнең гәүдәсен машина кузовына салганнар, инде соңгы солдат менеп маташа иде. Кыз аны, җилтерәтеп, йолкып төшерде.
— Исәнме ул?..
Солдат сискәнеп китте.
— Не я стрелял,— диде солдат.
— Үлде инде ул,— диде кемдер кузов эченнән.
— Юу-у-у-к!!!— Галиянең тавышы барысын да сискәндереп җибәрде.— Бирегез миңа аны! — Машина кузгалды. Теге солдат җәһәт кенә кузовка сикереп менде. Галия менмәкче булды, тик куллары хәлсез булганга, тотына алмады, егылып төште. Чөгендер басуын таптап барган машина артыннан йөгерде.
Үлем алып килгән тимер кәрван тизлеген арттырып калага юл тотты.
— Ник үтердегез аны??? — дип шашынып кычкырды Галия.— Ни өчен??? Кабахәтләр! Бирегез миңа Шамилне! Бирегез минем Шамилне харап итүчене!
Машиналарны куып җитәрлек түгел иде. Алар Кирәмәт тавы артында юк булдылар.
Галия, һушсыз калып, җиргә ауды.
Нишләп Шамил ачык кырга чыгып„ йөгерде икән? Башка качар тараф булмады микәнни?.. Галиянең калкулыкта басыл торганын күреп алды микән?.. Аны соңгы талкыр кочып үпмәкче булды микән?..
Галия аңына килү белән:
— Кичер мине, Шамил! — дип пышылдады. Әйтерсең лә, аңы томанланып торган вакытта да шул уфтану йокламаган, Галйянең уянганын гына көтеп торган.
Галия торып басты.
— Их, әти, әти... Кешеме син, юкмы?!.
Ул урман ягына карады. Моңа кадәр аның өчен яшел бишек булган урман аңа куркыныч булып тоелды.
Кыз Кирәмәт ягына карады. Анда да аңлардай кешеләр юк.
Ул артына борылып карады. Игеннәр җилдә бер мәгънәсез шаулап утыралар иде.
Галиянең аяклары Кирәмәткә дә түгел, туган йортына да түгел, еракта сызылган офыкка таба атладылар. Бертуктаусыз барырга да, барырга...
Кая барасың син, кыз бала?.. Кай тарафка дәшә сине керсез җаның?..
Бала чагында кызыгып караган офык артынамы?.. Анда да бит шул ук дөнья! Шул ук офыклар артында да бит кешеләр яши! Анда да бит көчлиләр, үтерәләр, алдыйлар, саталар.
Кайларга юл тотасың? Хәер, ничек сиңа «Тукта!» дип әйтәсең?! .
Туктатып сине нинди сүзләр, нинди җырлар белән юатып була соң?..
Бар, атла! Ләкин сиңа хәерле юл теләүнең мәгънәсе юктыр. Чөнки син Җир әсире. Менә шул әсирлек — синең өчен иң каты җәза.
Хәерле юл тели алмыйм мин сиңа. Юллар һәрвакыт кешеләр янына алып барыр. Чөнки кешеләр салган юллар бу.
Тормышның хәсрәтсез төбәген таба алмассың. Чөнки кешеләр уйлап чыгарган тормыш бу.
Сине якларлар дип өметләнмә. Чөнки кешеләр үзләре уйлап чыгарган законнар хөкем сөрә монда.
Мин сине юатырлык бер сүз дә таба алмыйм.
Офыклар артында да кешеләр яши...
Фото: webmg.ru