

* * *
Хәсән абый белән Халидә апага Галиянең сөйләгәннәрен ишетү — аяз көндә яшен сугып, күкнең җиргә җимерелеп төшүен күрү белән бер булды.
Барысын да: үзенең Казанда бәлагә дучар булып үлем турында уйлап йөргәнен дә, урманда качкынның язмышы, аның Гөлчәчәге, әнисе хакында да искитәрлек тынычлык белән сөйләп бирде Галия. Аның тынычлыгының сәбәбе «Бәлки ничек тә булса хәл ителер» дигән өмет белән бәйле иде.
Халидә апа бу кадәр авыр яңалыкны күтәрә алмады, авырып урын өстенә ятты. Хәсән абый исә, берничә коточкыч вакыйга бергә тыгыз бәйләнгәнлектән, кызының сөйләгәннәренә тиз генә төшенә алмый интекте.
Әлбәттә, ата өчен дә, ана өчен дә кайгыларның иң зурысы — Галиянең Казанда мәсхәрәләүгә дучар булуы иде.
— Ник милициягә хәбәр итмәдең? — диде Хәсән абый ниһаять.
— Оялдым, —диде Галия, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп.
— Ә качкын турында нишләп безгә алданрак әйтмәдең?
— Курыктым.
Шушы ике сорау һәм ике җаваптан соң өйдә авыр тынлык урнашты. Тынлыкны Галия бозды.
— Әтием,— диде ул, өстәл артында башын куллары белән кысып утырган ата янына килеп,— Шамил җинаятьче түгел... Ул минем кебек җәберләнгән кыз өчен үч алган кеше.— Галиянең дулкынлануы менә шушы сүзләрне әйткәндә генә башланды.
Халидә апа көч-хәл белән торып утырды.
— Әй кызым, кызым,— диде ул сыкранган тавыш белән,— сизенгән иде аны күңелем...
Галия әнисе янына утырып, аны иңнәреннән кочып алды.
— Әнием!
Йорт эченә кайгы тулды. Кайгы йортның һәр почмагына, һәр ярыгына тулды, өйнең һәр әйберенә сеңде. Йорт кайгыдан кечерәеп, бөр¬шеп калды.
Ата белән ана бердәнбер кызлары өчен кара көеп утырганда, Галия Шамилгә ярдәм итү хакында сүз башларга җөрьәт итә алмый җәфаланды. «Мөгаен, каршы килмәсләр,— дип уйлады ул,— күршеләр белән бер гаилә кебек тату яшиләр ләбаса, Шамилне яшереп тотканга каршы килмәсләр шәт...»
Хәсән абый:
— Милициягә хәбәр итәргә кирәк,— дигәч, бу сүзләрнең мәгънәсен Галия дөрес аңламады. Ул үзен көчләүчеләрне хөкемгә тарту турында сүз бара дип уйлады.
— Хәзер соңдыр инде,— диде Галия.— Инде күпме вакыт үтте бит.
Әтисе аңа гаҗәпсенеп карады:
— Ничек соң инде?.. Моннан киттемени инде ул?
Галия аптырап куйды.
— Кем?
— Кем дип... Теге качкын. Шамил.
Галияне гүя ток сукты. Сүзнең кем турында барганын ул хәзер генә аңлап алды.
— Әти! — диде ул, урыныннан сикереп торып.— Нинди милиция?! Нигә милициягә?!
Хәсән абый Галиягә ачулы караш ташлады.
— Ничек инде «нинди милициягә?» Милициягә, мин әйтәм, хәбәр итәргә кирәк. Төрмәдән качкан кеше монда, безнең урманда качып ята, дип.
Галия, коты алынып, яңадан караватка утырды. Күзләрен акайтып, әтисенә карап катты.
— Әти! Син нәрсә!.. Аны бит яңадан төрмәгә утыртыл куячаклар!..
Хәсән абый Галиягә, үз акылында микән бу кыз дигәндәй, бик сәерсенеп карап тордыторды да:
— Кеше үтерүче төрмәдә утырырга тиеш. Урманда саф һава сулап йерергә тиеш түгел! — дип кычкырды, Һәм өй буенча әрле-бирле йөрергә тотынды.
Галия әтисеннән күзләрен алмады. Аның уенда инде хәзер Шамилне үзләренә алып кайтырга рөхсәт алу түгел, фәкать атасын милициягә хәбәр бирмәскә күндерү иде.
— Әти, син үз акылыңдамы?.. Ул бит яхшы кеше, матур кеше... Ул җинаятьчегә бөтенләй охшамаган. Без бер-беребезне яратабыз!
— Нәрс-ә-ә?! — Хәсән абый нервланып калтырана башлады.—Нәрсә дидең?..— Ул йодрыкларын төйнәп Галиянең каршысына килеп басты.
— Әй, кызым, кызым, нәрсә сөйлисең син...— диде Халидә апа, елаудан шешенеп беткән битен кулъяулыгы белән сөртеп.
Хәсән абыйга карарга куркыныч, андый халәттәге чагын Халидә апа да, Галия дә хәтерләмиләр иде.
— Син нәрсә, акылдан яздың мәллә?.. Сез нәрсә, ай буе землянкада яратышып яттыгыз мәллә?..
— Әти!!!
— Тик кенә утыр! Кеше үтерүче белән!.. Беләт! Тьфү!
— Кычкырма, зинһар, Хәсән,— дип ыңгырашты Халидә апа.— Кызыңны көчләгән бәдбәхетләрне, мөмкинлек булса, үзең дә бәреп үтерер идең әле...
Бу сүзләрдән Хәсән абый бераз айнып киткәндәй булды. Ул янә өстәл янындагы урындыкка барып утырды.
Бераз тынычлангач, ата караватта каңгыраеп утырган ана белән кызны жәлләп куйды.
— Ничек кенә булмасын, барыбер түримщикне үземнең урманымда яшереп яткырырга хакым юк,— диде ул.— Моның өчен, беләсегез килсә, статья бар...
Кинәт Галия сикереп торды да кычкырып җибәрде:
— Статья?.. Үз өстемә алырмын! Курыкмагыз! Алай-болай тота калсалар, үзем төрмәгә утырырмын Шамилне яшергән өчен.
— Кызым, җитте сиңа...— Халидә апа тагын мендәргә йөзтүбән капланды.
Хәсән абый ни әйтергә белми торды.
— Кызым,— диде ул, үзен кулга алырга тырышып,— мине кызганмасаң, әниеңне кызган. Бер бәла җитмәгән, өстәвенә кеше үтерүчегә ташыйк булгансың... Оят! Хурлык! Нишләмәкче була соң ул хәзер синең качкының? Аны барыбер, тотачаклар. Әле беркемнең дә төрмәдән качып котылганы юк.
Галия дәшмәде. Шамилне үзләренә алып кайту мөмкин түгеллеге ап-ачык иде.
— Әти, хәбәр итмә милициягә,— диде Галия.— Ул бит сиңа бернинди дә начарлык эшләмәде. Сиңа зыян китергән кеше түгел бит ул.
— Ярар. Тик минем участоктан китсен. Бөтенләй бу тирәдән юк булсын.
— Әйтермен, китәр... Тик, әти, шуны белеп тор, мин дә китәм аның белән. Мин аны ташламыйм. Мин аңа кирәк.
Хәсән абый Галиягә ачулы караш ташлады да, ишегалдына тәмәке тартырга чыгып китте.
Галиянең бердәнбер өмете әнисендә калды.
— Әни, әйт әле әтигә, милициягә хәбәр итмәсен. Чакырта күрмәсен.
— Әй, балалар, балалар..,— дип ыңгырашты Халидә апа, торып утыргач.— Ул Шамилнең әнисе нйләр уйлап ята икән, бичара... Кайгыдан каралып беткәндер инде. Кызым! Зинһар акылыңа кил! Ул кеше белән хараплар буласың син. Чыгар аны берүк уеңнан. Китсен ул безнең тирәдән.
Галия дәшмәде. Әнисенең хәле болай да авыр, каршы әйтеп, бәхәсләшеп, аның күңелен тагы да җәрәхәтләндерү артык иде.
Таң атканда Галия йокыга китте. Ата белән ана йокларга ятарга уйламадылар да.
Иртә белән Хәсән абыйның Кирәмәткә барасы бар иде. Гараждан мотоциклын чыгаргач, Халидә апа аның янына, ишегалдына чыкты.
— Теге бичара бала хакында милициягә-мазарга әйтә күрмә инде, Аллаһ хакы өчен.
— Ярар, ярар, — диде Хәсән абый.— Бар кер, туңасың.
(Дәвамы бар.)
Фото: webmg.ru