Чәчмә әсәр
29 Апреля 2023, 04:05

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (6)

Аның күз яшьләре тамып, Шамилнең болай да әрнегән бәгырен тагы да ныграк ачыттырды.

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (6)Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (6)
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (6)

* * *

 

Беркөнне коеп яңгыр ява иде. Галия белән Шамил землянка эчендә, чери башлаган сәкедә боеклык алып килгән яңгырның эчпошыргыч көен  бик озак тыңлап яттылар. Бер ай вакыт дәвамындагы мондый качак тормыштан бик зарлансалар  да, яшәүнең болай иксез-чиксез дәвам итә алмаячагын алар аңлыйлар иде.

Икесен дә борчыган нәрсә турында сүз башларга Галия батырчылык итте:

Шамил, кадерлем, нишлик икән?..

— Әй Галия, белгән юк инде...

— Гомер буе качып йөреп тә булмый бит.

— Шулай шул... Монда ике юл бар, я мәңгелек качкын булып калырга, я кире төрмәгә кайтырга. Икесе дә’куркыта. Миңа бит качкан өчен  ике ел өстәячәкләр — унбиш ел булачак.— Шамил бераз уйланып торды.— Дөрес, өченче юл  да бар —бу дөньядан китү... Ләкин монысы иң  куркынычы, чөнки бу дөньяда син каласың.

— Шамил! Мин соң әллә Казанга барып, иң  зур прокурорны күримме икән?.. Аңлатыр идем  аңа барысын да.

— Син аңа нәрсә өмет итеп бармакчы буласың?

— Нәрсә өмет итеп... Бәлки срогыңны киметерләр.     .

— Һе, киметтеләр ди... Өстәвен өстәрләр, ә киметү турында уйлама да. Әй, Галиям, Галиям, аңлап бетермисең син бу законнарны, системаны. — Ул Галиянең чәчләрен сыйпап куйды.— Тиздән синең укулар башланачак.

— Әйе шул.— Галиянең Казанга бару турында уенда да юк иде инде,— Юк, бармыйм мин укырга, бармыйм. Мин сине ташлап китмим.

— Ә әти-әниең?..

— Шамил, матурым, әллә әти-әниләрем белән сөйләшим микән?.. Барысын да сөйләп бирергә микән әллә. Алар аңларга тиеш.

— Ярар, аларга сөйләдең ди. Шуннан?.. Алар безнең ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә Икәнлегебезне белгәч, мине МВДга тапшырачаклар бит.

— Нишләп инде, Шамил... Алар бит синең яхшы кеше икәнеңне күрәчәкләр!

Шамил ямьсез итеп көлеп куйды.

— Ха-ха. Мин яхшы кешемени?! Мин бит кеше үтерүче!..

— Юк, юк, Шамил, ул кеше үзен-үзе үтерде. Ул иң элек Гөлчәчәкне мәсхәрәләп үзендә кешене үтерде һәм шуннан соң гына аңа, Гөлчәчәкнең каргышы төшеп, физик үлем насыйп булды.

— Һе, болай итеп һәр җинаятьне аклап була.

Галия килешергә теләмәде. Шамилне җинаятьче дип уйлау да мөмкин түгел иде аның өчен. Ул аны чын күңеленнән, өзелеп ярата иде. Үзе иректә булмаса да, Галия аңа бөтен хәвеф-хәтәрләрдән, барлык явызлыклардан һәрвакыт сакларга әзер булган кеше итеп карый иде. Янында Шамил булса Галияне беркем дә кыерсыта алмас!

— Юк, Шамил, син яхшы кеше. Мин күрәм, мин сизәм. Син ягымлы, чибәр, тавышың матур, матур итеп җырлыйсың, үзең көчле, шул ук вакытта син йомшак күңелле. Син минем бердәнберем. Сине гафу итәргә тиешләр... прокурорлар да, судьялар да, һәммәсе дә... Шамил! Сөйлимме әниләргә синең хакта?

— Юк, юк! Үз акылыңдамы син, юкмы?

— Тиздән көз җитә, аннан кыш. Син монда  катып үләчәксең. Әти белән әни риза булсалар, бәлки бездә яшәрсең.'

— Ә күршеләр?.. Алар сизми калмаслар бит. Аннары, качкынны саклап яткырырга әти-әниең дә җөрьәт итмәс.

Яңгыр туктады. Алар саф һавага чыктылар. Урманда сафлык хөкем сөрә иде. Ләкин егет белән кыз бу чисталыктан ямь таба алмадылар.

Шамил Галияне кочып алды.

— Галиям,— дип пышылдады ул,— син укырга бар. Мин сине ничек булса да, кайчан булса да эзләп табармын. Тик  бер-беребезгә вәгъдәләр генә бирмик, дөнья хәлләрен белеп булмый.

Бу сүзләрдән Галия, тыела алмый, елап җибәрде.

— Кая барасың соң син хәзер? — диде ул, сулкылдап.— Сине тотачаклар бит. Кыш җиткәч нишләрсең?..

Аның күз яшьләре тамып, Шамилнең болай да әрнегән бәгырен тагы да ныграк ачыттырды.

— Мин көньякка таба юл тотармын.

Галия тагы да ныграк елый башлады.

— Туктале, ашыкма.— Ул егетнең иреннәреннән каты итеп үпте.— Синең сакалың бик зурайды бит, кырынасың килмиме?

Сөйләшү башка юнәлеш алганга Шамил сөенеп ңуйды.

— Юк, сакал мине азмы-күпме үземә охшамаган итеп тота. Менә чәчем дә үсеп килә инде.— Ул, елмаеп, башын сыпырып куйды. Аннан соң Галияне нык итеп кочагына кысты.—Җанкисәгем! Белсәң иде, ничек яратам сине!..

— Мин дә сине өзелеп яратам! — диде кыз, егетнең тәненә сеңеп,—Без бит синең белән ир белән хатын инде.

— Әйе шул.

— Шамил! Гөлчәчәкне сагынасыңмы?

— Галия, аның турыда миннән сорама, үтенәм!

— Шулай да качарга мәҗбүр иткән сәбәп нидән гыйбарәт? Ниндидер төп сәбәп бардыр бит...

— Төп сәбәп?.. Төп сәбәп — иреккә омтылу инде.—Ул авыр сулап куйды.— Төп сәбәп, төп сәбәп... Зонада яши алмас идем мин. Кеше яши торган урын түгел ул. Зона ул — коточкыч дөнья. Үзен аз гына булса да, кеше итеп тойган зат андагы тормыш белән килешә алмый.— Шамил аякларын бөкләп үләнгә утырды, Галия аның янына урнашып, башын аның иңенә салды.

— Гафу ит инде, Шамил, мин сиңа арыр сораулар бирәм, ахрысы. Сине тирәнрәк беләсем, аңлыйсым килә бит, кадерлем.

Егет аның куе чәчләреннән сыйпап, маңгаеңнан үпте.

— Авырмы-җиңелме, ничек кенә булмасын, син ул сорауларыңны миннән сорарга тиеш инде, әлбәттә. Төрмә тормышын сөйләп кенә бетерерлек түгел аны, Галия. Инде хәзер аермачык аңлыйм — унбиш ел мин түзә алмаячакмын.

Шамилнең кинәт күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.

— Әниемә минем зонадан качканым ишетелгәндер инде.

Галия сикереп торды.

— Шамил! Сөйләшим әти-әнием белән! Күршеләргә дә яхшылап аңлатырбыз. Алар әйбәт, кешелекле кешеләр... Безнең лесхозда яшәрсең... Әниең дә килеп йөрер.—Ул аның иңнәреңнән тотып җилтерәтте.— Шамил дим!

Шамил дәшмәде. Кыз аның дәшмәвенә фәкать куанды гына.

— Мин сине аларга бирмим! Бирмим итн сине кире төрмәгә! Синең гаебең юк! Синең урының төрмәдә түгел!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: topbloger.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас