Чәчмә әсәр
28 Апреля 2023, 17:36

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (5)

Шамил исереп, урманчы кызының җәя кебек тартылган кашларыннан, пешкән чия кебек иреннәреннән, йөзенә матурлыкны күп тапкыр өстәп торган кечкенә борыныннан кайнар итеп үпте.

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (5)Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (5)
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (5)

* * *

Гөлчәчәк бик авыр хәлдә түгел иде инде. Шулай да егетне күргәч, ул истерикага бирелеп алды. Шамилне палатадан этә-төртә чыгардылар. Шулай да ул көчләүчеләрнең кемнәр икәнлеген, кайда эшләүләрен, исем-фамилияләрен, хәтта берсенең өй адресын да Гөлчәчәктән белешеп алырга өлгерде.

Туп-туры Гөлчәчәк әйткән адрес белән китте. Бу вакытта Шамил фани дөнья кешесе түгел иде инде. ф

...Ишекне махмырдан йөзе шешенгән утыз яшьләр тирәсендәге ир, ачты. Егет аның исемен, фамилиясен сорады. Көчләүчеләрнең берсе шул иде.

Шамил аны төртеп җибәрде дә фатир эченә узды. Өйдә башка беркем дә юклыгын белгәч, бар көченә фатир хуҗасының эченә китереп сукты. Дошман, автоген белән кисеп төшергән тимер кисәге сыман, шапылдап идәнгә ауды. Шамил икенче садистның өй адресын сорады. Тегесе әйтеп бирде.

Шуннан соң куркак җан иясен — мескенгә әйләнгән дошманын торгызып утыртты да бар көченә ияк астына орды. Бу вакытта Шамил үзе ерткычка әверелде.

Аның калтыранып, бөтен тәне белән сулкылдап җан биргәнен күргәч кенә туктады. Ләкин әле тәгаен аек акылга килә алмый, икенче адрес белән китте. Ишекне ачмадылар.

Тагын Гөлчәчәк янына барды. Бу юлысы Гөлчәчәк тыныч иде. Аның күзләренә тутырып карады:

— Шамил, җанкисәгем, ташлама мине! — дигәч кенә күз яшьләрен агызды.— Хыянәт итмәдем бит мин сиңа.

— Юк, Гөлчәчәк, ташламыйм мин сине,— диде егет, кызның юеш битеннән үбеп,— ләкин тегеләрдән үчне ахырына кадәр алачакмын!

Ул адрес белән тагын барды. Тагын өйдә беркем юк. Подъезд төбенә чыккач, Шамил «Жигули» машинасы килеп туктаганны күрде. Аннан шулай ук 25-30 яшьләрдәге ир кеше чыкты. «Шушыдыр»,— дип уйлап куйды Шамил, һәм көчкә үзен кулга алып, итагатьле тавыш белән аның исемен, адресын сорады.

Әйе, машинаның хуҗасы көчләүчеләрнең икенчесе иде. Ул, Шамилгә шикләнеп карый-карый, подъездга кереп китте. Егет корбанын югалтудан курыккан җанвар сыман, аның артыннан атылды, куып җитте һәм сугып та екты. Шул вакыт аны ниндидер көч кыйнаудан туктатты. Ул тынсыз яткан корбанның пульсын тотып карады. Исән. Бүген инде бер кешене үтергәне исенә төшеп, аякларын көчкә сөйрәп подъезддан чыкты.

Шамил милициягә үзе барды. Аны шунда ук ябып, бикләп куйдылар.

...Судта Шамил үзенең камераларда сөрсеп ятудан да авыррак хис итте.

Агарынып, кечерәеп калган газиз әнкәсе, бертуктамый елап утыручы Гөлчәчәк, теге мәрхүмнең Шамилне шунда ук өзгәләп ташларга әзер булып утырган гаиләсе, туганнары, башы марля белән бәйләнгән икенче көчләүче һәм әллә нинди салкын, бөтен нәрсәгә битараф тавыш белән бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән терминнар, сүзләр белән манипуляция ясап утыручы судья, прокурор, адвокат, тиз арада гына булып алган коточкыч вакыйгалар — болар барысы да бергә буталып, чуалып, яман төшләргә генә керә торган мәхшәрне хәтерләтә иде.

Шамилгә унике ел бирделәр. Көчләүчеләрнең туганнары үлем җәзасы таләп иттеләр, әнкәсе белән Гөлчәчәк исә «Унике ел, бигрәк күп»,— дип еладылар.

Шамил мәхәббәт һәм кызгану белән нәфрәт һәм күралмау аравында унике елның аз гомерме, күпме икәнлеген төшенмичә, әнкәсе белән  Гөлчәчәктән күзләрен алмады.

Әнисе бер сүз дә әйтә алмады. Гөлчәчәк: «Көтәм! Яратам! Унике ел гына көтәрмен!» — диде.

Этап белән зонага килгәндә Шамил суд шаукымыннан бераз айныган иде инде. Шунда ул кызның унике ел көтә аласына шикләнеп куйды.

Төрмәдә срокның беренче көненнән алып иң актыгына кадәр «Бәлки иреккә чыгып булыр...» — дигән уй, иң якты хыял һәм өметләрнең иң зурысы булып, төрмәдән төрмәгә, этаптан этапка, лагерьдан лагерьга, камерадан камерага җинаятьче белән бергә йөри. Хәтта иң соңгы көнне дә төрмәдән азат ителәсе кешедә әлеге дә баягы уй яши бирә. Бу вакытта инде ул бераз башкачарак: «Бәлки кич белән түгел, иртәрәк, обед тирәсендәрәк чыгарырлар...»

Төрмәдәге гомер — әрәмгә киткән еллар, дип әйтүчеләр, бер караганда, ялгышалар. Иректә тормышның тәмен тапмаган кеше төрмәдә бөек мәгънә таба. Котылу! Иреккә чыгу! Азатлык турында чын мәгънәсендә төрмәдәге кеше генә уйлана.

Шамилдә дә беренче көннәрдән үк иртәрәк азат ителү хыялы яши башлады. Тәртипне, режимны бозмаса, тырышып эшләсә, условныйга да чыгарулары ихтимал бит...

Тик ике ай узгач, Гөлчәчәктән хат... Кияүгә чыккан?!. Ике ай гына үтте ләбаса!!!

«Андый кеше өчен җинаять юлына басарга кирәк иде микән?..» «Андый үч алу ник кирәк булды?.. Бу сораулар Шамилнең күңелендә инде зонадан качып, качкынга әверелгәч кенә туды.

Галия Шамил янына көн саен диярлек барып йөрде. Кызның тумыштан урманга мәңге гашыйк булуын белгәнгә, аның озак-озак торуына әти-әнисе бер дә сәерсенмәделәр. Шулай да Галия алар өйдә булмаган вакытларда йөрергә тырышты. Тәмәкене дә, шик төшмәсен дип, әтисенекен түгел, Кирәмәт кибетеннән күп итеп алып кайтты да, юл уңаеннан, землянкага кертеп чыкты.

Беркөнне, тамак ялгап алгач, Шамил үзеннән бөркелгән әчеле-төчеле истән чыраен сытып:

— Юынырга иде миңа,— диде, һәм көчәнеп көлеп куйган булды.— Югыйсә, мин тиздән кортлый башлаячакмын.

— Ничек юындырырга икән сине?..— дип уйга калды Галия.

— Якын тирәдә кое яисә чишмә юкмы соң?

Галия сабыйларча шатланып куйды.

— Бар! Бар, Шамил! Моннан ерак түгел... Суы гына салкын инде аның...

— Һәй, аның салкынлыгына гына түзәрбез,— диде егет.

Икенче көнне Галия, өйдәгеләр эшкә киткәч, мунчала, сабын кебек әйберләр җыйнап, аның янына китте.

...Өстендә куе булып үскән шомыртлыкны армый-талмый иңендә күтәреп торган тауның астыннан кайнап чишмә ага. Галия белән Шамил бу кечкенә аланга килеп чыккач, таң калып, мондагы матурлыкка сокланып тордылар.

Чишмә үзенең кирәклеген, эшенең хаклыгын исбатларга теләгәндәй, берөзлексез ага да ага. Аның көченә ышанып, аның якты дөньяга тикмәгә генә чыкмаганлыгына ышанып, хәтта тау астындагы каеннар чишмәдән бераз ераккарак, арткарак чигенгәннәр. Хәер, агачлар нәкъ чишмә бәреп торган урында үскән сурәттә дә, чишмә үзенең юлын табып чыкмый калмас иде. Аның әйтер сүзе бар, аның җырлар җыры бар. Аның Шамил кебек бәлага дучар булып, тормыш карурманында адашып, җан сусауларыннан иза чигеп йөрүчеләрне шифалы суы белән дәвалыйсы бар. Ирекле кешеме ул, качкынмы — чишмәгә барыбер...

— Бу тирәдә кеше йөрми,— диде Галия.— Син юын, мин тауга менеп төшәм. .

«Аркасын ышкырга кирәк бит инде аның...» — дип уйлады Галия калкулыкка менгән чакта. «Әй, ничек инде... оялмыйча...» — дип үзен-үзе юатып куйды ул аннары.

Аста Шамилнең аһ-вах килеп су чыпырдатканы ишетелде.

Тауга менгәч, Галия егет ягына күз ташлаудан үзен тыя алмады. Шамил ябыккан булса да, тыгыз һәм нык тәнле иде. Ай, оятсыз! Трусигын да салган!... Шамил, җырлый-җырлый, мунчала белән тәнен ышкый, Галия аның анадан тума шәрә калуын кызыксыну белән дә, шул ук вакытта сабыйларча тамаша итеп тә күзәтте. Ул, шомыртлыкны яңгыратып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

— Аһ, әле син карап торасыңмыни?!.—диде Шамил, юынуын дәвам итеп.— Карамыйм дигән идең бит...

Галиянең карап торганына ул ирләрчә сөенде һәм горурланды.

— Нәрсә? — дигән булды Галия.— Мин сиңа  карамыйм лабаса. Мин монда үзем кызык таптым...

Ул Шамилнең спортчыларга хас, матур гәүдәсенә тагын бер карап алды да шомырт агачлары арасына кереп китте.

Кирәмәт кибетеннән алып кайткан күлмәк белән чалбарның размерлары гәүдәсенә бигүк туры килеп бетмәсә дә, яңа, чиста кием егетне бөтенләй башка кыяфәтле кеше итте дә куйды. Шомыртлыкка менгәч, Галия аның чибәрлегенә сокланып карап торды. Шамил моны аңлады.

— Рәхмәт сиңа, Галия,— диде ул, Галиянең кулларын олы кытыршы учларына кысып.— Рәхмәт сиңа, кадерлем!

Галиянең битенә кызыллык йөгерде, башы әйләнеп китте. Ул җавап итеп нәрсәдер әйтмәкче булды, тик сүзләр генә табылмады.

Галия Шамилнең чишмә салкыныннан бераз калтыранган тәнен тойды, шул салкын аша егетнең эчке уты аны эретте, көчле куллар аны кочып, изрәүгә сабыштырды.

Дөнья әшәкелекләре, кайгылар, көчләүчеләр, төрмәләр бөтенесе дә онытылды. Бары тик урман бүләк иткән Мәхәббәт кенә калды.

Шамил исереп, урманчы кызының җәя кебек тартылган кашларыннан, пешкән чия кебек иреннәреннән, йөзенә матурлыкны күп тапкыр өстәп торган кечкенә борыныннан кайнар итеп үпте.

Җир дә үзенең тарту көче белән бу ике адәм баласын кочагына алмакчы булды — кыз белән  егет биек, булып үскән үлән арасында бер-берсенә иң изге хисләрне бүләк иттеләр.

Кошлар, чәчәкләр, бетен урман җырлады. Әйтерсең лә, бу күренешкә һәрнәрсә сөенде, әйтерсең лә, табигать җан ияләрен яратырга чакыды, кешеләрнең мәхәббәт өчен тууын тагын бер  кат исбатлый алуына куанып туя алмады.

Алар землянкага кайтырга ашыкмадылар. Адашасылары килде. Галия Шамилгә үзенең нинди хәлгә дучар булганлыгын сөйләде. Ниһаять, аның эчтә җыелган авыр халәтен ачып бирергә  кеше табылды.

Шамилгә дә зонадагы тормышны сөйләргә вакыт җитәрлек булды. Андагы тормыш вакыйгалары, уголовникларның үзара хайвани мөнәсәбәтләре Галияне таң калдырды.

Егетнең ничек төрмәгә килеп эләккәнлеген тулысынча белгәч, ул аңа тагын да якынрак булып тоелды.

Күңел ишекләре шар ачылды, бәгырьләр җиңеләеп, китте. Кайгыларны уртаклашу, ни гаҗәп,  көтелмәгән бәхетне тудырды. Бик сәер булса да,  бәхет иде бу. Чөнки Мәхәббәт туды. Бу бәхет җәберләнү аша, явыз кешеләр арасыннан исән-имин калып, урман кочагында тәүге сулышын  алды.

«Яратам!» сүзе кабатланган саен, урман көчлерәк җырлады. Шул бөек сүз яңгыраган саен, йөрәкләрдә яшәү дәрте, өмет ялкыны көчәйде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: svezhayagazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас