

— Сатты ул мине, курва,— диде Шамил, бераз тынычланып.— Иң соңгы сука сыман алдады. Кулга алыныр алдыннан: «Ничә ел бирсәләр дә көтәрмен» дигән иде. Судтан соң да: «Унике ел озак вакыт булса да, мин сине көтәрмен! Мин сине яратам!» — дигән иде. Ике ай узгач хат килде. «Гафу ит, кияүгә чыгам, әти-әниләрем сине көтәргә рөхсәт итмиләр, төрмәдә булган кешегә кияүгә барыбер бирмәячәкләр»,— дигән. Шамил беркүпме вакыт тып-тын утырды.— Дөрес, унике ел буе көтмәсен мин зонага килгәч үк аңладым. Чыннан да, унике ел — унике көн түгел инде ул, унике ай да түгел... Ләкин беләсеңме, Галия, аның ике ай үтү белән кияүгә чыгуын мин башым белән дә, башка җирем белән дә аңлый алмыйм. Ике ай узгач юкка чыгарлык мәхәббәт була микәнни?.. Мин менә шуларны уйлыйм да, котым алына — чын мәхәббәтебез булмаган, димәк. Юк алай дию бик үк дөрес тә булмас, мин исә аны чын күңелдән, җаным-тәнем белән яраттым. Аның мәхәббәте ялган булган лабаса. Шулай булгач, аны мәсхәрәләгән кешене үтереп, төрмәгә барып керүемнең ни мәгънәсе бар соң?..
— Бәлки әле ул кияүгә чыкмагандыр,— диде Галия, Шамилне юатырга теләп. Бу юату шул кадәр беркатлы, сабыйларча һәм шул ук вакытта ниндидер өмет чаткысы да кабызырлык булып чыкты. Уйлар диңгезен кичә алмый җәфаланган Шамил Галиягә карап матур итеп елмаеп куйды.
— Юк, Галия, кияүгә чыккан инде ул. Безнең зонага бер танышымны китерделәр. Ул Чаллыдан, мине дә, Гөлчәчәкне дә бик яхшы белә. Ул да әйтте, ниндидер бер кооперативщикка чыкты дип.
Авыр тынлык урнашты. Хәер, тынлык Галия белән Шамил арасында гына урын алды.
Ә урман шаулады. Ул мең төрле авазлар белән тормышның тукталмаганын, алга таба дәвам итүен сөйли иде.
Ләкин дөньялар алга таба барамы, киресенчә, арткамы — аны кем белгән?... Бу иксез-чиксез җиһанда кайда ал, кайда арт — кемнәр генә әйтә алыр?!
Вакытның бертуктаусыз чабуы алга баруны аң¬лата дип кем исбатлый алыр?..
Яшәеш алга барган сурәттә дә, ул бит яктылыкка, җаннарны иркәли торган гөлбакчага, мәңге аяз күкле заманага бару дигән сүз түгел. Бәхет, мәхәббәт, нәфрәт, фаҗигаләр — барысы да фәкать бер формадан икенче формага гына күчәләр. Бөтен нәрсә үзгәреп тора. Көн саен! Сәгать саен! Минут саен! Секунд саен! Мизгел саен!
Кеше җаны гына шул килеш кала. Кеше җаны гына гасырлар узган саен, заманалар берсен-берсе таптап үткән саен, һәрвакыт яңалыкларга, үзгәрешләргә ияләшә бара, һәр яңа туган көннең ачысын да, төчесен дә кабул кылып, вәхши дөньяның тышында ялтырап кояш торса да, эчләрендә кайгы-хәсрәт оеткысы ятуына күнегеп, мәңге җан булып кала!
Көтә. Димәк, өмете бар. Шул өмет, мөгаен, кеше җанына көч бирәдер.
Кеше җаны дөнья авырлыгын күтәрә, чөнки аның күкләргә очарлык көче бар.
* * *
Шамил әтисен хәтерләми. Әнисе, исерек ирен ташлап, ике яшьлек улы белән Казаннан Чаллыга килә. Әтисеннән бер-ике ел алимент килеп тора да, бервакытны алимент та, ир дә юкка чыга. Милиция эзләп карый, үзләре дә туган-тумачаларыннан сораштырып торалар, ләкин — юк.
Шамилгә хәзер инде егерме биш яшь. Исәнме икән әтисе, юк микән... Алименттан котылыр өчен эз югалту чарасын табалганмы, әллә берәр исерек компаниядә үтереп ташлаганнармы, үзе берәр җирдә асылынып үлгәнме — билгесез.
Әйе, Шамил әтисен хәтерләми, әмма ул аны төшләрендә күрә-күрә сагына. Төрмәгә утырганчы, аның ничек булса да, әтисен эзләп табу хыялы бар иде. Бәлки исәндер. Инде хәзер, качкыга әверелгәч, эзсез-хәбәрсез юк булган әтисен табу насыйп булырмы, юкмы... I
Әнисе Чаллыда яши. Пенсиядә инде хәзер. КамАЗда эшләп ике бүлмәле фатир алды.
Шамил тәртипсез бала булмады. Тик шулай да бик тәртипле дип тә әйтеп булмый иде. Сугышырга яратты. Кызып китүчән бала гаделсезлекне күрү белән йодрыкларын эшкә җигә иде.
Бокс белән тәмам җүлөрлөнде. Әнисе: «Улым ул букысың нигә кирәк инде? Берәрсен имгәтерсең дә, төрмәгә утыртып куярлар үзеңне»,— ди торган иде. «Әй әни, боксер булмасаң, таптап, изеп китәләр бит,— дип җавап бирә иде Шамил.— Күрмисеңмени кешеләр бер-берсенә ничек дошман. Көчлене генә ихтирам итәләр бит, әни».
Шамил малайларга хас булган табигый шуклыгын да, боксын да ташламады, тирә-ягындагы кешеләргә изгелек кылып йөрмәсә дә, аның бер- кемгә зыяны да тимәде.
Училищены тәмамлап, КамАЗда эшли башлады. Шунда Гөлчәчәк белән таныштылар, бер-берсен яратыша да башладылар. Инде өйләнешергә дә вәгъдәләшкәннәр иде. Тик беркөнне дөньялар актарылып ташланды.
Ул көнне Гөлчәчәк икенче сменада эшли иде. Шамил аны каршы алырга бара алмады. Әнисе бөерләре авыртып интеккәч, Шамил Түбән Камага дефицит дарулар алырга китте — анда аның классташы медицина институтын тәмемлап кайтып, Түбән Каманың үзәк больницасында эшли башлаган иде. Шамил ул көнне Чаллыга кайта алмады, даруларны соң гына таптылар һәм аңа иптәшендә кунып калырга туры килде.
Шул көнне инде (туры килеп торуын кара әле!) заводның проходное янында Гөлчәчәк ике таныш егетне очратты. Алар җиңел машина белән иде. «Әйдә, өеңә илтеп куябыз»,— диделәр. Алардан бераз аракы исе килеп торса да, таныш егетләр һәм алай бик исерекләр дә булмагач, Гөлчәчәк, тынчу автобуста түгел, җиңел машинада кайтырга мөмкинлек табылуга сөенеп, «Жигули»га кереп утырды.
Гөлчәчәкне шәһәрдән урманга алып китеп әллә нинди коточкыч ысуллар белән мәсхәрәләделәр. һәм шунда, урман авызында калдырып та киттеләр.
Ничек үтермәгәннәр?! Гадәттә, көчләүчеләр үзләренең корбанын, милициягә яисә прокуратурага мөрәҗәгать итүеннән куркып, үтереп китәләр.
Кызгандылармы?.. Бу сорау бик тә сәер яңгырый шикелле. Кызгана белүче кеше садист буламы инде?! Мөгаен, шаһитлар булмагач, җинаятьләре фаш ителмәс дип уйлаганнардыр. Кем исбатлый ала алар көчләде дип?!
Гөлчәчәк юлга үрмәләп чыкты. Ниндидер машина белән аны больницага алып килделәр.
Икенче көнне, көн урталары тирәсендә Шамил Чаллыга кайтты. Ә кич белән Гөлчәчәк яткан больницада эшләүче кыз Шамилләргә килеп бәхетсезлекне хәбәр итте.
(Дәвамы бар.)