Чәчмә әсәр
26 Апреля 2023, 07:39

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)

– Мине эштән җибәрмиләр, берәр нәрсә эл дә өстеңә, балалар больницасына чап. Гүзәл нәрсәдер йоткан, ди, әллә төймә, әллә нәрсә.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)

Җилләнеп сикереп торды ул, ашыгып чыгып та китте. Юл аша гына супермаркет урнашкан, җаның теләгәнен табарга була анда, ләкин Куптараев ул масштабта ук акча туздырыр хәлгә җитмәгән иде. Трамвай юлы белән завод коймалары арасында тамырланган халык базарына юнәлде. Үзеннән үзе барлыкка килгән бу урында киоск ише нәрсәләр дә юк иде. Тегеннән-моннан коршалган өстәлләрдә тирә-як өйләрдә яшәгән кешеләр кул астына эләккәнен сатарга чыгаралар: балалар киемнәре, бакча җимешләре, авылдан килгән азык-төлек, яраклыгы калмаган тимер-томыр, әлмисактан калган чүпрәк-чапрак. Салмыш бәндәләр очсыз гына хакка онын-шикәрен дә алып чыгалар, сатулашып та тормыйлар. Каян белеп калыптыр, кара халык үз товарлары белән килеп оялады монда, аларныкы да кибетнекеннән күпкә очсызрак иде. Һәр тиенен исәпләргә өйрәнгән пенсионерлар бу урынны үз иттеләр. Сирәкләп булса да Куптараев та сугылгалый иде. Бүген арзанрак хакка мандарин-апельсин ише нәрсәләр алу иде исәбе. Керпе мыеклы грузин аңа мактап-мактап бер пакет тутырып төрлесеннән үлчәп бирде, акчасын да артык алмады. Бер килгәч, рәт араларыннан үтәргә булды Тимер. Билгеле генә алыр әйбере дә юк та соң, кесәңдә акчаң булганда кирәге дә очрап куярга бик мөмкин бит. Сизгән булгандыр йөрәге алда торган очрашуны, кием-салым таратып ташланган өстәлләргә якынлашкан иде, аңа исеме белән эндәштеләр. Гаҗәпләнеп тирә-якка күз йөгертә башлаган иде, җиңеннән килеп тарттылар.

– Тимер бит син, вәт малай кайда килеп очраштык, күзләрем ялгышамы дип торам. Нәзир мин, Нәзир, әллә оныткан да инде, ничә еллар бер бүлмәдә аунадык. Исеңә төштеме? – Шап та шоп бер-берсенең иңбашларын кактылар иске танышлар, озаклап кул кысыштылар.

– Әйдә минем почмакка, бизнес минем анда, я берәр нәрсә чәлдерерләр, – дип үзе артыннан әйдәде Нәзир. Юан түмәрләр өстенә куелган такталарга төрле постаудагы кием-салым тезелгән иде. Яңа тормышның сәүдәгәре үткән-сүткәннәргә таварын мактарга алынды, ул арада Куптараевка да сүз кушарга өлгерде.

– Өр-яңа джинсылар, диңгез артыннан китерелгән, ярты хакына бирәм, һич туза торган түгел, үзегездән улыгызга калачак, әллә оныгыгыз да киеп тиенер әле. Джинсылар! .. Я, синең хәлләр ничек яшьтәш, адаштырды безне тормыш сукмаклары. Хатыныңның исеме ничек иде әле, истән чыккан кадалгыры...  Әйтсәң дә ничә еллар үткән, күпме сулар аккан. Джинсылар! ..

Кемдер тукталып шикле зәңгәр чалбарларны тоткалап сатулаша башлаганда, Куптараев бу шома егет белән бергә үткәргән яшьлек елларын исенә төшерде.  

Тулай торакта аларның караватлары янәшә тора иде. Бүлмәдә алты егет яшәделәр алар. Барысы да дус-иптәш булдылар, ә менә Нәзир белән аеруча якынаеп киттеләр алар. Киносына, тансасына бергә чаптылар, бергәләп кызлар озаттылар. Тимер ул чакта ЖБИ да эшли иде, эше авыр, көне буе бетон каерасың, арматура ташыйсың, әмма акчасын яхшы гына түләделәр. Нәзир, акчасына кызыгып, аның янына күчеп караган иде, тиз җилкәсенә тиде, акча дип тазалыгымны салып куясым юк, дип, элекке эшенә күчте, капка төбендә контролер булып тора иде ул. Болай шәп дус иде ул, уен-көлке дисәң аны куш, теленә шәйтан төкергән, кызлар авызына гына карап торалар. Мәгәр Тимер алданрак өйләнде. Нәзир аның такы-токырак туенда кияү егете булды. Бик күңелле бәйрәм иткәннәр иде. Кызу сәүдә арасында гына бер-берсенең хәлләрен сораштылар.

– Өйләндеңме шул чегән кызына, Лилиягә ? – дип кызыксынды Тимер. Күпләрнең күзен кыздырган чем кара күзле, чегәннәргә охшап торган, ут борчасы төсле кызның йөрәген яулаган иде Нәзир.

 – Өйләндем, – диде Нәзир сүз арасында битараф кына, – пүчтәк булып чыкты...  Аннан соң тагын өч мәртәбә өйләндем әле мин, – дип өстәп куйды ул.

– Юк, малай, хатын-кызга ышанма. Ялгыз башым рәхәтләнеп яшим, шул ук ЖБИ ятакханәсендә пропискада мин. Хәзер ныклап урнаштым анда, кусалар да китәсем юк. Ә менә эшне үзгәрттем. Аларның тиеннәренә тилмереп яшәп ятарга монда. Бизнес минем. Синең колагыңа гына:  чиркәүләргә, мәчетләргә йомшак күңелле бәндәләр сумка-сумка әйберләрен хәер итеп тапшыралар бит. Янәсе, тәмам бөлгенлеккә төшкәннәргә таратып бирергә. Минем баш эшләп калды, нәрсә ул гидайларга яхшы киемнәрне бушлай таратырга? Каравылчылар белән танышып алдым, җайладым-майладым, хәзер ул киемнәр туры минем карамакка күчә. Бер тапкыр киеп тә карамаган киемнәрен тапшыралар малай, ышанасыңмы? Яки болай була, яшьли генә үлеп китә кеше, өйдәгеләр үлгән кешенең киемен киеп йөрергә шикләнәләр, барысы миңа күчә. Төрле яклап лафа:  кием сатып алмыйм, сайланып охшаганын киям, салым түләмим, ипи-тозлык акча да кереп тора. Ә син үзең ни эшләр бетереп йөрисең, бер утырып сөйләшергә иде, искә алырга иде яшь чакларны. Джинсыла-ар, джинсыла-ар! ..

– Менә базар карарга чыккан идем, – дип акланды гаепле эш эшләп тотылгандай Тимер, – сирәкләп килгәлим мин монда. Син бер тапкыр да күзгә чалынганың булмады.

– Һи-и, мин искән җил кебекмен, бар шәһәрне иңлим-буйлыйм мин, кайда бераз кеше җыела – мин шунда. Бүрене аяклары туйдыра, диләрме әле. Шактый гына әйбер алгансың шикелле, әнә пакетың бүселеп чыккан, төбе җирдән сөйрәлә. Бәлки танышлык хакына миннән дә берәр нәрсә карарсың, ярты хакына бирәм. Әйдә миннән булсын яхшылык...  

– Әйбер дип ни, җиләк-җимеш шунда, балалар килергә тиеш иде. Аннан соң...  – тыелып кала алмады, бетереп әйтеп бирде Куптараев, –  егерме ике ел булып киткән бергә яши башлаганга. Шуны билгеләп үтмәкче идек.

– Ну ты, фу ты, әйтәм аны иртәдән тамак кыткылдап тора. Как так, сразу әйтмисең аны, сүзне шуннан башларга кирәк иде, ах сине...  Мин бит сезне таныштырдым-кавыштырдым, эх әттәгенәсе, истән чыккан хатыныңның исеме, кашыкка салып йотарлык иде ул чакларда. Башта үземнең дә йөрәк җилкенеп куйган иде күргәч тә, тукта мин әйтәм, җан дус бар бит әле минем дим. И какраз сине таныштырдым...  

Танышулары икенче төрлерәк булган иде Куптараевның, ләкин иптәшенең сүзен екмады, тыныч кына тыңлап тора бирде, ни дисәң дә йөрде арада Нәзир, серләрен уртаклашты.

– Ә нинди туй булган иде, ә мин нинди кияү егете булган идем, буйлы клеш чалбар, ак күлмәктән, янып торган әләм төсле галстук. Мине уздырган ир-ат юк иде мәҗлестә. Кызлар һәр сүземне йотып тордылар. исемемне дога урынына кабатладылар. Соңыннан да әле арттан калмый тагылып йөрделәр. Почет хәтәр иде, малай, сагынып сөйләргә генә...  Ә килүен килермен, чакырганың өчен рәхмәт, бар бизнес эшләрен читкә куеп торып нәкъ вакытында килеп җитәрмен. Сәгать ничәгә дидең әле? Бер җилләнеп утырып алырбыз. Их ул чаклар, төшкә керә, малай, җиде төн уртасында йокыдан уята, йөрәкне сызлатып сагындыра. Ну, яши белдем мин, кирәген бирдем бу дөньяның. Син, ачуланма дөресен әйткәнгә, җөмәй булдың, өйләнүен дә иртә өйләндең, ниемә кирәк иде сиңа ул камыт? Ә мин...  хех, хәзер генә рәт китте. Кайда яшисең соң әле син ? Кайдадыр кәгазь-каләмем булырга тиеш иде. Төгәл итеп язып бир әле...  

Куптараев өй адресын язган арада туктала алмый һаман сөйләнде җан дусы: 

– Күрәсем килә җанкаеңны, очып китәрдәй иде бит ул ак күлмәктән, молодец, тотып калгансың. Менә мин өчәр күлмәк сатып алып карадым, аккоштай канат җилпеделәр дә ташлап очып киттеләр. Берәр кәттә генә бүләк тә юнәтергә кирәк булыр бит әле. Табабыз аны, миндә бик тә фартовый әйберләр очрый кайчак, хәзер менә очына чыгып эзләп тапсам...  – дип таудай өелгән таварларын актарырга тотынды ул. Куптараев курка калып, аны бу ниятеннән кире кайтарырга тырышты.

– Бүләк-мазар кирәкми, үзең килсәң шул җиткән. Хатын өчен сюрприз булачаксың. Көтәбез, сәгать җидедән дә соңга калма, – дип тизрәк китәргә ашыкты.

– Киләм, непременно киләм, таш яуса да, туфан калыкса да. Иң якын дустым чакырып торганда. – дип арттан кычкырып калды Нәзир. Бераз атлагач, юкка чакырдым ахрысы дип үкенеп тә куйды Куптараев, хатыны ничек кабул итәр бу яңалыкны, кем белгән. Ярый, чит кеше түгел ич, киләр дә, китәр, ул ашаганнан-эчкәннән хәерчегә калмабыз дип үз-үзен тынычландырып куйды соңыннан.

Әмма дә ләкин Нәзир дусы белән чәркеләр чәкештереп, яшьлекне искә алып утырырга язмаган икән аңа. Юл өстендә булган бер-ике азык-төлек магазинына сугылып, кесәне шактый саетып фатирына килеп керүгә телефон чырылдарга тотынды. Әйберләрне тегендә-монда атып. аяк та салмый трубкага килеп тотынды ул. Хатыны икән, сандугачы.

– Тимер, уф, кайда йөрисең син, ничәнче тапкыр шалтыратам инде. – Тавышыннан ук хатынының кобарасы очканын чамалап алды Куптараев, тагын ни нәрсә булган икән.

– Мине эштән җибәрмиләр, берәр нәрсә эл дә өстеңә, балалар больницасына чап. Алсу анда, Гүзәл нәрсәдер йоткан ди, әллә төймә, әллә нәрсә. Тамагына утырган баланың, тынын көчкә ала, дип зар елый кыз. Берәр ярдәм кирәктер, врачлар белән сөйләш, карап торып баланы үтермәссең бит инде...  Ходаем үзе ярлыкасын, бигрәк тиктормас бала шул, әнисен әйтер идем инде, нәрсә карагандыр...  Тиз бул, Тимер, мин дә эштән соң барып җитәрмен. Кузгат барысын, врачларны чакыртсыннар, рентгенга төшерсеннәр, зинһар коткарыгыз баланы...  

Фото: https://www.socialinform.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас