Чәчмә әсәр
25 Апреля 2023, 12:34

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (2)

Кинәт, юлның уң ягында чикләвек куагы шатырдап куйды. Галия сискәнеп китте — берәр ерткыч фәлән түгелме икән?...

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (2)Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (2)
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (2)

Югары оч урамының бакчалары артындагы сукмактан йөгергәндә, шәһәрләрдән, автобуслардан, кешеләрдән котылганга куанып, бераз куәт өстәлгәндәй булды.

Менә авыл башы. Сукмак урманга алып бара торган юлга тоташты. Хәзер бераз үргә менәсе дә, аннан инде урман күренәчәк. Ул, арыганлыгын онытып үргә йөгереп менде.

Әнә урман! Галия калкулыкта туктап калды. Сумкасын җиргә куйды. Әй, ярый әле җәяү кайтасы! Нинди һава! Нинди иркенлек!

Анда аның туган йорты, әти-әнисе. Анда аның бала чагы, иң бәхетле, аяз көннәре. Анда аның дөньяга мәхәббәте! Актык өмете дә шундадыр кебек тоелды.

Җәйнең шифалы сулышы тәннәрне чемердәтеп куйды. Урман белән тау арасында, кояш нурларында назланып яткан болыннан хуш исләр алып килеп җил исте. Җил: «Кайттыңмыни, кызым»,— дигән шикелле Галиянең чәчләрең сыйпап алды.

Аның күңеле талпынып куйды. Күңел, читлектәге кош сыман, бәргәләнеп алды. Бу бәргәләнүдән үзәктә ниндидер төен чишелеп китте. Галия рәхәтләнеп елап җибәрде.

Ул сумкасын алды да кочагын_җәеп торган урманга таба атлады. Күз яшьләре бертуктаусыз акты. Кайгы яшьләре дә иде бу, шатлыкныкы да. Ләкин юл буе озата барган зәңгәр күбәләк тә, кояшка омтыла-омтыла сайраган тургайларга да, юлның як-ягында шаулаган игеннәргә дә күренми иде бу күз яшьләре. Аларның һәр хәрәкәтендә, һәр авазында фәкать дөньядан соклану һәм яшәүгә куану чагыла. Кояш, урман, игеннәр, чәчәкләр, кошлар, күбәләкләр Галияне шушы табигатьнең бер әгъзасы итеп, аны һәркайсы үзенчә сәламләде, үзенчә яратты.

Урманга кергәч, Галия бөтен кайгыларын онытып җибәрде. Монда аңа һәр агач диярлек таныш Ул адымнарын әкренәйтте. Үзгәрмәгән урман. Үзе бер дөнья булып кайный. Өйгә дә ерак калмады. Әтисе белән әнисе өйдәдер, бердәнбер, сөекле кызларын зарыгып көтәләрдер.

Барысын да сагынды Галия: әти-әнисен дә, шулай ук урман хуҗалыгында яшәп хезмәт итүче Рәбига апа белән Юныс абыйны да, аларның ике шук малайлары — Равил белән Рамилне дә, инде балалары үсеп җитеп кайсы кая сибелгән Зәйтүнә апа белән Хатыйп абыйны да, хуҗалык сакчылары Тузик белән Шарикны да — һәммәсен дә, һәммәсен дә...

Күпме еллар инде алар урманда бер тату гаилә булып яшиләр. Хуҗалык та алдынгылардан санала — аларның участогында һәрвакыт тәртип, хуҗалыкның техникасы да, Хатыйп абый оста булгач, сәгать кебек эшләп тора. Бәлки татулык, бер-береңә ярдәм итеп көн күру дөнья дигән карурманның шушы бер нәни утравында гына Галиянең әтисе Хәсән абый урманчы булып торган җирдә генә калгандыр...

Әти-әнисе белән очрашуны, аннан соң чөркелдәшеп өстәл артында ашап-эчеп утырасыларын күз алдыннан кичереп, Галия кызурак атлый башлады.

Әнә инде, эт өргәне ишетелә. Шарик тавышына охшаган. Югары, чиста тавыш. Тузикның тавышы бераз калынрак һәм карлыгып чыга. Әнә анысының да тавышы ишетелә башлады. Күп калмады,

Кинәт, юлның уң ягында чикләвек куагы шатырдап куйды. Галия сискәнеп китте — берәр ерткыч фәлән түгелме икән?...

— Әй... матурым!..— дигән ялварулы тавыш Галияне туктарга мәҗбүр итте. Инде ир затыннан коточкыч мәсхәрә татыган кыз бала инстинкт буенча йөгермөкче дә булган иде. Юк, куак төбеннән сытылып, чарасызлыктан яңгыраган аваз явыз ният белән посып ятучы кешедән чыкмас...

— Чибәр кыз! — диде ул.—Кил әле якынрак. Курыкма... Мин юлбасар түгел.

Шул сүзләрдән соң  Галиянең колагына ыңгырашу ишетелде.

— Кем соң син;..— Тавышы курку катыш дулкынланудан нечкә һәм зәгыйфь булып чыкты.

— Кил инде,., курыкма... мин йөри алмыйм...— диде ул куак арасыннан. — Аягым... — һәм тагын авыр итеп ыңгырашты.

Галия, курка-курка гына, куакларга таба атлады. Шәрә тәнгә кара фуфайка, кара чалбар, аякларына күнитек кигән, башы такыр итеп кырылган, битләре тырналып, канап беткән 25-30 яшьләрдәге ир кешенең ятканын күрде. Чем-кара күзләре, бүре баласыныкы сыман, елкылдап, йөгергәләп торалар иде.

Ул бераз Галиягә башын күтәреп карап торды да, чыраен сытты һәм гәүдәсен калкытып куллары белән уң аягының тез тиресен тияр-тимәс сыпыра  башлады.

«Зонадан качкан...» дигән уйдан һәм егетнең ертылып беткән өс киеменнән, төрмәдә утыручыларга хас булган йөз сарылыгыннан, аның куркудан һәм ялварудан тиктормаска әйләнгән уйнакчыл күзләреннән чирканып Галия берничә адым артка чигенде.

— Аягым...— дип ыңгырашты егет. Аның кап-кара кашлары җыерылды, сары чыраена тагын да чир төсе өстәлде. Шактый гына җиткән сакал-мыегы шул төкселекне тагын да куерта. Фуфайкасы астыннан күренеп торган шәрә тәне вакыйганың сәерлеген отыры арттыра. Аның качкын икәнлегендә шик юк иде.

Галиянең аптырап торганын күреп, качкын, сукрана-сукрана, торып утырды да:

— Матурым... зинһар ярдәм ит! — дип ялынды.— Мин төрмәдән качтым... зонадан. Мине эзлиләрдер инде...— Кинәт ул йөткерергә тотынды, ютәл аралаш, аһылдый-аһылдый, куллары белән тезен угалагандай итте.

Галиянең йөгереп качасы килде. Качкын моны аңлап алды булса кирәк. Ул, йөткерүен тыя алмый, кабаланып, дәвам итте:

— Әйе, яшермим... Мин зонадан качтым. Менә егылып аягымны әллә нишләттем. Сынмаган бугай ул. Тайган гына. Ярдәм ит! Тарт әле аягымнан! — Ул тагын авыр итеп ыңгырашып куйды.

Галия аңа якын килергә курыкты. Качкынны кызганып куйса да, аның җинаятьче булып хөкем ителгән кеше икәнен уеннан уздырды. Бәлки ул кеше үтерүчедер... Бәлки Галияне мәсхәрәләгән ерткычлар кебек җанбасардыр... Бу уйлардан соң ул:

— Юк, мин хәзер кешеләр чакырам,— диде.

Бу сүзләрне ишеткәч, егетнең күзләре акайды. Аягы авыртканны да онытып, Галиягә таба шуышты, һәм ялына, ялвара башлады:

— Матурым... Чәчәгем... Чакыра күрмә! Мин бит сиңа бернинди дә начарлык эшләмәдем... Чакыра күрмә!

Галиядә бу качкынга карата бернинди начар ният юк. Аның уенча, фәкать бу егеткә ярдәм итәрләр дигән фикер генә бар иде. Кешеләрне чакырса, бу егетнең эшләре харап — ул качкын лабаса.

Галия аптырашта калды. Качкынның бу кадәрле өзгәләнүе аңарда кызгану хисләре уятты. Шул ук вакытта җинаятьчегә ярдәм кулы сузудан да тыелырга кирәк иде. Егетнең өмет беләй тулган күзләре белән бчрашырга теләми, Галия башын читкә борды.

Ул аны ташлап китә алмады. Качкын аңа бернинди явызлык эшләмәячәге күренеп тора иде. Галия лесхоз ягына карап куйды да, үзендә капма-каршы уйлар көрәшүен җиңеп, качкынга якынрак килде. Сумкасый чирәмгә куеп, нишләргә белми аның авырткан аягына текәлде.

— Тарт син аны, — диде егет, җанланып.— Кисәк тарт... Курыкма.

Галия көч-хәл белән күнитекне салдырырга тотынды. Егет куллары белән таянып утырган җиреннән аһылдап чалкан ятты. Маташа торгач, күнитек салынды. Әшәке ис Галиянең борынын ярып керде. Ялан аякка киелгән булганга, аяк бармаклары суелып беткән иде.

Качкын күзләрен йомып, куллары белән янында үскән үләннәрне йомарлады. Галиягә:

—      Тарт! — диде дә, коточкыч авыртуга әзерләнеп, аскы иренен тешләде, башын янга борды.

Галия аның балтырыннан кысып тотты һәм үзе  дә, чытырдатып күзләрен йомды. Аякны бераз күтәрде дә, кинәт үзенә таба тартты. Егет кычкырып  җибәрде. Галия күзләрен ачты. Качкынның йөзеннән  газап саркый иде.

— Булдымы? — диде Галия, үзен гаепле кеше кебек тоеп.

— Юк, булмады,— диде качкын, бер уч йолкынган дымсу үлән белән маңгаен сыпырып. — Утырмады урынына. Ныграк тартырга кирәк.

Галия тагын иелде. Бу юлы егетнең «М-м-м...» —  дигәне генә ишетелде. Аяк шыртлап куйды. Галия  дә, хәлсезләнеп, җиргә тезләнде.    

— Әй! — дип дәште ул, егетнең тып-тын ятуына  гаҗәпләнеп.—Әй!    

Качкын аңсыз ята иде. «Кешеләрне чакырырга  микән әллә...» дигән уй Галиянең башында тагын  уйнаклап алды. Ләкин егетнең өзгәләнеп ялваруы искә төшкәч, бу уеннан кире кайтты.

Ул тиз генә сумкасыннан күчтәнәчкә дип алынган алмалар янында яткан бер лимонадны алды. Шешәне усак ботагына эләктереп ачкач, аны качкынның авызына китерде һәм башын күтәреп агызды. Егетнең авыз кырыйларыннан лимонад агып төште. Шулай да, ул берничә йотым ясаган шикелле булды. Галия тиз генә кофта кесәсеннән кулъяулык чыгарды, аны лимонадка манчыл, егетнең маңгаена салды. Качкын, хәрәкәтсез ятса да, тигез сулый иде. Галия сумкасыннан алма алды да ашый башлады.

Биш минут чамасы вакыт узгач, егет күзләрен ачты. Торып утырды.

Егет бер аягына, бер Галиягә, бер алдына шуып төшкән дымлы кулъяулыкка карады. Галия, курка-курка, артка чигенде. Качкын көч-хәл белән генә торып басты һәм усак кәүсәсенә сөялде.

— Рәхмәт, коткардың...— диде ул һәм аксый-ак-сый барып күнитеген алды. Кимәкче булды, тик тигезлекне саклый алмады, лып итеп җиргә утырды. Бу вакытта инде Галия юл уртасына чыгып баскан

иде.

— Рәхмәт! — дил кабатлады егет, юлга чыгарга куркып, —Исемең ничек синең?

— Галия. — һәм исемен әйткәнгә шунда ук үкенеп куйды.— Ярый, киттем мин.

— Туктале, Галия! — Качкын нәрсәдер әйтергә теләде, тик сүзләр генә табалмады. Иелеп, авырткан аягын угалап куйды.

— Курыкма,— диде Галия аны тынычландырырга теләп,—беркемгә дә әйтмәм синең турыда.

— Ашарга берәр нәрсәң юкмы синең?— дип сорады качкын, куак төбендә яткан лимонад шешәсенә күз төшереп.

Галия сумкасыннан биш-алты алма алып, юл кырыендагы чирәмгә куйды, Качкын, алмаларны фуфайка кесәсенә тутырып, аксый-аксый, кире куак янына барып утырды да, шатырдатып алма ашый башлады. Бер минут эчендә ул Галия биргән алмаларны тончыга-тончыга ашап бетерде.

Галия бу күренешне шаккатып күзәтте. Егетне чын күңелдән кызганды. Ул аның янына килде дә, сумкасындагы алмаларның барысын да чирәмгә бушатты, калган ике лимонадны да алмалар  янына чыгарып куйды.

Бераздан алмалар юк булды.

Галия сүз башларга батырчылык итте.

— Кая барасың соң син, хәзер?

— Кая барыйм инде мин?..— дип сорауга сорау белән җавап бирде качкын. Аның йөзенә бераз төс йөгерде, күзләре дә алай ук куркыныч түгел иде инде.

— Ник качтың соң син?

Качкын авыр сулап куйды.

— Сөйли башласаң, бик озакка китә.— Ул бераз уйланып торганнан соң сүзен дәвам итте.— Ирек кирәк миңа. Мин зонада озак яши алмас идем. Кешеләр яши торган урын түгел ул. Үлсәм үләм, әмма анда кире кайтмыйм. Үлсәм дә иректә үләсем килә.

Галия, үзе дә сизмәстән, качкынның үзенә дошман түгеллегенә тәмам инанып, сөйләшү белән мавыгып китте.

Ничә ел биргәннәр йде соң сиңа?

— Унике.

— Нәрсә өчен?

Бу сораудан егетнең йөзе тагын да агарынып китте. Ул башын читкә борып:

— Әй, булды инде хәлләр...— диде, һәм кинәт Галиянең күзләренә туп-туры карады.— Менә синең кебек чибәр кызым бар иде. Бик ярата идек бер-беребезне... Инде өйләнешергә йөри идек... Аны көчләделәр. Мин шул көчләүчеләрдән үч алдым. Шуның өчен утырттылар.

— Чынлапмы?! — Галия бар нәрсәне онытты. Аның бу егеткә тизрәк тагын нинди дә булса ярдәм күрсәтәсе, яхшылык эшлисе килде. Нишләргә белми, як-ягына каранды, аптырагач, тагын сумкасын ачып карады. Эзләнгәнне күреп утырган егет  өмет белән сорап куйды:

— Тартырга юктыр инде синең?..

Галия нишләптер гаепле кеше сыман читенсенеп куйды.

— Юк шул, кызганычка каршы, тәмәке тартмыйм мин.

— Бик әйбәт, тартма.

Галия кинәт сикереп торды. Качкын хәтта сискәнеп куйды.

— Беләсеңме нәрсә,— диде Галия, качкынның фуфайка җиңеннән тотып. Егет Галиягә сораулы караш төбәде.  алиянең әйтергә кыймый торганын күргәч, ул түзмәде:

— Нәрсә?..

Галия кайгыдан, төрмәдән һәм качак язмышыннан шактый йончыган, әмма чибәрлеге буй-сынында да, йөзендә дә әле нык сакланган егетнең күзләренә бик әһәмиятле ачыш ясаган кыяфәт белән карап торды да:

— Моннан ерак түгел бер землянка бар,— диде.  — Каенлыкта... Урман кисүчеләрдән калган. Күптәнге инде ул. Мин сине хәзер шунда алып  барам.    

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас