Чәчмә әсәр
25 Апреля 2023, 05:05

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)

...Гөлия күгәргән битләр, ертылган күлмәкләр белән кеше күзенә күренергә оялып, җәй көннәрендә абзар түбәсендә  күпме кунды!..

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Әшәке сүзләр белән акырып, Сәлим көч-хәл белән гәүдәсен күтәрде дә, Актүшне типкәләргә тотынды. Шыңшырлык та хәле калмаган эт, көчкә өстерәлеп, капчыгы өстенә барып ауды. Аның күз аллары караңгыланды, туасы сабыйларын жәлләп, ул үзенең чын мәгънәсендәге эт тормышының газаплы мизгелләрен кичереп, күзләреннән атылып чыккан яшьләренә ирек бирде. Эт дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде, эт дигән сүзнең төрт, кыерсыт дигән мәгънәсе дә бар бит әле...

Көн кичкә авышканчы Галимҗан картның килеп кереренә өметләнеп, Актүш бер-ике тапкыр капка бавына карады да, шул ук урында, шул ук торышта ята бирде. Ә төн уртасында барлык ачылары белән тулгак башланып, таң алдыннан өч көчеген дөньяга китерде. Бала туу газапларын да, авыртынуларны да оныттыра торган бер мизгел бар, ул да булса, сабыеңның күкрәгеңнән сулык-сулык итеп сөт имә башлавы. Ап-ак күкрәкле теремек көчегенең имәргә тырышуына берчә сөенсә, калган икесенең хәле мөшкел һәм аларның гарип  икәнен аңлаган ананың йөрәге сыкрады. Алар арткы сыннарын күтәрә алмыйлар, ә инде имчәк башын эләктерсәләр дә,  сөтне суырырга хәлләре юк  иде...

Иртәнгә Сәлим айныды. Актүшнең көчекләрен күргәч:

– Сез генә җитмәгән идегез, әрәмтамаклар! – дип тиргәнә-тиргәнә мисенә ашамлык салып китереп куйды. Тик Актүш кенә аңа әйләнеп тә карамады.

Аның хәлсезлегеннән ныграк, бу адәм актыгына рәнҗү катыш үпкәсе көчлерәк иде. Ач тотуыннан да ачырагы – ул аның ике газизен гомерлеккә гарип итте. Бер ноктага карашын төбәп, Актүш үзенең тормышын күз уңыннан үткәрде...

...Фермадагы  печән эскерте янында дөньяга килеп, шат күңелле, теремек көчек булып үсеп киткән иде ул. Аңа савучы Гөлия апасы, түшенең аклыгына карап, Актүш дип исем биргән иде. Ә ул аңа күпме җылы сөт эчерде, өеннән тәмле сөякләр ташыды, куенына гына тыгып килеп, нинди күпереп торган күмәчләр ашатты! Күпме сөйде, иркәләде ул аны! Ә көннәрдән бер көнне иренә ялынып-ялварып, Гөлия апасы аны өенә алып кайтты.

Бозаулар караучы Сәлим абыйсына матур да, ягымлы да булган Гөлия апасы өчен шулкадәр рәхмәтле иде Актүш. Бу кешелекле чибәр апаны Сәлим  абыйсы Чиләбедән,  солдат хезмәтен тутыргач, алып кайтты.

Икенче көнне үк фермага эшкә килеп, савучы булырга гариза язган тал чыбыгы кебек Гөлия килененә мөдир Фирдәвис җизнәсе:

– Берәр ай эшли алсаң – хуш инде, биредә мондый тал чыбыгы кебек гәүдә түгел, тимер бәдәннәр кирәк. Сыерларны син  рәсемдә генә күргәнең бардыр, шәһәр кызларының аларның җилкәсе юка була, – дигән иде.

Өч ел эчендә Гөлиянең  сурәтен мактау тактасына куйдылар хәтта, чөнки уңганлыгы, тырышлыгы белән ул барысын да уздырды. Аның сыерларны яратуы, алар белән әллә нинди матур тавышлар белән сөйләшүе, савым вакыты җиткәч, җырлап җибәрүләре барысын да таң калдырды. Гомер буе сыер сауган апалары да аңардан үрнәк алды. Җырлый-җырлый сыер сауган кызларына карап, Фирдәвис Гөлиягә рәхмәт укып бетерә алмады.

Бәби табар вакыты җиткәнче Гөлия эштә кайнады. Сыерларым мине юксынып сөтләрен киметерләр, дип соңгы көненә кадәр фермада булды.

Малаена ике ай дигәндә Фирдәвис җизнәсе аны эшкә чакырып та алды.   Сабый Галимне карарга Сәлимнең  апасы Сәлимә шатланып риза булды. Үз гомерендә бала тапмаган, бала бакмаган Сәлимәгә бу күктән бирелгән бәхет кебек булды. Ул барлык назын, йөрәк җылысын кушып, сабыйны карашты. Әнисе кайтып кергәч тә, Галимне кулыннан төшермичә, һаман сабыйны сөеп туя алмый иде. Фирдәвисе дә юк-бар сәбәп табып, аларга кереп, Галимне сөеп чыга. Хәтта Гөлия куркып та куйгалады кайчак. Аннан үз-үзен тынычландырып, Сәлимә апалары булуга сөенеп, үзенең яраткан эшендә эшли бирде. Икәүләп эшләгәч, йорт-кураларын яңартырлар, яңа мунча салырлар, дип уйлады. Тик Сәлимнең иптәшләре белән кешегә әле фураж сатып, әле салам китереп,  соңгы вакытларда гел кызмача кайтуы гына аны борчый иде. Фирдәвис җизнәсенә хәлне сөйләргә дә курыкты, инде соңгы тапкыр эчеп кайтуыдыр дип, хатын-кыз самимилеге белән өметләнде. Ярый Сәлимә апасы бар, ул әни урынына, әле тирги Сәлимне, әле үгетли... Тик хатыннарның тыпырчынуы бушка, Сәлимне хәмер диңгезе һаман саен тирәнгәрәк өстери...

Ә Актүшнең Гөлия апаларында яши башлаган көннәре иң бәхетле мизгелләре булган икән. Гөлия апасы борыннарны кытыкларлык исләр чыгарып, гел ниндидер тәмле ризыклар пешерә, аннан аны җылы килеш Актүшенә чыгара иде.

Актүш Гөлия апасының аякларына урала, кулларын ялый, үзенчә яратуын белдерә, рәхмәтен җиткерә. Инде туеп йокларга яткач та, Гөлия апасы:

– Бу сөякләрне онытканмын чыгарырга, – дип, этнең алдына тагын күчтәнәчен куя. Корсагында урыны калмаса да, Актүш сөякләрне кабып, койрыгын болгый-болгый шатлыгын күрсәтә, аннан иртәгә ашармын, дип, салам астына күмеп куя. Эх, рәхәт чаклар!

Юк шул, белмәде Гөлия апасының кадерен Сәлим абыйсы... Хәмергә алыштырды хатынын да, улын да. Гөлия күгәргән битләр, ертылган күлмәкләр белән кеше күзенә күренергә оялып, җәй көннәрендә абзар түбәсендә  күпме кунды!.. Ул чагында: ”Актүшкәем, минем җылыкаем“,– дип аны да баскычтан күтәреп мендереп үзе белән йоклатты.

Ә көннәрдән бер көнне Сәлим:

– Минем аракымны кая куйдың? – дип өйдә җәнҗал куптарды. Күзенә ак-кара күренерлек хәлдә булмаган ир, хатынының акланганын тыңлап та тормыйча,  җан ачуы белән бала йоклатып утырган Гөлиясенә утын агачы белән җибәрде. Хатынның кулыннан чак сабые төшеп китмәде. Галимнең чырылдап елап җибәргәнен ишеткән Актүш урам яңгыратып өрергә кереште. Күршеләренә ярдәм сорап йөгереп кергән яшь хатынны сөт машинасына утыртып район үзәгенә больницага алып киттеләр. Гөлиянең кулбаш сөяге сынган иде. Ул шул китүеннән кайтмады. Сәлим адресына Чиләбе өлкәсеннән Гөлия белән Галимнең документларын сорап туганнары хат язганнар иде, тик аңа җавап бирүче булмады. И сагынды Гөлия апасын Актүш.

Ә  икенче көнне диван башында эленеп торган чалбар кесәсеннән аракысын тапкач, әрнеп-әрнеп елады ир. Терсәк якын булса да, тешләп булмый, айныгач, Гөлиясен мәңгелеккә югалтканын аңлады. Тагын да ныграк хәмер диңгезенә чумды. Элек ике-өч айга бер эчсә, хәзер бер айга ике-өч тапкыр бишәр-алтышар көн айнымыйча эчте. Исерек килеш Актүш янына килеп утырып, тәмәкесен көйрәтә дә, сөйли дә сөйли ах-зарын. Эх, Актүш тә сөйләшә белсә, аңлатыр иде аңа бу тормышның асылын... Ул мыштым гына тыңлап тик ята, ә исерек Сәлим сөйли дә сөйли...

Көн артыннан көннәр агымсу кебек агалар гына... Актүш хуҗасы чыгарган ризыкка риза булып яши бирә. Айнык чагында Сәлим этне килеп сөеп тә куйгалый:

– Син генә минем дусым, барысы да ташлады мине, синдә кеше акылы бар бит, сөйләшә генә белмисең, – дип тә ычкындырды беркөн.

“Эх, эчүеңне ташласаң, Гөлия апа белән улыңны барып алыр идең, нинди бәхетле яшәр идек,” – дип уйлый Актүш. Тик аның хыяллары хыял булып кына кала, элеккеге бәхетле чаклары төшләренә генә кереп йөдәтә. Капка тавышы килгәч, әллә Гөлия апам белән Галим кайттылармы дисә, я исерек Сәлим абыйсы, я аның сәрхүш дуслары булып чыга.

Әнә, бүген дә исерек Сәлимне арбадан төшереп кенә калдырдылар. Актүшкә тагын ачлык башлана, димәк.

Ферма мөдире булып Фирдәвис җизнәсе эшләмәсә, аны инде күптән эшеннән куарлар иде. Фирдәвис җизнәсе дә хатынының сүзен тыңлап кына йөртә Сәлимне эшендә.  Сәлимәсенең, килененең кайтып китүен авыр кичереп, күзеннән яше кипкәне юк. Гөлия белән Галим кайтып киткәч, аңа дөнья караңгыланды. Сәлимне апасы тиргәп тә арыды, үгетләп тә җиләде.

Менә әлеге эчүендә дә атна буе айнымады Сәлим.  Алай гынамы соң, бердәнбер дусы булган, әни булырга җыенган Актүшне типкәләп ташлады һәм бу дөньяга ике гарип җан иясен арттырды. Ул үзенә Сәлимнең оя эшләмәгәнен дә, өчәр-дүртәр көн ач тотканын да гафу итәр иде, тик нарасыйларын гарипләгәнен кичерә алыр хәлдә түгел шул. Күзеннән яшьләре кипмәде аның. Хәле дә начарайганнан-начарая барды. Шулкадәр ике тамчы су кебек үзенә охшап туган ак түшле теремек сау-сәләмәт  көчегенең колакларын, битләрен ялады, гарипләренә ничек ярдәм итәргә дә белмәде... Сыннарын күтәрә алмаган сабыйларының ярты тәүлек бер тамчы сөт тә имә алмауларыннан һәм суыктан өшеп азаккы сулыш алуларына шаһит булган ана соңгы тапкыр борылып болытлы күккә бакты:

“Бәләкәй Актүшемне гомерле, гомерен бәхетле ит, Ходай?” – дигән соңгы ялвару аның миен ярып үтте. Актүшнең суына башлаган гәүдәсенә сыенып, тумас борын бәндәнең явызлыгы белән очрашып һәм якты дөньяның бер рәхәтен дә күрми күзләрен йомган ике көчек тә барлык газаплардан котылып, мәңгелек иленә күчтеләр... Тик бу вакытта яшәргә тырышып, ләкин ничек икәнен белмәгән бер җан иясе һаман әнисенең имчәген суыра иде.

Капка төбенә килеп туктаган милиция машинасыннан Актүшнең өзелеп яраткан Галия апасы ике милиция белән өйгә кереп киттеләр. Документларын соратып  алдыра алмагач, ул үзе килгән иде. Яшүсмер малай кебек кенә калган Сәлимнең кыяфәтеннән куркыныч янамаганы аңлашылгач, ир белән хатынны үзләрен генә калдырып, милиционерлар ихатага чыктылар. Сәлим күпме генә ялынса да, Гөлия берни эндәшмәде.

– Гөлиям, кичер мине! Кайтыгыз өйгә! Улымны да, сине дә күтәреп кенә йөртермен. Аракыны өйгә дә кертмәм. Язга чыгу белән мунча салам, көзгелеккә абзар күтәрәм. Фирдәвис җизнәйдән буаз башмак алам, тик сез генә кайтыгыз! – дип такмаклап, хатынын кочып алмакчы иде, бармаклары Гөлиянең тимер куелып, һаман гипста булган кулының катысына бәрелеп китүгә башын аска иде.

 Гөлиянең бәгыре каткан, йөрәге өшегән иде. Ул документларны алды да, ихатага чыкты һәм Актүшнең җансыз гәүдәсе янына чүгәләде. Аның янында ике сабыеның да җансыз икәнен күргәч,  үксеп-үксеп еларга кереште.

Актүшен  шушы нигезгә алып кайтып, гомерсез иткәне өчен дә, яңа туган нарасыйларның интегеп үлгәне өчен дә, үзенең бәхетсез язмышы өчен дә, ятим үсәсе баласы өчен дә иде бу ачы  күз яшьләре...

Менә-менә аварга торган  бакча киртәсенә сөялгән көрәкне алып, ул имән төбенә чокыр казырга кереште. Саклык белән генә күтәреп, Актүшне кабергә салмакчы иде, әнисенең үле гәүдәсе астыннан үзе кебек ап-ак түшле,  йомшак уенчыкка охшаган көчек килеп чыккач, үз күзләренә үзе ышанмады. Башындагы шәлен салып ул бу сабыйны саклык белән генә төрде дә күкрәгенә кысты һәм кабинага илтеп куйды. Актүшне һәм ике көчекне имән төбенә күмеп, тыкрыктан борылганда Гөлиянең күзенә капка төбендә басып калган Сәлимнең гәүдәсе чалынды. Ул капкага сөялеп әллә елый, әллә үзенең каһәрле тормышын каргый иде...

Гөлия килен булып төшкән көненнән башлап кызлары кебек күргән Галимҗан бабасы белән Рәхимә әбисенә күчтәнәчкә үзе тәгәрәп үскән болыннардан җыйган җиләк кайнатмасын кертеп чыкты да, Сәлимә апаларына туктап, Галимен алып, кайтыр якка юнәлде. Карт белән карчык ашыга-ашыга чыгып киткән Гөлия артыннан, бары дога гына укып кала алдылар.

– Галимне күргән кебек тә булмадым, Сәлимгә кайтмасыңны беләм, тик мине онытмаң, кунакка килеп йөрең, – дип елап басып торган изге күңелле Сәлимә апасыннан Актүшенә сөт сорап алды Гөлия.

Ике хатын кочаклашып, елашып аерылыштылар.

Өч яшен яңа тутырган Галим генә:

– Әти кая? Ул терелгәнме, әнием? – дип, бәгырьләрен өзде аларның.

Күз яшьләрен йота-йота Гөлия Галиме белән машинага менеп утырды һәм үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына чумды. Галим тәрәзәдән карап, олыларча җитди кыяфәттә  эндәшми-тынмый гына бара. Тик  бу дөньяда бер җан иясе – Гөлиянең куенындагы бәләкәй Актүш кенә, тормышында әнисе юраган бәхетле гомер башланганын аңлагандай, изрәп йоклый иде.

Фото:  cookie_studio, Freepik.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас