Чәчмә әсәр
24 Апреля 2023, 17:33

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (1)

Галияне көчләделәр.

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (1)Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (1)
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (1)

Галия җәйге каникулны түземсезлек белән көтте. Ял өчен дигән булыл, сулыш алырга гына җитәрлек итеп бирелгән шул ай ярым вакыт кына тузан һәм төтенгә төренгән каланың таш читлегеннән беразга гына булса котылдврып торадырып тора алыр. Имтиханнар беткәч үк Галия миллионнан артык тоткынны асраучы шәһәр әсирлегеннән арынып, туып-үскән урманына кайтыр һәм мең дәвалы һава белән җан сусауларын басар.

Беренче кеннәрдән үк ошамады аңа башкала. Институтка да күңеле ятмады аның. Урманчы кызы булып, табигатьнең нәзакәтле төбәгендә туып, дөнья мәшәкелекләре әле үтеп керергә өлгермәгән мохиттә тәрбияләнгәнгә һәм үзе дә тумыштан кыз балага гына хас булган иң гүзәл сыйфатларга ия булганлыктан, Галия үзен киләчәктә каланың «тормыш» дип аталган матавыгында калырмын дип күз алдына да китерә алмады. Нәфрәт хисен үл беренче мәртәбә шушында кичерде. Чык тамчысы кебек саф күңелле кыз бала тәүге талкыр кешеләрнең бер-берсенә дошман икәнлеген монда күрде, күкләре якты йолдызлар белән чуарланып бизәлгән һәм бала чакта мең төрле искиткеч матур хыял-өметләр бүләк иткән дөньяның вәхшилеген беренче кат шушында татыды.

Галияне көчләделәр. Тулай торакның бүлмәсендә берүзе генә утыра иде. Ике иптәш кызы, авыллары якын булгач, ял саен кайтып йөриләр. Дүрт егет килеп керделәр. Дүртесе дә исерек иде...

Галия ул вакыйганы рәтләп хәтерләми дә. Шул кадәр ерткычлыктан, күрәсең, аңы томалангандыр. Аны, авызын каплап, кулларын каерып, кыйный-кыйный мәсхәрәләгән вакытта тулай торакның ачык тәрәзәләреннән музыка яңгырый иде, урамнарда автобуслар, трамвайлар йөреп торды, берни булмагандай, кешеләр дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль булды.    ,

Галия ул егетләрне белми. Бер тапкыр да күргәне юк. Аңына килгәндә, алар чыгып киткәннәр иде инде. Ул көч-хәл белән торып утырды. Ни булганын аңлый алмый интекте. Аякларын көчкә сөйрәп, ишекне бикләде. Ботлары буйлап кан агып төшкәч кенә ни булганын аңлады һәм «минме соң бу» дигән сыман көзге каршыңа килеп басты. Көзгедән аңа чәчәре тузган, тешләнүдән муены кара янып чыккан, ап-ак йөзенә курку катыш аптырау, сәерсенү сеңгән шәрә хатын-кыз карап тора иде.

Галия еламады. Җаны да, тәне дә тораташ булыл каткан иде. Караватына барып ауды да, шунда ук йокыга китте.

Коточкыч стресслардан соң кеше тирән йокыга тала. Фашистлар кешеләрне яндырганда да, шуны күзәтеп яткан кеше кинәт йокыга китә торган булган. Күрәсең, кешене саклап калыр өчең акылдан язмасын дип, табигать андый вакытта аның аңын сүндереп торадыр...

Галия милициягә мөрәҗәгать итмәде. Оялды. Хәтта иптәш кызлары да вакыйга хакында берни белмәделәр. Кискен үзгәреш барлыкны сизенгән  курсташлары: «Ни буяды?» — дип тәңкәсенә тиделәр. Тик Галия сәбәбен әйтмәде.

Ерак урманда яшәүче әтисе белән әнисе бер минутка да аның уеннан чыкмады. Белсәләр... Ни кайгы! Галия аларны кызганып, үзен кая куярга белми өзгәләнде. Менә шундый вакытларда ул күз яшьләрен тыя алмады.

Ә бит Галиядә яхшы егет белән танышып, гашыйк булып, саф көе кияүгә чыгу хыяллары бар иде. Хәзер кемгә кирәк инде ул?.. Дөрес, шәһәр кызлары өнә андый нәрсәгә әһәмият бирмиләр хәзер — кыз булдың ни, кыз булмадың ни. Юк! Галиядә башка төрле караш. Сөйгәң кешең генә, гомереңнең ахырына кадәр озата барыр кешең генә, сине үзенеке итеп, сиңа кагылырга хакы бар...

«Ничек тә беренче курсны тәмамларга иде»,— дип уйлады Галия. Экономист булырга теләүдән түгел, бәлки әти-әнисе алдыңда ниндидер бурыч барлыгын тоюдан иде бу теләк. Югыйсә, шул вакыйгадан соң ук ташлап качар иде бу шәһәрнең мәгънәсез ыгы-зыгысын.

Галия үзен кулга алды. Барыбер яшәргә кирәк!

Укулар тәмамланды, имтиханнар бирелде. Тик Галия инде бөтенләй икенче кеше иде. Алдадылар аны!.. Моңа кадәр укылган китаплар да, урманнан ерак түгел урнашкан авыл мәктәбендә өйрәнгән фәннәр дә, радиолардан тыңланган матур сүзләр һәм җырлар да, телевизордан күренгән кинолар да киләчәккә багъланган алсу хыяллар да — барысы да ялган булып чыкты. Дөньялар урталай ярылды да, бер ягында яшәешнең бөтен матурлыгы, ә икенче яртысында Галияне чолгап алган төксе тормыш калып, өмет хыяллары шул ике дөнья арасында хасил булган төпсез бушлыкка коелды.

Ниһаять, каникул җитте.

Казан белән Түбән Кама шәһәре арасында, нәкъ аларның урманындагы кебек үк наратлар, каеннар шаулый, шундый ук кошлар сайрый, шундый ук садәлек һәм шул ук вакытта бөеклек хөкем сөрә. Галия автобус тәрәзәсенә елышып биш сәгать буе шул гүзәл күренешләрдән тәм табарга тырышып кайтты. Ләкин юлның як-ягында гөрләп торган табигатьтән Галия ямь дә, җан тынычлыгы да ала алмады. Ул әниләре янына кайтып баруына шатланса да, үзенең керсез җанында яшәп яткан кара хәсрәт бөтен нервларның җепселләре буйлап үрмәләп бимазалады, уйларны чуалтып бер чишелмәслек төенгә төйнәмәктә булды,

Түбән Камадан Кирәмәт авылына кайтырга кирәк. Аннан инде ерак түгел — өч кенә чакрым. Урман эченнән тагын бер ярты чакрым чамасы кергәч өч йорттан һәм бер гараждан торган урман хуҗалыгы.

Галия Казан — Түбән Кама автобусыннан төшү белән, Кирәмәткә китәргә торган автобуска өлгереп кереп утырды. Анда урта мәктәптә бергә укыган Кирәмәт кызлары очрады. Галия аларның көлешә-көлешә, берсен берсе бүлә-бүлә сөйләшүләренә шаккатып кайтты. «Нинди кызык табалар соң болар бу дөньяда...» дигән сорау аңында ачык яңгырамаса да, аң астында үзенә бер, урын табып сулкылдап куя иде.

Ул якташларының сорауларына җавап итеп, Казан турында аннан-моннан йолкып сөйләде. «Бик үзгәргәнсең, Галия»,— дигән сүзләрдән Галия чак кына елап җибәрмәде. Тизрәк килеп җитсен иде инде автобус Кирәмәткә! Тизрәк ычкынырга иде җентекле карашлардан һәм буш сораулардан!

Автобус авылга килеп җиткәч, Галия, кызлар белән саубуллашырга да онытып, төшеп йөгерде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: klike.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас