Чәчмә әсәр
24 Апреля 2023, 04:38

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)

Актүшнең бердәнбер шатлыгы – салам тутырылган капчык иде...

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)

Ихатадагы йөз яшьлек имән төбендә дөньяга аваз салган өч көчекнең шыңшуын бу салкын ноябрь төнендә беркем дә ишетмәде. Соңгы яфракларны даулап улаган җил генә, бу сабыйларның тавышыннан тәмам гарык булып, урман ягына китеп гаип булды. Үзе китсә дә, җилекләргә үтәрлек суыгы калды. Ичмасам, карлы яңгыры да туктарга уйламады. Авыл читендәге бу шыксыз йорт тирәсендә түгел, үзәк урамнарда да кеше заты күренми иде. Хәер, сөякләргә үтәрлек салкын яңгырда юньле кеше этен дә урамга чыгармас. Тик бүген әни булу бәхетенә ирешкән Актүшнең генә имән төбеннән гайре оясы юк... Бу ихатада  җимерек сарайдан, матчасы җиргә төшеп, череп яткан мунчадан, авып беткән киртәләрдән үк хәлнең мөшкеллеге күзгә бәрелеп тора. Бәреп яуган яңгырдан әниләренең куенына ныграк елышырга тырышып:  “Шушымыни якты дөньягыз?” – дигәндәй, бу җанлы төенчекләр ризасызлык белдереп карадылар да тындылар.

Үзәкләргә үтәрлек яуган яңгырны күкрәге белән капларга тырышып басып торган горур имән, сабыйлар йоклагач, тынычланды.

Зур авырлыклар белән дөньяга китергән сабыйларына көзнең аяусыз салкынын тидермәс өчен тигәнәккә батып беткән койрыгын да юрган итәргә тырышты әниләре. Таңга таба инде ул, бу газаплы дөнья белән көрәшерлек көч тапмыйча, калтырарга кереште. Өч көн буе тәгам ризык җыйганы юк шул Актүшнең. Хуҗасының айнымаганына бүген төп-төгәл бер атна. Башта ул аңа калган ашын да чыгарыштырды, сөяген дә ыргыткалады, ә соңыннан аның барлыгын да онытты. Чөнки инде Сәлимнең өч көн өеннән дә чыга алганы юк. Азаккы чыгуында да киртә буена егылгач, Актүш җан ачысы белән өреп, уҗымнан сыерын алып кайтып барган Галимҗан картның каршысына атылды.

– Бер дә юкка өрә торган эт түгел бу Актүш, бәла-каза бардыр! – дип ихатага кергән Галимҗан картның күз аллары караңгыланып китте. Койма буенда яше кырыкка да җитмәгән, аның төпчек улы Кәримнең чордашы Сәлимнең пычракта аунап яткан гәүдәсен күргәч, “Үлгәндер!” – дип куркып, янына чүгәләде. Әллә дөньяның шушы кадәр хәмер диңгезенә батуына, әллә озын гомер яшәп, шушы хәшәрәтлекләрнең шаһиты булганына ул җан ачысы белән:

– Я, Ходай! Ахыр заман шушыдыр! – дип әрнеп әйтеп җибәргәнен сизми дә калды. Шулчак Сәлим күзләрен шар ачып:

– О, Галимҗан абзый. Әйдә, өйгә үт, тик урынымнан торырга ярдәм генә итеп җибәр дә! – диюенә карт дертләп китте.

– Аллага шөкер! Исәнсең икән, мәлгунь! Әйдә, тотын, керәбез өеңә! Актүшеңә рәхмәт әйт, туңып үләсе идең бүген төнлә.

Ничек итсә итеп, Галимҗан карт бу сәрхүшне өенә өстерәп алып керде. Галия  ташлап киткән өйнең коты гына китмәгән, заманында сабантуйларда көрәшеп йөргән ирнең дә мәһабәт гәүдәсеннән укучы малай сыны гына торып калган.

– Син минем кунагым, абзый, хәзер мин сине сыйлыйм, миңа кергән кеше тазалыкка-саулыкка, дип берне тотып куярга тиеш!

Сәлим пычракка батып беткән куллары белән капшап, өстәл астыннан аракысын  чыгарды. Галимҗан карт аның шешәсен төртеп җибәрде дә:

– Эчүеңне ташла, Гөлияң белән Галимеңне  барып ал! Хәрабә хәленә әйләнгән дөньяңны рәткә сал! Дәү әтиең белән дәү әниеңнең рухын рәнҗетмә! Төп йортыгызны апаңа калдырып, дәү әтиеңнең йортына башка чыккач, бик зур өметләр баглаган идек сиңа. Нигезне яңартыр, абзар-кураларны рәтләр, мунча да салып куяр, дигән уйда идек. Ә син бер кадак та какмадың, шушы бер гасыр элек төзелгән дөньяда шулай кирәк дигән кебек яши бирәсең... Яшәү дип, яшәүмени инде бу? Әнә, әтиле килеш улың ятим үсә, хатыныңны җир читеннән хезмәт иткән җиреңнән алып кайтып та бәхетле итмәдең, – дип сөйләргә керешкән иде, Сәлимнең гырылдаган тавышын ишетеп, кулын селтәде. Инде чыгып китеп барган җиреннән кире борылып керде дә, Сәлимне, изүеннән тотып, селкетергә кереште:

– Синең аз гына сәвисең булса, Актүшне карар идең, шул мәхлукка оя да ясамадың. Кулың эш белми дә түгел иде, син бит авылыбызның балта остасы Кәрим малае! Мәрхүм әтиең исән булса, гөрләп торыр иде дә бит тормышыгыз, иртә гүр иясе булды, һай иртә... Әниең мәрхүмә дә акыллы да, уңган да кеше иде... Икесе дә иртә киттеләр җир йөзеннән... Ходай аларны синең җүнсезлегеңне күрмәүләре  хәерле, дип иртә алды. Ә Актүшең буаз, ул озакламый әни булачак! Ашатырга онытма! – Ишетмәгәнен белсә дә, чарасызлыктан сөйләде  дә боларны, карт кайтырга чыкты.

Тыкрыктан бер атлый, бер йөгерә кайтты Галимҗан карт. Аның тизрәк Актүшкә ашарга илтәсе килде. Төне дә бигрәк суык, ни оясы юк мәхлукның... Астына да берәр нәрсә әтмәлләргә кирәк, бәбиләп куймасын, сабыйлары харап булыр... Карчыгы Рәхимәгә бу турыда  сөйләгәндә дә күзләре яшьләнде картның. Алар кунак сыйларга әзерләнгәндәй  Актүшкә күчтәнәч тутырдылар, аш янына үзенә дип бүленеп куйган иткә кадәр салдырды Галимҗан карт. Үзе такмаклый-такмаклый Сәлимне сүкте, Гөлия белән Галимнең, Актүшнең бәхетсез язмышы өчен ачынды.

Ихатага чыккач, сарайга кереп, кипкән борчак саламын арыш капчыгына тутырды да карт тагын түбән очка табан китте. Карчыгы Рәхимә:

– Күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы, таягыңны оныткансың, – дип артыннан чыгып, агач атын картының кулына китереп тоттырды.

Сәлимнең ихатасына барып кергәч, ул Актүшнең ашыга-ашыга ашавын ләззәтләнеп карап торды да, бу бичарага каян урын табыйм дигән кебек, исәнкерәп беравык басып торгач, имән төбеннән дә кулайрак җир тапмыйча, салам тутырылган капчыгын аның үзенең куллары кебек бүртеп торган имәннең тамырлары өстенә өеп куйды. Ә Актүш, яңгыр тиеп чыланмасын дигәндәй, салам тутырылган капчык өстенә барып та ятты. Ул бу мизгелдә Галимҗан картның яхшылыгына җавап бирә алмаса да, китергән ашамлыгын ашап, коры саламлы капчык өстенә  тыңлаучан гына барып ятуын, хөрмәт һәм рәхмәт билгесе икәнен ассызыклап, койрыгын болгап, бер-ике тапкыр өреп тә куйды. Карт бик озак эт янында уйларына бирелеп басып торды да кайтыр якка юнәлде. Актүш шактый авырайган эчен дә онытып, Галимҗан бабасы артыннан йөгерде, аның аягына уралып, сырпалана-сырпалана урам якка озатып чыкты.

Галимҗан карт:

– Ходай ярдәм итсен  үзеңә, бар, кер инде, урыныңны яңгыр чылата! – дигәч, ул тагын имән төбенә борылды. Карт шундый авыр итеп көрсенде, хәтта йөз яшьлек имән дә аңа теләктәшлек күрсәтеп, ниндидер ят аваз чыгарды. Күпне күргән, күпне кичергән бу агачның да җаны Актүш өчен дә, Сәлим өчен дә әрни иде бу мизгелдә... Иртәгә тагын кереп хәлләрен белермен инде, дип уйлавын уйлады Галимҗан карт, тик алла бирса, дип әйтергә өлгермәде, нәрсәгәдер абынып барып төште. Көч-хәл белән торып, аксаклап, чак өенә кайтып җитте. Аягы чураеп шешеп үк чыккан иде.

– Әй, Ходаем, тайдымы икән?  – дия-дия такмаклап, Рәхимә карчык  язгы бәрән йоны белән картының аягын бәйләп куйды. Тик иртәнгә аягына баса алмаганын күргәч, кызы белән киявен  чакырып, Галимҗан картны район үзәгенә больницга озатты.

Аяк таеп кына калмаган, чатнаган ук булып чыкты. Гипслап куелган аякка ярдәмгә култык таяклары сатып алдылар һәм ул өенә шуларга асылынып, аксаклап кайтып керде. Актүш янына бару түгел, үз хаҗәтенә йөрү дә зур мәшәкатькә әйләнде Галимҗан картка.

Актүшнең бердәнбер шатлыгы – салам тутырылган капчык иде. Ул көне-төне яуган карлы яңгырга урыным чыланмасын дип, ничек яткан шулай ята бирде. Хәер, торып йөрерлек хәле дә, теләге дә юк иде мәхлукның. Таң аткач, айнып исенә төшмәсменме хуҗамның, дип өметләнеп, Актүш каерылып тәрәзәгә караган иде, өйдән төтен чыкканын күргәч, йөрәген шатлык биләп алды. Димәк, айныган, озакламас, аңа да берәр җылы ашамлык чыгарыр дигән якты уйдан этнең күңеле күтәрелде. Ул шат тавыш чыгарып өреп куйды. Чынлап та, бераз вакыттан соң Сәлим таныш мисне күтәреп болдырдан килеп чыкты. Актүш шатлыгыннан җан-фәрманга хуҗасының аягы арасына ташланды. Эчеп хәлсезләнгән һәм тагын баш төзәтәм дип өстәгән Сәлим мисе белән пычракка барып төште. Дүрт күз белән көтеп торган ризыктан берни калмады...

(Дәвамы бар.)

Фото:  frimufilms, Freepik.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Актүш. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас