

Иртәнге электричка белән Куптараев шәһәргә кайтты. Никадәр ашыкса да хатынын өйдә туры китерә алмады, эшенә китеп өлгергән икән. Аның каравы Тимергә тастымал озынлык кәгазьгә күрсәтмәләр язып куйган. Пөхтә кеше аның хатыны, һәр йомышын сан куеп тезеп төшкән, тотынырга кирәкле булачак акчаларны да шунда хисаплап теркәгән. Әлеге исемлектә беренче урынны хатынының итегенең замокларын алыштыру эше тора иде.
Укуга йөзен чытып куйды Куптараев, ничә еллар гомер иткән хәләлеңә яңа итекләр алып бирергә дә хәлеңнән килмәсен инде, ир исемен күтәреп йөргән буласың, буш куык. Кыршала төшкән итекләр ишек төбенә пакетка салынып сөяп куелганнар иде. Бер чыкканда кибетләргә дә сугылырга кушылган иде теге кыйммәтле күрсәтмәләр белән тулы язмада. Сөт, икмәк төсле гадәти ризыклар белән беррәттән вино, алма дип тә өстәп куелган иде. Монысы хафага салды Куптараевны, алары нәрсәгә тагы? Аракы дип ап-ачык иттереп язылган булса аңларга булыр иде, ул үзе күктән төшкән зат түгел, сирәкләп булса да тоткалый, ләкин сафны, катырагын, бар күзәнәкләргә үтеп керә торганын. Аннан соң хатыны чүп-чарга акча бетерә торган кеше түгел, ниемә юмартланырга булып киткән, иренең күңелен күрергә телиме, әллә берәрсе килергә вәгъдә иткәнме? Һич төшенә алмый. ашык-пошык кына чәй эчеп алды ул, ишек тоткасына тотынгач кына келт итеп исенә төште. Әх, тишек хәтер, бүген юбилейлары ич аларның, бергә яши башлаганнарына егерме ике ел. Түгәрәк сан түгел дә соң, әнә бит хатын-кыз исендә тоткан. Күңелендә саклана күрәсең моннан чирек гасыр элек булып үткән вакыйгалар. Нинди төсләргә манылып саклана – шунысы мөһим. Бер уҗым бозавына чыгып үтте кадерле гомеркәйләрем дип үкенәме, әллә риза-разыймы үткән еллардан. Йомыграк кеше аның хатыны, уйлаганын йөзеңә бәреп әйтмәс, кытыгына тия калсаң, тач-тач тиргәшмәс. Болай килешәләр кебек тә соң, аңларсың хатын-кыз күңелен, бар...
Чыгып китеп барган җиреннән кире борылып кереп стена буендагы диванга кунаклады ул. Бик тә четерекле хәл бит әле, кечкенә булса да бүләк, чәчәк-фәлән биргәндә яхшы буласы иде дә үзенә, күңелләре күтәрелеп китәр иде. Барысы шул акчага барып терәлә. Отпуск акчасын алмастан борын тиенен тиенгә бүлеп билгеләп куйганнар иде, очтылар инде алар, сагынып сөйләргә генә. Теге байларныкы төсле капчыклап акчаларың банкларда ятмаса да, нәкъ кирәк чакта алыр җирең булсын иде ул, күп тә кирәкми бит инде аңа, ике-өч мең баштан ашкан. Шуңа да зар-интизар булып яшәүләре авыр бу дөньяда, үзеңне бер тузан бөртеге төсле күрә башлыйсың.
– Я Хода, – дип моңсуланып кабатлады ул, – кодрәтең чиксез, рәхмәтең киң, мин бит күп сорамыйм, ярдәм ит колыңа... Бу фантаст язучыларның тормышларында әсәрләрендә төсле башка сыймас вакыйгалар булгалый, еш түгел әмма булгалый. Куптараев рәтләп киемен каптырырга өлгермәде, ишек кыңгыравы шалтырады.
– Әллә танымыйсыз, Тимер абый, – дип рәхәтләнеп елмайды ниндидер киң бәдәнле егет. – Рафинад мин, Элеонора малае.
Бөтенләй югалып калды язучы, күзләрен чекрәйтеп төсмерләргә тырышты каршында торган алыпны.
– Вәсимә апа йомыш кушып җибәргән иде, авылдан мин...
Шунда гына җиңел сулап җибәрде хуҗа кеше, авылдан апасыннан хәбәр китергәннәр икән. Элеонораның да кем икәне белде инде. Бер класста укыдылар бит. Кушып та куялар инде исемнәрне авылда, теләсә кем телсез калыр.
– Ә-ә, Рафинад, белдем инде, әниеңә охшагансыз икән, әйдә уз, – дип юл бирде Куптараев. Вакытсызрак йөргән кунак икән дә, нишлисең...
– Юк, юк, узып тормыйм, сез дә каядыр җыенгансыз бугай, минем дә вакыт тыгыз, тракторга запчастьлар эзләп килгән идем. Менә, – егет кесәсенә тыгылып конверт тартып чыгарды, – ә монысын кулыгызга тапшырырга куштылар.
Кунак икенче кесәсенә тыгылып, шыгырдап торган ике кызгылт биш меңлекне сузды.
– Әйтер сүзегез булмаса, мин киттем, тышта иптәшләр көтеп торалар...
– Тукта әле, ничек инде, бу нинди акчалар? – дип тәмам аптырашта калды Тимер.
– Вәсимә апа хатта барысы да язылган диде. Ярар, мин кузгалыйм әле, абый, ашыгам, иптәшләр дә... машина анда...
Чыгып та югалды күктән иңгән фәрештәгә тиң егет, Куптараев акчаларны учлап басып торып калды. Ишек ябылгач, ашыга-ашыга конвертны ачты ул, гади дәфтәр битенә язылган хатны йотлыгып укый башлады. Менә нәрсәләр язылган иде хатта: ”Исәнме, Тимер туганым! Фердинандның шәһәргә җыенганын ишеттем дә сиңа әманәтемне юлларга булдым. Ачуланырсыңмы икән, әнинең сыерчык оясын сатып җибәрдем бит мин. Элекке күршебез Сафый абый чистый сагыз булды, очраган саен сат та сат дип колак итемне ашады. Искергән бит инде ул өй, искән җилгә аварга тора, ә Сафый абый йорт-җирен зурайтып яңа өй салырга йөри. Җимерелеп төшкәнче сатып калыйк дип уйладым. Син барыбер ул нигезгә кайтасың юк бит инде, кендегең хәзер шәһәргә беректе, безнең дә үз дөньябыз. Үзең белеп бир хакын дигән идем, егерме мең керткән. Яртысын үземә алып калдым. яртысын сиңа җибәрәм. Әгәр риза-бәхил түгелсең икән, ара коймаларны сүтмәгән әле Сафый абый, кирегә өзәм килешүне. Үз фикереңне тиз хәбәр ит, беләсең, ул – кызу кеше.
Авылда телгә алып сөйләрлек яңалыклар юк шикелле. Эшсезлектән интегә халык. Яшьләр азды бигрәк, кичләрен урамга чыгу да куркыныч. Шул эшсезлек бәласедер инде, көне буе җир сөрсәләр-тырмаласалар, азынып йөрергә башларына да кереп чыкмас иде. Кунакка кайтып китәр идегез. күптән күрешкәнебез юк бит, йөз сызатларыңны оныта башладым. Синдә Хәлимә апаларның телефоны булырга тиеш, шуларга гына шалтырат әле теге өй буенча. Җизнәңнә, балалардан, таныш-белешләрдән күп сәләм. Бер иркенләп утырып хат яз. Вәсимә апаң.»
Сикереп төшеп биеп китәрдәй булды хатны укыгач Куптараев, ну маладис аның апасы, каян туры китереп кенә акчасын җибәрүен әйт син аның! Алсаң да бай, алмасаң да бай бу акчаларны, үзе генә тотынса да эһ тә димәс иде энекәш, аңа авылда, очын-очка ялгап яшәгән кешегә, кирәгрәктер бу акчалар. Әнә бит эшсезлек дип язган. Вәләкин кулга килеп эләккәч, ничектер хәләл мал төслерәк тоела башладылар бит әле. Я ярар, соңрак ризалар әле апасын берәр ничек, булыр әле бәйрәм алар урамында да.
Ә теге иңе-буе өч адымнан артмаган өйне Тимер ныклап белеп тә бетерми, берничә тапкыр гына булырга туры килде анда. Ул туган нигез зур урамда, авыл уртасында иде. Үз-үзен белә башлаганнан бирле өйләре тузган-таушалган иде аларның. Кайчандыр колач җитмәс булган аскы бүрәнәләре череп теткәләнгән, такта белән капланган кыегын яшел мүк баскан. Кыш көннәрендә түзеп тормаслык суык иде анда, бүлмә уртасында утырган мичкә туктамый яксалар да. Тимер авылдан чыгып киткәч, әнисе тәвәкәлләп әлеге бәләкәй өйне сатып алган иде. Рәхәтләндем җылысына дип шатланып сөйләгәннәре истә калган.
Менә шулай, фантаст, авыл белән бәйләп тоткан соңгы җепләр шартлап өзеләләр. Нишлисең, дөнья бу... Кесә җылытып торган акчалар моңсу уйларны басып киттеләр. Шәп-шәп атлап подъезд алларына чыгып басты ул. Кулындагы итекләр салынган иләмсез пакетка карап, әллә моны чүплеккә генә тондырасымы дигән төслерәк кыю фикер килеп калды башына. Әл дә вакытында тыелып калды, соңыннан хатынын зар елатасы икән. Ике өй аша урнашкан итекчегә атлаганда үзен ныгытып куйды, төзәттерүен төзәттерә ул бу итекне, ярар шунда тегендә-монда сөйрәргә, әмма дә ләкин, хатынын аптырата әле ул бүген, теге ишектән керүгә шалт биш меңлекне тегенең танавына тери һәм шарт куя иртәгәдән үзеңә яңа итек алып киясең и вәссәлам.
Мондый күңелле уйлардан кәефе килеп, авызы иңенә җәелде аның, каршы очраганнарның бер төрле шикләнебрәк карап үтүләрен тоеп калып кына авызын ябасы итте. Кибетләргә сугылып, тегесен-монысын алып кире урап кайтканда өйлә үткән иде инде. Йомырка кыздырып, чәй эчеп алганнан соң, хатыны кайтканчы берааз ятып торырга булып диванга сузылган иде, уйлар кире якка китеп аны тагын кузгаттылар. Менә юбилей аларның, шуны адәм рәтлерәк итеп үткәрергә булмыймы ни, бер кило алма белән бер шешә “Кагор” бәйрәм төсе чыгаралармыни инде табынга. Кызлары килер, ул онытмый андый көннәрне, күңелләрен күрергә тырыша, рәхмәттән башка сүз юк. Тәгаен берәр торт тотып килер, оныкач кәгазь сызгалап бирер. Бәлки кияүнең буш көнедер, ул да килеп чыгар. Ә бабай кеше акчаларын йомарлап аларны коры чәй белән сыйлап җибәрергә планлаштырып ята. Саранлык бар инде анда тегелай, хаттин ашкан дияргә була. Итек акчаларына кагылмаса да, ике меңнән артыграк калды ич әле кесә төбендә. Бер яшибез ич, иртәгәсе көнне кем белгән, форсаттан файдаланып гөрләп утырып алырга кирәк балалар белән. Оныкачка да сыңар кәнфит тә алмады бит, ай, картлач.
Фото: https://avatars.dzeninfra.ru
(Дәвамы бар.)