Чәчмә әсәр
23 Апреля 2023, 07:24

Гали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. Хикәя

...Инде хыялый яшьлек сагышлы бер хатирә булып кына калгач, реанимация ишеге төбендә алар яңадан очрашты.

Гали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. ХикәяГали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. Хикәя
Гали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. Хикәя

Әлфия Хәкимовна кирәк. Әлфия Хәкимовнасыз булмый икән. Баланы әҗәл кочагыннан тартып алса, Әлфия Хәкимовна гына тартып алачак икән! Ә ул әле кайдадыр симпозиумда, ди. Бүген-иртәгә, бәлки, кайтып җитәчәк, ди. Инде кулларыннан килгәннең барын эшләп тә авыру балага ярдәм итә алмаган реанимация бүлеге табиблары, соңгы өметләрен бүлек мөдиренә баглап, аның кайтуын түземсезләнеп көтәләр.

Балага берни, беркем кирәкми, инде ничәнче көн, күзләрен йомып, җан әсәре дә сиздерми ята ул. Сулыш алуы да, йөрәгенең эшләве дә – бары да аппаратлар ярдәмендә. Ул акыллы аппаратлар, сабыйга җан өреп, тигез ритм белән гөжләп, пипелдәп утыралар. Реанимация бүлегендәге шомлы тынлыкта бары тик аларның тавышы гына тибрәнә, дөньяда бары тик шул җанлы аппаратлар гына бар – җил дә исми, яфраклар да селкенми, булмыш җан ияләре дә, хәрәкәтләреннән туктап, катып калганнар. Беткән яшәү.

Яшәүнең яме, тәме, мәгънәсе реанимация дигән урында шашып еларлык дәрәҗәдә бигрәк ачык сизелә. Дан, шөһрәт, байлык – болар бар да чүп, мәгънәсез төшенчәләр, кеше гомере, һич уйламаганда, менә шушындый тынлыкта чыңлап өзелергә мөмкин икән: бары да кала, бары да тигезләнә, бары да, булмагандай, юкка чыга: кеше гомере – бу фани дөньяда өргәнгә дә очарга торган тузан бөртеге.

Инде ничәнче көн реанимация ишеге төбендә исәңгерәгән Фәнүр менә шундый фикергә килде. Ул да инде соңгы өмете – Әлфия Хәкимовнаның тизрәк кайтуын түземсезләнеп көтә. Бик тә таныш исем – Хәким кызы Әлфия?! Фәнүр Әлфия исемле кызны белә иде, белү генә түгел, ул аны һаман оныта алмый, киләчәген бары тик аның белән генә бәйләп күз алдына китерә иде яшь чагында. Ул инде үзен текә битләвен каенлык каплаган тау итәгенә сыенган Әлфияләр авылы Комлы Ярның кияве итеп саный, хыяллана иде.

Бары да син уйлаганча булмый икән. Фәнүрнең Стәрлетамакта эшләгән чагы иде, Әлфиядән хат килде. Каз тешедәй тигез, матур хәрефләр белән кыз болай язган: «...Миннән колак кагарга теләмәсәң – тиз генә кил! Әйткән идем бит, миңа күз атып йөргән бер курсант егет бар дип – шул офицер погоны тагып кайтты. Кайтты да: «Миңа кияүгә чык! Чит илгә китәбез!» – дип, мине айт-двага бастыра. Әни дә: «Картаясың бит, алучы булганда чыгып кал!» – ди. Син мине яратмыйсыңдыр кебек, Фәнүр. Яратсаң, аена бер генә булса да хат язар идең, үзең күренеп китәр идең. Мин бит синең арттан йөри алмыйм, килешми, мин бит кыз бала. Ышанмый башладым мин сиңа. Килеп кит әле син ул офицер мине кулга алганчы! Ә ул килеш-килбәте белән хас та син инде – башыгызны артка чөебрәк көлүләрегезгә кадәр охшагансыз. Тик син тупасрак, каты куллы, ә офицер бик нәзакәтле, культурный, сөйләве дә «мерси-мадам да, пожалыста...»

Мондый хәтәр хатны укыган бер егет тә түзеп, чыдап тора алмас – ниндидер бер чит егет сөйгәнеңне яулап алмакчы булсын әле! Имеш, чит илгә алып китә – юньле адәм үз иленә, үз халкына сыенып яши ул! Моңа тиз генә өйләнү кирәк инде, буйдак офицерны чит илгә чыгармыйлар, күрәсең. Яулап алсын башка кызны – Комлы Ярда беткәнмени егет куенына керә алмый саргаючылар: бар анда сатучы Гөлшат, кәртинкә кебек кыз – алсын шуны. Әнә, һичьюгы, ике тапкыр кияүгә чыгып та уңмаган Дәринә сылуга өйләнсен, өйләнсәме, ул мут хатын кулына лейтенант эләксәме – күз ачып йомганчы генерал итәчәк ул аны. Йә малтабар Мәүли кызы, Комлы Ярның йөзек кашы Былбыл – алып китсен аны чит илгә, үкенмәс. Мәүлинең сәүдәсенә дә файда – җибәреп торырлар тегеннән очсызлы гына, бездә үтешле тауар. Ә Әлфиягә кагыласы булма!

...Гыйнвар аеның чатнап торган зәңгәр көне иде Фәнүр Стәрлебашка килеп төшкәндә. Ләкин аны монда күңелсез хәбәр көткән – автобуслар бер авылга да йөрми икән. Имеш, көн үтә суык! Ә Комлы Ярга кадәр әле тагы утыз чакрымлап барырга кирәк – бөтен өмет узгынчы машиналарда.

...Һәр тимере, шөрефе белән сыкранган-шыгырдаган чүпрәк түбәле УАЗга утырганда көн инде кичкә авышкан иде – машина, Әлфияләр авылын узып, Бурзатка бара икән.

– Әгәр дә барып җитә алсак, – дип мыгырданды рульдәге кеше. – Әнә бит, буран чыга, идриямайт. Бездәге бураннардан да әшәке буран башка җирдә юк ул. Ну, бу хатын, ә, яппишмәт, искечә Яңа елны каршыларга әнине алып кил дип, җанга тиде бит. Чыдар әмәл калмагач кына кузгалдым. Юлга чыга торган көнме ни бу, анасын корт чаккыры! Утыр җылы өеңдә. Ауна диванда. Син дә тапкансың йөрер көн, беткәнмени берәр җылы кочак...

Күз ачып йомган арада буран көчәйде дә китте: әче җил Ырынбур далаларындагы карны очырып-өереп күкләрдә уйната да, Стәрлебаш урманнарына, яланнарына, юл кырындагы агач араларына, юлның үзенә ишеп-ишеп китереп ташлый, таулар өя. Инде ул буран буран да түгел, ә тоташ ак стена – машина фараларының яктысы шул стенага терәлә дә ары үтә алмый. Юл да юк, чурт та юк, бар дөньяда зилзилә, гарасат – берни күренми: шушыңардан файдаланып Әлфия тарафларына көндәше пластуннарча шуыша, боргалана-сыргалана, кеше-кара күрмәгәндә генә кызны яулап алмакчы сыман тоела Фәнүргә.

...Инде күпме вакыт үткәндер, инде көрт сырынтыларын бәреп туздыра-очыра күпме юл үтелгәндер – үз уйларына чумып барган Фәнүр чаманы югалтты, гомер бакый шушы гарасат эчендә тибрәләдер сыман тоелды аңа... Бермәлне машина, йөрешен акрынайтканнан акрынайтты да, тукталып ук калды – ни алга бара алмый, ни артка.

– Килеп җиттек, идриямайт, – диде әбисен кунакка алырга баручы ир. – Юньле урын булса, аңа «Әҗәл тавы» димәсләр иде! Кем инде юлсыз яктан хатын ала, мин дурактан башка! Шул дуамал бичә белән хитлану гына җитмәгән, инде килеп юлында катып ят! Көрәк тә гараж почмагында сөялеп калды. Ала идем, шул Бурзат бурзае: «Тиз бул, тиз!» – дип җанны кыеп оныттырды бит...

Машина дүрт тәгәрмәче белән дә тырмашып, юл салмакчы булып бер алга, бер артка бәргәләнде-бәргәләнде дә, корсагына утырды, тәгәрмәчләр, бушлыкка эләккәндәй, зырылдап әйләнделәр, ә машина баткан урыныннан бер саплам җеп буе да китә алмады.

– Әҗәл тавы – юлның яртысы. Җәяүләсәк – ни тегеләй, ни болай барып җитә алмыйбыз, кәкрәеп катабыз. Хәзер безнең кебек берәр ахмак килеп чыкканын көтеп утырабыз инде, корт чаккыры...

Кичке сәгать җиделәр тирәсе булгандыр. Җилгә яны белән туктаган чүпрәк түбәле машинадан җылы бик тиз очып бетте. Суык җилеккә үтә. Күзгә күренмәгән агач ябалдашларының шомлы гүләве һәм буранның зәһәрләнеп ыжгыруы тәнне генә түгел, җанны да өшетә. Әҗәл тавын, хатынын, әбисен һәм үзен бер җепкә тезгән шофер да әллә арыды, әллә инде күңеле бушап, тынып калды: бөршәйгән дә, башын рульгә салып, җиңелчә генә дерелдәп утыра. Тәмәке кабызмакчы булдылар, тик шырпы тотып сызарга икесенең дә бармаклары оешмады...

Ә буран һич тынарга охшамаган, киресенчә, котырганнан котыра. Ул инде, әллә каян тишек-ярыклар табып, машина эченә сарый, сарый... Берзаман көн кинәт сындырды – машина эче түзеп торгысыз эсселәнеп китте. Әйтерсең лә, мунча, коры каен утыны ягып кына уздырылган мунча. Фәнүр пальто изүләрен ачып җибәрде, бүрек, перчаткаларын салып атты. Һаман да эссе – эчтә, бар әгъзасын өтеп, кыздырып ут йөри, шул утның эсселеге хәтта исертә, изрәтә, үтерепләр йокыны китерә... Фәнүрнең бу кадәр дә тәмле итеп, рәхәт бер җиңеллек белән йокыга талганы юк иде әле. Тик кайда йоклый соң әле ул? Үзләрендәме, Комлы Ярдамы? Комлы Ярдадыр. Әнә, Әлфия, ап-ак халатын иңбашына гына салып, аның янына әллә очып, әллә йөгереп килә. Ак халат ничек килешә үзенә, шул ак халат, сокланып, берчә гаҗәпләнеп караган кара күзләрен тагы да карайтып күрсәтә. Ак халат чабулары җилдә җилферди, ләкин Әлфия һич кенә дә Фәнүр янына, бураннарны ерып, һаман килеп җитә алмый...

Ак гарасат эченнән ниндидер тавыш бер көчәеп, бер кимеп, саркылып чыкты: двигатель тавышы бу, юлындагы һәр каршылыкны җимерә, сыта торган көчле двигатель тавышы! Ул бер якыная, бер ерагая, ул тавыш әллә күктән, әллә җирдән килә, әллә инде колакка гына ишетеләме? Теге егет самолеткамы, танккамы утырып инде ни гомер буран куенында талпынган Әлфияне эзләп йөрмидер лә инде. Ә Әлфия, чынлап та, кая булды?..

Кара күзләр буранда эреп югалды. Теге тавыш та ишетелмәс булды. Рәхәт җылылык... Тынлык...

Урманнан агач сөйрәп кайтучы тракторныкы иде Фәнүр ишеткән тавыш. Урманчылар инде яртылаш көрт күмгән УАЗны күреп тукталдылар һәм, эшнең нидәлеген аңлагач, агачларны җәһәт кенә ычкындырып, машинаны тракторга тактылар. Иртәнге сәгать биш иде.

Стәрлебаш, Стәрлебаштан самолет белән туры Уфага. Уфа хастаханәсеннән Фәнүр, азмы-күпме рәткә килеп, яз башында, җылы яктан кошлар килә башлаган мәлдә генә чыкты.  Кошлар килде, ә Әлфия, үткер офицерга ияреп, каядыр читкә очкан иде. Вәссәлам!

Инде хыялый яшьлек сагышлы бер хатирә булып кына калгач, реанимация ишеге төбендә алар яңадан очрашты. Фәнүр ялгышмаган – Әлфия Хәкимовна дигәннәре, чынлап та, аның Әлфиясе икән! Үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә – шул ук зур кара күзләр, аларга бар дөнья сыя, шул ук озынча зифа гәүдә, ләкин килешле генә калыная төшкән; сул аяк башын чак кына читкә каратып, четек кенә очынып басып торулары да элеккечә, сөйләшкәндә бит очларының уймаклануына кадәр шул!

– Авыруның тарихын укыгач, синең малайдыр әле, дип уйлаган идем. Исәнме, Фәнүр! – Әлфия, әле кичә генә аерылышкан кебек, озын, нәфис бармаклы кулын сузды. – Яныңда җәмәгатеңдер инде, әйеме? Әйтегез әле, берәрегез бөер белән җәфаланмыймы?

– Сезнең Әҗәл тавында туңганнан соң минем бөерләрнең рәте китте китүен, – диде Фәнүр.

Әлфия аптырап калды:

– Нишләп... Кайчан барып чыктың анда?

– Җитмеш икенче елда, унөченче гыйнварда. Комлы Яр авылына бармакчы идем. Буранда калдык. Кемнәрдер табып, Стәрлебашка кайтарып ташлаганнар.

– УАЗ машинасында идеңме? Ишеттем мин. Тик син икәнен белмәдем. Сезне бит минем җизни тракторына тагып алып кайткан. Сөйләгән иде... Беткәннәр, бахырлар, дигән иде. Син булгансың икән у-ул. – Йөзе күзгә күренеп агарды, гәүдәсе, бөрешеп, кечерәеп калды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды: – Ярый, болары соңыннан. Ничек кенә авыр булмасын, дөресен әйтеп сөйләшик – балагызның бөерләре үз функцияләрен үти алмыйлар. Шушы авыр хәлдә малаегызның исән калуы могҗиза ул! Ходай Тәгалә гомер бирде сабыйга! Әйтер сүзем шул – бүгеннән малаегызны ясалма бөер аппаратына тоташтырабыз. Хастаханәдән тиз генә чыга алмас әле Әнүр. Нык булыгыз! Сезнең ныклык киләчәктә бик кирәк булачак!

«Хастаханә әйләнеп елап йөргән кешедән барыбер балага файда юк», – дип, хатынын (ул инде нык йончыган, изелгән дә иде) кайтарып җибәрде Фәнүр, үзе калды. Шул көнне Әнүрне каталкага салып бер төркем табиб, шәфкать туташлары озатуында нефрология бүлегенә төшерделәр. Әлфия Хәкимовна Фәнүргә:

– Күреп торасың, малаеңның хәле җиңелдән түгел. Янында якыннарыннан берәрсе булса, аңа яхшырак булыр. Әллә син дә ятасыңмы? – диде.

Балаң яшәү белән үлем арасында тартышканда дөньяның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре мәгънәсезгә әйләнә, арткы планга күчә, әһәмиятен югалта икән. Һәрхәлдә, Фәнүр өчен шулай иде.

...Әнүр, инде мендәргә аркасын терәп утырып тора ала башлагач, болай дип сөйләде:

– Әти, беләсеңме, мин өстә чагында (ияге белән генә алтынчы катка, реанимация бүлегенә ымлады) әллә нинди зу-ур, яп-якты торба эченнән очып киттем. И рәхәт булды. Әллә каян йомшак, изрәткеч моң яңгырый – шунда очасы килә. Ләкин нидер ерак җибәрми, тотып тора. Шуннан, өстән, мин үземне дә күрдем. Үземнең гәүдәмне. Башта танымадым әле. Ятам палата уртасында. Өскә дә япмаганнар, ичмасам, шәп-шәрәмен. Системалар куеп бетергәннәр, әллә нинди трубкалар. Син дә, әти, әни белән гел шул тирәдә булдыгыз. Якында. Сезнең сөйләшүегезне дә ишеттем. Юк, ишетмәдем, ә ничектер тоеп, үзем дә белмим, аңлап тордым. Син күңелеңнән генә, мин аңламаган телдә, әллә ниләр укыдың. Беразын мин дә ятлап алдым. Әллә ышанмыйсыңмы? Сөйләп күрсәтимме? «Әл-хәмдү лилләһи раббил-галәмин. Әр-рәхмәнир-рахим. Мәлики йәүмид-дин. Иййәкә нәгъбүдү үә иййәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйратәл-мүстәкыйм. Сыйратәлләзинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдуби галәйһим үәләд-даллиин. Әмин». Дөрес сөйләдемме? Тагы да беләм. Минем гәүдәне капшамаган табиб калмады, ахры. Әллә нишләтеп бетерделәр. Миңа барыбер иде, чит кебек күренә иде миңа ул җансыз гәүдә. Ышанмыйсың инде син! Ишек төбендә йөрәгеңне тотып чүгәләгәч, табиб Флүзә апа сиңа укол кадады, аннары соң син коридордагы каталкага ятып тордың. Дөресме? Коридорда апа да күренеп калды, абый да килде.

Төн уртасында мин яткан палатага чибәр бер табиб апа килеп керде. Өч көн китмәде минем гәүдә яныннан. Мин, акрынлап, тәнемнең авыртуын сизә башладым. Күз камаштыргыч нур сүнә төште. Әллә кайдан кемнеңдер аң белән генә тоемлана торган сүзе-фикере ишетелә: «Иртә әле сиңа, иртә...» Кинәт дөм-караңгы булды. Исерткеч моң бетте. Нәрсәдер «пип-пип» килә, кемнәрдер пыш-пыш сөйләшәләр. Минем авыртмаган, сызламаган җирем юк. Шул авыртуларга түзә алмый күзне ачтым. Теге матур апа: «Карагыз әле, күрегезче – миңа күз кыскалап ята бит егетебез», – диде елмаеп. Минем инде теткәләнеп беткән, яшәр өчен хәле калмаган гәүдәмә һич кенә дә кире кайтасым килмәгән иде, миңа тегендә рәхәт иде, анда сызлану юк иде. Шулкадәр ачуым килде табиб апаның авыз еруына: «Пошел ты...», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Әҗми абый, ачуы килгәндә, гел шулай ди бит. Әйттем дә – үкендем. Ә табиб апа рәхәтләнеп көлеп җибәрде. «Тагы бер кабатла әле, үскәнем», – ди. Күзләреннән яшьләр чыкканчы көлде.

Ул елны яз соң, бик салкын килде. Инде бүртенгән бөреләр, бөрешеп, ачыла алмый интектеләр. Шытып чыга башлаган үлән-үсенте, иртәнге кырауларда куырылып, аяк астында шытырдап изелделәр, сытылдылар. Җир йөзе инде май башы булуга карамастан, һаман да караеп, куырылып ятты. Төньяктан адашып килеп чыккан талгын салкын җил көне-төне исте дә исте. Ул җил кешеләрнең күңелләрен өшетте, күшектерде, күңелләрен төшерде.

Фәнүр табигатьнең көйсезлеген күрмәде, сизмәде дә: һәр кайгының бер якты ягы була – ул бәхетле иде, чөнки аның улы исән, ничек кенә булса да – яши бит ул!

2006.

***

Автор турында

Гали Шәйхелислам улы Гатауллин 1948нче елның 6нчы июлендә Бүздәк районы Таулар авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, водитель булып эшли. Казан дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт университетында белем ала. Соңыннан туган районының Якуп, Тугай, Таулар мәктәпләрендә укыта, мәктәп директоры була. «Һәнәк» журналы, «Кызыл таң» гәзите редакцияләрендә эшли.

Әлеге көндә туган авылында яши һәм иҗат итә. Чәчмә һәм юмористик әсәрләре, афоризмнары Башкортстан һәм Татарстан матбугатында, чит ил басмаларында басылып чыкты.

Туган төбәген өйрәнүгә күп көч сала. «Без үзебез Таулардан», «Идәштәге илдәшләр», «Түреш белән күрешү», «Туганнарның табылган чагы» һ.б. китапларын нәшер итте. «Шыгай шәҗәрәсе» дигән китабын басмага әзерләде. Берничә ел «Өмет» гәзитенең «Ялт-йолт» сатира-юмор кушымтасын алып барды.

Ике тапкыр «Өмет» гәзитенең, шулай ук «Һәнәк», «Идел» журналларының ел лауреаты булды. 2007-2008нче елларда «Тулпар» журналы үткәргән хикәяләр конкурсында катнашып, беренче урынны яулады.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Гали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. Хикәя
Гали ГАТАУЛЛИН. Бер дога. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас