

Кинәт, күк йөзен ярып, яшен яшьнәде. Күкрәү тавышы еракларга китте, сентябрьнең яшенле яңгыры яварга тотынды, яфраклар елый-елый җиргә коела башлады.
— Бигрәк матур. Өйгә дә кайтасы килми... — Айзилә уйчан гына елмаеп куйды.
— Минем дә кайтасым килми. Без бит табигать балалары. Мин — авыл малае, сез шәһәр кызыдыр инде, әйеме?
— Нигә алай дисез? Мин дә авылда туып үстем, гади колхозчылар минем әти-әниләрем.
— Тик сез шулкадәр нәзакәтле, мин сезне аксөякләр нәселеннән дип уйлаган идем.
— Бәлки, бәлки... Кайтырга кирәк, Зиннур Фуатович, инде соң...
— Минем сезнең өчен Зиннур гына буласым килә, Айзилә ханым. Гафу итегез, сезне өйдә көтеп торучылар бармы?
Хатын дәшмәде. Ни дисен ул бу кешегә, «мин ялгыз, кияүгә чыкмаган карт кыз» дисенме яисә әле кичә генә хушлашкан мәхәббәте турында әйтсенме? Кичә Айзилә төне буе йоклый алмый борсаланып чыкты. Китте, ике ел буе өметләндереп йөргән кешесе башка янына китте, ниндидер бер бай эшкуар кызына өйләнергә исәбе. «Синең яныңда миңа перспектива юк, сиңа өйләнсәм, хәерчелектән башым чыкмаячак», — дип, авыр-авыр сүзләр әйтеп китте. Таң аткач, Айзилә яшәргә булды, аның бакча тулы балалары бар бит, үзенекеләр булмаса да, алар өчен яшәргә тиеш. Ярый әле, кичә бау таба алмады. Балконга чыгарга курыкты шул. Анда кер баулары бар иде барлыкка. Арада — бер төн, бер көн. Кичә үләсе килде, бүген яшисе килә. Хатын үзенә карап, елмаеп җавап көтеп утыручы кара күзләргә карады да:
— Юк, — диде, — мине берәү дә көтми, мин — ялгыз, — дип әйтеп салды. Үз кыюлыгыннан үзе дә оялып куйды.
— Рәхмәт! Йа Аллам, рәхмәт сиңа.
— Миңамы? Ни өчен?
— Сезгә түгел, күкләргә рәхмәт әйтәм әле мин, сезне очратуыма сөенәм... Әмма мин гаиләле, хатын да, кыз да бар...
Адресын гына әйтте дә Айзилә, башка бер сүз дә дә¬мәде. Подъезд янына җиткәч, саубуллашып төшеп калды. Ак канатлы фәрештәмени, асыл кош... Аны ак шарфы, көзге җилдә җилфердәп, фәрештәгә охшата бугай. «Минем фәрештәм...» — дип, елмаеп кайтты Зиннур... Аның, Айзилә алдына тезләнеп, мәхәббәтен аңлатасы килде. Хатын ирне соңгы араларда уратып алып, богау салган гаиләне дә, бизнесны да, дус-дошманнарны да юкка чыгарды түгелме соң, ул бар, ул яши, димәк, Зиннур да яшәячәк. Яңа тормыш башларга соң түгел икән бит әле... Акылдан гына язмаса ярар иде.
Хатыннар ирләренең хыянәтен, иң соңгы булып белсә дә, беренче булып сизенә. Сиринә дә ирендәге үзгәрешләрне сизде, тик игътибар итмәскә тырышты. Эшендә алга китеш бардыр, димәк, аның кредиткасы тагын акчалы булачак, кызы да тагын бүләкләргә тиенер. Хатын көлемсерәп куйды. Кайсы чәчбикә аның иренә кул суза әле анда, «тукта, мин сине акылга утыртырмын, карт тиле, башта кызны кияүгә бирергә кирәк, аннары сиңа да вакыт җитәр, үз кулым белән менә дигән ирне биреп җибәрер хәлем юк» дип уйлады ул. Кызлары ата ялкау булып чыкты аларның. Ирсинәгә уку да, эш тә кирәкмәде, инде утызга таба якынлаша, уенда һаман яшь егетләр дә, яңа мода белән тегелгән киемнәр генә. Атасының эшендә перспективалы бер ир эшли башлаган әнә, ялгыз, ди, бер тапкыр да өйләнмәгән. Сиринә кызын ничек тә шул ир белән таныштырырга булды, Зиннурның эшенә барып тегене күрде. Чибәр, каһәрең, аның кызына карамас шул. Тик акча барысын да хәл итә торган замана бит, Сиринә ир күңеленә алтын ачкычны таба алды, озын буйлы кызы, — ир янында багана кебек булса да, менә дигән партия. Шәһәр кырыенда салынып яткан яңа коттедж да туй бүләге буласы икән, аннары бүлек җитәкчесе урыны да бушарга тиеш, яңа машина да кулга керәчәк. Ир алтын ачкычны кулга төшерде, тик йозакны туйдан соң гына ачасы шул. Кулда — Мальдива утрауларына туй сәяхәте юлламалары. Бер айлык сәяхәт бит ул. Авылда туып үскән кеше өчен тагын ни кирәк... Кыз, — матур булмаса да, атасының бердәнбер варисы. Барлык байлык Ирсинәгә калачак. Туй өчен барысы да әзер иде инде. Шәһәрнең иң кыйммәтле рестораны билгеләнгән, сөйләшенгән.
Туй гөрләп барды. Бары тостлар әйтелгәч, ике-өч тәнәфестән соң гына кәләшнең әтисе каядыр киткән булып чыкты. Туй сәяхәтенә юлламаларны яшьләргә кызның әнисе тапшырды, ә менә туй бүләге буласы коттедж турында ни өчендер бер сүз дә әйтелмәде. Яшь кияүнең ияк мускуллары гына тартышып куйды. Юньлегә түгел бу. Яшьләргә «әче, әче» дип кычкырулар дәвам итте. Ә бу вакытта шәһәр читендәге җыйнак кына бер ресторанда кәләшнең әтисе сөйгәне Айзиләгә тәкъдим ясый иде, хатын кулына алтын йөзек салынган тартмачыкны биргәндә, Зиннурның тез буыннары калтырады, кире генә какмаса ярар иде дип курыкты бугай ул. Әмма Айзилә авызыннан «мин риза» дигән сүзләрне ишетүгә, аның тагын кычкырып җырлыйсы килә башлады.
Мальдива утрауларыннан кайткан җиргә яшьләрне аяктан егарлык хәбәр көтеп тора иде. Зиннур Фуатович хатыны белән аерылышу буенча эш кузгаткан, гариза биргән, үзе исә ниндидер бер аферист хатын белән кызына туй бүләге итеп биреләсе яңа коттеджда яши икән. Ирсинә шартлый язды. Аның ул хатын белән бер тиенне дә бүлешәсе килми иде, ул гына атасының барлык байлыгына ия булырга тиеш. Хәтта яшь кияү дә үзен кимсетелгән итеп тоя башлады. Сиринә ханым да берни эшли алмады. Иренең сакчылары аны офиска да, ул яши торган коттеджга да кертмәде. Зиннур исә аерылышуны читтән торып кына рәсмиләштерде дә, Айзилә белән язылышып, чит илгә бер елга китеп тә барды. Хәзер инде ул үзенең яраткан бизнесы белән сөйгәнен икесен бергә берләштереп тә яшәп булачагын аңлаган иде. Айзиләнең Джоконда карашыдай елмаюлары аны яшь чагына кайтарды. Ул үзен унсигез яшьлек егет кебек хис итте. Айзилә дә үзен уналты яшьлек үсмер кыз төсле тоя иде, ике арадагы мәхәббәт чаткылары, шулай итеп, бер ялкын булып яна башлады. Алар икесе дә сөенеч тулы үтә күренмәле чиста саф чишмә суы кебекләр иде, аларның бәхетенә көнләшеп караучылар да, артларыннан елмаеп озатып калучылар да күп булды...
* * *
Яшь кияү алдагы перспектива турында берни дә уйлый алмаслык хәлгә килде. Генераль директор кызына өйләнү тормышына бары тик минуслар гына өстәде. Ачудан шартлар дәрәҗәгә җиткән әбисеннән дә, көне-төне яшь ирне битәрләүче хатыныннан да туйды ул. Вәгъдә ителгән коттедж да, җитәкче урыны да буш куык кына булып чыкты бит... Ул үзе дә чаяннар мыжгып торган савытка кереп ятты бугай. Бер-берсен тешләшеп тик яшиләр шунда... Әмма тиздән ата кеше кайтырга тиеш бит, бер ел була. һәм... аласы акчаларны да, коттеджны да, талап булса да, үзләренә кайтарырга тиешләр алар. Зиннур Фуатович белән хатынының кайтуы турындагы хәбәрне кияү эшендә ишетте. Икенче көнне Ирсинә ирен эшкә җибәрмәде, аның кулына чәчәкләр тоттырып, үзе эченнән ачудан шартлар дәрәҗәгә җитешеп, тыштан елмаеп, атасы яшәгән йортка киттеләр.
Зиннур исә кызын күрү шатлыгын яшереп кала алмады, кочагын җәеп, ал арны капка төбендә үк каршы алды.
– Әти, кайтканыңны да хәбәр итмәдең, – кызы юри атасын гына бар дип дәште, — каршы алган булыр идек, син егетләр күк яшәреп киткәнсең. Чит ил шундый килешкән үзеңә, — дип такылдый башлаган кызын Зиннур бүлдерергә мәҗбүр булды:
— Кызым, минем сиңа сюрпризым бар бит, мин сине хәзер энекәшең белән таныштырам, — диде.
– Нинди энекәш? — Ирсинәнең йөзе яшелләнеп килде, хәтта кияүнең дә йөзе агарынып китте.
— Әнә алар, минем кадерлеләрем! — Зиннур икенче каттан төшеп килүчеләргә күрсәтте.
Айзилә! Кулына яшь бала күтәреп, Айзилә төшеп килә түгелме соң... Кияүнең хәле китте, ул, тотыныр урын эзләгәндәй, тирә-ягына карады. Ике ел элек ул ташлаган Айзиләсе... Тик аныкы түгел бит ул, шефныкы, бабайныкы. Тәки үч алган икән, ну стерва... Ир тешләрен шыкырдатты... Ул бит аны яраткан иде, әмма алдагы хәерчелек куркытты, Ирсинәнең акчалары кызыктырды. Айзиләне туйдан соң эзләп тә караган иде, фатирын саткан булып чыкты, күрше әбиләр генә аның чит илгә киткәнлеген әйткән иде, менә кем белән чит илдә булган икән ул, ну елан, ну елан... Айзилә исә үзенең яшел күзләре белән иргә өй эчендә торган кирәкмәгән бер җиһазга караган кебек кенә битараф караш ташлады да Зиннурга таба атлады.
— Менә минем нәсел дәвамчым, улым! — Зиннур улын акрын гына кулларына алды да өскә күтәрде.
Ирсинә, шул сүзләрне ишетү белән, кырт кына борылды да ишекне каты итеп ябып чыгып та китте, аның артыннан ук кияү дә юкка чыкты. Хәзер бу коттеджга да, барлык байлыкка да Айзилә ия булып калачак. Ул — хуҗабикә! Кияү дә, кыз да кара уйларга күмелеп кайтып китте, тик алар Зиннурның да, Айзиләнең дә күзләреннән икесенә бер мәхәббәт тулы сөю ташкыны агылганын күрмәде... Йозаксыз алтын ачкычлы кияүнең миен бер генә уй бораулады: «Үч алды бит тәки, талады-ы-ы-ы, елан...»
Фото: hlopotyshki.ru