

3
Атна буе балта тик ятты. Имеш, ул — фермер, исәп-хисап кәгазьләрен барлый, быелгы уңыш турында агроном белән киңәш-табыш итә. Имеш, кырык төрле мәшәкать йорт кайгысын артка чигерә. Үрдәк хуҗасы Равил: «Нәгыйм абый, бураңны егетләр белән очлыйбыз», — дигәч, имеш, күңел дә тыныч. Кул сызламый хәзер, ул басылды, ә менә йөрәк... анысы үткен пычак белән сызгандай сулык-сулык әрни. (Ир-ат дигәч тә тимердән яралмаган!) Гөлйөзем турында уйласа, ярасы тагын да көчәя генә. Хатыны сала тормышын яратмады, мәгәр ир дә аның белән китсә, мәхәббәт гөленә кырау тимәс иде. Язмыш адәмгә: «Шуннан тайпылма», — дип бер генә сукмак әзерләмәгән, ул әллә ничә якка тармаклана шул. Нәгыйм икеләнмәде: авыл, бары тик авыл... Көчәнмичә генә, үз ихтыяры белән сайлаган газиз җир...
Үз көе, үз җыры белән булашып, ул «кемдер» турында бөтенләй оныткан иде. Иртән нишләп капка келәсе чылтырамый да, нишләп төенчек ташланмый икән? Гаҗәп, Нәгыйм ферма тирәсен ураганда да Чикерткә күзгә-башка чалынмады. Теге көнне рәнҗетте ахрысы... «Күземә күренмә!» — янәсе.
... Аларны таң күрештерде. Әрәмәлеккә тоташ — кан болында Чикерткә мәтрүшкә җыя иде. Нәгыйм сагыш битлеген югандай йөзен чык белән чылатты да:
— Әллә бер дә йокламыйсың инде? — диде. — Ни хәл сез? Нәгыймең таза-саумы?
Шаяртса да, аның тавышы Мөслимәне куркытты, кызның кулындагы үләннәре җиргә коелды.
— Әйем лә, мин аны башка алай иркәләмим.
— Иркәлә, иркәлә! Рас күңелең куша икән. — Ир, мәтрүшкәләрне учлап, Мөслимәгә сузды. — Йә, сау бул!
— Туктале, тукта! — Кыз, кыяр–кыймас кына, аңа якынлашты, һәрвакыт күңелле итеп чекерт-чекерт «сайраган» Чикерткәнең гүя канатын сындырганнар, ул бик моңсу иде. — Күңел кушканны эшләтсәләр икән! Исеңдәме, сез «Галиябану» спектаклен уйнарга әзерләндегез. Әле өйләнешмәгән идегез. Гөлйөзем клуб мөдире иде, мин аңардан, Галиябану ролен миңа бир әле, дип ялвардым, ә ул: «Һавадагы торнага үрелмә», — дип өстемә акырды.
— Сәер теләк. Нәрсәгә иде инде сиңа Галиябану? Күпме ятлыйсы.
Мөслимәнең яшькелт күзеннән эре-эре тамчылар тамды:
— Аңламыйсың һаман... Хәлилгә син билгеләнгән идең, таш бәгырь!!! — диде кыз һәм өч сикерде, дүрт сикерде дә, әрәмәлеккә чумды.
— Мөслимә! Бүген ул торна җирдә бит, җирдә! Чык, сөйләшик! — дип инәлде Нәгыйм.
Ләкин әрәмәлек җавап кайтармады...
...Ә турда җиңен сызганган бабасы янып-пешеп агач каезлый иде. Ул шөгыленнән бүленмичә генә аны тирги башлады:
— Вәт әкият! Авылда яңа ызба бастырам дип дан таратты да хәзер трай тибеп йөри. Бүрәнәләр кояшта кибеп ярыла.
— Үзең бит, чиләнмә, дидең, бабай.
— Мин җүләр ни димәм. Чү әле, чү! — Карт гәүдәсен турайтты. Баягы гайрәте сүнде-сүрелде. — Син теге... ташкалагатаймакчы мәллә? Минем киңәш өч тиенемә дә ярамый, тыңлама!
Нәгыйм аның кулыннан балтасын алды.
— Шикләнмә, бабай, авылдан беркая да китү юк! Син ял ит!
— Өйләгә тиклем генә булышасы идем болай да. Сәгать ничә икән? Батталның яңа туган оланына мәчеттә исем куштыралар. Миңа мулла вазифасы йөкләнде бит әле, кияү. — Бабасы, дәрәҗәмне белегез, дигәндәй, тамак кырды. — Нәгыйм атлы булсын, ди әнкәсе.
— Шулаймыни? — Бу яңалыктан ирнең түбәсе күккә тиде. Күкрәген изгән борчу-хәсрәт каядыр югалган кебек тоелды: сулышка җиңеләйде. Менә Күктауда адаш дип кул сугып исәнләшерлек егет үсәчәк.
— Ишәябез, ә, бабай? Рәхәтләнә халык, – диде ул, елмаеп. — Үгез дә — Нәгыйм, сабый да — Нәгыйм.
— Димәк ки, кеше арасында синең абруй зур, димәк ки, син — үрнәк, — дип кеткелдәде бабасы. — Йә, тәһарәтемне яңартыйм.
Нәгыйм аны тыкрык уртасына хәтле озатты. Очлы күз ерактан ук эләктерде: болыннан Чикерткә кайта иде. Ул ашыга-кабалана атлаган картны җиңеннән тарткалап:
— Карале, кем... Зиннур абзый. Моннан ары «кияү — бабай» диешмәбез ахрысы, — диде. — Рас син мулла икән, бер очтан Мөслимә белән безгә никах та укырсың, шәт?
Фото: careerist.ru