Чәчмә әсәр
20 Апреля 2023, 06:01

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)

Куптараевның күптәннән кулы кычыта, һич ирек бирми, каләм алырга кыстый, ак кәгазьне сырларга өнди.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)

* * *

Соңгы җөмләне укыгач, язучы Куптараев аяк-кулларын як-якка ташлап, бар сөякләрен шатырдатып рәхәтләнеп киерелеп алды. Болай булгач, башы башланды дип исәпләргә була. Әгәр уйлаганнары карышмый-нитми җайга салынып кәгазьгә төшә барсалар, ялыктыргыч кыш айлары үткәнче берәр әсәр туар дөньяга. Ул урыныннан кузгалып, артлары тапалып беткән чүәкләрен аякларына элде дә, караңгылык каплый башлаган тәрәзә каршына килеп басты. Көз инде, кара көз диләр бу мизгел турында халыкта. Тәрәзәгә ботаклары бәреләм-бәреләм дип утырган чия агачының яфраклары калмаган, шәрә тәне ыҗгыр җилдән өшидер төсле тоела. Карлыган куакларында гына анда-санда яфраклар сакланган. Кичә Тимер чыгып аларның ботакларын бергә җыеп, сүс баулар белән тарттырып бәйләп йөрде. Калын кар басып җиргә сылый аларны, әгәр шулай берләштермәсәң. Кишер-чөгендер түтәлләрен казып куйды, алмагачларның кәүсәләрен акка буяды. Монда урманга ике адым, кыш җитсә кунакка куяннар килерен көт тә тор. Кайчандыр эшләтеп алган иләмсез зур тимер чанның суын бушатты. Су кранын кат-кат чүпрәк урап тимерчыбыклар белән бәйләде, дөнья хәлен белеп булмый. Яз җитми килеп булмас инде монда башкача.

Куптараевның горурлыгы булган дачасы шәһәрдән шактый читтә урнашкан. Ярты сәгатьләп электричкада селкенәсе, юкәлек үтәсе, киң генә болын буйлыйсы. Җәяү атларга чакрым ярымлап җыела торгандыр. Яшьрәк чакта, җегәрле чакта бу җирне эләктереп калганнар иде алар. Алар дигәч тә, монда Тимернең файдасы шулкадәр генә булды, ярый әле тиктормас хатыны кешедән калышмаска тырышып, түрәдән түрәгә йөреп үз сүзен сүз итте. Бу сазлыкка барып терәлгән җир кисәген бүгенге хәленә китерү өчен кара тирләрен агыздылар алар. Башта таныш-белешләр аша такта юнәтеп, сарай төсле бернәрсә әтмәлләделәр. Зур байлык иде алар өчен ат башыдай йозакка бикләнеп куела торган милек. Әйтеп бетергесез файда китерде ул корылма. Эш кораллары шунда сакланды, җыелган уңыш капчык-капчык өелеп шунда торды, яңгырда шунда постылар, кояш нурларыннан такта кыек астында качар урын эзләделәр. Бәһасе юк иде ул сарайның, ни җитте байлар сарайларына алыштыргысыз булды. Кысып-кымтып, мең каршылыкларны җиңеп, осталар каршында бии-бии арып, җыйнак кына мунча да күтәргәч, түбәләре күккә тиде. Ул чакта чын-чынлап үзләрен бәхетлеләр исемлегенә кертелгәннәр дип уйлыйлар иде үзләре турында. Шулай булмый ни, көне буе кара җир каерганнан соң эссе мунчада ябалдашлы каен яфрагы белән чабынып, ахмалга төшеп чәй эчеп караган кеше генә белә ул ләззәтле халәтне. Сазлыкның да үзенә күрә уңай яклары бар икән, җирләре ифрат уңдырышлы булды, чабата зурлык бәрәңгеләр үстерделәр. кыяр-помидордан өзелмәделәр, җимеш агачлары да кем әйтмешли котырып үсте.

Ышанмаган кеше ышанмас, максатына омтылган бәндә теләгенә ирешә ул, ун-унбиш ел үтмәде, шаңкып торган кызыл кирпечләрдән өй бетерделәр. Дөрес, өй дигәне бәләкәйрәк килеп чыкты, стеналары да бер кирпеч калынлыгында күтәрелде. Андамы ни хикмәт, үз куышың ләбаса. елның теләсә кайсы вакытында җылы, ятып йоклыйм дисәң караваты бар, чәй эчәргә өстәле, ишек төбендә иске суыткычка да урын табылды әле. Хуҗа булып ишекне иңенә ачып кергән көннән башлап Куптараев “бакча” дигән сүзне онытты, торагын зурлап дача дип кенә сөйләшер булып китте. Кем нәрсә әйтсен, ул шәхсән үзе бик тә риза иде дачасыннан, күңеле береккән иде шунда.

Менә атна элек тә ялга чыккач, җирне кышкылыкка әзерләүне сәбәп итеп тизрәк газиз почмагына ашыкты. Аңлатып булмастай рәхәтлек кичерде ул бу көннәрдә. Иртәрәк ятып, дөм караңгыда күзләрен акшарланган түшәмгә төбәп, җил сызгырганын тыңлап, уйлар диңгезендә йөзде. Теге әллә нинди даһилар башын исәңгерәткән галәм масштабындагы уйлар түгел, болай гына, килеп суклыкканнарын гына күз алдыннан кичерде. Мәсәлән, шомлы тынлыкка колак салып, якын тирәдә берәр кеше заты бармы икән, иң якын күршесе нинди ераклыктарак, менә әлеге минутта ни белән мәшгуль? Әнә теге утлары җемелдәгән авылдагы иң кырыйдагы өйдәнме икән ул, әллә бакча өйләре арасында берәрсе, Тимер ишесе, шаулы шәһәрдән качып ятамы? Ул тәгаен белергә теләп, чыгып бакча юллары буенча да йөрештерде, ут янган тәрәзә күзенә чалынмады. Бу яңгырлы-карлы көннәрдән соң тагын озын-озак кыш килерен күзаллап моңсуланды. Бер җилкенеп туган якларга кайтып килгәндә яхшы буласы иде, туганнарны-танышларны күреп, нәкъ ял вакыт дип хыялланды. Бетәмени шундый вак-төяк уйлар. Әмма дә кәнди шулай юкны-барны уйлап ятулар аңа бетмәс-төкәнмәс шатлык бирәләр иде.

Иртән, гадәттә, ул соң уянды, кертеп куйган коры утыннарын нәни генә плитәсенә тутырып мич якты, тәмләп тәмәкесен суырды. Ялкынланып киткән утка карап онытылып утырды. Өстенә калынрак киенеп, койма буенда челтерәгән инештән су алып чөй кайнатты. Суны ул һәркөн иртән чыгып алды. Шулай иткәндә чәй тәмлерәк төсле тоела иде аңа. Өйләгә кадәр бакчада мәш килде. Теләге булган кешегә эш табылып кына тора ул. Бер көнне авып барган койманы ныгытып куйды. Ныграк терәү алып терәткәндә дә торасы кебек иде дә, ул җиренә җиткереп эшләргә алынды. Яңа багана утыртты, кайчандыр җыеп куелган кәкре кадакларны турайтып, һәр тактаны яңадан кагып чыкты. Үзенә дә охшап китте эшләгән эше. Кичә көне буена Куптараев якындагы урманны буйлады. Юкә, шомырт, тал, зирекләрдән торган агачлыкны урман дип әйтерлек тә түгел дә соң, барыбер үзенә күрә ямьле табигатьнең һәр почмагы. Юеш яфраклардан затлы скипидар исләре танавына бәрелде, чык тамчыларыннан асылынып төшкән пәрәвез аулары хыялый сүрәтләрдә чагылдылар, колакларны авырттырырлык тынлык җанын дәвалады. Сирәк кенә порхылдап очып киткән кошларга сискәнде ул, сынап карап төсмерләргә тырышты аларны. Әнә теге авыр кузгалып күтәрелеп киткәне агуна булмадымы, әллә суер ук микән? Авылда туып үскән булуына карамастан, юньсезлеге зур аның, бар белгән кошлары тургай да песнәк, ала карганы кара каргадан аера, башкалары барысы да аның өчен очар кош. Үләннәр белән дә шул ук хәл, һич ялгышмый ромашканың исемен атый, шуннан китә:  монысы чәчәк, монысы күрән, шуның белән вәссәләм. Үзе бер могҗиза бит шул аякка сарылып яткан тере җаннар, һәрберсенең үз дөньясы, холкы, вөҗүде. Битараф калып тапалап үт имеш аларны кыска гына гомер юлында, кызыксынып исемнәрен дә сорашма. Зур булмаган агачлыкта киләп сарып эңгер төшә башлаганга кадәр йөрде ул. Лычма су булып, шул ук вакытта бар фигыле яшәреп кайтты, тансыгын кандырды ичмасам. Көндезләрен шулай тыштан керә алмый йөрсә, кичләрен, тамак туйдыргач, куян каны төсле куе чәй белән тамак чайкаткач ул яраткан шөгыленә алынды.

Кемдә дә бер баш чире була. Бер ишеләр футбол-хоккей дип җенләнә, кайсысы техникага мөкиббән киткән, арада чигү-тегү белән шөгыльләнгәннәр очрый, сыраханә ишеген каравылларга алынганнар байтак, хатын-кыз дип йөрәк бетергәннәр бар. Менә Куптараевның күптәннән кулы кычыта, һич ирек бирми, каләм алырга кыстый, ак кәгазне сырларга өнди. Кайдан килеп, кайчан башланды бу зәхмәт, Куптараев үзе дә ныклап хәтерләми, ничек тә котыла да алмый начар гадәттән. Сүз артыннан сүз тезеп, күңелендәген ак кәгазьгә төшерсә, кәефе яхшыра, ашау үтә, тирә-як дөнья да яктырак күренә башлый. Язучы дигәч тә, ул теге азау теше чыгарган, югары исемнәр яулаган акыл ияләре белән бер рәттә торуны күз алдына да китерми, хәтта алардан курка да төшә. Алар кем дә, Куптараев кем, чагыштыру бөтенләй урынсыз бу очракта. Башта ул кыска-кыска хәбәрнәмәләр әвәләп материалга интеккән гәзитләрдә бастыргалый башлады. Берәр таныш-белешен, яисә эш алдынгыларын, игътибарга лаек вакыйгаларны тасвирлап матбугат әһелләренең кабинет ишекләрен шакыды. Кайсыларын үзгәртеп-төзәтеп бастыргаладылар, күп очракта кире дә борып чыгаргаладылар. Яшь язучы күңелен төшермәде, үҗәтлек җитәрлек иде аңарда, яңадан яңа кыйссалар яза торды. Тик менә шул язмышлар хакында каләм чарлаулардан бер заман тәмам гарык булды ул. Язмадан язмага кабатланган фәләненче елда туган, төгән җирдә белем алган, өйләнгән-кияүгә чыккан, балалар үстергән...  Я Хода эчпошыргыч бертөрлелек чиргә сабыштырды яшь иҗатчыны. Батырланып китеп берәр төрле фәһемле яисә күңел тетрәткеч хикәя язып карарга булды. Теләк бер нәрсә, уйлап чыгарып язулары бөтенләй башкача икән. Күз алдына да китермәгән иде Куптараев шундый каршылыкларга тап булырмын дип. Кайсы темага кагылмасын, бу турыда күптән язганнар, туксан тугыз төргә керткәннәр, әлмисактан башлап язалар имеш ул турыда сүз осталары. Ниндидер яңа сүз әйтә алмаячагын аңлап кикреге шиңде аның, бер ара кәгазь-каләмнән ваз кичте. Качып котылырсың тамыр җибәргән язу чиреннән, ул синең үзәгеңә үтә, төн йокыларыңны качыра, чиргә сабыштыра. Әллә Күк әһелләре җәлләп ярдәмгә килделәр үзенә, чарасын тапты озак икеләнүләрдән соң:  ул дөньяда булмаган фантастика җанрына алынды. Беренчедән, кеше күрмәгән-белмәгән вакыйгаларны теләсә күпме күпертергә була, икенчедән, җитди язучылар бу өлкәдән читтәрәк торуны хуп күрәләр, димәк, конкуренция юк дәрәҗәдә, өченчедән, хыялга тулы ирек бирәсең. Менә бу өлешен дөрес язмагансың дип бәйләнүчеләр юк, кем барып күргән әле марсианнарның ничек яшәгәнен. Биюче бии бии остара диләр бит, кәгазь сырлый-сырлый шактый шомарды Куптараевның каләме, хикәяләрен мәртәбәле гәзитләр бастыргалады, калын-калын журналларда аның язмаларына урын бирделәр. Хәтта бер мактаулы тәнкыйтче аның язганнарына күзәтү ясап, берничә җылы сүз әйтте.

Болар барысы уңышка тиң иде, аны үз күрделәр, сайланганнар арасына алдылар, кыскасы, үз сүзләре белән әйткәндә, обоймага эләкте. Әлегә аның язучылык иҗаты турында якыннарыннан башка белүчеләр бармак белән генә санарлык иде, зур җыелышларга чакырмадылар, кызыл бәрхет белән капланган өстәлләр артында терсәкләренә таянып уйчан кыяфәттә утыру бәхете тимәде, Язучылар берлегенә батырланып китеп керә калганда, аны танып кул биргән каләмдәшләре юк иде. Алдагысын кем белгән, язмыш дигән нәрсә ничек кенә уйнамый адәм баласы белән, язылгандыр тәкъдиренә аңа да кайчан да булса авыз тутырып үзе хакында әйтергә. Шундый уйлар белән хисләнеп ул зуррак күләмле әсәр язып карарга булды. Авыр бирелде аңа бу катлаулы хезмәт. Берничә ай язылачак әсәренең эчтәлеген төсмерләргә, булачак геройларның тормыш юлларын ипкә салырга, әйләнә-тирә мохитне күзалларга тырышты. Кайда анда тормыш, шунда күренеп калачак кешеләргә исем сайлау гына да маңгай чәчләрен агартты аның. Кайчандыр, мәктәп елларында әдәбият укытучысы сөйләгәннәрне исләп шаккатты. Толстойның кайсыдыр әсәрендә имеш биш йөздән артык кешенең исемнәре телгә алына, күпләре хакында тәфсилләп сөйләнә, дистәдән артыгы төп герой роленә тарталар. Вәт баш булган кешедә, вәт акыл, ничек белеп бетергән барысын, ничек күз уңында тоткан, һәрберсе өчен кабатланмас сүзләр тапкан. Син монда ун-унбиш кешеләр арасында буталасың, бер биттә Вәли булса, икенчесендә Галигә әйләнеп сикереп чыга, эчтәлеге турында әйткән дә юк инде. Әллә ничә дәфтәрнең башына җитеп, Куптараев язмасының планы кебегрәк нәрсә язып ташлады. Кабат-кабат кайтып күнегергә тырышты ул туачак хыялына, күңеле ятмады. Артык коры иде кайсы өлешләре, чамасыз сузылган төсле тоелды икенче бүлекләре, мәгънәсезлек, акыл сату белән сугарылган кебек төп сюжет, җилдән җиленләгәнгә тарта бар әсәр. Таушалып беткән дәфтәрен ераккарак алып куеп ул берара онытылырга тырышып карады. Ниемә кирәк соң аңа бу җенләнүләр, кәгазь пычратулар? Яшиләр ич әнә кешеләр, ничегрәк яшиләр әле, кайгылары юк, күңелләре тыныч, тәмледән-тәмле ашыйлар, затлыдан-затлы киенәләр, һәрхәлдә Куптараевтан күп тапкырларга яхшырак, чит илләрнең машиналарында җилдерәләр, чибәр-чибәр кызларның башларын әйләндерәләр, урыннары түрдә, кадер-хөрмәт аларга, тазалыклары ташып тора, чиертсәң канны чыгарлык диләр алар ишеләр турында. Куптараевка нәрсә җитмәгән, яшәсен шулар ыңгаена, утырсын аларның арбасына. Әйтик алар ише балда-майда йөзмәсен дә ди, трамвайга утырып йөрсә дә бик җиткән, күңеле тыныч булыр иде ичмасам, ми сырлары ял итәр иде. Могҗиза булып ниндидер телгә алырлык әсәр яза алды да ди, йолдызлар мач килеп, басыла калса да нәрсә ота, нинди буй җитмәс бүләк көтә соң алда? Гонорар турында телгә аласы да түгел, кәгазь хакын каплармы, юкмы? Исеме ташка басылып калырмы?Аның кебек кенә каләм чарлаучылар буа буарлык. Тагын шунысы да бар: син ахирәткә күчкәч, монда нәрсәләр булганлыгы кызыксындырмаячак. Таш һәйкәлләр куймыйлармы анда. Дөресен генә әйткәндә, үзе өчен яза ул, тәм таба шуннан, ләззәт ала. Матуррак сүзләр тезмәсе күңеленә хуш килсә күзләрен кыскалый, учларын чәбәкәй итә, йөзенә ахмак елмаю җәелә. Хатыны баштарак аны шул халәтендә тап китереп бөтенләй куркуга төшкән иде, мескенәй, Ашыгыч ярдәм чакыртырга булып беткән иде. Бу мизгелләр озакка сузылмаганын, башына зыянсыз үтә икәнен белеп калгач тынычланды тагын. Менә әлеге минутта нәрсәләрдер язып туктагач, Куптараевның кәефе күтәренке иде. Нәрсә кирәк кешегә бу дөньяда? Тамагы тук, өсте бөтен, күңеле тыныч, тәне сәламәт булсын, калганы барысы вак-төяк, шайтан котыртканнан туган нәфес талпынулары. Галәм иксез-чиксезлегенә исең китеп, яңгыр сулары юган тәрәзәгә мөкиббән булып карап тору үзе бәяләп бетергесез бәхет бит ул. Әле тагын күпме татлы минутлар көтә әле Тимерне алда. Менә хәзер барып плитә өстендә утырган кайнар чәйне авызын пешерә-пешерә эчә әле ул, аннан соң болдырга чыгып, ыҗгыр җилдән ышыклана биреп, тәмләп сигаретын төтәтә, төн караңгылыгыннан ишетелеп калган шомлы тавышларга колак сала, кереп өшегән тәнен җылы юрганга төреп йокыда онытыла. Хэх, күпләр кадерен белми шундый вак тоелган шатлыкларның. таудай бәхет көтеп гомерләрен уздыра.

Фото: fast.vk.com

(Дәвамы бар.)

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас