Чәчмә әсәр
18 Апреля 2023, 17:20

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җебегән. Хикәя (1)

Гүя йөрәгенә ниндидер очлы тимер чәнчелде, баягы өмет, күңелдә мәтәлчек аткан өмет, авыртуга түзмичә, тәгәрәп үлде...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җебегән. Хикәя (1)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җебегән. Хикәя (1)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җебегән. Хикәя (1)

Бүген дә уң кулы сызлады... Балта үзе кечкенә генә, ә селтәнгән саен күпме көч-куәтне суыра икән. Йокы качкан иде инде, ул, киенеп, ишегалдына чыкты. Төн карасы сыеклана: офык читендә аксыл тасма сузылган иде. Таң атып маташа... Тагын бер көн көзге яфрак төсле куагыннан өзелер. Хәер, аның гомер дигәне дә пар ат сыман чаптыра-чаптыра үтеп китәр... Ир, башын артка чөеп, һава «йотты». Иснәп кенә туялмаслык иде шул: турга әчкелтем чәер исе таралган иде. Йорт тергезә Нәгыйм, төп-төз нарат агачын юнып, шыгырдап торган бүрәнәләрдән иске өе янәшәсендә яңа нигез кора. Алны-ялны белмичә чокынгач менә, бармакларга хәтле катты. Йә, язылыр! Чиреңне ялап ятар чакмыни! Җәйге коры айларда бурасын өеп, түбәсен япсаң, җәренгә идән-түшәм, ишек-тәрәзә ише вак-төякләр җырлый-җырлый эшләнер.

Абзар-кура тирәсендә кайнашкан хуҗа өйгә кергән генә иде, кемдер капка келәсен «уйнатты». «Кемдер», янәсе. Әтәчләр уянмас борын кем йөрсен ди! Чикерткә Мөслимә шулай капканы сыза гына ачып, төенчеген эчкә шудыра. Тастымалга йә кабартма, йә кыстыбый төрелгән була. Нәгыйм ярты телем ипигә тилмерә мени! Район үзәгендә дистәләгән кибет, җаның нәрсә тели – машинаңа төя дә кайт!

Бу юлысы ак төенчектә табадан гына төшкән кайнар өчпочмаклар иде. Хуш, тәмле дип, мактый-мактый аша бит инде, тик, нишләптер тәгам тамакка төелә иде. Юк, болай ярамый! Артыгын кылана Чикерткә! Кыз балага бөтенләй килешмәгән гамәл инде... Аның кача-поса күчтәнәч ташыганын күрмиләр, дисеңмени? Әйтерсең, авыл сукыр, әйтерсең, чукрак. Туктатырга кирәк! Берсендә ул әз генә аның колагын бормады. Укытучы гадәте иде монысы: дәрестә малай-шалай шаярса, «ике әрекмән яфрагы» «йолкына» иде. Ләкин кыз балага ничек кул ягасың ди!

— Син, Мөслимә, артыгын сикермә, яме? Минем хатын бар, — дигән иде ир.

И куркытты! «Хатын бар», имеш.

— Кайда соң ул? Күктаудан эз суытканына биш былтыр. — Ике яшел күз аңа жәлләп карады.

Аһ, шушы хатын-кызның кызгануы! Мин-минлегеңә кушаяклап тибә икән.

— Анысы синең хәсрәт түгел! Безнең капкага якын килмә, яме?! — Нәгыймнең бөтен орышуы шуның белән чикләнгән иде. Ир-атның ачуы җил кебек, исә дә тына шул.

Чите сындырылган өчпочмак өстәлдә калды. Көн баш төртте. Кояш нурлары үрелеп-үрелеп чирәмнән чык тамчылары «эчә» иде. Ир учын төкерекләп, балтасына ябышты

— Эһ-ма!

Күкрәктән бәргән гайрәтле тавыштан өркеп янбакчадагы миләшкә сарган чыпчыклар пыр-пыр очты.

 — Эһ-ма!

Тыкрыктан бер көтү сарыклар ияртеп хатынының атасы — Зиннур карт бара иде. Менә ул бәкелдекләрен болын ягына куалады да, эт өстергәндәй, артларыннан «ысай-ысай» дип ысылдагач, туп-туры Нәгыймнәргә табан борылды. Моңарчы ерактан гына       кул изәп сәламләгән бабай бер-бер хәбәр китерә микәнни? — Бәлки Гөлйөзем кайтадыр? Үзалдында дулкынланган ир балта сабын чытырдатып кысты. Ул сер бирмәскә тиеш иде.

— Ни хәл, кияү?

— Яхшы, бабай.

— Синең бер аһ-зар юк, синең гел яхшы.

Хәзер мытырдык карт аңа чебен төсле бәйләнәчәк иде.

— Мәйтәм, ниемә йорт төзеп чиләнәсеңдер

—Кырыкка хәтле кор, кырыктан соң ни корганың белән яшә, диләр, бабай.

Карт кәкре  таягы белән кайры кисәкләрен эткәләп, җиргә утырды. Күңелле хәбәр ишетергә өметләнеп, Нәгыйм дә аның кырыена чүмәште.

— Ни, кияү... — Бабасы ефәк җепкә сәйлән тезгәндәй һәр җөмләсен ашыкмыйча гына әйтә иде. — Син ни... бүтән ялгыз интекмә!хатын-кыз тәрбиясе күрмәсә, иртә картая.

Гүя йөрәгенә ниндидер очлы тимер чәнчелде, баягы өмет, күңелдә мәтәлчек аткан өмет, авыртуга түзмичә, тәгәрәп үлде...

— Кайтмыймыни?

— Кем, кияү?

— Соң, Гөлйөзем! Минем хатын!

— Нинди катын ул, адәм мәсхәрәсе. Мин сиңа кырыкмаса кырык тапкыр тукыдым, энем, безнекенә өметләнмә, безнеке анасы сыңары — йөремсәк, дидем. Әнә, күрше Сәлахетдин кызы җиләк кебек, шуңа күз сал, дидем.

— Күз салу нәрсә ул, күңел салмагач. — Йөрәк мәсьәләсе бабасына нәмәгълүм иде шул.

— И мәнсез яшьләр! Күзгә дәрья сыя, вәләкин күз дәрьяга сыймый! Күрше кызы аш-суга зерә уңган. Кар өстендәге казанда аш кайната, билләһи! Тормыш өчен иллә дә кулай. Сиңа-миңа «кияү — бабай» дип әйтешмәскә дә вакыттыр, ә?

— Эшем кала, — дип Нәгыйм урыныннан купмакчы иде, бабасы җилкәсенә басты. — Кабаланма, ахырын тыңлап бетер. Мин гелән-гелән синең белән гәпләшмәм монда. Атаң белән дус идек без. Исән булса — көе бозылган тормышыңны өнәмәс иде, мәрхүм.

— Артык күпертәсең, бабай. Авылда мин генәмени ялгызак.

— Аларны чутка тыкма син, кияү. Кайсы эчә, кайсы сырхау, кайсы салам да селкетми, әнкәсенең пинсәсенә тыгына. Уйлыйм-уйлыйм да, мәйтәм, Гөлйөзем артыннан Казанга хутланасың мәллә? — Кияве дәшмәгәч, карт канатын тагын да киңрәк җәйде. — Сиңа утыз гына, ызба дип ватылма, калада икегезгә берәр куыш әтмәлләрсез, боерса. Авыл искерә, яшь-җилкенчәк читкә тая. Аның бит элгәре заманнарда сымак өмә белән бураңны күтәрерлек кешесе дә бармак белән генә санарлык. «Шайтан суы»нда йөзә-йөзә эчәгесе кипкән бәндәңә таяк тоттырсаң — ава. Сугыш, йөз гырам каптырып, татарны хәмергә ияләндерде. Шабашка да үтерде безнең агай-энене. Калхузда таякка бил бөкмим дип ягада йөргәндә, көмешкә татыды. Синең атаң да... — Бермәлгә бабасы сәйләненең җебе чолгангандай, телен авызында әвәләп торды. — ... Эһе, атаң дидем бит, әйеме? Ул да шабашкада йортлар салышты, ну, аракы белән шаярмады. Прсидәтел итеп сайлангач, хуҗалык мәшәкатенә батты, мәрхүм. Усал иде. Урамда исерек-фәлән белән маңгайга-маңгай бәрелешсә, тегенең сыртына чыбыркы белән сыдырыр иде. Үтемле тәрбия чарасы. Бүген сыдырып кара! «Синең ни эшең бар, бөкре җен!» — дип кенә җибәрәләр.

Кияү бәхәсләшмәгәч, минеке дөрес дигәндәй, карт такылдады да такылдады.

 

(Дәвамы бар.)

Фото: bbdestination.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас