Чәчмә әсәр
17 апрель 2023, 17:31

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (Ахыры)

Барысы да тораташ булып каткан, берсе дә тын чыгармады, бары тик үлем тырнагыннан котылган Җүләр Әбдүш кенә, Сирай баткан якка карап, кулларын болгап, коңгырт тавыш белән үкерә иде.

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (Ахыры)Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (Ахыры)
Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (Ахыры)

Бу якларда боз озату көне була. Ташу кузгалыр алдыннан, боз өстенә учак ягалар. Боз кузгалгач, учаклар яна-яна әллә кайларга китеп баралар. Халык яр буена җыела, яз кояшы кыздыра, ватанына исән-сау кайткан кошлар өздереп сайрый. Бик күңелле бәйрәм ясый халык ташу вакытында. Яр өстендә дә учаклар яна, утлы күмер астында бәрәңге пешә.

Ташу кузгалганчы учакларны кабызырга дип байтак кеше боз өстенә керде, Җүләр Әбдүш тә учак ягыша, аксаклап-туксаклап, ярдан чыбык-утын ташый.

Шулчак боз чытырдый, ярыла башлады. Ташу кузгалыр вакыт җитте.

— Чыгыгыз, боз китә! — дип кычкырды Сирай.

Анда-санда учаклар дөрләп кабына башлады.

Кемдер кычкырды:

— Югары тегермән буасы киткән! Ташкын килә-ә!

Барысы да яр ягына томырылды. Ташкынның шомлы гөрелтесе ерактан ук ишетелә, ләкин телсез-чукрак ишетми, ул учакка чыбык ташый. Ташкын боз кантарларын дәһшәтле тизлек белән күпергә таба куа, ярдан халык кычкыра:

— Габдулла-а!

Ташкын килеп басты дигәндә генә, Сирай итекләрен сала башлады, Габдулланың аяк астындагы бозы ярылды, ул куркырга да өлгермәде, суга егылды. Сирайның бата барган Габдулланы коткарырга ниятләгәнен аңлап, барысы да акыра:

— Сирай, йөрмә, кермә боз өстенә! — дип кычкыралар.

— Күрә торып кешене батырабызмыни? — дип кычкырды да Сирай боз өстенә атылды.

Бичара Әбдүш иләмсез тавыш белән чиный, карашында курку, ялвару: коткарыгыз, дип хәбәр салуы булгандыр инде.

Йөгереп килеп, Сирай яланкул боз кырыена ябышкан Әбдүшне тартып алып, яр тарафына ыргытты, Габдулла үрмәли-үрмәли куркынычтан ераклашты. Тик шулчак Сирай баскан боз чүмәлеп китте, ташкын алдында килгән боз кантары Сирайны этеп екты, ул боз ярыгына барып төште, кантар бозваткыч кораб кебек, Сирай төшкән ярыкның өстенә менде, Сирайның кып-кызыл куллары гына күренеп алды да юкка чыкты, коточкыч ташкын субай баганаларына

китереп бәрде, субай баганалары ыңгырашып янтайдылар.

Кешеләр Сирай яңадан калыкмасмы дип көтте, ләкин Сираҗетдинның гәүдәсе күренмәде.

Барысы да тораташ булып каткан, берсе дә тын чыгармады, бары тик үлем тырнагыннан котылган Җүләр Әбдүш кенә, Сирай баткан якка карап, кулларын болгап, коңгырт тавыш белән үкерә иде.

— У-у, акка-бокка! Акка-бокка!

Сарташ авылы Җүләр Сираҗисыз калды. Шул мизгелдә үк авыл халкы аның җүләр түгеллеген аңлады кебек. Барысы да җылый иде.

Бөтен авыл, мәет чыккан йорт кебек бушап, шомланып, сагышка батты. Колхоз, пред, халык, анасы — барысы да ятим калды.

Кичләрен, шәфәкъ баегач, Сарташ авылын шаукымга салып, Җүләр Әбдүш иләмсез аваз белән илаулый торган булып китте. Ул ташу киткән урыннарны әйләнә, бичара коткаручысын юксына. Ул тауларга менә, кайчандыр үзен сары таш баскан урыннарда озаклап йөри. Авыл өстендә аның иләмсез авазы ишетелгәләп куя. Җүләр Әбдүш ашамас-эчмәс булды. Еш кына ул Сирайлар өе каршысына килеп нидер сөйләгән шикелле мыгырданып тора. Кайгы баскан

Гөлчәһрә түти аны өенә алып кереп ашатмакчы булса да, Җүләр Әбдүш кермәде, алып чыккан ризыкларын да алмады.

— Акка-бокка! — дип үз юлы белән китеп барды.

— Алмашынды бу! — диделәр кешеләр.

Җүләр Әбдүшнең чирләгәне булмады. Өстендә кырык ямаулы бишмәт кенә булса да, аңа беркайчан да салкын тимәде. Шушы хәлләрдән соң ул хәлсезләнде, ябыкты, ниндидер чир басты.

Аның үле гәүдәсен субай баганалы күпер янында таптылар. Ул нәкъ Җүләр Сирай батып үлгән турыда иде.

— Котылды, бичара! — диделәр кешеләр.

Җүләр Әбдүшне бөтен авыл гүргә иңдерде.

Иң нык җылаган кеше Гашия иде. Ул аларның икесенә дә: Әбдүшкә дә, Сирайга да атап дога кылды.

Ире Хашим хатынының җилкәсеннән кочты, алар сүзсез генә кайтып китте.

Әниләре Гөлчәһрә түти зиратка бармады. Беренчедән, йола кушмый, икенчедән, аның йөрерлек хәле юк иде. Хашим белән Гашия туп-туры төп йортка кайттылар. Күрше карчыклары кайгылы Гөлчәһрә яныннан китмәделәр анысы, ләкин олы улы белән килененең аның янында булуы бик тә мөһим иде. Гөлчирә түти бәргәләнмәде, сугылмады, хәтта ул җыламады да. Җылар өчен дә көч кирәк. Ул өстәл янында сүзсез генә утыра бирде. Аның алдында

Сираҗетдинның яңа сатып алган китабы ята. Ул Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» исемле яңа әсәре иде.

— Ачып карарга да өлгермәде, мәрхүм, — диде ана.

Кемдер сулкылдап көрсенде, кайсысыдыр әйтеп куйды:

— Түз, сабыр бул, Гөлчәһрәттәй! — диде.

— Юатмагыз мине! — диде хуҗабикә хәлсез тавыш белән. — Сираҗетдиным белән Габдуллага багышлап, белгәннәрегезне укыгыз.

Өй тулы хатыннар-карчыклар булса да, тып-тын иде, ара-тирә пышылдап дога укыганнары гына ишетелеп куя.

Ишектән тын гына кереп, Хашим белән Гашия Гөлчәһрә түтинең икесе ике гына утырды. Шул җиткән хәсрәтле ана өчен.

— Ходаем, шул мәхлукны коткарырга кермәгән булса! — диде күрше хатын.

Аңа җавап бирүче дә, кушылып сүз әйтүче дә булмады. Тагын тынлык урнашты.

Хуҗабикә, тынлыкны бозып, кайнар сулышы белән әйтте:

— Ул башкача эшли алмый иде!

 

 Фото: afisha7.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас