

Шулай йокылы-уяулы ята бирде Гөлгайшә, өн белән төшне буташтырып. Тын алышлары тигезләнеп, тынычланып киткән иде инде ул, кисәк кенә сискәнеп төште бер сәбәпсез, әйтерсең ятмаган да, йокламаган да. Ниндидер тавыш дисәң тавыш түгел, теләк, көч аны тышка чыгарга әйди иде. Тегеләй кысталу-фәлән дә тоймады, мәгәр бар фигыле, әллә тулган айның хикмәте белән, тышка, ишек алга омтылды. Кылган кылыгына үзе хәйран калып, юрганын читкә йомарлады ул, карават кырында гына торган йомшак чүәкләрен ялан аякларына элде, кичке салкын төшкәндер дип, чөйдәге сырмасын иңенә салды. Яктыда йөрергә булып лампочка кабызырга уйлаган иде, тагын утны сүндергәннәр булып чыкты. Ни хәл, соңгы араларда еш авыл утын сүндергәләп торалар, кайдандыр яңа баганалар утыртып киләләр, имеш, диләр белгән кешеләр. Кирәк була калса дип, сырма кесәсендә һәрчак шырпысы була аның. Урынындамы икән дип, кесәсенә шап-шоп суккалап карады да, бисмилласын әйтеп бусага аша атлады. Чыккач та беркавым тукталып басып торды да ул, ышанычлы адымнар белән сырт буена, бакча башына таба атлады. Шунда берәрсе очрап, кая барасың дип сорап куйса, һич аңлата алмас иде ул үзенең сәяхәтен. Әмма дә ләкин күңелендәге ниндидер билге аңа нәкъ шул тарафта хәрәкәт итәргә боера иде.
Бакча киртәләрен үтеп, ачыклыкка чыккач, Гөлгайшә тагын тукталды, нәрсәдер ишетергә теләгәндәй, тынын алырга онытып тирә-якка колак салды. Әйтсәң дә, ниндидер ят тавыш колагына салынып калгандай булды аның, йомран шулай сызгыра, җил булганда морҗадан шундый тавыш ишетелә, бала-чага борчагын алып ашагач, кузакка өреп охшаш тавыш чыгара. Тавыш иясен белергә теләп хатын алгарак атлады. Салкынайта төшкән икән шул, җил дә чыккан, ялангач балтырлары суыкны сизеп алдылар. Ләкин кызыксыну аны алга әйдәде. Ике-өч адым үткәч, тавышның түбәннән, җир өстеннән килгәне ачыкланды. Алга омтылганда ул чак ташка абынып егылмады. Караңгының күзе сукыр дигәннәре хак инде, моннан үтеп-сүтеп йөргәндә тегермән ташына тиң таш ятканын шәйләгәне бар иде бит инде. Теге серле тавыш шул ташның кырыннан чыккан кебек булып калды. Гөлгайшә шырпы кабызып бер-бер нәрсә күрергә уйлаган иде дә, җиле һәр сызган шырпысын өреп сүндерә торды. Мүкәләп ул куллары белән ташны тирәләп капшарга тотынды. Тәмам өмете өзелде дигәндә, бармаклары ниндидер җылы йомгакка кагылдылар. Кулларын йөрткәләп Гөлгайшә табышының нәрсә икәнлегенә төшенергә булашты: көчек баласымы, берәр төрле урман җәнлегеме? Һаман чинавыннан туктамый иде әле ул җан иясе, бар тәне дер-дер калтырый төсле тоелды. Кулына җайлап эләктереп бу хикмәтне, саклап кына сырма эченә, мул күкрәкләре арасына урнаштырды Гөлгайшә, тәмам күңеле булып кайтыр якка таба атлады. Җылыны сизепме, теге нәрсә дә йомгакка йомарланып тынып калды.
Өенә кергәч, могҗизага өметләнеп, кат-кат ут кабызып карады ул, төн уртасында кем булашып йөрсен аның белән. Сырмасына төреп калдырган йомгакны тәрәзәгә терәп, ай яктысында җентекләбрәк карарга теләде. Һи, күрерсең берәр нәрсә зәңгәр томан аша. Башта сөт-фәлән эчереп карарга булып беткән иде төнге кунакка, тегенең аваз салмый йомылып ятканын исләп, бу уеннан кире кайтты, яктыргач күз күрер әле дигән фикергә килде. Менә йокларга урнаштырулары табышны мәшәкатьлерәк булды. Ишек төбендә иске чүпрәкләргә төреп куеп урынына менеп кенә яткан иде, кисәктән теге нәмәрсәкәй тын алалмый буыладыр төсле тоелды. Тагын кузгалып, икенчеләй җайлап төреп үзенең караваты кырына ук китереп куйды. Бу юлы өшидер дигән шик килде күңеленә, ятып түзми, төргәкне иелеп алып юрганы астына җайлаштырды. Мең ярым булып, теге төргәкне бирчәйгән куллары белән сыйпалагандай итеп, бераз ятты әле ул. Бигрәкләр дә башым эшләми инде, күптән көчек аласы булган аңа. Өй-кураңда эт бер тугры иптәш бит ул, кайда барсаң озатып бара, тирәңдә сырпаланып ялгызлыктан коткара. кирәк чакта саклый-яклый. Менә Ходай үзе чыгарып куйды юлыма дип шатланды.
Шуннан соң онытылып киткән. Сабый баладай онытылып, сосып йоклады ул, гомер булмаганны. Көтү киткәч кенә уянды. Ниндидер гаепле эш эшләгән шикелле ялт сикереп тора салды, ашыгып-пошыгып урындык өстендә әзер генә яткан киемнәрен киеп куйды, су өстәп электр чәйнеген куя салды. Ул арада көннең ниндилеген чамалап, башка вак-төяк эшләре белән тышка чыгып урады. Сызгырып кайнап утырган чәйнүген тартып алып, мул гына салып чәй пешереп, өйрәнгән гадәте буенча чәй эчәргә утырды. Утырды да сикереп тә торды, әчәч, менә томана баш, бөтенләй оныткан да ул көчек баласы турында! Ашыга-кабалана тырым-тыракай яткан ятагына атлады, калын юрганын бер читкә атты, мендәрдән түбәндәрәк яткан төргәкне тагатып ташлады. Тере иде Ходайның рәхмәте теге... Тик нәрсә соң ул теге?.. Көчек дисәң көчек түгел, кош дисәң кошка охшамаган, аягы бар, кулы бар үзенең. Гөлгайшә саклык белән генә бу тере җанны уңлы-суллы әйләндергәләде. Искитәрлек иде шул табышы: терсәк буе затның гәүдәсе утын агачыннан кайтышрак иде. Шуңа карамастан, үзенең кул-аяклары кешеләрнекенә тартым, дәү күзләре шар ачылып сиңа карап торалар, авыз урынында каләм белән сызылган сызык төсле нәрсәдер беленеп тора, ә менә колаклары да, танавы да бөтенләй юк, алар урынына тишекләр генә. Барысын исбатлап тикшермәсә Гөлгайшә Гөләйшә булмас иде, тегенең бар гәүдәсен энә күзеннән үткәргәндәй итте ул. Тора-бара тагын шунысы ачыкланды, бу кошның нинди заттан икәнен билгеләп булмый икән, ник дигәндә аера торган билгеләре бөтенләй юк, ни кызларныкы. ни малайларныкы. Монысы бөтенләй аптырашта калдырды Гөлгайшәне. Менә сиңа мә, бу нәмәстәкәйләр ничек үрчиләр икән? Гаҗәпләнү белән беррәттән сөенү хисе артканнан арта барды аның күңелендә. Ярый әле уянып чыккан. әл дә барып тапкан бу җан иясен. Бала да бала инде, башы гына икенче төрлерәк икән, өскә таба очлаеп беткән, маңгае чамасыз киң.
Инде нәрсә эшләргә? Башта бик яхшылап кына юып алырга кирәк, дигән фикергә килде Гөлгайшә. Йөгереп кенә мунчасыннан ләгәнен алып керде, көя төшмәсен дип әйберләре арасына тыгып куйган кыйммәтле исле сабынын эзләп тапты, чәйнүгендә калган суын артык эссе итми көйләде дә Ходай биргән нарасыйны юырга алынды. Саклык белән генә тотынды ул, бала кешенең берәр җирен имгәтеп куюың бар бит, әмма куркасы түгел иде шикелле, тегенең тәнен балык кабырчыгы төсле каты кабык каплаган иде. Юган белән юмаган бер түгел, әйләндерә-тулгандыра бу затны юа торгач, табактагы су соры төскә керде. Гөлгайшә иң яхшы тастымалын алып бик яхшылап корытты тегене, караватына урап салды да кулын каушарып янына утырды. Теге дә бу дип гел эндәшмәссең бит инде мәңге, адәмчә исем куярга кирәк балага, кемнән ким ул... Балаларга исем кушканнарын күргәне бар Гөлгайшәнең, мулла җайлап кына ак мендәргә урнаштыра сабыйны, күкрәк турысына басып озаклап догаларын укый, колагына иелеп исемен хәтеренә сеңдерә, азан әйтә, бигрәкләр дә йөрәккә ятышлы күренеш инде. Әмма ул күңеле белән сизде. серен берәрсенә чишә калса, бу баланы аннан чырылдатып тартып алачаклар. тагын берәр гаеп тә тагарлар әле. Шуңа күрә бу җаваплы эшне үзе башкарып чыгарга булды. Тамагын кыргалап торып басты, ничек башлап китәргә гаҗиз булып, тагы утырды. Иң беренче ятышлы берәр исем уйларга кирәк икән әле әттәгенәсе. Һичшиксез малай исеме кирәк, әнә Халисәнең оныгы йөгереп йөри башласа, бергә уйнарлар ике күрше. Хәтерендә сакланган кырыкмаса-кырык ир-ат исемнәрен барлап чыкты ул, берсен дә охшатмады. берсе дә аның улына тиң исем булып тоелмады. (Бу әкәмәт турында Гөлгайшә “улым” дип, минеке дип уйлый башлаган иде инде.) Онытылып китеп караган чит ил сериалларының берсендә колакка салынган исемдә тукталды сайлана торгач. Бик тә чибәр, бик тә акыллы Марселло исемле егет бар иде җан өзгеч эчтәлекле кинода. Аның улы да Марселло булачак. Бар кызларның йөрәген яндырырдай чибәр, картларны хәйран калдырырдай акыллы булыр ул. Гөлгайшәгә картайган көнендә таяныч булыр, хөрмәтләп кабергә куяр. Килсә килә бәхет кешегә, мең төрле татлы хисләргә уралып дөньясын онытып утыра бирде Гөлгайшә.
Күпмегә сузылыр иде бу шатлыклы мизгелләр, Марселло тавыш бирде. Сискәнеп төшеп Гөлгайшә бердәнберенә иелде. Күзләре көл төсенә кергән иде баланың, авызы ярым ачылган, кайдандыр тамак төбеннән әлеге ят тавыш зәгыйфь кенә ишетелә. Кара әле, утыра монда берәү, сабыйны туйдыру турында исенә дә кереп чыкмый. әни кеше шундый була димени? Суыткычында күршеләреннән алган сөте бар иде аның. Шуның бер өлешен плитә өстенә утыртып җылытып алды да, балага калаклап эчереп карарга уйлады. Юк, килештермәде сабый, җеп иреннәрен кымтыды да башын читкә борып ук җибәрде. Ипи йомшагын сөткә изеп имезлек итеп каптырырга уйлаган иде, анысы да барып чыкмады. “Бала кешегә печенье мазар булса таман буласы икән дә, юк бит әле хәерсезең, кичке якта кибеткә төшеп урарга кирәк булыр” – дип ныгытып куйды.
Шул чакта бәйрәмнәрдә генә тәмләп карый торган калай савыттагы монпасьесы исенә төште. Урындык куеп, шкафының иң өске катында сакланган кадерле нигъмәтне алып, берсен баланың авызына терәде. Хикмәти Хода, җеп иреннәр ачылдылар, түгәрәк төймә шунда югалды. Бер-ике минуттан баланың күзләренә нур керде, бите дә алланып киткәндәй булды. Сөенепләр бушамады Гөлгайшә, чәнчә бармагы белән Марселоның кабыргаларын кытыклагандай итте, гү-гү килеп шаярткан булды кадерле бүләкне. Суына башлаган чәен шапыр-шопыр чөмереп, тизрәк җанкисәгенә ашыкты. Күзләрен шар ачып, як-ягына карангалап ята иде, рәхмәт төшкере. Ялгыз түгеллеге баштанаяк үзгәртеп җибәрде Гөлгайшәнең яшәешен. Башта күзләренә туздырап яткан урын-җир чалынды, идәне дә күптән юылганы юк бит әле аның. Җилләнеп, җиң сызганып эшкә тотынды хуҗабикә. Алай итеп, арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит дип яшәп ятарга әллә теге, аның дөньясы кемнекеннән ким имеш. Йөгерә-йөгерә су ташыды, ялт итеп идәннәрен юып алды, тырым-тыракай таралып яткан әйберләрен тәртипкә китерде. Шул арада туктамый улы белән сөйләшергә дә өлгерде:
– Кемнең кем икәнен беләсең килсә, син аның өенә кереп кара. Һе-һе-һе, булачак киленебезне күзаллап әйтүем инде. Иртәрәк әле ул хакта уйларга дисеңме? Һи, үткән гомер аккан су кебек ул, сизми дә калырсың, килеп тә җитәр ул көннәр. Әйтәм бит, бусагасыннан атлап керүгә үк кешенең ниндирәк икәнен белергә була. Күкрәк киереп урамга сыймый йөргәннәрнең өе утырып әҗәт итәрлек тә булмый кайчак. Ә ул кәпәренгән була, сине үтәли карый. Чуртыма кирәкме мин-минлегең, өеңне кара син башта. Хатын-кызның ярты гомере юып-чистартып, ашарга пешереп үтә бит ул. Менә соңгы араларда гына тезгенне йомшартып җибәрдем мин, тегеләй гомерем буе ялт итеп торды өем, кергән-чыккан шакката иде. Өй дә яңарак иде шул, хәзер әнә тәрәзә тупсалары да челтәрләнеп бара, баз астында бәрәңге өши кышкы салкыннарда. Ничек кышлап чыгарбыз быел, бер Аллаһ белә. Син кул арага керә башласаң берәр нәрсә уйларга булыр иде дә соң, әле аңа чаклы... Менәтерәк бик тыныч бала булдың әле син, егылып төшәр дип куркасы юк, яткан урыныңны юешләтмисең. Ничек була икән инде бу болай...
Сөйләшергә зар булып интегеп йөргән Гөлгайшә рәхәтләнеп күңелен бушатты тыңлаган җан бар чакта. Ул арада килеп-килеп улына күз салгалады, яткан урынын төзәткәләде. Бер-бер артлы эшләре туып кына торды аның. Өй чистаргач, күзләре карала башлаган пәрдәләргә төшеп калды. Нигә әле аның улы керләнгән челтәрләр аша карарга тиеш кояш нурларына? Минут эчендә сүтеп алып, чайкап элде. Шуннан Марселоны төрергә юньлерәк чүпрәкләр эзләргә алынды. Картәтәйләреннән калган зур сандыкны зыңгылдатып ачып, яраклырак әйберләр сайлады.
– Менә монысы минем яш чакларда киеп йөргән күлмәгем. Бик яраткан идем мин аны. Әсма апа итәгенә тасмалар кертеп ике бидрә бәрәңгегә тегеп биргән иде. Бер-ике тапкыр сабантуйга киеп чыктым, туганнар килгәндә кигәләдем дә ята менә. Матур күлмәкләр киеп кая барыйм мин? Менә бүген киеп куям әле, бәйрәм көн бит бүген безнең, шулай бит. Бер-берсенә кирәк ике кеше табышканнар икән, шуннан да зуррак бәйрәмнең булуы мөмкинме соң? Хәзер сиңа да матуррак киемнәр эзләп табарбыз...
Шулай шатлыклы мәшәкатьләр белән озын җәйге көннең үткәне сизелмәде дә. Кояш кызарып байый башлагач, Гөлгайшә берәр тәмлерәк нәрсә пешерергә булып китте. Күптәннән сакланган, иттарткычтан чыгарылган, бер йомарлам яшь сарык ите бар иде суыткычта. Шуны төче камырга кыстырып бигрәк тә тәмле өчпочмаклар пешереп алды ул. Улы гына ашаудан баш тартты. Яхшы ризыкны әрәм итеп булмый бит инде, тәмам туйганчы ашады Гөлгайшә, соңыннан йөзеп китәрдәй булып чәй эчеп куйды. Ә Марсело теге кәнфитләрнең берәрсен кабып куя да тавышы-тыны чыкмый ята бирә, рәхмәт төшкере. Бераздан тернәкләнә башлагач, ашарга тотыныр әле, җиткереп булмас, үскән чакта барысы да шундыйлар алар. Хәзергә шул төсле кәнфитләрне күбрәк алып куярга кирәк. Акчасы бар иде Гөлгайшәнең, төгәл илле ике сум акчасы бар иде. Теге больницада булып кайтканнан соң аңа уйламаган-көтмәгән җирдән пенсия түли башлаганнар иде. Күп түгел дә соң, шунысына да алтын балык тоткандай шатланды ул. Күктән яуган акча төсле бит, көне җиттеме-китерәләр дә бирәләр! Яңасын алырга атнадан артыграк вакыт бар иде әле. Ләкин Гөлгайшә ышанычлы кеше, ни дисәң дә алыр урыны бар, шуңа күрә сатучы аңа бурычка да биреп тора. Булган акчалары да җитәр әле бәлки. Дөньясы түгәрәкләнгән Гөлгайшә ничә елларга беренче тапкыр йокларга тыныч күңел белән ятты. Башта карават өстенә сайлап алган шау чәчәкле, матур чүпрәкләргә төрнәп улын салды, аның яныннан бик канәгать булып үзе урнашты. Ишеткән-белгән догаларын әллә укып чыга алды, әллә юк, бар сыны туарылып йоклап та китте. Аның янындагы зат йоклыйдыр идеме, анысы билгесез...
Фото: gamerwall.pro
(Дәвамы бар.)