

Анасы башка бер кызларны да, ирдән аерылып кайткан хатыннарны да улына димләп карады, ләкин Сирай ишетергә дә теләмәде. Ул Гашияне оныта алмый иде. Гашия бала үстерә, тагын алты айлык корсагы бар.
Кышка кергәч, калхузчы механизаторларга сулыш алырга ара була. Кышкы ремонт башланганчы, Сирай Казанга дуслары янына китә, ул спектакльләр карап, язучыларның ачык җыелышларында катнашып, егетләрне рестораннарга алып кереп сыйлап, Гашиягә булган мәхәббәт хәсрәтеннән бераз аерылып тора. Егетләр аны берничә яшь хатын белән таныштырып караганнар иде, барып чыкмады, кайсысы бу «мужикны» яратмады, кайсысын Сирай үзе өнәп
бетермәде.
— Сың, апаем, Талстуй белән Җенекине дә укып карамаган хатынны ничек яратаем инде мин! — ди иде Сирай дусларына.
Калхузның эшләре гөрләп барганда гына, сыер савучыларны ерак җәйләүгә йөртә торган автобус ватылды. Бисмилла белән генә йөри иде инде ул калтырча. Сирай да төзәтә алмагач, үтилгә генә чыгарып атасы моны, диделәр. Двигателен сүтеп яңадан җыярга, ходовойларын яңа баштан карап чыгарга кирәк, бер айсыз автобусны сүтеп җыям димә: сөт фасылы яна, сөт яна. Пред тагын төн уртасында Сирайлар капкасын шакыды.
— Коткар, Сирай! Автобазада бер автобус бар, диделәр. Менә акча, таңнан путёвка алып юлга чык, ни кирәксә, шуны ал. Шәп булыр иде норковыйбүрек алып барсаң. Менә адрес, промбаза. Аның мөдире... Алексей Матвеевич Шурыгин...
Казанына да барды Сирай, промбазаны да тапты Сирай, Шурыгинга предның язуын күрсәтеп, норковый бүрек белән бер «Татарстан» торты да алды Сирай, шуларны күтәреп автобазага да барды, нәчәлнигенә дә керде, ләкин, инәсен корт чаксынмыни, киребеткән автобаза нәчәлниге Артемий Костров, сөйләшеп тә тормый, аны куып чыгарды.
— Сезнең район бөтен лимитен ашап бетерде инде, биш елсыз сезгә автобус тәтемәячәк, — диде мөдир.
Сирай нәүмиз булып кире чыкты, аның кыяфәте бик тә кызганыч, өметсез иде. Кая барырга инде, дип торганда, Сирайның башына даһианә бер уй килде.
«Мантыйкый фикер йөртсәк, Костров чәй эчәме? Эчә! Чәй эчә икән, аның печ итәсе килергә тиешме? Тиеш, әлбәттә! Һәм Костров, әбәзәтелни, әбрәкәйгә чыгарга тиеш!» — дип Сирай көтәргә булды.
Чиратта торучыларга күрсәтмәскәрәк тырышып тартмачыктан бүрекне алды да бәдрәфкә кереп китте. Озак көтте ул мөдирне, ниһаять, нәчәлник бәдрәфкә керде, писсуар янына килеп, бераз мыштырдады да рәхәт чигә башлады,
Костровның ике кулы да буш булмаудан файдаланып, Сирай арттан килеп аның башына бүрекне кигезде дә үзе тиз генә чыгып та китте. Бераздан башына норковый бүрек киеп Костров чыкты, чыкты да Сирайга ымлап:
— Проходи! — диде.
Улан-Удэга тиешле автобусның документларын ул Сирайга тоттырып чыгарды.
Бу юлы Сирай матайсыз гына килгән иде, дус язучыларының күңелен күргәч, ул яңа автобуска утырып, кайтыр юлга чыкты. Өр-яңа автобусның исе дә җанга рәхәт бирә. Обкатка узмыйча, тизлекне арттырырга ярамый, Сирай бер җайга гына кайтып бара. Кәеф яхшы, Сирай кычкырып торып җырлый башлады. «Шофёр, син машинаң белән»нән соң «Һәй, Мөслим, инде нишлим?» яңгырады. Җырларсың да нибуч, зур җиңү, зур уңыш иде бу.
Пред бөтен җыелыш алдында Сираҗетдин Туктаровка мактау кәгазе белән премия тапшырды... Соңыннан клуб мөдире Хатыншак Сәхи президиумда утыручы бер кешегә күрсәтеп әйтте:
— Җәмәгать, хәдер атеистик пропаганда бүлеге мөдире иптәш Гайсин «Алла бармы, юкмы?» дигән темага даклат сүләячәк! Шаулашмыйчан гына тыңлап утырыгыд, шаулашмыйчан гына тыңлап утырсагыд, Алланың бармы, юкмы, икәнен аңларсыгыд! Таралышмагыд, соңыннан кансирт була.
Атеист Гайсин, кәгазьләрен кыштырдатып, мөнбәргә таба китте. Халык шаулаша-шаулаша тарала башлады.
— Тагын Алла белән авыз чайкыйлар инде! — диде кемдер.
Хатыншак Сәхи карандашы белән графин кагарга тотынды:
— Тауыш!
Шулчак Җүләр Сирай урыннан кычкырды:
— Иптәш ликтыр!
Халык, кызык буласын сизенеп, кире урынына утыра башлады, Җүләр Сирай әйтсә әйтә инде ул, диештеләр.
— Иптәш ликтыр, әйтегед әле, седның үд тешләрегедме? — диде, мактау грамотасын төреп тоткан кулы белән сәхнә ягына төртеп.
Халык гөрләп көләргә тотынды.
— Минем лекциягә моның ни катнашы бар? — диде Гайсин.
— Юк, сед әйтегед, седнең үд тешләрегедме? — дип кабатлады Сирай.
Теләр-теләмәс кенә лектор:
— Әйе, — диде.
— Сед ничә ел атеистик темаларга ликсия укыйсыгыд? — дип сорады Сирай.
— Унбиш ел! — диде Гайсин, Сирайның кайсы якка таба борганын чамаламыйча.
Сирай тагын да кычкырыбрак әйтте:
— Ну, малай, унбиш ел чүбек чәйнәп тә тешләр исән калыр икән! — диде.
Хатыншак Сәхи күпме генә графин какса да, бүртенгәнче «тауыш» дип кычкырса да, халыкны тыеп булмый иде инде. Тәгәрә-тәгәри көләләр. Халыкны Сәхи тыя алмагач, пред торып басты:
— Шауламагыз! — дип кычкырды ул. — Башта лекторны тыңлагыз, аннан сорауларыгызны бирерсез!
Халык тына төште. Гайсин тамак кырып алды, ләкин Җүләр Сирайны тыеп булмый иде инде.
Ул янә торып басты, артына борылып, кеше ишетсен дигән сыман әйтте:
— Ликтыр иптәш, әйтегед әле, Алла бармы?
— Юк! — диде лектор.
— Иптәш Гайсин, унбиш ел буена бер өдлексед булмаган Алла белән сугышу ул акыллылык галәмәте түгел! Җүләр Әбдүш белән Җүләр Сирай да Аллага тел тигермәй!
Халык айгылдап көлә, Катыншак Сәхи графин кага, күбесе клубтан чыгып китте. Предтан шүрләгәннәре генә калды.
Каушап калган лектор, үзенә ышаныр-ышанмас, сөйли башлады:
— Юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин: «Дин — ул халык әфьюны», — дигән.
Дәһри Гайсин кәгазеннән һич аерылмыйча байтак сөйләде. Җүләр Сирай кыбырсый башлады һәм лекторны бүлдерде:
— Туктагыд әле, иптәш Гайсин! — диде ул. — Дин халык әфьюны булса да, татар халкы эчмәгән, ап-аек булган. Әле бед үскәндә генә авылда бер генә эчүче иде, анысы да бадар көнне генә. Хәдер бөтен Сарташ исерек! Сед халыктан динне тартып алдыгыд да кулына аракы тоттырдыгыд. Ат йөге, ат йөге аракы кайтартасыгыд. Эчсен халык! Халыкны әфьюн түгел, сед Алласыдлар исерттегез! Алла каршысында җавап бирәсе булмагач, халык нәмәгә эчмәсен, апаем.
Шулай диде дә Сирай, кешеләрне аралап, чыгу ишегенә таба атлады, аңа Җүләр Әбдүш тә иярде, алар икесе бергә клубтан чыгып китте.
Шуннан соң тәртип бетте, лекторны берсе дә тыңламый иде инде. Калган халык та шаулый-шаулый, көлешә-көлешә кайтып китте, хәтта авыл үзешчәннәре концертына да калмадылар.
Сирайның район лекторына биргән сорауларын кабатлый-кабатлый, халык бу вакыйганы бик озак онытмады.
Пропагандист Гайсин төбәк мәркәзенә кайткач, Сарташ авылы кешеләре өстеннән әләк язып, райком секретарена кереп китте. Шуннан соң «Ялкын» председателен, партком секретарен чакыртып, «Халык арасында атеистикҗпропаганданың начар оештырылуына күрә» каты шелтә биреп кайтардылар.
Кыш кергәч, төбәк мәркәзеннән тагын бер лектор килде. Гайсин килергә тиеш булган да, ул Сарашка барудан баш тарткан:
— Сараш тилеләренә лекция укырга башыма тай типмәгән! — дигән, имеш.
Бу лектор урысча озак сөйләде, аның темасы «Среднестатистические данные уровня жизни тружеников села» иде. Унөченче елны уртача хезмәт хакы белән бүгенгесен чагыштырганда, авыл халкы баеп беткән, имеш: телевизоры да бар, матае да бар, хәтта машиналар да авылда күбәйгән икән. Калхузчының уртача
эш хакы 150 сум икән, һәр ике кешенең машинасы яки матае бар ди.
Сирай урынында чыдап утыра алмады, лектор тарафына сорау ыргытты:
— Убажаемый ликтор! — диде ул. — Менә олы юл буендагы Русская Уратма авылында бер катын яшәй. Удгынчы-тудгынчы бөтен шофер шул хатынга кереп куна. Ул үд балаларының кайсы шофёрдан туганын да белмәй. Беднең авылда сиксән яшьлек ялгыд Халисә карчык та тол, аның беркеме дә юк. Если берит вашим словам, то старушка Халисә в средним тоже беләт что ли?
Халык егылды, өнсез калды, аннан көлә башлады, бу көлү генә түгел, каһкаһә шартлавы иде. Бичара Җүләр Әбдүш тә берни ишетмәгән, берни аңламаган килеш тә, халык көлгәнне күргәч, айгылдарга тотынды. Аның кыргый мәче тавышы чыгарып көлгәнен күргәч, халыкны тагын көлке шаукымы буып алды. Лектор
каушауда иде, аның хәлен аңлап, хатыншак Сәхи халыкка кычкырып та карады, графинга да какты, халыкны тыеп булмый иде, Җүләр Сирай белән Җүләр Әбдүш тагын беренче булып кайтып китте, алар артыннан халык та таралды.
Бу юлы мәркәзгә Сираҗетдин Туктаровның үзен чакырттылар.
— Бармаем! — диде Сирай. — Мин партиный түгел.
— Син бармасаң, мине асып куячаклар! — диде пред.
Пред бик ялынгач, китте Сирай төбәккә. Бичара райкомчылар алай иттеләр, болай иттеләр, куркытып та карадылар, мактап та бактылар, Сирай елмаеп тик утыра калды.
— Карале, апаем, — диде ул коммунист егеткә. — Син кем булдың әле ул кадәр абыеңны үрәтергә?
— Нигә син лекция вакытында клубны ташлап китеп, халыкка начар үрнәк күрсәттең? — дип кычкырды партийный егет. — Бу политическая ошибка!
— Бер мин генә чыкмадым клубтан, Әбдүш тә минем белән чыкты. Нигә аны чакыртмадыгыд?
— Әбдүш җүләр бит ул! — диде сорау алучы егет.
— Мин дә Җүләр Сирай бит! — дип, Сираҗетдин рөхсәт ни сорап тормыйча, райкомнан чыгып та китте.
Шулай итеп, җәй дә узды, кыш та бетте, яз да килде.
(Ахыры бар.)
Фото: cccp-foto.livejournal.com