

Гөлгайшә йокысыннан елмаеп уянып китте. Күзләрен ачмастан сизеп ятты ул: ниндидер шатлыгы бар күңел төпкелендә, леп-леп янган шәм ялкыны төсле бар фигылен җылытып тора нәрсәдер. Була адәм баласында шундый халәт, сирәкләп булса да тарыйсың шундый хәлгә, авыз күтәреп мактанырлык эш кырмагансың, кесә тулы акчаң юк, күкләргә күтәреп мактамаганнар үзеңне, ә юләр күңел җырлый, шатлык ташып бара, һәр очраган кешене кочаклап үбәрдәй буласың, әйләнә-тирә дөнья алсу төсләргә манылгандай күренә. Гөлгайшә дә дәрте почмаклануның сәбәбен аңлап җитми иде әле, сырлар баскан йөзе ирексездән язылды, авызы ерылырга гына торды. Урыныннан кузгалмый гына ул башта бер күзен кыса төште. Бәрәч, төн уртасы ләбаса, әнә тәрәзәдән тулган айның нурлары сырма юрганын ачык зәңгәр нурлары белән каеганнар. Һушына килеп, тизрәк икенче якка борылып ятарга ашыкты ул. Әнисе гел әйтә торган иде: ”Тәрәзә аша тулган айга карама, бәхетең тәрәзә аша чыгып очар”, – ди иде. Балачактан канга сеңеп калган, юклы-барлы бәхетеңне ай белән уртаклашырга әллә теге.
Һи-и, иртәрәк уянган икән, торса да бай, тормаса да бай дигәндәй. Абзарында сыеры булса, шуның янында кыштырдап йөргән булып таң аттырыр иде, астын чистарткан булып шунда, үлән йолкып биреп, тегеләй-болай дип эндәшкән булып. Очлап куйдылар аның Карлугачын, үзе больница буйларында йөргән чакта. Әүлиягә тиң иде хайванкай, җавап бирергә теле генә юк иде. Кешеләрнең азгын маллары көтүдән кайтмый, койрыкларын сыртка салып, тугайга чабалар, ә Гөлгайшә капка төбендә торган килеш: ”Карлугач, туры кайт, хәзер телевизордан Руффо кинасы башлана”, – дип кенә әйтә, шул җитә, тавыш салып, шунда ук хуҗабикәсе янына ашыга торган иде. Харис туганының кече кызы Гөлгайшәне “Скорый” алып китүгә, малкаен арканлап үзенең өенә алып кайтып киткән. Әле тагы: ”Аңа сыер нигә, гомере бик астында үтә аның, я дөмегә шунда”, – дип сөйләп йөргән ыштыр бит. Аның сүзеннәнмени, Ходай язган булгач ипкә килде Гөлгайшә, тып итеп кайтып җитте. Тик сыер гына юк шул инде, теге таштояк хатын суеп саткан, әйтсәң дә алты баласын карарга җиткерә алмыйдыр инде. Хәзер ничек итсә дә йоклап китә алмый инде ул, уңга-сулга боргаланып ятар шунда. Соңгы араларда тагын йокысы югалды әле аның, теге вакытта да, чирләр алдыннан йокысызлыктан интегә башлаган иде бит, Аллаһ сакласын.
Күңелсез хатирәләрдән арынырга теләп, өй эченә күз йөгертте ул. Ярата үз өен Гөлгайшә, курчак өе кебек итеп тота. Борынгы инде ул, кайчандыр мәрхүм әтисе салып кергән. Шунда дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Туганнары кайсысы кайда хәзер, үз дөньяларын көтеп яталар. Үсә тордылар, башлы-күзле булып чыгып китә тордылар. Ә менә Гөлгайшә шунда торып калды, әти-әниләрен кадерләп кабергә куйды. Ниндидер сихер булдымы, үз гаиләсен генә кора алмады. Тәкъдиргә язганда аңа тиң ир-ат табылмаганмы, картайды ялгызы. Хәзерге яшьләр булса әллә нәрсәләр кыланып бетәрләр иде, ул никахсыз беркемне дә якын китермәде, әйтергә уңайсыз, кыз булып картайды. Тегендә врачлар, чиреңдә ялгыз картаюыңның да сәбәбе бар дигән булдылар. Имеш, хатын-кыз кырыкка узганчы ир-ат кулын белмәсә, әкренләп бала акылына кайта башлый, дип исбатларга булаштылар. Анысына бик ышанып җитми Гөлгайшә, әтисе сөйли торган иде әле, челләдә печән чапканда, көн кызуында һушыңны югалтып ялгышып киткән идең, Закир мулладан өшкертеп кенә ипкә-сапка китердек, ди торган иде. Анысын хәтерләми инде ул, дөресен әйткәндә, чирле дип тә белми үзен. Гомер буе башкалар белән беррәттән калхуз эшенә йөрде, үз дөньясын көтте. Кемдер кырын караган була икән, үзен белсен дә авызын йомсын. Һәркемнең бар китек яклары. Менә шул ничек больницага утыртып җибәргәннәрен, анда нишләткәннәрен бик хәтерләп җиткерми, томан эчендә йөргән төсле генә булып тора. Үтте дә китте бит, әле менә шап-шактай, күз генә тимәсен.
Әллә кайда читкә каерып кереп китте, нәрсә төн уртасында уянып авыз ерып ята иде соң әле ул?.. Халисә, шул изге күңелле бәндә, кәефен күтәрде аның. Көн эссесе басыла төшкәч, кайда барып сугылырга белми, күршесенең читәннәренә барып асылынган иде Гөлгайшә. Күршесе Халисә шалкандай таза беләкләрен сызганып куеп, кулдан гына кер уа иде.
– Оныкачкаем кунакка кайтты бит, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. –Әле сосып йоклый әле, рәхмәт төшкере. Шуның керен уып куанам. Бала кешенең киемнәрен машинага салып, теге кер порошокларына чумдырып әйләндерергә һич ярамый. Торганы бер агу бит ул нәрсәләре, әллә нинди чирләр китереп чыгарыр, тфү-тфү, шайтан колагы саңгырау. Ике кисәк керне мин кул белән дә ышкыйм, бер дигән кер сабыны белән. Тәнгә сихәт кенә аннан. Кер диярлек тә түгел инде аның киемнәрен. Кара әле син аларны.
Шатлыгы ташып барган күршесе ак күбекләр уртасыннан кечтеки генә күлмәк алып җилдә җилфердәтте.
– Күр әле син, минем учтан чак кына зуррак үзе, оныгым да. Ә тавышы бар, кычкыра башласа бүлмәне яңгырата, малай кеше бит. Кай җиреннән чыга торгандыр, яшь тә юк бит әле үзенә. Бабай чорма башында сакланган бишекне кертеп элгән булды, карт юләр. Бишектә ятып түзәр баламыни ул, читкә караган арада шуып чыкты таяклары арасыннан, әнисе чырылдый, бабай нишләргә белми, үзем барып күтәреп алдым. Тәки идәнгә сөйрәп төшерә иде бишекне. Мин үзем аңа мендәрләрдән чыбылдык кордым, шунда танау сызгырта әле. Уяна калса эш харап, ни бабай юк, ни әнисе апасына китте дә югалды. Чаптырып йөри хәзер бүлмә буйлап, җитмәгән җире юк. Кулына ни эләгә-авызына кабарга булсын. Бер-бер нәрсә өстенә тартып төшермәсен дип куркытам. Син, күрше, монда кереп, күз салгалап тор әле, уяна калса, кисәтерсең. Соңыннан икәүләп чәй эчәр идек. Көне дә кызу бүген, тамак кипте. Әнисе кайларда йөри торгандыр инде. Берәрсен күрсә, дөньясын оныта, хәерсез.
Бик теләп читән аша үрмәләде Гөлгайшә, яхшы кешегә ничек хәлдән килгәндә ярдәм итмисең ди.
– Түр якта, мендәрләр арасында, челтәр белән каплап куелган. Чебеннәр бигрәк бимазасызлыйлар бит. Аяк очларыңа гына басып кер, кул белән кагылмый үрелеп кенә кара. Йокласа, шым гына чык та кит. Минем дә монда күп калмады инде. Чайкап элсәм...
Кушканнарны җиренә җиткереп, әкрен генә атлап керде Гөлгайшә, ап-ак мендәрләр арасына муенын сузып карады да дөньясын онытты. Авызларын турсайтып, кечкенә кулларын як-якка ташлап, кәкре тәпиләре белән тибешә-тибешә бер кеше заты йоклап яткан була иде анда. Ефәк төсле чәч төпләре тирләп чыкан булган, бит алмалары кызарып янып чыккан, алсу иреннәре читенә төкереге чыланып калган. Шундый матурлыкны күреп ах итте Гөлгайшә, кулларына алып кысып-кысып сөясе килде баланы, үчтекиләп сикертәсе, колагына матур-матур сүзләп пышылдыйсы, шул кечкенә тәпиләрен, кабарып торган корсагын, үтә күренмәле бармакларын чут-чут үбәсе килде. Күпме торыр иде шул могҗизага исе китеп, кайтып кергән әни кеше аны пырдымсызланып очыртып чыгарып җибәрде. Гөлгайшә каршы дәшми, мыштым гына чыгып Халисә янына артын терәде.
Ачык тәрәзә аша холыксыз әнинең пыр тузулары ишетелеп торды
– Бер минут янында булмасаң, кырыкка төрләндерәләр баланы. Кемне кертеп бастырган бит әле янына, яртыакыл Гөлгайшәне. Чире йогар дип куркмыймы икән ни, саташып китеп сабыйны буып бәрсә, тәүбә, тәүбә. Кара ничек төшләнеп уянып китте, шар елый бит, зәхмәте кагылдымы икән әллә?.. Акырма әле шулкадәр, йөрәгемне калтыратасың...
Тагын әллә нәрсәләр сөйләп бетте әле чая хатын, каян белә яшь кенә көенә шундый сүзләрне. Керләрен элеп Гөлгайшә янына сырынган күршесе колакка гына шыбырдады: ”Уйлап та чыгара инде, зәхмәт имеш. Ашатмый ул, шуңа көйсезләнә бала.” Шулчак тәрәзәдә яшь хатынның пумала башы күренеп калды.
– Әни, кая куйдың шешәсен, смесь биреп карыйм әле.
Бераздан бала тавышы тынды, тынычланып китте ахрысы. Тынлыкны тагын Халисә бүлде, эчендә җыелганны бушатасы килә иде шикелле.
– Имезмим ди, чатнап тора. Төрлечә әйтеп карыйм, үз сүзе сүз, суйган да каплаган киребеткән әтисе. Сабыена яшь тә юк бит әле, песи баласы зурлык, үзең күрдең ич. Шуны әллә ниткән даруланган нәрсәләр белән туйдырмакчы. Йөрәккәем өзелепләр китә инде шул шешәне мөкиббән китеп суыра башласа сабый. Үзен мин аның, кызымны әйтәм, ике яшенә кадәр имезгән идем, шуңа да шалкан кебек таза булып үсте, әле дә дастуен бит, яныңнан атлап үтсә җиле кагыла.
– Нигә ашатмыйм ди, сөте корыганмы әллә? – дип шаккатты Гөлгайшә.
– Һо, сөт, анда инде сөт фермасы, күкрәкләрен чамала да... – Халисә икеләнгәндәй итеп, берара тынып торды. – Әйтсәм әйтим инде, баланы имезсәң күкрәкләрнең матурлыгы югала имеш, ире яратмый башлый... Вәт.
Калганын тыңлап бетерә алмады ул, теге җен хатын тырт-тырт басып килеп чыкты. Аның күзләренә күтәрелеп карарга да куркып, Гөлгайшә тизрәк үз ягына теркелдәп калды. Менә хәзер килеп шул нарасый каршында үткәргән ләззәтле мизгелләрен кабат-кабат күз алдыннан үткәрде ул. Җен ачулары чыгып теге юньсез әнине тиргәде. Йә инде, ничекләр итеп фәрештәгә тиң баланы ач тотарга башына килә икән, матурлык кирәк булган таш бәгырьгә, тотып арт ягын чыбыркыларга шуның. Бирсен иде Ходай аңа шундый бәхет, могҗиза булып пәйда булсын иде аның сабые, бер тотам яныннан китмәс иде, гел янында мәш киләр иде. Әле нишләп яткан була икән үзе? Дөньясын онытып йоклыйдыр, яшь бала күп вакытын йоклап үткәрә бит ул. Булмады, булмады, нигәдер рәнҗеткән аны язмыш, бәхет дигән нәрсә читләтеп үткән аның тәкъдирен. Хәзер үкенүдән ни файда, башыңны иеп атлый бирәсең инде язмыш сукмагыннан, язганына риза булып. Кузгалып торып чәй кайнатып эчәсеме, ул чакта бөтенләй йокы кача инде, күзгә төртмәс караңгы бит әле тышта. Күзләрне чытырдатып йомып, онытылырга тырышып карарга кирәк, юкны-барны уйламаска...
Фото: ayamama.ru
(Дәвамы бар.)