

Халык Сирайның батырлыгына сокланып туя алмады.
— Һи-и, Сирай, шунда үзеңне таш баскан булса, икегез дә сытылып үлә идегез бит! — диештеләр.
Ризасызлары да табылды:
— Җүләр Әбдүшнең шунда сытылып үлгәне яхшырак була иде. Тутасы да котыла иде, үзе дә котыла иде.
Сирай мактаганнарга да, ризасызларга да кайтарып сүз әйтмәде.
Бу вакыйга кыз урлау вакыйгасын оныттыра төште.
Урып-җыю вакытында Сирай басудан кайтып керми, шунда гына әбәт ясый. Ул комбайнның өзелгән каешын алмаштырып маташа иде, тыны-өне беткән пред сәпите белән килеп капланды.
— Сирай! Коткар! Уазикның коробкасы чыкты...
Капланырсың да нибуч, калхузда алты авыл, аралары ерак, бөтен басуларны тикшереп йөрергә уазигың булмаса, чуртымны кырырсың. Предның хәлен бик яхшы аңлады Сирай.
— Егетләр, каешны үдегед кигертерсегед, мин киттем! — дип матаен кабызды.
— Утыр, Габдулла! — диде Сирай комбайн тирәсендә чуалган Әбдүшкә.
Җүләр Әбдүш шатлыгыннан кыргый мәче сыман ыйгылдап, матай арбасына утырды.
Пред Сирайның запчастьсез кайтмаячагын бик яхшы белә иде, Сирай бит ул кыенсынып тормый, мүкләк сыер кебек теләсә кем янына кереп китә, нәчәлникнең ишеге төбендә йоклап калса кала, теләгәнен алмый чыкмый.
Нәчәлникнең күзенә карап:
— Кирәк бит, апаем, үдем өчен түгел, калхуд өчен, сәвитләр быласты өчен сораем бит, апаем... — дип ялваргач, тилемсәрәк бу ирнең сагышлы, ялварулы карашын күргәч, нәчәлникләр аның йомышын үти торганнар иде.
— Кайтып җиттек, Габдулла! — диде Сирай.
Җүләр Әбдүш матайдан төшеп, капкадан узды.
— Әнкәй, кунак бар! — дип кычкырды хуҗабай. — Капкаларга әдерлә!
Әнисе болдырга чыгып, улы белән Әбдүшне каршы алды:
— И-и, Габдулла кунакка килгән икән! — диде олы кунак көткәндәй.
— Коймагым да әзер, керегез!
Гөлчәһрә түти Әбдүшне өйгә алып кереп китте. Өйгә кергәч, Әбдүшнең кулларын сөннәтләтте.
— Хәзер чәй ясыйм! — дип мич тирәсендә әвәрә килде.
Матаен капка төбендә калдырып, Сирай өйгә атылды:
— Әнкәй! — дип кычкырды ул керә керешли. — Син әперти, кычыткан яфраклары җый әле, минем калага барасым бар.
Гөлчирә түти «олы кунак» алдына коштабак белән коймак куеп, сөтле чәй ясады, кунакның алдына бал савытын шудырды.
— Аша, балам Габдулла! — диде дә хуҗабикә, кәрҗин алып, ишегалдына чыгып китте.
Сирай тиз генә корбанга калдырган сарыгын суеп тунады, әнисе әрекмән, кычыткан яфракларын чайкап саркытырга куйган иде. Сирай түшкәне тоз белән яхшылап ышкып чыкты да кычыткан яфраклары белән төрде, кычыткан өстеннән әрекмән яфраклары белән каплап, аннан ак җәймәгә урады. Шулай иткәч, җәйге челләдә дә ит бозылмый, озак саклана. Түшкәне матайның арбасына салып, өстеннән яңгырлык белән каплап куйды да, өйгә кереп, яшереп
куйган урыныннан күпмедер акча алып, тиз генә капкалап, матаен кабызды, идарәгә барып юллама яздырып алды да Казанга очты.
Аның Казанда язучы дуслары күп иде. Китап яратканга күрә, ул алар белән аралашып яши, авыл күчтәнәчләре белән сыйлый, язучы милләте Сираҗетдинның Казанга килгәнен зарыгып көтеп ала, чөнки алар Сираҗетдин акчасына сыйлана. Язучылар авылга килеп төшсәләр дә, Сирай акчасына сыйлана, Сирай калага килеп чыкса да, язучы халкы Сирай акчасына ресторанга керә. Шулай итеп, Җүләр Сирай язучылар арасында үз кеше булып китте. Ул хәтта язучыларның ел йомгаклары җыелышында да катнаша иде. Авылдан килгән китап укучы буларак, аңа бер-ике тапкыр сүз дә әйттерделәр.
Дус язучылары (шаян халык) аны үзсендереп тә җибәрәләр иде.
— Син, Сираҗи, әдәбиятны Галиуллиннан яхшырак беләсең! — дип алгысыталар иде.
Бервакыт язучылар җыенында:
— Төбәктән Сарташ авылы механизаторына сүз бирелә! — диде җыелышны алып баручы Мирсәй ага.
Көрәшче, механизатор, әдәбият сөюче Сираҗетдин Туктаров сәхнәчектә торган мөнбәр артына менеп басты:
— Калхудчы седгә икмәк, сөт, ит бирә. Калхудчы ул, апайларым, халтурит итми, ә седнең арада халтуршиклар бар. Нигә калхудчының фидакарь хедмәтен мактап җадган романнар юк? Менә, апайларым, сед монда бик яхшы сүләйсегед, ә «Кадан утлары»гыдда укыр нәмә күренми. Седнең арагыдда иң шәп җадучы Әмирхан Җенеки! Җенекинең әсәрләрен укып туеп булмай, Габдрахман абый
бит ул балалар җадучысы. Олгайгач, мин аның китапларын укып караган ием, кыдыгын тапмадым.
Калхузчы әдәбият тәнкыйтьчеләре өлешенә кереп, озак сөйләгәч, җыелышны алып баручы Мирсәй ага, графин кагып, Сирайны кисәтте:
— Калхузчы иптәш, кыскарак тотыгыз! — диде.
— Апаем, одак сүләмәем мин, Җенеки кебек җадыгыд сед! — дип мөнбәрдән төшеп китте, урындыклар тыкрыгыннан барганда, бик каты алкышладылар. Бигрәк тә аның дуслары.
Бу юлы да Сирай турыдан-туры Язучылар йортына китте, ул вакытта Язучылар берлеге Бауман, 19да утыра иде. Анда аның дуслары эшли.
— Апайларым, — диде ул килеп керү белән.— Уазга коробка передач кирәк! Ит бирәм, бер тартма аракы алам, ярдәм итегед.
Егетләр чигәләрен озак кашыдылар, Рөстәм дигәне әйтте:
— Сельхозтехникага киттек! — диде.
Сельхозтехникада аларны складка юлладылар. Склад мөдире Зарифҗан Рөстәмне танып, егетләрне читкәрәк тартты:
— Бер коробка бар, егетләр! Ләкин ни акчага, ни иткә бирә алмыйм. Нәчәлник өзелеп кирәге чыкканда, дип калдырган коробка гына. Минем нәчәлникнең запас квартирасы бар, шуңа телефон кертә алсагыз, коробка сезнеке!
Егетләрнең сөмсерләре коелды. Бераз торгач, Рөстәм әйтте:
— Водоканалның элемтә бүлегенә — Фәриткә киттек! — диде.
Сарык түшкәсен алдына алып, Рөстәм арбага, склад мөдирен арткы утыргычка утыртып, Водоканалга киттеләр.
— Кыен эш, егетеләр! — диде телефон кертү остасы Фәрит.
— Кыен булса да эшлә, апаем! — диде Сирай. — Сиңа бер түшкә сарык, өч йөз сум акча, мәгәриче миннән.
— Квартирасы кайда? — диде Фәрит.
— Яңа йортта! — Мөдир Зарифҗан егетләрне яңа фатирга алып китте.
Фәрит үзенең «Москвич»ына утырып, алар артыннан иярде.
Склад мөдиренең икенче ачкычы бар икән, ике бүлмәле өр-яңа фатир, яхшы җиһаз, суыткыч, суыткычта җаның теләгән эчемлек: коньяк, аракы, шәрабләр, төрле-төрле бозылмый торган кабымлыклар, тәрәч бавырлары, креветка консервалары, дистәләгән йомырка...
— Егетләр! — диде Фәрит, каядыр шылтыраткач. — Бу районда буш номерлар калмаган. — Ике як ас-өс күршеләрне әйләнеп чыгыйк, телефонлы ялгыз карт-коры булмасмы?
Аскы катта сиксән яшьлек авыру әби яшәп ята икән, әбигә ике йөз сум акча биреп, блокировка белән номер куярга ризалык алдылар.
— Баста! — диде Фәрит. — Бер сәгатьтән телефонлы булырсыз. Яңа чыккан телефонны куям.
Фәрит бик кәттә кыяфәт белән өр-яңа телефонын өскә күтәрде. Бу телефонның сан тәгәрәткеч тәгәрмәче юк, анда вак саннар язылган
шакмакчыклар гына иде.
— Куй-куй! — диде Сирай. — Акчамын үдем түләем, апаем.
Фәрит кирәк-ярагын үзеннән калдырмаган иде. Ул кемгәдер шылтыратып, ризалык алды да монтаж эшләрен башлады. Эшне ул тиз тотты. Шылтыратып карадылар, аска төшеп, телефон автоматтан да шылтыраттылар, өр-яңа модель телефон төзек эшли иде.
Егетләр сыйланган арада склад мөдире нәчәлнигенә шылтыратып, сөенче алды.
— Лазарь Иванович, мин сезнең яңа фатирыгыздан чылтыратам! Нумирын әйтәм: 22-30-83...
— Китаннан! — дигән тавыш ишетелде. — Куй трубкаңны, хәзер үзем шылтыратам.
Бераздан соң телефон шылтырады, трүбкәне мөдир алды. Куаныштылар, котлаштылар.
— Егетләр, коробка сезнеке! Киттек! — диде мөдир.
Аска төшкәч, матай арбасындагы сарык түшкәсе Фәритнең «Москвич»ына күчте.
Сирай авылына төн уртасында гына кайтып керде. Ләкин ул предны уятып тормады, туп-туры гаражга китте,
— Синмени әле бу, Сирай! — диде йокыдан шешенеп беткән төнге каравылчы Әхрәй.
Сирай гаражның утын кабызды: түр почмакта ватык уазик моңаеп тора, Сирай өр-яңа коробканы күтәреп, машина янына килде.
— Әхрәй абзый! — дип кычкырды Сирай. — Кил әле...
Әхрәй ютәлли-ютәлли гаражга керде.
— Машинаны чокырга китерик әле! — диде Сирай. — Мин этәрмен, син рульгә утыр.
Машинаны чокырга турыладылар. Әхрәй йокысын дәвам итәргә каравыл кетәклегенә китте.
Байтак маташканнан соң, тизлек күчергеч коробкасы үз урынына утырды. Коробкага май салгач, Сирай машинаны кабызды, ишегалдына алып чыкты, тизлек терсәге йомшак кына эшли, барысы да ал да гөл иде. Уазикны чыгу ишеге янына ук китереп куйды да матаена утырып, йокларга кайтып китте.
Пред иртән торып гаражга килсә, машинасы төзәлгән, өр-яңа коробка урынына куелган иде.
— Җен икән бу Җүләр Сирай! — диде канәгать пред.
Шулай тагын бер ел узып китте.
(Дәвамы бар.)
Фото: kuzov-russia.ru