Чәчмә әсәр
12 Апреля 2023, 07:22

Заһит МУРСИЕВ. Өрәк икмәк сорады

Бу төнне Рәфиснең ничек чәче агармагандыр. Теге чакта дусларының исәр-мисәр сөйләшүләре чи ялган булмаган ләса! Менә шуннан егетнең күңеленә шом төште инде.

Заһит МУРСИЕВ. Өрәк икмәк сорадыЗаһит МУРСИЕВ. Өрәк икмәк сорады
Заһит МУРСИЕВ. Өрәк икмәк сорады

Солдатлар белә инде, зур частьлардан, олы командирлардан ераграк урынга эләксәң, хезмәтең тынычрак бара. Офицерларның урынсызга бәйләнүе дә, көзге салкын яңгыр астында пневмония алганчы йөгерүләр дә сирәк була. Шуңа да Рәфис, каравыл взводына эләккәч,  куанып йөрде, билгеләнгән сәгатьләреңне постта торасың да, казармага кайтып ял итәсең. Шулай көн артыннан көн үтәр кебек иде.

Саклый торган объектлары Түбәнге Новгород шәһәреннән кырык чакрым ераклыкта урман арасында урнашкан сугыш кирәк-яраклары склады булып чыкты. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган, дүрт тарафта дүрт вышка серәеп тора, менә шул сугыш чорыннан калган манараларда автоматларын кочаклаган часовойлар бар тирә-якны күз уңында тотып сакчы хезмәтен үти инде. Монда шунысы гаҗәп, объектлар арасындагы юлларга караганда биредә комлы җир дип уйлаган иде Рәфис, юк, алай түгел икән. Әнә шул юлдан чыгып бер-ике адым читкә атласаң, сазга батасың да куясың. Бар тирә-як сазлык, зәгыйфь агачлык. Ә шулкадәр комны кемнәр, кайдан китергән монысын Рәфис төпченмәде, бу сорауга җавап булмасын үзе аңлады.

Иртәнге алты. Агач араларыннан кыйгачлап алсу нурлар төшә, алар төн эчендә яфракларга кунып өлгергән эре чыкларда чагылып гаҗәп бер манзара тудыра. Ваемсыз гына атлап барганда Рәфис нәрсәгәдер сөрлеккәндәй булды һәм, артына борылып, абындырган әйбергә карап алды. Итегенә эләгеп ком арасыннан кәкре сөяк килеп чыккан. Нинди сөяк соң бу? Сарыкныкын, сыерыныкын Рәфис яхшы таный – авыл малае, бүренеке дисәң... Җае туры килгәндә Рәфис бу хакта иптәшләренә сөйләде.

–– Әйе, бүре сөяге ул, – дип көлде Володя, – нәкъ менә синең кебек ике аяклы бүре кабыргасы. Алар монда җитәрлек.

– Кеше сөлдәләре ул, – дип турысын әйтте сабыр холыклы Коля. – Монда элек туганнар каберлеге булган. Юлда бер хәл әле, ком белән күмгәннәр, ә менә син юлдан чыгып урманлыкта йөрсәң калдыклар адым саен очрый. Тик, мин сиңа бу урманда гөмбә-фәлән эзләп йөрергә киңәш бирмәс идем, чөнки агач араларында баткак урыннар бар, шәйләми дә калырсың үзең дә бер төенчек сөяккә әйләнерсең.

Егетләр әллә булганны, әллә ялганны сөйли, Рәфис бик үк аңлап та бетмәде. Ә тегеләре, мавыгып китеп, яшь солдатны куркытуларын дәвам итте.

– Белмим инде, сазлыкта батып сөяккә әйләнүең начармы, әллә өрәккә очрап гомерлеккә дивана булып калуың хәтәрме? – дип тел озайтты Володя.

Гомумән, солдатларның шулай юкны-барны сөйләп ял итә торган гадәтләре бар инде ул, шунлыктан, Рәфис бу сүзләргә зур игътибар бирмәде. Шулай шактый вакыт үтте. Ә бер көнне болар азрак төшереп алды. Бу урманда хәмер кайдан килгән дигәндә, аның шунысы үзе бер галәмәт инде, солдат халкы балтадан ботка пешергәнне аракы гына тапмас дисеңмени.

Снаряд, патрон алырга аларга машина килә бит, төяп озатып йөрүче солдатлар да була, менә шулар аша алдыралар да инде. Алай күп тә эчмәделәр, командир да шәйләми калды, барсы да шәп. Төнгә каршы булса да кәеф күтәренке. Барды Рәфис постка, иптәшен алыштырды, тирә-юньгә күз салгалап алпан-тилпән тапангалый башлады. Була икән ләса шулай, хәрәкәтләнеп торган, бернинди очракта да йокламаска тиешле часовой бер мәлне әвен базарына киткән дә барган. Сәер тавышка шомланып уянды ул. Күзләрен ачты да ябалак шикелле башын боргалый башлады, колакларын тырпайтты – кайдандыр бала елаган тавыш ишетелә иде. Тыңлап-тыңлап карый Рәфис – ишетелгән кебек. Аннары тынып кала. Туктагач, солдат бар сизгерлеген җыеп тыңлый башлый, юк бит, ишетелми, димәк. Бая колагы ялгышкан. Алама аракы, төн, ялгызлык, вакытсыз йокы болар барысы да кешенең акылын ялгыштырырга бик тә җиткән. Шулай дип үзен тынычландыра башласа теге тавыш яңадан ишетелә. Әйе, ишетелә бит, бала елый. Җилсез төндә аерымачык ишетелеп кала.

Бу төнне Рәфиснең ничек чәче агармагандыр. Теге чакта дусларының исәр-мисәр сөйләшүләре чи ялган булмаган ләса! Менә шуннан егетнең күңеленә шом төште инде. Тагын да шундый бер-бер хәл булмагае дип шикләнеп йөрде, ләкин ике ай вакыт имин үткәч, күңеле җиңеләеп, тынычланып калгандай булды. Ләкин бу алдаткыч тынлык булган. Гадәттәгечә, автоматын асып кайтып килгәндә, каршыга бер әби очрады. Кайдан барлыкка килде ул – Рәфис исләми калды. Гомумән, монда әби-бабайларның эзе дә булырга тиеш түгел. Ләкин бу әби кайдандыр килеп кергән бит! Рәфис шаккатты. Әби исә мираж түгел, ул иелә-бәгелә сорана башлады:

– Улым, бер кисәк икмәк кенә бир әле?

Рәфис телсез.

– Солдат, Алла хакы өчен, икмәк сыныгы бир әле?

Егет һаман да ләм-мим, гүя тораташ.

– Улым, зинһар өчен, ни дә булса бир инде, үтермә карчыкны! Посттан кайтып килгән солдатта нинди икмәк булсын. Ул ничек бирсен? Рәфис хәтта «юк» дип тә әйтә белми. Куркуы да көчле, шул ук вакытта зиһене дә аңлый: бу бит кеше түгел. Бу өрәк! Төнлә түгел, әллә нинди харәбәләр арасында түгел, ә солдатлар йөреп торган юл өстендә тора. Таякка таянган, түбәнчеллек белән баш ия, иелгән саен чукына. Озак дәвам иттеме бу хәл, берничә секундмы – Рәфис исләми. Тавышка уянып киткәндәй булды ул. Башка вышкаларда торучы егетләр куып җиткән икән. Ә карчык юк. Аның кая булганын Рәфис аңгармый калды. Ул юкка чыкты һәм вәссәлам. Әлбәттә, куркуы никадәр көчле булмасын, Рәфис бу хакта иптәшләренә сөйләмәде, аларның шул инде, көлеп, ирештереп теңкәгә тиярләр иде. Хәер, алар монда шундый серле җир булуын Рәфистән алда беләләр иде. Бәлки, теге чакта солдатларның чак кына кызмача булуын командирның «күрми» калуы да шуннандыр. Янәсе, стресс бетерү чарасы.

Биредә илле ел элек туганнар каберлеге булган. Туганнар каберлеге – ул безнекеләрне, немецларны аерып тормыйча бер

чокырга күмеп кую. Тик, баланың, бөкрәеп беткән карчыкның илле ел булган сугышка (фронт монда кадәр килеп җитмәгән булган) һәм туганнар каберлегенә нинди катнашы бар?

Бәхеткә каршы, тиздән Рәфисне икенче частькә күчерделәр. Аллага шөкер! Югыйсә, мондый сәер һәм куркыныч хәл өченче тапкыр кабатланса, чыннан да, гомерлеккә дивана булып калуың бар.

 

Фото: enmerkar.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас