Чәчмә әсәр
12 Апреля 2023, 07:16

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (3)

Шау килде халык, Җүләр Сирайның кыз урлаганы турындагы хәбәр бөтен төбәккә таралды: сөйлиләр дә бот чабып көләләр; арттырып та җибәрәләр; булганын да, булмаганын да сөйлиләр.

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (3)Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (3)
Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (3)

Бу сөйләшүдән соң ике-өч ай уздымы, юкмы, бөтен авылны шаккатырган вакыйга булып алды. Тәвәккәлләп, Сираҗетдин калхуз атларын караучы Садыр Гыйлемханы янына китте, кесәсендә бер шешәсе дә бар иде. Садырның тамагы да кычытып тора иде, Сирай алып килгән шешәне печән арасына качырып куйгач, Садыр әйтте:

— Ни йомыш, Сираҗетдин энем? — диде.

— Гыйлемхан абдый, бу кичкә Турытаеңны биреп тор әле...

— Ни йомыш?

— Кыд урларга барам.

— Кая?

— Урадбәккә!

— Кем кызы?

— Анысы хәрби сер, кайткач күрерсең, туемда түрдә утырырсың!

— Матри! — диде Садыр. — Атны имгәтсәң, пред икебезнең дә башны кимерер!

— Белми дә калырлар!

— Эңгер-меңгердә килерсең!

Ул күрше кызы Илгизәне чакырып чыгарып, алтын йөзек сузды.

Илгизә аптырап калды.

— Бу ни, Сирай абый! — диде кыз.

— Син беднең килен Гашияне сәгать тугыдда капка төбенә чакырып чыгарсаң, йөдек синеке! Мин чакырганны әйтмә, ахирәтләрең чакыра, диген!

Кыз «ни өчен» дип сораштырырга уйлаган иде, Сирай коры тотты, ул йөзекне Илгизәнең атсыз бармагына кигезде дә китеп барды. Кыз йөзекле бармагын сыпыра калды.

— Ярар, алайса, бер-бер кызык уйлап тапканмы соң бу Тиле Сирай! Чакырырмын сәгать тугызда! — диде кыз үзалдына.

Сирай эңгер-меңгер җиткәнне зарыгып көтте. Ул келәмнән мылтыгын алды:

— Әнкәй! Коймагыңны пешерә тор, самавырыңны куя тор! Мин килен апкайтам.

— Ай, Алла-Ходаем! Кем кызы, нигә бик ашыгыч, әзерлегем дә җук...

Җавап та бирмичә, Сирай, мылтыгын иңсәсенә асып, ишектән чыкты. Урамда дөм караңгы. Садыр Гыйлемханы атны иярләп, көтеп тора иде. Сирай биеп торган айгырга атлангач, аны тыя төшеп, җиңелчә юыртып китеп барды.

— Алла ярдәменнән ташламасын! — дип калды Садыр.

Сирай авылны чыккач, салмак юыртып байтак барды, аннан атны кире борды. Ул авыл йоклаганны көтә иде. Ат басу капкасыннан кергәндә, урамбашында бер шәүлә күренде, бу Илгизә иде. Сәгать тугыз тулганда, алар Хашимнар капка төбендә иде. Илгизә кереп китте, тәрәзәдә ут яна иде әле, озак та узмады капкада ике хатын-кыз күренде, Сирай яшен тизлеге белән Гашияне күтәреп ияргә менгезде, үзе дә атка атланды, айгыр алга ыргылды, Гашия кычкыра, Илгизә кычкыра, этләр өрә.

Сирай өендә ут яна, анасы килен төшкәнне көтә, Сирай аттан сикереп төште дә һавага мылтык дөпелдәтеп, һичтуктаусыз чәбәләнүче Гашияне өенә алып кереп китте.

— Менә, әни, синең киленең! — дип кычкырды үзе.

— Әстәгъфирулла, бу Гашия түгелме соң? Нишләдең син, бала? — дип каударланды әнисе.

Ул арада капка ягыннан кешеләрнең кычкырып сөйләшкәннәре ишетелде, озакламый ишекне каерып, өйгә Хашим килеп керде.

— Сирай, нишләвең бу? — дип кычкырды ул. — Җүләр Сирай, аһ, тиле Сирай!

Гашия яклау сорагандай, бер каенанасына, бер иренә сарыла иде. Үзе җылый,

Гөлчирә түти дә нишләргә белми:

— Тилергән малай, тилергән Сираҗетдин! — дип сукрана.

Өерелеп ирләр керде, барысы да аптырашкан иде.

— Вәт җүләр Сирай! — дип бот чабалар.

Мактау көтеп торган Сирай бөтен кеше үзенә ябырылгач, каушап калды, шул каушаудан файдаланып, Хашим аның кулыннан мылтыгын тартып алды да энесенә төбәде:

— Атам, эт баласы! — дип кычкырды.

Анасы кычкырып олы улына ташланды да мылтык көпшәсенә ябышты.

— Нишлисез сез, балалар? — дип үкси башлады. — Нәселдә булмаганны! Акылыгызга килегез, балаларым!

— Әнкәй, абый, мин аны яратам! — дип кычкырды Сирай, ачынып. — Мин аннан башка яши алмаем!

— Мин дә яратам, ул минем никахлы хатыным, булачак баламның анасы! Мин дә аннан башка яши алмыйм! Китап укый-укый тилергәнсең син, Сирай!

Барысы да сабырлана төште.

— Әйдә! — диде Хашим хатынына, аннан соң мылтыкны өстәлгә куеп, ишек тарафына борылды.

Хатыны каенанасының кочагыннан чыкты да иренә иярде, башкалар да таралышты. Өйдә Гөлчирә түти белән төпчеге Сирай гына калды.

Өй эче тып-тын, сәгать тавышы гына ишетелә.

— И бала-бала! — диде ана сабыр гына. — Адәм көлкесенә калдырдың бит син нәселне.

Сираҗи тирән көрсенде дә капка төбендә таптанып торган айгырны Садырга илтә китте.

Шау килде халык, Җүләр Сирайның кыз урлаганы турындагы хәбәр бөтен төбәккә таралды: сөйлиләр дә бот чабып көләләр; арттырып та җибәрәләр; булганын да, булмаганын да сөйлиләр. Сирай кешеләргә сүз әйтмәде. Ул һаман Гашияне ярата иде. Ә аның сөйгәне Гашия бала анасы булды, ул кыз олан алып кайтты.

Быел Сабан туенда Сираҗетдин көрәшмәде. Бик боек йөрде бичара. Сабан туе таралгач, төшке бәлешләрне ашагач, халык сары таш янына көндезге уенга менеп китте. Сабыйлар инде күптән сары таш астында комнан йортлар корып, кунаклы уйный. Җүләр Әбдүш тә кызчыклар уенына кушыла, кечкенә чиләктән су биреп тора, кызлар су катыштырып, комнан «пәрәмәч пешерә». Яшьләр уенга җыела, кунак кызлары, кунак егетләре, гармуны, баяны, җырлыйлар, бииләр. Уенның иң кызган чагында гына кемдер чырыйлап кычкырып җибәрде, мең ел буе кузгалмаган сары таш кузгалып, Җүләр Әбдүшне баскан да туктаган. Габдулланың сул аягы таш астында калган, Габдулла илереп үкерә, балалар чырыйлап җылый, яшьләр дә таш янына атылдылар. Ләкин ташның янә кузгалып, Әбдүшне сытып, аска тәгәрәү куркынычы бар иде.

— Якын бармагыд! — дип кычкырды Сирай.

Сираҗетдин, уйлап-нитеп тормыйча, таш янына атылды, Габдулланы сыттырмас өчен, аркасы белән ташка терәлде дә җан көченә ташны этә башлады, батырның муен тамырлары кабарды, күзләре акайды, нинди көч булгандыр ул, таш чак кына күтәрелгәндәй итте:

— Тартып алыгыз! — дип җан көче белән акырды Сирай.

Кемдер Габдулланы таш астыннан тартып алды, Сирай таштан читкә атылды, таш әле генә Сирай басып торган урыннан аска таба кузгалды, әкрен генә тәгәрәп, таудан аска төшә башлады, тизлеген арттыра-арттыра, мунча кадәрле таш, ком бураннары кузгатып, аска тәгәрәде, тәгәрәп төште дә буага чумды.

Җүләр Әбдүш илаулап җылый, аның аягы имгәнгән иде. Сирай Габдулланы ике кулына күтәрде дә тау сукмагы буйлап авылга йөгерде. Матаен кабызып, авыруны күрше авыл хастаханәсенә илтте. Габдулланың аягы сынган, кулы тайган булып чыкты. Алланың рәхмәте, ул аягына тиз басты. Шулай да Җүләр Әбдүш сул аягына аксак калды.

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: americanpost.news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас