

Люся, Люсенька, Люси… Нинди хәрефләр тезмәсе дип гаҗәпләнәсең булыр, ә бит мин сиңа юллыйм бу моңга чорналган сүзләрне, Бишенче Башкаручы. Монда тереклек иткән затлар белән аралашу йогынтысы. Үзләрен “кешеләр” дип йөрткән бу ифрат та кызыклы җан ияләре билгеле бер код белән генә аерылып тормыйлар, бер-берсенә дә бихисап тану тамгалары тагалар. Мәсәлән, бер үк зат кырыкмаса кырык исемгә, тамгага, кушаматка, кодка ия булырга мөмкин. Шактый озак вакытлар араларында яшәсәм дә, мин шәхсән үзем бу үзенчәлекле, гаять катлаулы, соклангыч, шул ук вакытта күңел кайтаргыч гадәтләрен бар нечкәлекләренә кадәр төшенеп җитә алмадым. Дөньяга килгәч тә һәр җанга исем кушыла, бу исем җанны гомеренең азагына кадәр озатып бара, кендегенә ялгана. Әмма ләкин хыялый затларны шул исем генә канәгатьләндерми, күрәсең. Бала күзен ачып якты дөньяны күрергә өлгерми, тирә-яктан яңадан-яңа исемнәр тага башлыйлар нарасыйга, әлдә ул бар әйткәннәрне аңларлык хәлдә булмый. Әнисе бер караганда аңа “аппагым” ди, икенче борылганда “гүзәлем” дип эндәшә, өченче тапкыр ни әйтерен үзе дә белми торгандыр. Кызчыгының хәлен белергә килгән кызмача ата кеше шәрран ярып, алар яткан бишенче каттагы бүлмәгә ишетелерлек итеп, урамда үтеп йөрүчеләрнең йөрәген калтыратып, бар көченә “алтыным” дип аваз сала. Бар, аңлап кара нинди мантыйкка нигезләнеп кырыкка төрләндерәләр икән тамгасын яңа яши башлаган затның. Әле бу эндәшүләр кешенең беренче көннәрендә генә. Соңыннан, вакыт үткән саен, адәм баласына тагылган исемнәр баш җитмәстәй тизлектә арта баралар, мәгънәләре табышмакка әйләнә. Шул кыз бала үсә төшеп, тәпиләргә уйласа, һәр кыек баскан адымы өчен гөнаһсыз сабыйга”сыер” кушаматы тагалар, кигән тәти күлмәген таплый калса “чучка”га әйләнә, әйткәнне төшенә алмый торса, ул – “сарык”. Гомумән, никтер кешеләр ярата төшәләр үзләрен киек-җанвар атамалары белән танытырга. “Мин бөркет!” – дип күкрәк киерә бер ише,» арысланга тиңмен!” – дип танау чөя кайсысы, куллары эшкә тисә”эттәй арыдым,» – дип зарлана кемдер. Шул ук вакытта икенчеләрнең үзләрен шундый кушамат тагуларын бик өнәмиләр,» ишәк, дөя, әтәч, куркак куян, тавыкбаш... » кебекләре бигрәк тә каннарын кайната. Ник берсенә ирәяләр, икенчеләренә кара көяләр бик аңлашылып бетми. Гадәткә кергән, битараф калдырган эндәш сүзләр дә җитәрлек. Теге кызыйны искә алсак, тора-бара ул кемгәдер ахирәт булачак, бергә укыган иптәшләре(иптәш тә шундый сүзләрнең берсе) аңа классташ диячәкләр, ябыграк булса колгага әйләнәчәк, тулы гәүдәлегә “җиркомбинат” кушаматы тагыла, буйга кыскалар – бүтәкә. Кылган кылыкларына, аерып торган холыкларына карап бәя бирәчәкләр әле: мактанчык, әләкче, ташбаш, кыланчык... санап кына бетерерлек түгел. Шунысы әһәмияткә ия, һәр аралашкан зат үзенчә бәя бирә, күп очракта алар капма-каршы мәгънәдә булалар. Бер гаилә булып яшәгән парларның бер-берсенә бирелгән бәяләре мизгел эчендә үзгәрә, кайсысы хак, кайсысы бинахак икәнен төшенә алмый аптырап каласың. Гадәти гаиләнең кич утыруына игътибар итсәң, менә мондыйрак тәгъбирләр ишетергә була. Хуҗа кайтып җитмәгән әле, чак юлда, дөресрәге чаттагы сыраханәдә тамак чылата, ә аны сөйгәне (тагын бер тамга!) искә алып төрләндерә башлаган инде. Чаҗлап торган табадагы бәрәңгене болгата-болгата:
– Кайда югалды инде шул, төн убыры? – дип ачынып әйтеп куя ул, янып чыккан бит алмаларын буып куйган аляпкычына сөрткәләп. Ул арада телевизорга күз төшереп алырга өлгерә әле ул – тагын шул комы коелып беткән Кобзон!
– Нәрсә кадалдың шул тартмага, дәресеңне кара әнә, – ди улының түбәсенә чиертеп ала, тагын көек исе тараткан табасына йөгерә.
– Тәки тамагы кытнаган теге алкашның! – дип җан ачуы белән кулындагы чүпрәген атып бәрә ул. Туры килгәндә шуны да әйтергә кирәктер,» алкаш”бу җирдә иң еш кулланылган кушамат, куллануда хәтта “чучка..., тиле..., ишәк...” кебек популяр булган тамгаларны да күпкә артта калдыра. Ул кушаматны билгеле төр сыеклыкны еш кабул итүче бәндәләргә карата кулланалар. Бу очракта да барысы ачык-аңлаешлы түгел, көтмәгән уйламаган җирдән уңайсыз хәлдә калырга мөмкинсең. Теге сыеклыкны тәгаен күп кулланганганлыгы бар галәмгә билгеле булса да, андый затка йөзенә бәреп “алкаш! ” дип әйтүдән тыелырга кирәк, шунда ук яңак төбеңә ямарга мөмкиннәр, бик тә гарьчел кешеләр шулар, шулай ук үзләрен нинди хәлдә дә эчкәннәр исемлегенә керткәнне яратмыйлар, гел “әзрәк тоткан идем..., бер-икене йоткан идем...” төсле акланырлык сүзләр кулланалар. Монысы йөзгә бәреп әйтү хакында, ә үзе булмаганда ник черетеп түкмисеңме аны, зыяны юк, башкалар да сине хуплап, ярышмактан кушылып сөйләячәкләр әле. Тик... монысы да барлык алкашларга да кагылмый, зур урыннар биләгәннәр, акчага коенганнарга карата бу сүзне аулакта да куллану катгый тыела, кем дә булса ишетеп калачак, сәгате-минутында ул хөрмәтле затка берне бишкә кушып синең сүзләреңне җиткерәчәк. Ә югары даирәләрнең ачуы каты була, он-талкан ясаячаклар үзеңнән. Бераз читкәрәк киттем шикелле. Безнең сүз сөйгәнен өзелеп көткән хәләл җефет хакында иде бит әле. Стенадагы күкеле сәгатькә минут саен борылып карый ул, шылт иткән тавышка сискәнеп китә, әнә аяк тавышы ишетелә кебек, менә лифт туктады алар катында... Көтүдән дә авыр эш юк дөньяда, башларыннан кичергәннәр белә. Суына башлаган көйгән бәрәңгене аркылы чәйнәгәндә түземлеге төкәнә хатынның. Ялт сикереп тора ул, шәпләнеп элгечкә таба атлый.
– Эзләп табып әлхәмен укытып алып кайтам хәзер шул ыштан балак тамакның! – дип киеменә үрелә. Нәкъ шул чакта ишектәге кыңгырау шалтырый. Менә бу урында тагын өстәмә мәгълүмат бирүне кирәк табам. Киң таралган кушаматлар ялгызлык исемнәрдән генә тормыйлар, эчтәлекле, тапкыр, ачы мәгънә бирү өчен кайчакларда ике, өч, аннан да күбрәк сүзләрдән торган тоташ сүзтезмәләр, җөмләләр кулланыла. Югарыда телгә алынган “ыштан балак тамак” шуңа чагу мисал. Күпләр алар: кыегы киткән нәмәрсәкәй..., черек кул..., суга сигән..., чумар баш... Калын фәнни хезмәт язарга була теләсәң. Хуш, кыңгырау тавышын тыңларга кире кайтыйк әле без. Хатын ачуына чәчәп ачкычны бора, тупсада хуш күңелләнеп бердәнбере басып тора.
– Тагын алкымына тыгылганчы чөмергән, җирбит, адәм актыгы, җен алыштырган нәрсәкәй. Балаң турында, хатының турында уйлар идең әзрәк, хөрәсән, кадалып китми бит ичмасам. Суыткычта шар тәгәрәтерлек, икмәктән гайре ризык юк өйдә, кайгысында да юк аның. Ә эчәргә булса таба! Аңа акча җәлләми. Туктыйсыңмы юкмы канса канис, сәрхүш, я бернәрсә белән как маңгаеңа тондырам мин синең, чукынып китмисеңме шунда. Котылырмын ичмасам...
Бу тавышлануның озакка сузылачагын белгән бала, ашык-пошык чәен шопырдатып, бүлмәсенә чыгып югала. Хуҗаның кәефе күтәренке, юк-бар өчен күтәрелеп бәрелми, якын яртысын да тынычландырырга тели.
– Ашарга икмәк булганда яшибез әле, хатын. Икмәктә көч, авыз тутырып икмәк чәйнәргә булса, тормыш дәвам итә дигән сүз. Кайда берәр нәрсә җыештыр әле өстәлеңә, – дип ава-түнә түргә атлый ул. Әзер табынны күреп кулларын угалый.
– Һу-у, бәрәңге, йодрык кадәрле, йомры гәүдәле... ә син бер нәрсә дә юк дигән буласың. Туты лифтта күтәрелгәндә туктамый эч борды, яхшы ашны алдан сизеп, шулай шатлануы булган икән. Майда йөздереп кыздырылган бит әле ул...
Ачуыннан-ярсуыннан сүзсез калган хатынның күзләренә яшьләре тыгыла, шулай да бәхетсез баш булды инде ул, шулай да уңмады ирдән. Чыкмыйм дип, аяк терәп карышып караган иде дә, апасы бит күзен ачырмады, сине башка кем алсын имеш, фәлән-фәсмәтән. Мондый сасы көзән белән яшәгәнче, ялгыз гомер итүләрең мең артык...
– Хатын, – дип сүз куша өстәл артына җәелгән ире, – сиңа әйтәм, кара әле монда...
Хәзер, көтеп тор, сикереп төштем синең боерыкларыңны үтәргә, гомер күрмәскә шуның күңел кайтаргыч йөзен. Кара әле, кузгалып үзе килеп яткан буламы, кагыла калса, терсәк белән селтим шуның җирәнгеч йөзенә. Ир бер-ике атлый да, хатыны янында туктап кала, шомлы тынлык урнаша. Хатын күз кырые белән генә үзенең чигәсе кырында чагылып киткән яшькелт төсләр күреп кала. Нәрсә булыр бу... акчалар ич!
Зыр әйләнә хатын гаҗәпкә калып, аның дөнья тоткасы кулында бер уч акчалар тотып басып тора, я Хода.
Шул чакта хатынга иренең исеме барлыгы исенә төшә, тавышы да шактый йомшарып, ягымлыланып кала.
– Шакир, акчалармы шул кулыңда, кайдан алар, эш хакы алырга иртәрәк шикелле дә әле? – дип якынрак елыша ул, белмәссең, әллә акчаларга, әллә иренә.
– Ә син борылып та карамаган буласың, – дип үпкә белдерә ир, авыр сулаган булып акчаларны кесәсенә шудыра.
– И бигрәк инде син, нәрсәдер уйларыма онытылып торадыр идем. Сине уйлап торадыр идем, Шакиркаем, менә җир йотсын алдашсам, син идең уйларымда...
Күзгә күренеп үзгәрә хатын, йөзләренә нур керә, тавышы төчеләнә. (Тагын бер белешмә: бер исемне дә кәефкә карап кырыкка төрләндерергә мөмкиннәр. Шакир, Шакиркаемга охшаш үзгәрешләр һәр исем белән булырга мөмкин. Бәндәнең мулла кушкан исеме Хәйбулла дисәк, ул Хәйбуллакаемга әйләнә, Хәйбуллакачкаем дип тә җиффәрәләр, Хәйбулчик булырга мөмкин, катырак әйткәндә Хәйбул диләр, көләргә теләсәләр, Хәйбушка әйләндерәләр, нык ачуланганда кыскартып Х...й дип кычкырталар. Күпме фантазия бу кешеләрдә, телләренең сыгылмалылыгы искиткеч. )
Тагын өстәл артына кунакларга өлгергән ире каршында өлтерәп тора хатын, барын-югын тегенең алдынарак шудыра.
– Нинди акчалар булды соң әле, сиңа әйтәм, сынлап карарга да өлгерә алмый калдым. Ямь-яшел күренделәр, кишер яфрагы төсле, әллә безнең акчалар түгелләр инде? – сер бирми бәрәңгегә мөкиббән киткән ирен йомшартырга теләп сыналган алымын эшкә җигә елан аягын кискән хатын.
– Тамагың кипмәдеме? Теге вакытта кодалар килгәнән калган сыра бар иде...
– Кипте, тамакны ерта бу коры бәрәңге, кая әле җитезрәк кылан, тәмам тел аңкауга ябеште, – ди ир кеше дә харап теремекләнеп китеп. Савытка салып тормый шешәнең авызыннан гына колкылдатып сусынын баскач, ир кесәсенә тыгыла, учлап теге акчаларны ярының өлгер кулларына күчерә. Тегесе ялт-йолт кәгазьләрне санарга өлгерә, бер ишен ут яктысына куеп тикшереп ала, төкерекләп буявын сөртеп карый.
– Күз алларым томаланамы, башым буталамы, болар, акыллым, чит-ят акчалармы әллә? – дип иренә теләми генә кирегә суза яшькелт кәгазьләрне.
– Уйлаган идем аны, тәки дә юраганым рас чыкты, аптырауга кала бу пумала баш дигән идем, – дип кәефләнә ире. – Соң бит долларлар бит болар, бакслар, гомер күргәнең юк идеме ни? Ну, сине... – дип кеткелди ул үзен бер башка югарырак тоеп.
– Долларлар-р? – дип шакката хатын, һәр кәгазьне әйләндереп-әйләндереп карый, танавына терәп озаклап исни, телен тидереп ялап та ала. – Шундый акчалар белән теге череп баеган әмерик миллионерлары да кибеткә йөриме? Бәлки менә бу акчаларның кайсысыдыр шул байларның берәрсенең кулында булгандыр, кыйммәтле кәчтүм кесәсендә йөргәндер, хәзер миңа күчте алар...
Хыял диңгезендә колач ташлап йөзгән хатынын ир кире җиргә кайтара.
– Едва ли, бер долларлыклар бит болар. Мин юри алыштыру ноктасына кереп алыштырып чыктым. Син сөйләгән миллионер бер долларлыклар белән вакланмыйдыр, андый кешеләр күбрәк карточкалар белән алыш-биреш итәләр.
– Ничә әле монда? Бер, ике, өч... төгәл ун бөртек, безнең акчаларга әйләндергәндә күпме була соң әле. Өч йөз сум... тиене-куяны да бармы, көтмәгән җирдән Ходайның рәхмәте. Кил әле шуның өчен үзеңне бер әп итеп алыйм, сөенечем минем.
Ир кешенең үз-үзенә ихтирамы артканнан арта бара. Ни җитте кеше түгел дә ул, эшен эшли, гаиләсен карый, әнә тагын әллә күпме акча кайтарып бирде хатынына. Хатыны да әйбәт аның, ир дип өзелеп тора. Яхшы булгач азагына кадәр яхшы булыргамы, кара көнгә исәп тотып алыштырмый калдырган йөзлекне дә чыгарып тоттырыргамы шуңа, әйдә күзләре шар булсын. Үз үзенә хуҗа була алмый, ир тагын кесәсенә тыгыла, бу юлы чалбарының арткы кесәсенә, ваемсыз күренергә тырышып, читкәрәк караган булып чибәркәенә шыгырдап торган өр-яңа йөзлекне суза.
– Әнекәчкәем! – дип бот чаба хатыны. – Монысы нәрсә тагын? Тагын акча!.. Арысланым минем.. – дип иренең муенына асылына ул, – туйдыручыбыз, әл дә син бар әле бу дөньяда... Иртәгә кайтышлый базарга сугылырмын. Тагын өстәп бәрәңге алырга кирәк, бер-ике баш кәбестә, мал тояклары да очрый анда кайчак, харап тәмле була бәрәңге. кәбестә белән аралаштырып пешерсәң, кишерен, суганын кушып. Сөяк җелеге шулпага нык чыга бит ул. Үзенә күрә бер бәйрәм булыр, син ни дисең, аппагым?
– Тамакны гына кайгыртма син, – ди ир вәкарь генә, – үзеңә берәр нәрсә ал, оекмы, яулыкмы шунда...
– И юмартлыгы үзенең, шуның өчен өзелепләр яратам бит мин сине, алтыным...
Менә шундыйрак кыска сөйләшүләрдән дә аңларга була торгандыр эндәш сүзләрнең тоткан урынын. Бу диалог белән танышканнан соң кемдәдер ялгыш фикер туарга мөмкин: ир-ат тотрыклырак исем тагуларда. Төптән ялгыш фикер, шул ук өй хуҗасы башка шартларда хатынын кырыкка төрләндереп кимсетергә мөмкин: сыер, ясавың килмәгән, үшән, мыркылдык, ерткыч, кара елан, күзле бүкән, һәм башкалар, һәм башкалар. Соңгы кушаматка карата. Әйләнә-тирәдә булган һәр җисем җае чыкса кушаматка әйләнергә мөмкин. Ничектер ял йортында кызу комда кызынып ятканда, бер шешмә кабаклы адәм минем каршыга басты да:
– Әй, күзлек, тәмәкең бармы? – дип карап катты. Башта бу сорауның миңа кагылганын төшенеп җитмәдем мин, теге йөзен бозып тәпәларга якынлый башлагач кына аңлап алдым, әйтсәң дә, кояш нурларыннан саклану өчен кара күзлектән идем бит. Түмәр, кычыткан, тузан бөртеге, селәгәй, утын яркасы – менә берничә мисал. Ул гынамы, шул ук әйберләр, матдәләр, җисемнәр өстәмә тамга алалар. Шул ук тәмәкене синнән төпчек, фәрештә бармагы, никотин, төтен дип сораулары бар. Боларны тәфсилләп аңлатуым нидән икәнен аңлыйсыңдыр, Бишенче Башкаручы, бу тарафларга миннән соң кизү булып син килергә тиешсең. Безнең озак еллар күзәтүләр нәтиҗәсендә төзелгән сүзлекләребез урындагы халыкның тел байлыгының йөздән бер өлешен дә чагылдырмый дим мин. Шуңа да минем һәр киңәшемә колак сал, соңыннан җиңелрәккә килер. Әлеге вакытта мин, ниһаять, төп ноктага кире кайттым, сезнең белән элемтәгә керү мөмкинлеге туды. Белсәң иде, ничек шат мин моның өчен. Әлеге вакытта бар параметрлар нормада дип әйтеп булмый, кире үз халәтемә кайту өчен бераз вакыт кирәк дип уйлыйм. Гомумән алганда, безнең фаразлар дөрескә чыга, бу җирлек безнең яшәеш өчен иң кулай урыннарның берсе. Алдагы беркетмәләр дә бу хакта тулырак мәгълүмат бирермен. Үткән сөйләшүгә кайтып... Люся дигәннән... Янгантау дигән ял йортында кулга ияләштерелгән тиенне шулай атап йөртәләр иде. Тиен дигәне шомырт күзле, буе безнекенә тиң гаҗәп җитез җәнлек була. Люся шулай ук искиткеч чибәр бер кызның исеме дә. Аның ни катнашы бар дисеңме? Бар шул менә. Люся, Люси, Люсенька, Люсьена, Лючия, Людмила... Ярый калганы турында – киләсе элемтәдә. Координатор.
Фото: www.tatar-inform.ru/
(Дәвамы бар.)