Чәчмә әсәр
11 Апреля 2023, 18:39

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (2)

Сирайның анасына килен булырлык хатын авылда берәү генә иде шул. Анысы да кияүдә, абыйсы Хашимда, аның җиңгәсе Гашия иде.

Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (2)Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (2)
Рабит БАТУЛЛА. Ике җүләр. Повесть (2)

«И сөеклем Сираҗетдин! Сез ки батырларча солдат хезмәтендә булгучы Сираҗетдин Сабирҗан углы Туктаров, сезни бер күрергә интегеп яшәүче сөеклегез Гашия Тимергали кызы сәламли. Аллага шөкер, сыерыбыз игез бозау китерде, берсе тана, берсе үгез бозау. Чүбен салганын үзем тун киеп сагалап тордым. Хезмәтеңнән сау-сәламәт булып кайтсаң, туебызга ит мул булыр, Алла боерса! Сеңелләрем белән туй бүләгенә түрләмәләр, кулъяулыклар, тастымаллар чигәбез. Хәлкәйләрең ничек, сөеклем, солдат хезмәте бик авыр түгелме, беләм, син көчле егет, Сабантуйда бил бирмәүче батыр бит син, шөкер. Кайтуыңны зар-интизар булып көтүче Тимергалинең сөекле кызы Гашия».

Сирайның куанганын күрсәгез! Ул беркатлы бичара хатны Гашия язганына шундук ышанган иде. Байтак кына вакыт ике арада кап-кайнар гыйшык хатлары йөри торды, аннан соң хатлар кинәт туктады. Сирай нишләргә дә белмәде, янды-көйде, кат-кат язды, ләкин җавап килмәде. Ел узды дигәндә генә Хашимнан хат килеп төште: энем, мин өйләндем, туйны син кайтмыйча уздырмайбыз, диелгән иде хатта.

Танкны, техниканы ул нык үзләштерде, ул дивизиянең иң атаклы механигы булып китте.

Ачуыннан, хәсрәтеннән ул спортзалга кереп, җан тиргә батып күнегүләр ясый, җене өзелердәй булып классик көрәш белән шөгыльләнә, башта полкның, аннан бөтен хәрби частьнең чемпионы булды.

Хезмәтен тутыргач, ул ашкынып Сарташка кайтты. Һәм аны мунча ягып, бәлеш салып әнисе Гөлчәһрә, абыйсы Хашим белән җиңгәсе Гашия көтеп торалар иде.

Сирайның солдат биштәре кулыннан төшеп китте. Бу хыянәтне аның зиһене кичерә алмый иде. Гашия һични булмагандай, елмаеп тик тора. Ләкин Сираҗетдин сер бирмәде, түзде, әмма аның мәхәббәте тагын да дөрләп кабынды.

Киңәш-табыш иттеләр дә Хашим белән Гашияне башка чыгарырга булдылар, йола буенча төп нигездә төпчек Сираҗетдин кала, Хашим башка чыгачак иде.

Йорт кору эшләре башланды. Сираҗетдингә эш җиткезеп булмый иде, ул җене белән эшләде, җәй узды дигәндә, башка чыгучылар яңа йортка күченде. Аларга бер сарык, бер тәкә, башмак тана, бер-ике тавык бирелде.

— Болай булгач, яши башларга була! — диде абыйсы.

Ике дә уйлап тормыйча, Сирай авылда калды. Ялгыз анасын ташлап китә аламыни ул? Яхшы механик иде ул, нидер кирәк булса, Сирайга йөгерәләр, сабан көйләргәме, Казанга барып запчасть алып кайтыргамы — Җүләр Сирай кирәк, зажигание көйләргә Сирайга куш. Аннан башка калхузның эше бармас иде. Каралты-кура тирәсендә дә ул бөтен эшне үзе эшли, әнисенә чиләк тә күтәрттерми, монысының да сәбәбе бар, исенә төшкән саен әнисе өйлән инде, улым, дип җанга тимәсен өчен, булмаган килен эшен дә үзе башкара иде.

Бик өйләнәсе килә Сираҗетдинның. Булачак хатынын, анасының булачак киленен ул төшләрендә күргәли. Хәтта хыялындагы хатыны белән сөйләшеп тә йөри, Җүләр кушаматы аңа әнә шул үзалдына сөйләнеп йөргәне өчен тагылды, бугай.

Ләкин Җүләр Сирайның анасына килен булырлык хатын авылда берәү генә иде шул. Анысы да кияүдә, абыйсы Хашимда, аның җиңгәсе Гашия иде.

Сабан туенда Сирай тагын батыр калды. Шәп көрәшә чукынмыш. Абзарда тагын бер тәкә артты. Суыткычы да комачау итмәс.

Ләкин Гашия Сирайның зиһененнән чыкмады. Ут йота иде Сирай.

Абыйсының йортын өлгерткәч, Сирай калхузга механик булып урнашты. Аның кулыннан килмәгән эш юк иде, ләкин уенда-башында Гашия. Ул хыялланыр дәрәҗәдә аны ярата иде. Әллә ничә тапкыр аулак урында очратып сүз катты.

— Ни сөйлисең син, кайнем? — диде Гашия. — Минем сиңа хат язганым юк.

Сирай ярсыды, ул куеныннан хатлар чыгарып, Гашиянең йөзенә якын китерде:

— Ничек юк! Менә бу кем хатлары: сөям, дидең, көтәм, дидең?

Гашия хатларга күз йөртеп чыкты да:

— Ну, бу кызларны! — диде ачынып. — Моны минем сеңелләрем язган! Ну, кирәкләрен бирәм мин аларның!

Сираҗетдин һаман ышанмады, аның яратуы тагын кыза төште, ул инде ничәнче тапкыр Гашиягә ялвара иде:

— Гашия, мин бит сине армиягә киткәнче үк ярата идем, мин сине тагын да ныграк яратам, аерыл Хашим абыйдан, ул синнән олы бит.

— Мин дә синнән ике яшькә олы! — диде Гашия.

Сирайның җавабы әзер иде:

— Ике яшь ерунда ул, Гашия! Сөекле пәйгамбәребед Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламнең хатыны хәдрәти Хәдичә дә иреннән унбиш яшькә олы булган. Аяд Гыйләҗевнең Бибинуры сөеклесеннән әллә ничә яшькә картырак. Зөләйха да Йосыфтан олы булган. Мәхәббәт яшькә карамай ул!

Бу очрашуларны Гашия башта шаяруга алган иде, инде бу шаярудан узып бара, дип ул кырт кисәргә уйлады.

— Мин сине яратмыйм, Сираҗетдин! — дип кычкырды кыз. — Син мине дә, абыеңны да, үзеңне дә адәм көлкесенә калдырасың, кеше арасында сүз чыгар, Аллам сакласын! Ташла бу эшеңне, кайнем. Минем йөгем бар, без бала көтәбез.

Сирай ярсып, Гашиянең ике иңеннән тотты:

— Йөгең белән алам, Гашия!

— Тилергән! Ни сөйлисең син, бөтен авыл алдында адәм ыстырамы ясыйсың бит. Мин абыеңа әйтәм, мин моны яшереп калдыра алмыйм.

— Әйт! Сөйлә! — дип кычкырды Сирай. — Әмма мин сине сөюдән вад кичә алмаем! Мин синнән башка яши алмаем! Аерыл Хашимнан!

— Кит юлымнан! Мин ир хатыны, йөкле хатын!

— Талстуйның Анна Кәрининәсе дә ир хатыны булган, баласы да булган, әмма чын мәхәббәт белән яраткач, иреннән аерылып, Вронский белән качып киткән. Чын ярату барысын да кичерә, Гашия. Монда торырга кыенсынсаң, башка җиргә күчеп китәрбед! Динһар, аерыл син Хашим абыйдан!

Кешеләр килә башлагач, Гашия йөгереп китте, Сирай нишләргә белмичә, алак-ярак карангалап калды.

— Исәнме, Сирай! — дип сыер савучылар аның яныннан узып китте.

Сирай җавап кайтармады.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: leninogorsk-rt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас