Чәчмә әсәр
9 Апреля 2023, 08:37

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (Ахыры)

Җырлап кына яшисе иде бу дөньяда! Елый-елый ничек яшәргә соң? Исәннәр яшәргә тиеш.

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (Ахыры)Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (Ахыры)
Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (Ахыры)

* * *

Римманың телеграммасын алгач, телсез-өнсез калдым. Тәннәрем чымырдап китте. Мин моңа ышана алмадым! «Илфак үлгән! Илфак! Үлгән! Булуы мөмкин түгел! Дөрес түгел бу! Бервакытта да, бервакытта да үләргә тиеш түгел ул! Ул булмагач миңа дөньяда яшәүнең ни кызыгы кала?!.»

Телеграмманы кат-кат укыган саен әлеге ачы хакыйкатьнең дөреслегенә ышана бардым. Күкләр җимерелгән, дөнья беткән кебек тоела башлады. Бар шатлыгым, бар куанычым сүнгән кебек булды. Кулымнан бар эшем төште. Нәрсәгә тотынсам да, нәрсә генә эшләсәм дә иң беренче аны уйлый идем бит мин! Аның өчен эшли идем! Аның дөньяда булуы, аның яшәве мине илһамландырып, көч биреп тора иде. Ерактагы йолдыз кебек иде ул минем өчен. Ерак булса да нуры белән күңелемне җылытып тора иде. Нигә миннән шул ерактагы йолдызымны да тартып алдылар?!. Нигә миннән шул ерак йолдызымны да күпсенделәр?!. Ул йолдызым да сүнгәч ничек яшәрмен?!. Ә Римма?.. Римма нишләр?!. Аның өчен бу тагын да зуррак кайгы, зур югалту бит әле. Бу авыр минутларда мин аның янында булырга тиеш.

Самолет туры килеп, шул көнне үк Риммаларга очтым. Дустымны танырлык та түгел, бу улмы, шул үземе, әллә киемнәре генә аныкымы? Римманың йөзе таш сынныкы кебек катып калган, җансыз. Ул хәзер елый да алмый, инде аның, еларлык хәле дә калмаган. Күзләре эчкә батып кергән, күз төпләре кара янган. Сулган чәчәккә әйләнгән... Кайгы ничек үзгәртә кешене!

Бер сүз әйтмичә дусымны барып кочакладым. Ул тавышсыз-тынсыз,. утын түмәре кисәге кебек, күкрәгемә капланды. Хәлсезләнеп, вакыт-ва-кыт авыр сулкылдап байтак торганнан соң, ул мине, авыр карашы белән ымлап, икенче бүлмәгә чакырды.

Ишек каршында бер генә минутка туктап калдым, үземне кулга алырга кирәк иде.

Чәчәкләр арасында йокыга талган кебек Илфак ята. Аның йокыга талган кебек тыныч йөзе, бер минутка гына булса да, миңа бар нәрсәне оныттырды. Ул шул ук матур Илфак килеш калган. Мәһабәт, тыныч йөз. Тик күзләре генә йомык.

Еллар, еллар! Яратуымны оныттырырмы, сагынуымны басармы дигән идем... Булмады шул. Мине гафу ит, дустым, Римма... Беренче һәм соңгы тапкыр Илфакның салкын маңгаеннан үпкәнем өчен рәнҗемә! Изге нәрсәгә кагылган кебек, Илфакның маңгаена иреннәремне тидерәм. Аннан күземне ала алмыйча басып торам. Табут яныннан кузгалып китәргә көч тапмыйм.

Бер генә минутка күңелемдә Илфак исән чактагы вакыйгалар яңара. Әнә ул бөркет кебек тау кырыенда басып тора. Аннан соң беренче булып аска томырыла. Беренче булып финишка килеп җитә. Беренче булып хат язарга өлгерә. Сабан туенда капчык киеп беренче килеп җитүче дә ул. һәм... менә классташларыбыздан беренче булып табутта ята. Беренче, беренче бары тик беренче.

Күңелемә кузгата алмаслык авыр таш бастырып куйганнар. Миңа

бит шул ташны эретерлек итеп туйганчы еларга да ярамый. Минем моңа да хакым юк. Риммага ярый, аңа ярсый-ярсый, җирләр тырман еласа да килешә. Моның өчен аны берәү дә гаепләми. Аның кайгысын уртаклашалар. Аны бар кеше кызгана, бар кеше юата. Тик минем кайгымда гына берәүнең дә эше юк...

Табут артыннан Римма белән янәшә атлыйбыз. Егылырга торган дустымны култыклап (барам. Кабер янында да янәшә басып торабыз. Римманы юатырлык хәлем юк. Илереп-илереп елаган музыка тавышына кушылып йөрәгем елый. Кабер янында ялгызым гына калыр идем дә шашып-шашып елар идем. Аннан соң үкси-үкси җырлар идем.

Хуш! Мәңгегә! Күңелем кояшы, якты йолдызым! Юк, юк! Син мәңгегә күңелемдә калырсың! Синең яныңа мин тагын килермен. Сиңа үземнең эшләрем турында сөйләрмен. Әкрен генә җырлармын, син җыр ярата идең бит!

 

* * *

Җырлап кына яшисе иде бу дөньяда! Елый-елый ничек яшәргә соң? Исәннәр яшәргә тиеш. Тик синнән башка нинди яшәү булсын инде ул?! Ә Риммага? Аңа бит тагын да авыррак. Аңа улын үстерергә кирәк. Бөтен авырлык ялгыз башына калгач, сыгылып төшмәсме? Җирдә бит Илфакның дәвамы калды. Аны Илфак урынын алыштырырлык итеп аякка бастырырга кирәк. Исәннәр хакына тырышырга, үлгәннәр рухын рәнҗетмәслек итеп яшәргә тиешбез. Риммага ничек ярдәм итә алам соң мин? Илфак хакына мин нишләргә тиеш?

Күз алдымнан Зыятдинов шәүләсе узган кебек була. Күңелемнең бер почмагында өмет чаткылары ялтырап китә. Юк, юк! Мин әле бу турыда бик ныгытып уйларга тиеш! Ә хәзергә бу турыда уйларга да куркам. Беләм, бу әле тиз булмаячак. Ашыгырга ярамый.

Уйларымны яңадан Зыятдиновка күчерәм. Зур-зур атлап каршыма ул килә кебек тоела. Аның күзләре нәрсәдер үтенеп ялваралар төсле. Теле белән әйтергә кыймаганны аның күзләре сөйли. Мин алардан «Ярдәм ит...» дигән сүзләрне укыйм.

Әйе, ярдәм итәргә тырышып карармын мин, карармын. Мин моны Римманың йөрәге яралардан савыга төшкәч, ипләп кенә, сак кына, Илфакка булган кадерле истәлекләренә кагылмаслык, җанын рәнҗетмәслек итеп кенә эшләргә тиеш.

Минем аңа бүтән сөйлисе сүзләрем дә күп әле. Илфакка булган олы мәхәббәтем турында да сөйләрмен мин аңа. Хәзер инде ярый. Үпкәләмәс ул миңа. Мин бит дустыма хыянәт итмәдем. Аны ачуландырырлык, рәнҗетерлек бернәрсә дә эшләмәдем. Мәхәббәт сагышларын, газапларын үзем генә, берьялгызым күтәрдем. Эчемә йоттым. Ничек тели, шулай хөкем итсен. Мин риза. Иң мәрхәмәтсез хөкеменә дә үпкәләмәм. Миңа болар турында сөйләү бик авыр булачак, билгеле. Ә сөйләмичә эчемдә йөртсәм, үземне җинаятьче кебек итеп сизәрмен. Әйе, ул исән вакытта гына сөйләмәскә хакым бар иде.

Ә Зыятдинов турында ничек сүз башлармын соң? Иң авыры шул булачак әле. Тукта, тукта! Җеп очы күренеп үк тора түгелме соң? Әйе, әйе, мин шуннан башлаячакмын! Зыятдиновның кар өстенә язган, мин Илфакныкы итеп кабул иткән сихри сүзләр турында сөйләрмен. Ул күңелдән җуелмас ялкынлы сүзләр гомер буена минем өчен Илфакныкы булып калсалар да, Зыятдиновның мөлдерәмә тулы күңеленнән ташып чыккан, Риммага булган кайнар хисләре иде бит. Салкын ак кар өстенә кайнар тойгыларын аңлатырга теләп язган мәхәббәт хаты.

Хат соңарып булса да иясенә барып ирешергә, кайгы белән күзгә-күз очрашырга тиеш. Бәлки бу хат Зыятдиновка сөйгәненең йөрәгенә юл табарга булышыр. Үзенең дусты Илфакның урынына басарга, аның баласына әти булырга Зыятдинов лаеклы түгелмени?!.

Ә бәлки Римма гомере буена Илфагының якты истәлегенә турылыклы калыр? Алай булуы да гаҗәп түгел. Моны бары ул үзе генә хәл итә ала. Ләкин... бала! Бала! Балага әти дә кирәк бит. Әгәр балаңа әти булырга әзер торучы, моны үзенә бәхет санаучы һәм лаеклы кеше булса?.. Римманың йөрәгендәге Зыятдиновка булган ихтирамы, үзе дә сизмәстән, мәхәббәткә әверелсә?! Алай булуы да бик мөмкин бит, мөмкин! Дөньяда мөмкин булмаган бернәрсә дә юк! Никадәр катлаулы бу тормыш...

Без өчәүләшеп чирәмле юлдан атлыйбыз. Сүзсез генә атлый торгач мин әкренләп артка калам да тукталам. Зыятдинов белән Римманың янәшә атлавы күңелне сөендерә. Чирәмле юл бик килешә аларга...

Фото: tvoypsiholog.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас