

Безнең яклар нинди тыныч, нинди матур. Урманнарның аркылы- сын-буен иңлә, бер ерткыч күрмәссең. Ә җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек никадәр үзендә! Елгаларда ерткыч балыклары түгел, чәнтидән тешләп караучы кысла-мазары гына да юк. Кырларына чыксаң елан-чаян чакмый. Басуларыбыз тип-тигез — таулы-ташлы түгел. Тау түбәләреннән кар ишелеп авылларга, юлларга зыян килү куркынычы да юк. Җир тетрәми. Утлар, көлләр чәчеп утыручы вулканнар юк. Су басмый. Машиналар килеп бәреләсе кыялар, тракторлар төшеп чумасы упкыннар юк. Җир йөзенең иң матур, иң тыныч төше безнең яклардыр, мөгаен! Билгеле шулай! Ничек шундый җирне калдырып әллә кайларга китеп бара алалар икән?
Хәер, киткән кешеләр озак көттермиләр, сагынуларын сиздермәскә тырышып кына, юк сәбәпләрне бар итеп авылга кайтып төшәләр...
Мин дә туган авылымның сабан туена әнием янына кайттым.
— Кичә генә Римма да кайтты әле,— дип, сөенче алып каршылады мине әни.
Йөрәгемнең сулкылдап куйганын тойдым.
— Чынлапмы, күпкәме икән, бергәләпме?!
Әнине сораулар белән күмдем.
Юл тузаннарыннан арынып, мунча кереп чыктым. Бәйрәм тирәсендә берәрсе кайтмасмы дип, бездә гел мунча ягып көтәләр.
— Әни, мин Риммаларга барын кайтам әле. Ачуланма, яме, иртәгә яныңнан беркая китмичә, гел сиңа гына булышырмын.
— Хәзер сезне ачуланып буламыни инде, бар, бар! Дустыңның хәлен белеп кайт.
Капкаларының келәсе шалтырауга, баскыч төпләренә җәйгән өстәл кадәр ак ташны юып торучы Римма «ялт» итеп борылып карады.
Башта мин аны сеңлесе дип уйлаган идем, чөнки аның өстендә сеңлесенең күлмәге. Шуңа күрә ул яшүсмер кызларга охшап тора. Пешкән чиядәй иреннәрен, сызылып киткән кашларын күргәч кенә дустымны танып алдым. Ул әле һаман да яшь кызлар төсле икән! Билләре өзелеп тора...
Без башта сүзсез генә бер-беребезгә карап тордык. Юк, бу бер генә секундка сузылды бугай. Аннаң соң Римма кисәк кенә мине килеп кочаклады.
— Шундый сагындым, Римма!
— Син әле минем ничек сагынганны белсәң иде, Мөнирә!
— Римма! Син бер дә үзгәрмәгәнсең.
— Син дә!
Яңадан бер-беребезгә карап сүзсез калдык.
— Улыңны күрәсем килә, Римма...
— Алар әтисе белән елгага балык тотарга төшеп киткәннәр иде әле...
«Әтисе белән...» Әйе, Илфакны күрәсем килүен үз-үземнән күпме генә яшерергә теләсәм дә, көчем җитми.
Шулчак капка ачылган тавыш ишетелде. Ачык капкадан башта кармак таягы килеп керде. Аннан соң... Илфак үзе күренде. Мин аны капкадан кереп җитмәс борын ук танып алдым. Бераз гына тулыланып киткән төз гәүдәсенә, киң матур маңгаена, куе чәчләренә, безгә төбәлгән зәңгәр күзләренә йотлыгып комсызланып карап торуымны сиздем дә, исемә килеп, карашымны Илфак җитәкләгән малайга күчердем.
Малай капкадан керүгә, әтисенең кулыннан ычкынып, әнисенә таба чаба башлады.
— Әни, карале! Без нәрсә алып кайттык! Син курыкма яме... Әти әйтә, син аннан куркасың, ди. Әле тагын, менә мондый балык каптырган идек, ычкынды гына...
Кочагын җәеп, ычкынып киткән балыкның ни кадәрле икәнен күрсәтеп торучы бу малайның Альфред исемле икәнен мин инде хатлар аша белә идем. Их! Курчак шикелле сөйкемле бала! Альфредны җирдән күтәреп алам да, күкрәгемә кысам, Илфакның бер кисәге бит бу!
Сөйдерми бит, чәнчелгән малай! Балык шикелле шуып төшеп качты.
— Безгә дә шулай ул хәзер,— диде Римма, малае өчен аклангандай.
Ә Альфред яңадан әтисе янына килде дә аның кулындагы банкага барып ябышты.
— Бер балык өчен шул гомер йөрдегезме?
— Юк, әнисе, бер генә балык түгел. Тагын бер бакабыз да бар әле!
— Абау! Ул кыяфәтсезне ник алып кайттыгыз?
Әтисе өчен Альфред җавап бирде:
— Ник кыяфәтсез булсын, матур бит ул...
Өч литрлы банка эчендә ике ташбаш йөзеп йөри. Ә банканың төбендә күзләрен акайтып зур бер бака утыра.
Күтәрелеп Илфакка карыйм. Йөрәгем «дерт» итеп китә. Яңакларыма ут капкан төсле була. Үземә генә шулай тоелса ярар иде!
— Уңышлы ау белән котлыйм үзегезне!
— Кем әле бу дисәм... Исәнме, чемпионка! Синең дә кулыңны кысар көн булыр икән! Кил әле, тәбрикләп бер үбим үзеңне.
Илфак авызын чөмәкләндереп битемнән үбәргә үрелә. Ток сугудан курыккандай, аның җылы сулышын тоюга, җиңелчә генә этеп җибәрәм.
— Бир, алайса, бишне, ун булсын! дип, Илфакка кулымны сузам.
Илфакның көчле куллары чама белеп кенә кулымны кыса. Аннан соң ул улына дәшә:
— Альфред! Бу апаң чемпионка бит! Унөченче номерны хәтерлисеңме?
— Беләм...
— Соң, унөченче номер — менә шушы Мөнирә апаң бит инде.
— Урра!..
Бая кочагымнан качкан малай муеныма килеп сарыла.
— Ә сез миңа открыткага язып бирерсезме?
Альфред мөлдерәп күзләремә карап тора.
— Автографмы?
— Әйе, әйе.
— Әлбәттә...
Альфредны кысып кочаклыйм. Аның йомшак чәчләрен исним.
— Ә медаль?
— Нәрсә медаль?
— Аны бирерсезме?
— Бу инде якты чырай күрсәткәч ямаулык сорый башлады, — дип көлә Римма. Үзе минем кулдагы улын шапылдатып сөя.
Ә медальне, берәр геройлык эшләп, үзеңә алырга кирәк аны, — ди Илфак, улының башыннан сыйпап.
— Без сине җыйнаулашып телевизордан карап утырдык. Эстафетаны кабул итеп ГДР вәкилен куып җитәргә тырышканыңны күргәч, Илфак урыныннан ук сикереп торды. «Тагын аз гына! Җә инде, тырыш! Җми!» — дип аның кычкыруы булды, син, шуны ишеткән күк, тауга менгәндә тегене уздың да киттең! Җыйнаулашып кул чабып сөендек.
Мин бит үзем дә нәкъ шул чакта Илфак турында уйладым... Ул да карап утырадыр бәлки, ул да күрәдер мине, дип уйлаганга гына уза алган идем мин. Медаль өчен мин аңа бурычлы!
Икенче көнне без өчәүләп, Альфредны да җитәкләп, мәйдан карарга дип киттек. Егыла-егыла чаңгы шуган тау буена җитәрәк артыбыздан ак төстәге «Нива» куып җитте. Капылт кына, машина ишеге ачылды да, аннан иелеп кенә озын буйлы Зыятдинов килеп чыкты.
— Бәйрәмнәр котлы булсын! Мөнирә дә кайткан икән. Исәнме, классташ?! Исән-сау кайттыңмы? — дип, күзгә карап, кулларымны җибәрми торды ул.
Шулчак мин аның кулларының бер генә секундка хәлсезләнеп калганын тойдым. Зыятдиновның карашы аз гына читтәрәк торган Риммага күчкән икән, һаман онытмаган! Римманы күргәч, кулы гына түгел, җаны да тетрәде ахры...
Бераздан ул барыбызга да берьюлы дәште:
— Ай-Һай сирәк кайтасыз! Туган якларны бөтенләй ташлап бетердегез. Бер дә сагынмыйсызмыни соң? — дип, ул Илфакка борылды.
— Сагынасың инде ул туган якларны, малай. Чаңгы шуган тауларыңны, балык тоткан күлләреңне ничек сагынмыйсың ди!
Минем дә ялгап китәсем килә: «Йөгереп китәрдәй булам да кайтып җитәрдәй булам, Зыятдинский, кадерле классташым минем!»
Руль артында утырган Зыятдинов, борылып, яңадан бер тапкыр безгә карап алды. Бу юлы ул миңа тагын да үз итеп, якын итеп карады. Ә Риммага... Аңа үзенә бертөрле, яратып, сагынып, озак итеп, йотлыгып. Моны мин генә сиздем. Минем генә йөрәгем аңлады. Безгә, үзебезнең кадерле кешеләребезгә әллә нигә бер генә, сагышлап, читтән генә карарга язган... Ул да, минем күк, үзенең насыйп булмаган ярына: «Исәнме, минем ерактагы якты йолдызым?!. Нурлы кояшым, моңлы җырым! Яшьлек хыялым!» — диядер инде.
Тынлыкны Илфак бозды:
— Менә, отставкага чыккач, туган якларга төялеп кайтырбыз әле. Кайтырбызмы, әнисе? Син ничек уйлыйсың?
— Мин болай да күңелем белән туган якларга көн саен бер кайтып киләм, әтисе, сиңа гына әйтмим.
Римманың тавышында сагыш яңгырамый. «Син янымда булганда миңа кайда да әйбәт. Туган якларда тагын да яхшырак булыр иде, билгеле»,— дия кебек.
Бераз тынып торганнан соң Илфак тагын сүз башлады:
— Ала белгәнсең син машинаны, классташ!
— Колхозныкы ул...
Зыятдинов моны тартынып, читенсенеп кенә әйтте. Әйтерсең лә ул берәр җинаять эшләгән. Аның шулай сабыйларча самимилеге һаман бетмәгән икән әле. Кайбер кешеләр алтмышта да алты яшьлек бала кебек калалар шул. Мәкерлекне белмәгән, гөнаһсыз кешеләрдер инде андыйлар.
Уйларымнан тагын Илфак бүлдерде:
— Шунын кадәр машинада нишләп берүзен әле син? Семьяңны, дим, озаткан идеңмени инде?
— Семьям... юк әле минем.
Илфак ялт итеп Зыятдиновка карады. Ул аны шаярта дип аңлады ахры. Моны Зыятдинов та сизде. Илфак ышансын өчен ул яңадан өстәп куйды:
— Вакыт тими бит... Җитешеп булмый...— Һәм Зыятдинов сүзне, икенчегә борды.— Элек сабантуй көнне егетләр белән кызлар бүләк алышканнар. Минем дә кечкенә генә бүләкләрем бар.
Алдан ук белеп торам, хәзер миңа да бүләк тиячәк. Зыятдинскийның укыгандагы гадәте: Риммага дигән хөрмәт мина да эләгә.)
Зыятдинов Римманың иңнәренә бик матур ефәк яулык китереп салды. Бу яулыкка ул үзенең җан җы¬лысын, йөрәгенең кайнарлыгын да куша кебек. Әнә ул, шатлыгыннан бәхетле елмаеп, сак кына Римманың кулын кыса. Аңа бит Римманың кулларына кагылу, бу фәкать бер генә минутка сузылса да, иң зур бәхет! Хәзерге минутта аның бетен җаны, йөрәге җырлый, тантана итә. Ул хәзер үзенең иң бәхетле минутларын кичерә. Бу аның бөтен йөзенә чыккан... Ул арада, күкнең җиденче катына күтәрелгән. Зыятдиновны җиргә төшәргә мәҗбүр иттеләр. Миңа тапшырырга тиешле бүләкне суздылар аңа. Дөньяда Риммадан башка бүтән кешеләр дә барлыгы Зыятдиновның да исенә төште бугай, күзен тутырып Риммага яңадан бер карап алды да, аңа булган хисләреннән арына алмыйча, дулкынланып ми¬а дәште:
— Ә монысы сиңа, кадерле классташым...
— Рәхмәт, маңгайга чиертүчем!
Илфак белән безнең соңгы очрашуыбыз булган икән бу.
(Дәвамы бар.)
Фото: сазанийугол.рф