Чәчмә әсәр
7 Апреля 2023, 16:25

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (5)

Ике кешенең бәхете икебезне бәхетсез итте.

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (5)Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (5)
Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (5)

* * *

Муеннан мәшәкатьләргә чумып, татлы хыялларымны тормышка ашырып йөрү белән артык мәшгуль булгангамы, уку елларының үткәнен сизми дә калганмын. Соңгы курска да җиткәнмен ләбаса! Бактың исә тирә-ягымда да тормыш кайный икән бит! Көтмәгәндә Римма белән Илфакның туйга чакырып язган хаты килгәч кенә аңладым мин моны. Миңгерәтерлек хәбәр иде бу минем өчен.

Ни өчен туй? Шуның кадәр вакыт үткәндәмени инде? Мәктәптә укып йөргән көннәребез дә бүгенгедәй кебек кенә бит әле! Күпме вакыт узган...

Бу көннең киләсе билгеле иде, әлбәттә. Тик, болай бик тиз булыр дип кенә уйламый идем. Әле хәзер дә берәр могҗиза белән туй бөтенләй булмый калыр кебек тоела. Чөнки Илфак беркемнеке дә булмаганда, минем аны үземнеке дип санарга хакым бар иде. Ә хәзер... Аны йөрәгем, күңелем белән яратырга да хакым юк микән?! Бу хыянәт дип аталачакмы? Минем бит аннан ярату таләп иткәнем юк. Таләп итү түгел, яратуымны сиздерергә уйлаганым да юк.

Туйга кайтмаска да уйлаган идем. Соңгы курста вакыт бик тар дигән булып, ярышларга әзерләнәсе барын да әйтеп яздым. Юк бит, бернинди дәлилләрне дә санга сукмаган Римма. «Кайтмасаң бик каты үпкәлим, мине дустың итеп санама»,— дигән.

Дәлилләр — сылтаулар гына анысы. Ә йөрәк?! Йөрәкне кем күрә соң аны? Кем йөрәгендә нәрсә барын кем белә? Йөрәктәге моң-сагышларны, кайгы-хәсрәтне күреп булмый шул, анысы әйбәт тагын. Кичерешләремне дустыма түгел, үз-үземә дә сиздермәм, Аларга баш калкытырга ирек бирмәм. Кайтам! Дустым өчен шатланып, аны бәхете белән котлап, үземнең яшьлек хыялларым белән хушлашып килим.

Туй буласы йортның капкасын ачып керсәм...

— Аһ!..

Римма белән Илфак җитәкләшеп каршыма килгәч авызымнан чыккан беренче өн шул булды бугай. Ярый әле моны берәү дә ишетмәде. Моны йөрәгем генә әйтте.

Каршымда ике гөл тора: яңа гына ачылган, иртәнге чыклар юып үткән, саф-пакь, ап-ак төнбоек чәчәге һәм күзеңне ала алмаслык, табигать тарафыннан тәмам камилләштерелгән, дөньядагы иң нәфис кара тюльпан чәчәге. Анысына күзем төшүгә эсселе-суыклы булып киттем. Юк, юк, мин ул тюльпанга языклы, гөнаһлы карау белән карамыйм. Сагынып, классташым — якын дустымның булачак кияве итеп кенә карыйм. Әкияттәге батыр егеткә караган кебек, сокланып кына.

Тойгыларым ташыганда мин сүзсезгә әйләнәм. Күзләремне зур ачам да тик карап торам. Хәзер дә шулай иттем. Аннан соң Римманы барып кочакладым. «Бәхетле бул, дустым!» — дип пышылдадым.

Аның да күңеле тулып килә. Күзләрен еш-еш йомгалап, яшьләрен куа.

Аннан соң Илфакка кул сузам:

— Котлыйм, классташ, ике бәйрәмең белән берьюлы! Укып чыгуың белән һәм... Гомергә бәхетле булыгыз! Күгәрченнәр күк гөрләшеп кенә яшәгез. Картаймагыз. Йөрәкләрегездә яшьлек уты сүнмәсен. Ул утлар, ерактан гына булса да, безне дә җылытып торсын. Сезгә карап без дә шатланыйк. Дусларымның бәхете — минем дә бәхет ул! Ә сиңа, Илфак, генерал исеме алырга насыйп булсын.

Римма белән Илфак бер-берсенә карашып елмаялар. Күрәсең, алар да бу турыда сөйләшкәннәр, хыялланганнар инде. Елмаюларыннан шуны аңлап була.

«Каян белеп болай дидең әле син?» — дигән кебек, Римма белән Илфак икесе дә гаҗәпләнеп миңа карыйлар.

— Мыегың әйтеп тора! Мыегың генералларныкы төсле. Шундый мыек үстереп тә генерал булмый калсаң...

Бу сүзләрдән соң кемнеңдер көлгәнен ишетеп, артыма борылып карыйм. Кулын артка куеп, елмаеп торучы өрлек кадәр Зыятдиновны күреп, өнсез калам.

— Зыятдинский!         Кадерлем, классташым! Син дә мондамыни?!

— Исәнме, Мөнирә?! Кайттыңмы? Бик яхшы иткәнсең!

— Менә бергә-бергә боларны, җан дусларны башлы-күзле итеп куйыйк әле.

Ул һаман да шул ук — гади, акыллы Зыятдинов килеш калган. Ә язмыш аның белән дә кырыс кына шаярырга тора. Илфак аны, үзенең якын дусты буларак, шаһит егет итеп чакырган. Әйе, аның Риммага булган яшерен тойгыларын, кичерешләрен миннән башка беркем дә белми шул. Илфак белсә дустын андый унайсыз хәлгә куяр идемени?! Мондый рәхимсез җәзага тартмас иде ул аны.

Зыятдинов Риммага соңгы тапкыр туйганчы карап калырга килгәндер. Ә бәлки ул кичерешләрне күптән оныткандыр да инде? Хәтерләми дә булыр? Күпме вакыт үтте бит инде аннан соң! Шулаймы икән? Юк, булмас, мәхәббәт онытыламыни?!.

Киләсе кунаклар җыелып та беткән бугай. Римманың әтисе өстәл янына чакырды.

Урыныбыз Зыятдинов белән янәшә туры килде. Икебез дә аз сүзле, икебез дә моңлы идек без бу кичәдә.

Ике кешенең бәхете икебезне бәхетсез итте.

Туйдан соң бер-ике көн үткәч үк Илфак Римманы үзе билгеләнгән частька алып китте. Мин аларны озатып калдым.

— Сездән башка саргаеп үләрмен инде,— диде ул.

— Саргаймассың! Яныңда яшәртеп, яшелләндереп торучың бар...

— Саргая башласаң, хат яз, үзем барып, саргаерга ирек бирүчеңнең колагын борып кайтырмын,— дим.

— Чынлап та, безгә килеп, торган җиребезне күреп китәрсең әле, яме, Мөнирә! — дип ялвара Илфак дустым.

— Килермен. Ничек яшәвегезне беләсем килмимени минем? Килермен, һичшиксез килермен! Хушыгыз, кадерлеләрем!

Поезд дусларымны утыртып китеп барды. Ә мин аларны соңгы вагон борылышка кереп күздән югалганчы карап калдым.

(Дәвамы бар.)

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас