

Мал караучы Фəһим тагын
исереп килгəн, əллə таңнан баш
төзəтеп өлгергəн, əллə инде ай-
нып бетмəгəн кичəгедəн. Үзалдына
нəрсəдер мыгырдый-мыгырдый ча-
насында ята. “Əй, алло!” дип кола-
гына кычкырганны да исəпкə алмый,
кемнедер тозлап-борычлап сүгүен
дəвам итə.
Галəветдиннең моңа бик нык ачуы
килеп, Фəһимне чанасыннан сөйрəп
төшереп, чана төбенə салган печəн
астын актара башлады, янəсе, ур-
ланган фуражны табып, кирəген
бирмəкче булды.
Ə Фəһим: “Əй, син, нəрсə эзлисең
анда?” – дип кычкырынырга тотын-
ды. Галəветдингə җиргə төкереп ки-
теп барудан башка чара калмады...
Алар арасында күптəннəн бəхəс
бара шул. Сəбəпчесе – савучы
Гөлчирə. Ялгыз, чибəр бу яшь ха-
тын кайдадыр йөреп, бала ияртеп
кайтып төшкəн иде авылга. Гөлчирə
– Фəһимнең беренче мəхəббəте, тик
моны Гөлчирəгə əйтергə кыюлыгы
җитмəве бөтен эшне бозды да инде.
Иртəгə армиягə китəсе кичне бик
кызган иде дə бит, арага Галəветдин
килеп тыгылды... Кызны биергə
чакырды да, колагына нидер пы-
шылдап, “ə” дигəнче алып та чыгып
китте. Əй гарьлəнде инде Фəһим бу
кичтə, хəтта егылып үлəселəре кил-
де.
Иртəн егетне озатырга килмəде
Гөлчирə, Галəветдин дə күренмəде...
Ике ел хезмəтен үтəп кайтып төште
Фəһим, тик сөйгəнен авылда очрат-
мады...
Ə Гөлчирə, Фəһим китеп бераз тору
белəн каядыр чыгып китте. Беркем
дə белмəде аның кая киткəнен...
Галəветдин авылның иң уңган,
иң матур кызы Хəлимəгə өйлəнде,
тик бу никах икесенə дə бəхет
алып килмəде, киресенчə бөтен
бəхетсезлек шуннан башланды,
ахры, Хəлимə өчен... Галəветдин,
көннəн-көн көйсезлəнə генə барды,
əкренлəп эчкечелеккə салышты,
аннан кунарга да кайтмый башлап,
бөтенлəй читлəште Хəлимəдəн...
Хатын авырга уза алмады, ə
Галəветдингə гүя шул гына кирəк
иде. “Менə кеше хатыннары бəби
алып кайта, ə син... кысыр бия”, – дип,
мыскыл итə башлады. Көннəрдəн
бер көнне Хəлимə түзмəде, ирен
ташлап китте...
Менə шулай көн артыннан көн үтə
торды, салкын кышлар артта ка-
лып, яз килеп җитте. Урамнардан
гөрлəвеклəп ерганаклар ага баш-
лады, кояш кыздырды, сыерчык-
лар җылы яктан кайтып оя корды.
Авыл, кышкы йокыдан уянгандай,
җанланып китте...
Шулай бердəнбер көнне, авылның
стажлы гайбəтчелəре өй борынча
йөреп, берсеннəн-берсе арттырып
хəбəр тарата башлады... Имеш,
югары оч Əхмəт картның кызы уй-
наштан туган бала ияртеп кайткан
икəн. Ул бала инде үсеп беткəн икəн.
Гөлчирə авылдан киткəндə йөкле
булып китə. Əти-əнисе сизгəнче
дип, өч-дүрт атналык авыры белəн,
Стəрле якларына юллана. Үзе генə
белə ничек алданганын. Их, шул
кичне Фəһимне озату кичəсенə
бармаган булса! Галəветдин, ма-
тур язгы кичтə су буйларын урап
килик, дип, кызны елга буена ча-
кыра. Гөлчирə, аны-моны уйла-
мый, ризалаша. Ə Галəветдиннең
уе бөтенлəй икенчедə була шул...
Əзрəк хəмер эчеп, каны кызгач, ач
бүредəй, кызга сүз əйтергə дə ирек
бирми, яңа үсеп чыккан үлəн өстенə
егып сала. Гөлчирə аңына килгəндə
Галəветдиннең эзе дə суынган
була инде... “Тор, нишлəп ятасың,
нишлəвең бу?” – дигəн тавышка
күзен ачып караса, күрше карчы-
гы Əсма əби икəн. Гөлчирə, эшнең
нидə икəнен аңлап алып, кычкырып
елап җибəрə... Əсма əби: “Əйдə, ба-
лам, тор, безгə кайтыйк, əзрəк мун-
ча җылыткан идем кичтəн, юынып,
чистарынып кайтырсың үзегезгə!” –
дип, Гөлчирəне үзе белəн алып китə.
Бераз тынычлангач, өенə кайтты
ул һəм күп тə тормый, беркемгə бер
сүз əйтми-нитми, авылдан китеп тə
барды....
Менə, ниһаять, Гөлчирə авылы-
на кире əйлəнеп кайтты... Үзе генə
түгел, бердəнбере, сөекле улы
Алмазы белəн. Кешенең эченə-
бавырына кереп булмый бит инде,
язмышы бик тə тозлы-борычлыга ох-
шаган, күзе төпкə баткан, элеккечə
нур чəчеп тормый, сагышлы һəм дə
бик уйчан.
***
Бер көнне ферма мөдире
Галəветдиннең югары оч Фатыйма-
ны эзлəп китеп барышы иде. Урам-
да биш-алты яшьлəрдəге бик ма-
тур, буйчан бер малайга юлыкты.
Тегесенең: “Привет, вы кого ищете?”
– дигəненə аптырап китте. Бəй, го-
мер булмаганны нишлəп безнең
авылда урысча сөйлəшəлəр?” –
дип, малай янына килеп:
– Сəлам! – дигəн булды.
– Мин татарча белми! – диде ма-
лай.
– Əəə, алай икəн, откуда взялся
малый? – дигəн булды Галəветдин.
Малай җавап биреп өлгермəде,
бер ягымлы тавыш ишетелде.
Галəветдин борылып караса, апты-
рап катып калды.
– Гөлчирə син, ничек, бу синең
улыңмыни? – диде, шаккатып.
Хатын исə:
– Əйе, бу мин, Галəветдин. Əллə
мине үлгəн дип ишеткəн идеңме?
Не дождешься, айда, улым, пошли
домой, – дип, улын ияртеп, китеп тə
барды.
Галəветдиннең тыны кысылды,
авызына су капкандай, тораташтай
катып калды...
– Əй Галəү! – дигəнгə чак һушына
килсə, бая үзе эзлəп йөргəн Фатый-
ма икəн.
– Сиңа килə идем, Тəлига бит бүген
бəби табып куйган, сыерларын са-
варга кеше юк, син бармассыңмы
микəн? – диде калтыранган тавыш
белəн.
– Мин бик барыр идем дə бит,
иртəгə юлга чыгарга җыенам, улым
янына армиягə барып кайтам, –
диде хатын. – Берсе көнгə присяга
көне.
– Əй Аллам, кеше юк бит,
сыерларның җиленнəре шартларга
тора, бетте баш! – дип, китə башла-
ды ферма мөдире.
Фатыйма күп уйлап тормыйча:
– Əнə, Гөлчирəгə əйт, бөтенлəйгə
кайткан бит, аңа эш кирəк, – диде.
– Мин бик əйтер идем дə бит, –
дип, Галəветдин Фатыймага гаеп-
ле караш ташлады. – Əллə үзең
сөйлəшеп карыйсыңмы? – дигəн
булды.
– Ник сөйлəшмим ди, бик
рəхəтлəнеп сөйлəшəм. Керергə
сəбəп кенə тапмый тора идем, –
диде тегесе. – Хəзер, көтеп тор, дип,
Гөлчирəлəргə ялт итеп кереп тə кит-
те.
– Оятсыз, “синең улыңмы?”
дигəн була, кабахəт, – дип, үз-
үзенə сөйлəнеп йөргəн Гөлчирə
Фатыйманың кергəнен сизми калды.
– Исəнме, күрше, – диде Фа-
тыйма, соңгы сүзлəрне ишетсə
дə ишетмəмешкə салышып. –
Кайткансың икəн, кереп хəл дə
белешмисең, – дип хəбəр сөйлəгəн
булды. Мич артыннан, чаршау яры-
гыннан күзəтеп торган малайны
күреп: – Сөбханалла, бигрəк матур
икəн улың, бетеп əтисенə охшаган!
– дип тə ычкындырды!
– Кит инде, шул мəхəббəтсезгə
охшатма! – дип, Гөлчирə ачуыннан
кычкырып ук җибəрде.
– Мин ни, үзеңə түгел, əтисенə ох-
шагандыр, əйтүем генə, кыенсырый
күрмə берүк, – дип, Фатыйма сүзне
икенчегə борып җибəрде.
Бераз тынычлангач, Гөлчирə Фа-
тыйманы өстəлгə чакырды:
– Əйдə, күрше, чəй яңарткан идем,
тəмлəп чəй эчеп алыйк.
– Кайткансың икəн, əйбəт бул-
ган, тик менə əти-əниеңнең юклыгы
кыен, – дип сөйлəнгəлəп, өстəл яны-
на юнəлде Фатыйма.
Хуҗабикə сүзгə кушылды:
– Кайтуын кайттык та бит, тик эше
генə юк, аптырап йөрим əле менə.
Ə Фатыймага шул гына кирəк иде
дə инде.
– Əнə Тəлига бəбилəп ята, ə аның
урынына группасын саварга кеше
юк. Мəхлуклар шартларга җитешеп
тора, əллə фермага савучы булып
барасыңмы? – дип əйтеп тə салды.
– Ферма мөдирен əйтəм, еларга
җитешеп кеше эзлəп йөри, маллар
да бик жəл.
– Бик барыр идем дə бит, шул
юньсез Галəветдинне күрəсем кил-
ми, шуның кул астында ничек эшлəп
йөрмəк кирəк! – диде Гөлчирə, авыр
көрсенеп...
Ике күрше тəмлəп чəй эчеп, бер-
берсенə хəбəр сөйлəп утырганда,
кемдер ишек какты.
– Ачык! – диде Гөлчирə, чəч-
башын төзəткəлəп.
Рəхмəтен əйтеп, Фатыйма чыгып
та китте. Тупса аша атлап кергəн
Галəветдин бик озак сүз башларга
кыймыйча, Гөлчирəгə күтəрелеп ка-
рарга оялып торгач, тотлыга-тотлы-
га сөйлəргə тотынды:
– Гөлчирə, əгəр дə булдыра алсаң,
син мине, зинһар, гафу ит, тик...
бернинди гафуга да сыя торган эш
түгел инде! Син китеп югалгач, мин
ни уйларга да белмəдем, үземне-
үзем күралмадым... Мин бит сине
ярата идем, ə син гел мине читкə
типтең, якын да җибəрмəдең... Ул
Фəһимнең кай җире миннəн артык
иде соң, нəрсəсе белəн сине үзенə
карата алды? Ə бит ул сиңа якын да
бармады, яратмагандыр да сине.
Ə мин синең өчен үлəргə дə əзер
идем!
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Башкортстанның Караидел районы Байкы-Юныс авылында 1959нчы
елның 15нче февраль көнендə бер кыз бала дөньяга килə. Аңа Гөлсем дип
исем кушалар. Була шундый кешелəр, исемен ишетүгə үк бу кеше ша-
гыйрь түгел микəн, дип уйлап куясың. Исемендə җисеме. Гөлсемнең дə
шулай. Əгəр аны якынрак белергə телəсəң, шигырьлəренə күз салыгыз.
Əсəрлəренең серен ачып карыйм дисəң, анда шагыйрəнең йөрəк хислəре,
үз җəүһəрлəре булган бай күңеле күренер.
Гөлсем Кави кызы күптəн яза. Яшьлек мавыгуы ярты юлда тузып калма-
ды, яшəү рəвешенə əйлəнеп китте. Иҗат җимешлəрендə авылча самими-
лек, хəтта беркатлылык сизелеп торса да, бу алар артында ихласлык,
күңел сафлыгы, Ходай биргəн тормышны шатлык белəн яши белү ята.
Ул үзенең шигырьлəрендə дөньякүлəм кимчелеклəрне җиңеп чыкмакчы
булып кизəнми, гомумəн, ул андый нəрсəлəрне: яманлыкларны, кимчелек,
шакшылыкларны аз күрə. Үле чүл уртасындагы яшеллек утравы кебек,
үзенең ямьле-куанычлы, ак һəм пакь дөньясын саклый белгəн сирəк кеше
ул. Югыйсə, аның язмышы да җиңел генə, бəла-казасыз үтмəгəн. Лəкин
ирен югалту, биш баланы ялгыз үстереп аякка бастыру аның күңеленə бо-
еклык пəрдəсе яба алмаган. Мəхəббəт һəм тормышка мəдхия – Гөлсемнең
ике аргамагы, очар канатлары. Гөлсем, мөслимəлəр кебек, битен яулыкка
яшереп йөрмəсə дə, күңелен Ходай хозурына шар ачкан кеше. Алчак холык-
лы, хуш күңелле, кешелəр белəн җиңел аралашучы, дөнья белəн син дə
мин яшəүче ханым ул. Шуңа да шигырьлəре җиңел, күңелчəк: сусаганга
– су, кипшенгəнгə – җилəс җил, сагынучыга сəлам җыры кебек, табигый
рəхəтлек белəн укыла. Шигырьлəре үзлəре үк җырлап тора, үзəк өзгеч
моңлы көй сорый.
Үсəсе гөл үсəргə тиеш, тырыш, Гөлсем, тырыш!
Заһит МУРСИЕВ,
Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы.