Чәчмә әсәр
6 Апреля 2023, 17:22

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (4)

Свердловскидан беренче урынны алып кайтмасаммы, Илфакның чыраен күрмим дип үз-үземә сүз бирдем.

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (4)Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (4)
Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка... Повесть (4)

* * *

Келәттә капчыклар күтәргәндә, Шушмада су коенганда, утыннар кисеп, карлар көрәгәндә, бакча казыганда чыккан көчем урынына тамчылап җыелган яңасы куәтләнергә ярдәм итәр, аякларымның җитезлегенә чаңгыларым да хыянәт итмәсләр, ә миһербанлы юлдаш булырлар дип уйлаган идем. Ул көнне кояш та миңа теләктәшлек белдереп елмая кебек иде.

Старт алуга, йөрәгемдә ниндидер көч ташкынын сизеп, алга томырылам. Алданрак кузгалган көндәшләремне берәм-берәм узып та китә башлаган идем инде. Иң беренче баручы озын буйлы кыз артыннан җитәргә дә күп калмады. Тик, үкчәгә басып дигәндәй, артымнан калмыйча, тагылып баручы берәү генә эчемне пошыра. Үзе узарга да ашыкмый. Әллә хәл-әхвәле чамалы инде. Шулай бугай шул. Авыр-авыр сулаганын ишетеп-тоеп барам. Шуннан чыгып, аның соңгы көченәчә тырышканын сизәргә була. Ә минем аяк-кулларымда көч-җегәр җитәрлек әле. Бераз шулай, аны артымнан ияртеп барып хәлдән тайдырам да аңнан соң тизлегемне арттырам, аерылып китәм.

Тау итәгендә теге озын кызны да куып җиттем, ыргым ясап, аны да узарга исәбем. Чаңгы юлын бушатуын сорап хәбәр салам, ләкин кызның юл бирергә исәбе дә юк. Чаңгы юлыннан чыгып, томырылып бер-ике талпынуга әлеге кыз белән тигезләндем дә, алга! Калган дистанцияне тагын да кызурак үтәргә! Шулчак аңлаешсыз бер хәл булды, тигезлегемне саклый алмыйча тип-тигез җирдә егылдым. Сикереп торсам бер чаңгым сынган. Янымда кемнеңдер чаңгы таягы ята. Ә, хәзер барысын да аңладым. Әллә ялгыш, әллә юри теге кыз чаңгы таягы белән мине чалып еккан икән бит. Ул арада берничә кеше мине выжылдап узып та китте. Аны-моны уйлап тормыйча, бер чаңгыда тыйтаклап мин дә аларга иярдем. Янымнан һаман уза торалар, ә мине ниндидер бер үҗәтлек алга өнди. Ярышучылардан калышасы килми. Сыңар чаңгыда әллә ни майтарып булмаслыгы аңыма барып җитми. Бәлки җитәдер дә, тик бу хәл белән килешәсем килми. Дистанциягә иң соңгы кеше булып киткән кыз да узды үземне.

Хур булдым. Их! Башымны әллә кайларга алып качар идем... Чаңгы ярышын, институтны оныттыра торган дәрья читләренә... Иң соңгы кеше булып килдем, тыраклап, сыңар чаңгыда. Нигә егылгач та ярыштан чыкмаска иде миңа?!. «Соңгы кеше булып килде» дигән сүзне ишетергә туры килмәс иде. «Ярыштан төшеп калды» дип кенә әйтерләр иде.

Башыма мендәр каплап күпме яткан булыр идем, белмим, бүлмәдәшем Оксана яныма килеп утырган да юрганымны йолка. Үпкәләрмен дип тә уйламый, шаяртып маташа, үз-үземне дә күрәлмаган чагымда...

Аның миңа текәлгән борчулы күзләрен күреп, тыела алмадым, үкси-үкси күкрәгенә  капландым. Ә ул, әнием кебек, йомшак куллары белән чәчләремнән сыйпый.

— Мөнирә! Нигә шулхәтле үзеңне газаплыйсың инде?! Бу бит

очраклы хәл генә. «Чаңгысы сынмаса, ул беренче килә иде», — диләр синең хакта. Ишетәсеңме?!

Тегеләй булмаса, болай булмаса, чаңгысы сынмаса... Сына шул менә. Икенчесендә тагын әллә нәрсә килеп чыгар әле. Берәүләргә берни булмас, ә миңа булыр. Нигә язмыш һәрвакыт шулай аяк чала икән? Бүтән ярышларда катнашмаска кирәк. Әллә институттан чыгып берәр эшкә керергә инде? Ә Илфак нәрсә уйлар? Булдыра алмады димәсме? Уф! Белмим!

Тренерым миннән кул селтәгәндер дип уйлаган идем инде. Икенче көнне Оксана алып кайткан язуны укыгач, аптырап киттем. «Бүген үк, хәзер үк тренировкага килеп җит» — диелгән иде анда.

Өч көн аунап ятканнан соң урынымнан тордым. Үзем сөенәм, үзем куркам. Шикле уйлар белән институтка йөгердем. Барысы да көләрләр дип уйлаган идем, игътибар итүче дә булмады. Ә тренерым тетмәмне тетәр инде...

— Ибраһимова! Конькида фигуралы шуу буенча ун тапкыр дөнья, өч тапкыр Олимпия чемпионы Соня Хени турында ишеткәнең бармы синең? — диде ул бик җитди генә.

— Бар,— дидем. Нигә бу турыда сорый икән ул.

— Ә аның беренче ярышында уңышсызлыкка очравын, иң соңгы урынны алганын беләсеңме?

— Иң соңгы?!

— Әйе! Иң соңгы! Иң соңгы урынны! Ә өч елдан соң беренчелекне яулаган. Менә кайда ул ихтыяр көче. Минем кулдан килми дип шүрләп калмаган.

— Өч елдан соң?

— Әйе, өч елдан соң.

— Өч ел! Бик күп бит ул.

Тренерым мине дөрес аңлаган.

— Әйе, без синең белән ул кадәр ук көтә алмыйбыз. Шуның өчен бүгеннән башлап, аерым программа буенча шөгыльләнергә керешәбез. Бер айдан Златоустка, илебез студентларының чаңгы ярышына барачакбыз.

— Ничек? Мине дә җибәрәләрмени?!

— Сине команда составына кертүләрен үзем сорадым. Шуны онытма, җиңелү ачысын күтәрә алган кеше генә зур спортка барып җитә ала. — Тренерым башка бер сүз дә әйтмәде. Ул болай да барын да йөрәгемә ярып салган иде инде.

Бар көчемне, тырышлыгымны биреп алдагы ярышка әзерләнә башладым. Тренерымнан яшереп кичке ут яктысында да шуам. Тизлегем күзгә күренеп арта бара. Шулай итмичә ярамый! Хәзер минем җиңү үзем өчен генә түгел, тренерым өчен дә кирәк. Аның ышанычын акламаска хакым юк!..

Златоустка февраль урталарында киттек. Анда җиңүчеләр бер айдан Свердловскига СССР халыклары спартакиадасына җыелачаклар икән. Анысы да колакка керә. Алары әле соңыннан.

Тренерым соңгы күрсәтмәләрен бирә:

— Көчеңне тигез бүләргә тырыш. Сынатма. Мин сиңа ышанам.

Кызлар инде узыш юлына китә дә башладылар. Шобага салганда миңа урта тирәдәге урын чыккан иде. Үземне тыныч тотарга тырышсам да старт алган һәр кыз артыннан йөрәгем талпынып куя. Чират миңа да җитте! «Мин сиңа ышанам». Тренерның бу сүзләре миңа дәва кебек тәэсир итте. Үземне канатлы кош кебек тоям!.. Тау менгәндә чаңгыларым тая, тизлекне киметмәс өчен бик күп көчемне сарыф итәргә туры килде. Тауның теләктәшлеге белән үз тизлегемне бергә кушарга! Юк инде, бу юлы сынатмам!

Тагын мин уйлаганча барып чыкмады. Илебез студентлары арасында өченче урынны гына яуладым. Тренерымның сүзләре гаҗәпкә калдырды үземне.

— Ибраһимова! Чын күңелемнән котлыйм үзеңне! Дөресен әйткәндә, мин синнән әле бу кадәрлесен үк көтмәгән идем. Болай булгач безгә өч ел кирәкми, тагын аз гына!

Әйе, ул «аз»ның никадәр икәнен, ул «аз» өчен күпме тырышырга кирәклеген мин бик яхшы беләм! Соня Хени... Соңгы урын. Беренчелек. Әйе. Мин аннан киммени? Һичшиксез беренчелекне алырга кирәк миңа, киләсе ярышта ук! Аннан соң... (ул турыда әле уйларга да куркыныч, ә шулай да уйлыйсы килә) халыкара ярышларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитәргә кирәк! Кирәк! Бу минем алда торган иң зур бурычым, хыялым. Мин моңа барыбер ирешәчәкмен! Әгәр... әгәр Олимп тавына  кадәр күтәрелә алсам... Олимпия пьедесталендә басып торганымны Илфак күрсә!..

Свердловскидан беренче урынны алып кайтмасаммы, Илфакның чыраен күрмим дип үз-үземә сүз бирдем. Үҗәтләнеп көн-төн ярышларга әзерләнәм.

Сигезенче март якынлашканда старостабыз белдерү ясады:

— Кызлар, сезгә сюрприз! Ә малайлар — үпкәләмәгез! Бәйрәм кичәсенә училищедан курсантлар килә. Карагыз аны, кызлар, йоклап калмагыз, кунак егетләренә ямансыларга ирек бирмәгез... Ник килгәннәренә үкенеп китмәсеннәр!

Танкистлар училищесыннан! Анда бит Илфак та булачак. Күрәсем килә инде аны. Күземнең кырыен гына төшереп алыр идем! Һай, каһәре! Нигә үз-үземә сүз биреп ташладым соң?!. Аның энҗе тешләренә, зәңгәр күзләренә туйганны карау бәхетеннән мәхрүм калам бит. Ичмаса, ярышларны бәйрәмгә кадәр уздырсыннар иде. Әллә, сүз биреп ташлавыма карамастан, барыйммы икән? Юк, ярамый! Ярышлар үтмичә, беренчелекне алмыйча, аны күрергә ярамый! Үз сүзеңдә тора белү кирәк.

 

Фото: myslide.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас