Чәчмә әсәр
5 Апреля 2023, 13:21

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка. Повесть (3)

Ә шулай да дөньяда яраткан кешең булуы нинди рәхәт. Хәтта ул үзе моны белмәсә дә.

Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка. Повесть (3)Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка. Повесть (3)
Венера КАСЫЙМОВА. Синең хакка. Повесть (3)

Ул көнне, вакытым булмаганлыктан, өйгә бирелгән эшләрне әзерләми килгән идем. Ә укытучы, миңа үч иткәндәй, парта саен йөреп, өйгә бирелгән эшләрне тикшерә башлады. Беренче рәтне йөреп чыккач, кинәт кенә безнең партага күчте. Без Римма белән икенче рәтнең ахыргы партасында утырабыз. Безнең алда ике дус —Илфак белән Зыятдинов.

Илфак булмаса, дөресен әйтергә оялмый идем инде... Өйгә бирелгән эшне эшләмәгәнемне әйтергә курыктым, юк курыкмадым, оялдым гына.

— Дәфтәрем өйдә калган, — дип җавап бирдем,

Укытучы сәгатенә карады:

— Дәфтәреңне алып килергә егер¬ме минут вакыт сиңа, Ибраһимова!

Безгә ун минутта да кайтып килеп була анысы... Ләкин бит...

Мин һич тә моны көтмәгән идем. Нишләргә белмичә югалып калдым. «Нигә башта ук дөресен әйтмәдем соң?!» Тик хәзер соң инде. Нәрсәгә, кая барасымны үзем дә белмәгән килеш, урынымнан торып чыгып киттем. Коридорга чыккач, ишек төбендә уйга калдым. Миңа бу дәрескә дәфтәрсез керергә ярамый, Ә дәфтәр, билгеле, юк. Дәрескә кермәвемне ничек аңлатырга тиеш булам, инде хәзер? Тагын алдашырга туры киләчәк. Бер ялганны яшерер өчен, икенче ялган уйлап табарга кирәк була микәнни?!

Чыгып киттем. Нинди дә булса бер карарга килә алмыйча, алдашканым өчен үземне тирги-тирги, мәктәп янындагы тыкырыкка борылдым. Әкрен генә барам. Мине кешеләр узып киткәли. Алар кая барасыларын, нигә ашыкканнарын беләләрдер шул.

— Тукта әле, Ибраһимова, мине көт! — дигән тавышка борылып карасам, озын сыйраклары белән зур-зур атлап, Зыятдинов килә. Килеп җитүгә куеныннан дәфтәр чыгарып:

— Мә, минем дәфтәрдән күчереп кил! — диде.

— Минем эшләмәгәнне каян белдең? Укытучы ничек чыгарды соң сине?

— Белдем инде... Мин дә эшләмәдем, дигән идем, укытучы мине дә дәфтәр алырга чыгарып җибәрде. Бар, мин көтеп торам. Класска башта син керерсең, аннан соң мин.

Мин дәфтәрне алып китә башлаган идем, тик Мансурның нидер әйтергә җыенып та әйтә алмый торуын күргәч, кире борылдым.

Аның шулай нишләргә белмичә торуы, кузгалырга җыенмыйча читенсенеп елмаюы мине сагайта төште. Болай торуының уңайсызлыгын ул үзе дә сизде бугай, читенсенеп, аска карап кына дәште:

— Мөнирә...

— Нәрсә? — Минем Зыятдиновка исеме белән эндәшәсем килде, — нәрсә дим, Мансур?

Ул һаман да дәшми. Ботинка очы белән пыяла кыйпыл чыгын казып чыгарырга азаплана.

— Нәрсә дим, Зыятдинов?

Ул казуыннан туктап, куен кесәсеннән конверт алып, кыюсыз гына миңа сузды:

— Нәрсә соң бу? — дидем гаҗәп¬ләнеп.

— Шуны Риммага бирмәссеңме дигән идем.

— Риммага! Синнән хат?

«Юк» дигәнне аңлатып, Зыятдинов баш какты. Мин аптырап калдым. Бераз торгач ул әкрен генә:

— Илфактан... — диде, ниндидер үкенечле тавыш белән.

— Ничек Илфактан?! Нигә Риммага? Нигә аңа? Нигә Илфак аңа? Илфакны бит... Римманы бит...

Тәмам миңгерәүләнеп, буталып туктап калдым. Шуның кадәр дә көтелмәгән хәбәр иде бу минем өчен! Бервакытта да моның кадәр югалып калганым юк иде. Серемне сөйләп ташлый яздым бит! Ярый әле әйтергә теләгәнемне Зыятдинов үзенчә аңлаган. Гаҗәпләнүдән аның бер кашы югарырак күтәрелеп, дугаланып тора. Үзе гөнаһсыз сабый шикелле аптырап миңа караган.

— Син каян беләсең, Мөнирә?

— Беләм, Мансур, мин барында беләм. Сиздем...

— Мин... соңга калдым, Мөнирә. Язарга... Юк, бер язган идем инде мин аңа. Теге чакта... Чаңгы шуганда. Кар өстенә язган идем. Тик, Римма ул сүзләрне күрми калды. Төшеп җитә алмады, егылды. Аны син укыдың. Ярый әле малайлар күргәнче бетереп куйдың. Көләрләр иде. Син... син көлмә миннән, Мөнирә. Күрми калуы әйбәт булды әле. Дустыма хыянәт итеп, юлына аркылы төшә алмыйм бит инде.

Зыятдинов туктап калды. Карашын нәрсәгәдер төбәп, сүзсез тик тора.

Мин телсез калдым. Әнә ничек икән бит! Ул кар өстендәге сүзләрне Риммага атап Зыятдинов язган булган икән. Мин тагы Илфак минем өчен язган дип уйладым. Их! Мин җүләрне күр инде! Зыятдиновтан түгел, монда миннән көләргә кирәк әле! Илфакның миңа андый сүзләр язарга уенда да булмаган! Булмаган! Ә мин аның чәчтән тартуларына, аяк чалып шаяруларына карап... Ул бит минем белән шаярганда да Римманы гына уйлаган! Наза уйнаганда мине сайлавы да Римманың игътибарын җәлеп итү өчен генә булган! Әбәк уйнаганда минем тирәдә бөтерелүләре дә янәшәмдәге Римма өчен генә! Бары да, бары да аның өчен! Әллә Илфакның Риммага язган бу хатын ертып ташларгамы? Миңа булмагач аңар да, Риммага да... Юк! Аның белән генә бернәрсә дә үзгәрмәс. Илфак тагын язар...

Бичара Зыятдинов! Ул бигрәк кызганыч. Риммадан күзен алалмый торган иде. Тотып селкегән шикелле җаны буш калгандыр инде.

Каз бәбкәләрен су буена төшергәч, граната атарга өйрәнү өчен ыргыткан ташларым, су өстеннән тугызар-унар алка ясап шуып барганнан соң, төпкә чумалар иде. Аның да хыяллары шул ташлар кебек тормыш төбенә төшеп чумды бит. Таш яткан җирдә каракучкыл дымлы эз кала. Аның күңел түрендә ниндн эз калыр икән? Тагын да карарак, бервакытта да җуелмый торган эзме? Ул чакта нишләргә соң? Их! Зыятдинов, Зыятдинский! Озын буйлы юаш классташым минем...

Бик теләсәм дә Зыятдиновка берничек тә ярдәм итә алмадым. Чөнки Римма да Илфакны яратты шул. Римманың хатын да Илфакка тапшыру миңа насыйп булды. Әйтерсең лә язмыш мине юри үчекли иде...

Беркөнне Римма, кулына нәрсәдер йомарлап, ике бите уттай кы-зышып, дулкынланудан сүзен әйтә алмыйча торганнан соң:

— Мөнирә, беркемгә дә әйтмә, зинһар, минем сиңа бер йомышым бар, — дигәннән соң ук, мин үземнең Риммадан Илфакка хат илтәсемне һәм анда нәрсәләр язылганын аңлап алган идем инде. Димәк, Римма да Илфакны ярата! Яратмаса, каушап, оялып тормас иде! Яфрак кебек калтырана бит. Яратмаса, исе дә китмәс иде. Бер керфеге дә селкенмәс иде, яратмаса. Ярата!

Үз хәлем белән килешеп җитә алмыйча, Илфакның йөрәге башка берәүне якын итүенә гаҗиз булып дөньямны онытып йөри торгач, таралышыр вакыт җиткәнен сизми дә калганмын. Имтиханнар борын төбенә килеп терәлгән. Бер кайгы икенчесен оныттыра күрәсең, ә шулай да имтихан кайгысы, бәхетсез яратуым белән чагыштырганда,, чүп кенә кебек тоелды миңа. Ә кызлар «ах» та «вах» киләләр. Минем исем дә китми.

Соңгы имтихан көнне китапларын һавага чөя-чөя сикерешеп шатланышкан дусларыма карап гаҗәпләнеп бетә алмадым. Җүләрләнгәннәрме икән әллә алар? Нигә шатланырга?! Моның нәрсәсе куаныч?! Минем, өчен кайгы әле бу. Болай әле мин, мәктәпкә килгәч, һәр көнне Илфакны күрә ала идем. Ә хәзер? Хәзер шул бәхеттән дә мәхрүм калам. Тагын ун ел укыр идем әле мин!

Институтка килеп беренче иң авыр имтиханымны тапшыргач, «Илфак белән кызыксынмаска, синең өчен ул юк!» — дип үз-үземә сүз бирүемә карамастан, исемлектән Илфак фамилиясен эзли башладым. Нигә аның фамилиясе бер җирдә дә күренми соң? Кызу-кызу институттагы барлык исемлекләрне барлап чыктым. Нәрсә соң бу? Берни аңламыйм! Ярый, үзе күренмәсен дә ди. Анысы гаҗәп тә түгел. Моның кадәр кеше арасыннан кемне генә күреп бетермәк кирәк. Тик аның фамилиясе булырга тиеш бит! Язарга онытып калдырдылар микән?

Имтиханнарны тапшырып бетергәч тә күңелем белән тагын Илфакның үзен, күзләрем белән аның исемен эзләдем. Әнә! Минеке бар! Фамилиям институтка үтүчеләр исемлегендә! Урра! Бу коридорларда минем аяк эзләрем дә яңгырар! Тагын әле... «аныкы» да. Тик нишләп аның фамилиясе исемлектә юк соң?!

Нигә тормыш юлга аркылы койма корып кына тора икән?! Хыялларны, теләкләрне җимерүдән нинди тәм таба икән ул? Миннән дә язмыш рәхәтләнеп көлгән булып чыкты. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» — дигән булганнар тагын. Әйе, мин тырыштым. Имтиханнардан үттем. Тик тапмадым, ә югалттым! Илфакны!

Аның уе бүтән булган икән. Ул танкистлар училищесына имтихан тоткан. Кечкенәдән үк әтисе кебек хәрби кеше булу турында хыялланган, ләкин сәламәтлеге буенча үтә алмам дип куркыпмы, берәүгә дә әйтергә кыймыйча, сер итеп саклаган ул аны. Ә үзе сәламәтлеген ныгыту өчен тырышып-тырышып спорт белән шөгыльләнгән, һәм менә үз дигәненә ирешкән дә! Хәрби училищега үткәч ул шатлыгыннан Риммага хат язган. Ә Римма миңа.

Хәзер нишләргә соң? «Ул» булмагач бу физкультура институты миңа нәрсәгә?! Юк, хәзер чигенергә соң инде. Аннан соң, миңа хәзер нишләсәм дә барыбер түгелмени? Кергән килеш бераз укып карыйм әле. Аннары күз күрер. Китәргә дә күп сорап тормам мин!

Укулар башланып, беренче көненнән үк, тулай торакта бергә яши торган кызлардан калышмас өчен, төрле-төрле түгәрәкләргә йөри башладым. Игътибарымны берәр нәрсәгә җәлеп итеп Илфак турында уйларга вакыт калмасын дип тә тырышам. Бераздан төрле түгәрәкләргә йөрүнең мәгънәсезлек икәнен төшендем. Күп көймәнең койрыгын тотарга тырышып, берсеннән коры калуың да бар. Вакытыңны әрәм иткәч, көчеңне түккәч, берәр төрле нәтиҗәгә ирешерлек булсын инде ул.

Чаңгы түгәрәгендә генә калдым. Нишләптер күңелемә иң якыны шул. Ул түгәрәкнең җитәкчесе бераз Илфакка тартым. Бәлки шуңа күрә дә сайлаганмындыр.

Бүген чаңгы ярышында институт буенча икенче урынны алдым. «Сезнең белән аерым тренер шөгыльләнәчәк»,— диделәр безгә.

Алда хәзер Татарстан беренчелегенә сынаулар тора.

Юк, язмыш! Илфак өчен генә килеп алдандың! — дип, син миннән юкка көләсең! Мин монда килеп дөрес эшләгәнмен. Хәзер иң беренче булырга ярдәм ит инде.. .Миңа беренче булмыйча ярамый. Син көлсәң көл, тик ул гына көлмәсен! Чөнки мин аны яратам! Ишетәсеңме, яратам! Ә шулай да дөньяда яраткан кешең булуы нинди рәхәт. Хәтта ул үзе моны белмәсә дә.

 

Фото: fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас