Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 март 2023, 06:39

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (Ахыры)

Мәдинә кайчандыр акылын җуеп, бөтен җаны белән яраткан кешегә карата, күңелендә бернинди дә хис калмаганлыгына гаҗәпләнде.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (Ахыры)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (Ахыры)

ДӨНЬЯ ТӘГӘРМӘЧЕ

Кайчандыр Мәдинәнең күңелен яулап алган, йөрәгенә иң беренче сөю ярасын салган Мансурның да язмышы үзе теләгәнчә генә барып чыкмады. Хәер, һәркемнең дә гомерендә ни күрәчәге тәкъдир китабында туганчы ук язылып куя диләр бит. Мансур Мәдинәне тиң күрмичә калдырып китсә дә, менәсе тавына менә алмады. Кызлар сайлый-сайлый сайландыкка калырмын дигәндерме, үзе белән бер цехта эшләүче Дамирә исемле кызга өйләнде ул. Дуслашып та йөрмәгән көйгә, тиз арада никах укытып, бергә яши башладылар.

Кашыкка салып йотарлык бихисап кызларның төн йокыларын качырган чибәр егет, Дамирәнең йөрәк түрендә күптән урын алырга өлгергән булган, күрәсең. Егет Дамирәгә сүз кушкач, кыз тәкъдимне кире какмый, язмышын аның белән бәйләгәндә: «Күпме кызлар арасыннан мине сайлады, бәхетле булырмын, сөеп-сөелеп яшәрмен», – дип уйлап, ризалык биргәндер шул, бахыр.

Мансур белән Дамирәнең бер-бер артлы өч балалары туды. Заводта эшләүче ир гаилә башлыгы, ата кешегә әйләнгәч, акрынлап сәнгатьтән дә читләште. Концертлар белән барып, чит илләрне күргән, дөнья гизгән ир, яшь чактагы гадәтен генә читкә алып ташлый алмый. Озын толымлы, чибәр кызларны очратканда, өйләнмәгән егеткә әйләнеп, мәхәббәткә сусаган җаннарның йөрәгенә ут сала. Һәр кешенең гомер йомгагы сүтелгән саен, көч-куәте дә кими, яшь тә чабудан тарта башлый. Берара башка хатынга китеп торса да, Мансур гаиләсенә кире әйләнеп кайта. Тик яшьлектә кавышкан, ике кыз һәм бер ул бүләк иткән, тормышның ачысын да, төчесен дә авыз иттергән иренең карт әнисен кадерләп соңгы юлга озаткан Дамирәнең генә күргәннәре, кичергәннәре авыр чир булып йөрәгенә төйнәлергә өлгерә. Тәненә төзәлмәс сырхау булып ябыша. Бәлки, завод янган чакта сулаган һаваның да зыяны булгандыр. Язмышына шулай язылганмы, Дамирә илле яше тулар-тулмас якты дөнья белән хушлаша.

Җеназада Дамирәнең бертуган энесе: «Бәхил бул, апа! Син монда бер рәхәт тә күрмәдең, бәлки анда җаның тынычлык табар» – дип хушлашкан чагында, хезмәттәшләре Дамирәнең сукыр мәхәббәт корбаны булганын аңлыйлар.

Шәһәр зур булуга карамастан, таныш-белешләр, дус-ишләр аралашып торалар. Мәдинәгә дә Дамирә белән Мансурның язмышын элеккеге хезмәттәшләре сөйләп бирә. Кайчандыр акылын җуеп яраткан кешесенең, олыгайган көнендә ялгыз калуына көенми Мәдинә. Ул бу минутларда бары тик Дамирәнең бәхетсез булып дөньядан китүенә генә уфтана. «Якташымның җаны оҗмахта тынычлык тапсын, рухын шат, караңгы гүрен якты кыл, Раббым!» – дип, белгән догаларын укый.

Кайчандыр саф хисләрен аяк астына салып таптаган, язмыш кочагында ялгызын калдырып киткән кешене Мәдинә көтмәгәндә-уйламаганда очратты. Алар, кырык елдан соң, шәһәр уртасындагы ял паркында, беренче мәртәбә күзгә күз очраштылар. Шул мизгелдә кинәт кенә исеп үткән салкын җил, Мәдинәнең күңел кылларын тарткалап, яшьлек кайтавазы булып яңгыраган сүзләрне яңартты:

 – Мансур! Мин сине гомер буена яратачакмын. Хәтерлисеңме, син миңа: «Кырык елдан соң килсәм дә, кабул итәр идеңме?» – дип сораган идең. Мин: «Нинди генә хәлдә яныма килсәң дә, кабул итәчәкмен!» – дип җавап биргән идем. Бу сүзләр үз көчендә кала. Мин сине гомерем буена көтәчәкмен!

Тик гомер узган, яшьлек утравында янган учак сүнгән. Чәчләре чаларган тол ирнең күзләреннән мөлдерәп караган ялгызлыкның да, калтыранган иреннәрдән өзелеп төшкән: «Булдыра алсаң, кичер мине, Мәдинә!» – дип пышылдап әйткән сүзләрнең дә, үлгән сөю хисләрен уятырлык кодрәте юк. Мәдинә кайчандыр акылын җуеп, бөтен җаны белән яраткан кешегә карата, күңелендә бернинди дә хис калмаганлыгына гаҗәпләнде. Хәер, учакка утын өстәп тормасаң, ул да сүнә. Мансурның моң тулы карашы белән очрашкан мизгелдә, Мәдинә инде бу кеше белән үзен беркайчан да, бернинди тойгы да бәйли алмаячагын аңлады.

Әйе, кеше бу дөньяга килгәннән соң, кылган игелекле гамәлләре һәм ясаган хата-ялгышлары өчен әҗерен күрмичә, бакый дөньяга күчми. Бакый йортта Нәнкир белән Мөнкир алдында, кыямәт көнне Аллаһ каршысында да җавап тотасы бар. Мәдинә бу хакта еш уйлана. Уйларының иген-чиген таба алмаган озын төннәрдә ул сөюдән яралган, гомере буена ялгызлыкта иркә-назга сусаган җан-тәнен кызганып, салкын мендәрен кайнар яшьләре белән чылата. Тик бу мизгеллек кенә йомшаклыгына үртәлеп: «Ходай сиңа яшәр өчен вакыт, эшләр өчен эш, иҗат өчен илһам, дөньяда кирәклегеңне тояр өчен игелекле балалар, күңел җылысын бүлешерлек туганнар, дуслар биргән. Ана карынында чакта җан өргән Ходай Тәгалә, якты дөньяга тудырган ата-анаңның рухы, туфрагыннан көч-дәрман алып үскән туган җирең, ниһаять, телле, гореф-гадәтле, иманлы халкың, милләтең алдында җебеп төшәргә хакың юк. Әле киләчәктә дә куанып яшәргә насыйп булсын үзеңә. Вакытсыз үлемнән, бала хәсрәтеннән, кирәксез бәндә булып, кеше җәфалап ятудан сакласын Аллаһы Тәгалә! Шөкер кылып яшәвеңне дәвам ит!» – дип, үзен тиешле урынга утыртып куя.

Йокысыннан уяна да, һәр туган көнгә сөенеп, бисмилласын әйтеп урыннан тора. Алда әле эшләнәсе эшләре, башкаларга сер бирмичә, калган гомер йомгагын сүтәсе бар аның. Үзең белән үзең дус булып яшәүләргә ни җитә! Ул белә: дөньяга килеп, тормыш диңгезен кичкәндә, һәр кеше ялгызлыктан интегә. Янәшәсендә кем булуына карамастан, парлымы ул, парсызмы, балалары, якыннары бармы-юкмы, кеше соңгы чикне ялгызы уза. Барыбыз да Алла коллары. Аның әмеренә буйсынып яшәгәндә, сынмаслык-сыгылмаслык көчкә генә ия булырга язсын.

Менә тагын яңа көн туып килә. Яңа гасырның яңа елы җиһанга аяк баса. Ә һавада ап-ак кар бөртекләре уйнап оча. Мәдинә кызы-кияве, улы-килене, дүрт оныгы белән бергәләп чыршы янында. Ул бәйрәм шавын тыңлый-тыңлый, сихри дөньяны күзәтә. Әнә, ак җиһаннны яңгыратып, яшьләр көлә. Яп-яшь егет белән кыз, күзгә-күз карашып кочаклашканнар да, вәгъдәләрен беркетеп үбешәләр. Тормыш дәвам итә. Дөнья тәгәрмәче алга таба әйләнә...

Фото: morediva.com

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (Ахыры)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: