

ӨРМИ ДӘ, ТЕШЛӘМИ ДӘ
Әтисез үскән балалары алдында үзен гаепле тоеп, аларны рәнҗетүдән куркып гомер кичкәндә, Мәдинә ялгызлык диңгезенең төбенә үк төшеп, тозлы суларын туйганчы эчте. Балалары кечкенә чакта борчулары да вак-төяк, алар үскән саен, мәшәкатьләр дә арта барды. Нәни генә иңнәренә ятимлек, атасызлык йөген салган өчен, кызы белән улын күкрәгенә кысып: «Кичерегез зинһар, газизләрем минем!» – дип елаган чаклары да булды. Тик елаудан ни файда? Сыгылып, җебеп утыру холкына да туры килми, ике баласын кеше итеп үстерү вазифасы аның өстендә. Ана янында бала ятим булмый ул.
Ир һәм ата дигәне артык горур, артык мәнсез булдымы, белмәссең. Беркайчан да ярдәм кулы сузмады. Ата икәнлеген онытып, үзе өчен генә дөньяда яшәвен дәвам итте. Бер шәһәрдә яшәгәч, күрешкән вакытлары да булды. Эшсез калып интеккән чакларда, балаларының ятимсерәп түккән яшьләрен күреп, ярдәм сораган чаклары да булмады түгел, булды. Тик бер тиен акча өчен җәһәннәмгә төшәргә риза кешедән, ярдәм өмет итү үзе үк ахмаклык икәненә тагын бер кат инанып, үз-үзләрен битәрләделәр генә.
Бүгенгедәй хәтерендә, улын тугыз яше тулгач сөннәткә утыртырга табиб янына алып килде. Баласының гомере өчен куркуны җиңеп, ата-бабалардан калган йоланы үтәү аңа җиңелләрдән бирелмәде. Балаларның атасы булып саналган ирнең кайчандыр авызыннан чыккан саксыз сүзләр, бәлки кызулык, дуамаллык белән дә әйтелгәндер. Тик йола үтәүне җиде-сигез ел кичектерергә мәҗбүр булды ул.
Баласы алдындагы бурычын үтәгәннән соң, ул бу вакыйганы Хәмзәнең бер килүендә исенә төшереп, әйтмичә кала алмады:
– Улыңнан шәкерт ясадык. Аллаһка шөкер, синең әйткән сүзләрең Аллаһның: «Амин!» – дигән чагына туры килмәде. Балам исән-сау калды.
– Кайчан андый сүз әйттем? Син гел мине каралтырга гына тырышасың. Минем андый сүз әйткәнем булмады. Ялганчы! – дип, аның сүзләрен юкка чыгармакчы булды ир. Күзеңә карап, артыңа тибә торган кешедән тагын ни көтәсең? Шуңа күрә Мәдинәгә әни дә, әти дә булырга, балаларын берүзе тәрбияләргә туры килде.
Балалар яшүсмер чорга җиткәч, Мәдинә уйларының очын югалтты. Кызы белән улы артык күп дуслар белән аралашсалар да курыкты. Гел өйдә генә бикләп тотып та булмый. Нинди төркемгә ияреп, кемгә әйләнәселәрен бер Ходай гына белә.
Йомшак күңелле, ягымлы һәм назлы ананың йөрәгендә корыч ат иярләнгәнен балалар да сизде. Тормышны тартып алга атлаучы әниләренең бер карашыннан, бер ым кагуыннан ни теләгәнен аңладылар. Кайвакыт та кызып китеп, каеш белән эләктергән чаклары да булды. Күз яшьләрен яшереп кала алмасалар да рәнҗемәделәр. Башка таянырлык, ышанырлык кешеләре булмавын төшенә иделәр. Әниләре дә һәрвакыт аларны тиң күреп, алар белән киңәш-табыш корды. Аларның рөхсәтеннән башка өйгә кунак чакырмады, аларны бер генә көнгә дә ялгыз калдырып китмәде.
Унсигез тулып килгән кызының һәр адымын барлау, кая барганын, кайчан кайтканын тикшерү дөрес тә булмагандыр. Бәлки күбрәк ышаныч күрсәтергә булгандыр. Егермесе, егерме бише тулып үтсә дә, утызга якынлашып барса да кызы кияүгә чыгарга ашыкмады. Дуслашып йөргән егетләре белән таныштырган чаклары да булды. Әллә насыйбы булмаган, әллә сәгате сукмаган, кыз һаман ялгыз.
Мәдинәгә илле яшь тулган көнне генә кызы ничектер сәер елмаеп: «Әни, әгәр егетемне чакырсам, ничек булыр икән?» – дип сорау бирде. Әнисенең ризалыгын алган кызның йөзе яктырып, балкып китте. Әйтерсең лә, гомер буе ятимлек киткән күңел кояшын каплап торган болыт таралды.
Нинди сизгер ана күңеле дә алдана икән. Баламның эчке дөньясын биш бармагым кебек беләм дигәндә, кызы башка милләт вәкиле белән кушылыр дип башына да китермәгән иде Мәдинә. Тавык чебиләрен тилгән эләктергәндәй, тәрбияле, ипле, чибәр һәм уңган кыз-улларыбызны чит милләт балалары чүпләп кенә торалар. Катнаш никахлар артканнан арта. Мәдинәне дә күңел кылларын соң чиккәчә тартылырга мәҗбүр итәрлек язмыш шаяртуы көтеп торган икән. Кызы рус егетенә кияүгә чыгарга рөхсәт сорагач, ни әйтергә дә белмәде ул. Риза түгел дисә, кызы ялгыз калып, аңа үпкәләячәк. Ризалыгын бирсә дә үкенер төсле. Кызы утызын тутырып килә, бала табарга да яше соңарып бара. Эчкечелек, наркомания чәчәк аткан чорда яшәгән яшьләрнең тәртипле иптәш табуларына да өмет аз. Заман чире йоктырган яшь буын кызганыч та, куркыныч та була бара.
Алексей эчми-тартмый, инде бер мәртәбә гаилә корырга ниятләп караган булган. Тик холыклары туры килмәгәнме, араларыннан кара елан үткәнме, артык җавапсыз булганнармы, берничә ай үтүгә, икесе ике якка атлап киткәннәр. Кызына үз язмышын үзе хәл итүне тапшырган ана: «Үзе егылган еламас», – дип ризалыгын бирде. Һәркем үзенә баш. Инде, әнисе әйткәндәй, унсигезе күптән тулган, балигы булган.
Балага пычак бирмәсәң бер елар, бирсәң – ике елар диләр. Заман шаукымына ияргән яшьләр «гражданский брак» дигән булып, никахсыз гына бер өйдә яши башладылар. Ир дигәненең анасы да алар белән бер өйдә. Яшьләрнең үз көе, аның үз көе. Бер түбә астында көн күрергә кирәк. Улы ияртеп алып кайткан, бернинди хокукка ия булмаган татар кызының алда ниләр күрәчәген бер Аллаһ кына белә. Үзеннән шактый өлкән яшьтәге кешегә гыйшкы төшкәнме, гомер буена әтисез үсеп, ятимлектән ышык эзләп сыенганмы, алдагысын тормыш күрсәтер.
Ир белән хатын уенын уйнап, бер ел дигәндә Мәдинәнең кызы үзе дә әни булды. Мәдинә генә җанына урын таба алмый интекте. Кызыма дөрес тәрбия бирмәгәнмен дип, үзен битәрләде.
Мөнәсәбәтләренә җавапсыз караган «кияү» кешене үз итә алмады. Бала тугач та ир буласы кеше язылышу хакында сүз кузгатмады. Җитмәсә, өйдә ике хатын-кыз. Үзара ызгыш-талаш та кабынырга гына тора. Егетнең анасы татар кызын гаилә әгъзасы итеп күрергә ашкынып тормый. Кызы үзен кешегә санамауларына үпкәләп газапланса, кайнана карчык үз кухнясында икенче хатын-кыз хуҗа булырга теләүне күтәрә алмый. Ике тәкә башы бер казанга сыймау, шул була күрәсең.
Астыртын эт өрми тешли. Улын «килене»нә каршы котыртып, араларына кара мәче булып кергән кайнананың кыланмышларына түзә алмый бер мәртәбә кайтты кызы, ике мәртәбә. Мәдинәнең дә сабыр савыты тулып ташыды. Ни әйтсәң дә, үзенеңнеке үзәктә. Кызын кызгана, оныгының атасын: «Булдыксыз!» – дип сүгә. Ике арада йөри-йөри нәрсә китереп чыгарырлар. Бала да хәзер әти-әниләре арасында барган сугыш уенын күрә, аңлый башлады. Мәдинә еш кына кызына: «Түзем бул! Үзең сайладың. Ир инкубаторда үсми, анасын ничек бар, шулай кабул итәргә өйрән!» – дип үгетли. Арада кем дә булса акыллырак булырга тиеш дип, кайчак дилбегәне үз кулына да алып карый. Шулай итә торгач, кияве белән кызы загска барып язылышып та кайттылар. Тик кайнана белән генә аралары көйләнмәде.
Алданулар тулы тормыш юлын үткән чакта, ирләрдән күңеле кайтырга өлгергән Мәдинә, көчле зат булып саналганнарның көчсезлеген, гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булмауларын берничек тә аклый алмады. Ялгызлыкның тәме әремнән дә ачы икәнен яхшы белгәнгә күрә, төннәр буена: «Кызымны ялгызлык утына сала күрмә, и Раббым! Баласы хакына тигезлектән аерма. Оныгым ятимлек ачысын белмәсен?» – дип ялварды. Йокысыннан торып, чәй өстәле янында гәпләшкәндә кызына да акыл өйрәтте.
– Таракан дулап, мич башын җимерә алмый. Кайнанаң кызу булса, син сабыр бул, иске ачуыңны утка як. Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да авылга ишетелә. Кеше арасында даның таралыр. Рисвай булма.
– Соң, каршы да әйтмим бит инде, әни. Баламны чукындырыйк ди. Мин бит татар, кызымны да татар итеп үстерәсем килә.
– И балакаем! Язмышыңны кемгә бәйләгәнеңне белдең бит. Ирең нәрсә әйтә соң?!
– Ул эндәшми. Әнисенә каршы бер сүз дә әйтә алмый. Мин монда, ул анда яшәсен. Китмим мин анда.
– Соң, баланы ятим итәсезмени инде? Үзең дә атасыз үстең бит. Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән. Азрак хәйләкәрерәк бул! Туры сүз таш ярса да, татлы сүз боз эретә. Шуны онытма. Йөрер-йөрер дә, туяр ирең. Калырсың ялгыз, Аллам сакласын.
– Мин күрмәгәндә, баланы чукындырыр дип, анасыннан куркам.
– Минем каршы икәнемне беләсең. Риза-бәхиллегем юк! Бала үз-үзен белерлек булганчы, минем белән яшисез. Ул хакта кабат сүз кузгатсалар, тормыйсың! Ирең белде бит кемгә өйләнгәнен. Ир булып кала белсен.
– Аның монда яшисе килми. Килеп йөрсен, анасы белән торсын.
– Соң шундый гаилә буламыни? И, Ходаем, бар икән күрәселәр. Кайлардан килеп абындың соң аңа? Әйттем ич, үзе егылган еламый дип. Мине борчыйсыз бит, балакаем! Кеше үзенә баш булса гына, кешегә дә баш була. Көчле булсаң, үзеңә көчең җитсен. Акылга утырыр вакыт ләбаса.
Баласы адашып, саламга абынганга, үзен битәрләп көн күрә Мәдинә. Кызының да, киявенең дә холкын үзгәртә алмасын белә. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт, диләр бит. Кызына ни генә әйтсә дә, уйларын барлаганнан соң яңадан үкенә. «Аллам сакласын, оныгым исән-сау булсын. Ходай күпсенә күрмәсен. Исән генә булсыннар да, үз балаларын үзләре үстерсеннәр!» – дип Аллаһка ялвара. «Бер болганмый су да тонмый. Ясалган хаталардан сабак алып, алга таба аңлашып яшәсеннәр инде!» – дип теләгән теләкләре кабул булды. Икенче оныгы дөньяга аваз салгач, ниһаять, кызының гаиләсендә тынычлык урнашты.
Алтыдагы холык алтмышта да үзгәрми диләр. Әнә, картлык якынайгач, Хәмзә дә бусаганы таптый башлады. Мин-мин диеп, күкрәк киереп, дөньяның артына тибеп, үзе өчен генә яшәсә дә, ялгыз картлыктан курка, ахрысы. Ә холкы тамчы да үзгәрмәгән. Яшьлектә хатын һәм балалар кадерен белмәгән кешегә акыл керәме соң? Коега таш ташлау җиңел, алуы гына авыр. Гаиләсен ялгызлык кочагына салып киткән, үсеп җиткәнчегә кадәр бер генә мәртәбә дә балаларыннан: «Ни хәлдә яшисез, балакайларым! Киңәш кирәкмиме сезгә? Нәрсә белән булышыйм?» – дип дәшмәгән, рухи яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтмәгән кешене ата диеп әйтеп буламы?
Мәдинә улына солдат хезмәтенә чакыру килгән көннәрне дә онытмады. Чакыру алуга, адресын белмәгәч, иренең бертуган абыйсына телефоннан хәбәр салды. Күңеленнән генә ил сакларга китүче улына, ата кеше килеп, фатихасын, киңәшен бирер дип өметләнде. Ул – хатын-кыз, армия тормышын белми. Солдат буласы кеше, гадәттә, ата киңәшенә таяна. Шуңа күрә дә Мәдинә горурлыгын читкә куеп, баласы хакына баш ияргә мәҗбүр булды.
– Улым армияга китә, озату кичәсенә килсен, көтәбез, – дигән сүзләрне җиткерсәләр дә, ата кеше килмәде. Автобус урыныннан кузгалганчы көтте улы. Ярый инде бертуган абыйсы килеп, булачак солдат белән саубуллашты, киңәшләрен бирде. Аңа рәхмәт. Тик улының шулкадәр атасын күрәсе, сүзләрен ишетәсе килгән булган икән. Автобус кузгалып китәр алдыннан, әнисен кочаклап саубуллашканда: «Әни, минем өчен бүген әти үлде. Мин аңа кирәк түгел икәнмен, ул да миңа кирәкми. Исән-сау гына яшәгез, мине көтегез. Иң якын кешеләрем апа белән син икәнсең, әнием!» – дигән сүзләрен, яралы йөрәгенә салып китеп барды. Ике ел хезмәт итеп, чын ир-егеткә әйләнеп кайткан улын Мәдинә кызы белән бергә каршы алды. Вакыты җиткәч бергәләп өйләндерделәр. Ә ата кеше, әйтерсең лә, чит ояга күкәй салып киткән күке икәнлеген белдерми...
Шуңа күрә дә, инде гомер йомгагы шактый сүтелсә дә, күңелгә тозны мулдан салган, йөрәктәге канны катырган кешегә карата кызгану хисе юк. Кары китсә дә, бозы китми. Килгән чакта җан өшеткеч карашыннан куырылып китсә дә, бәлки балаларга йогышыр, алар күңеле ни тели, белмәссең дип, Мәдинә өй ишеген ирнең борын төбендә шартлатып япмады. Ул да Алла бәндәсе, нинди генә булса да балаларның атасы дип карады. Тик яман кеше кинәчел. Мәдинә барысын да онытып, балалар белән аралашу мөмкинчелегенә юл куйса да, Хәмзә бар дөньяга булган ачуын эченә җыйган. Шар кебек ачудан кабарынып, туганнары белән дә аралашмый, ялгызы көн күрә. Хәмзә беркайчан да балаларга ата була белмәде һәм булмаячак та. Аның үз-үзен генә яратуын, ялгызлыкка күнүен аңлаганнан соң, Мәдинәнең җанында пыскып янган өмет уты бөтенләе белән сүнде.
Фото: okeydoc.ru
(Ахыры бар)