Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 март 2023, 22:38

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (3)

Хатын этне кочаклап, үкси-үкси елады.

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (3)
Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (3)

* * *

Миләүшә дә, Актүш тә машина артыннан бик озак карап тордылар. Хатын этне кочаклап, үкси-үкси елады. Актүш шыңшый башлагач кына, үзен кулга алып, эчендә җыелган бөтен уйларын эткә карап сөйләргә кереште.

— Фәйзрахман картны әйтәм, «картайдым» дигәч тә, бигрәк җүләрләнде, әйе бит, Актүш. Үзеннән егет чыгармакчы була, — дип, яшь аралаш елмайды ул. — Син дә картлачны тотып кала алмадың, аңа дус булып санала аласыңмы инде моннан соң, ә?! Минем бит синең белән бер тапкыр да болай сөйләшеп утырганым булмады, шулаймы? Тибеп кенә очыра идем бит мин сине... Тукта әле, тавык ашы пешергән идем бит бүген... Мин хәзер... — дип, хатын тиз генә өйгә кереп китте дә бер табак тулы ашны эт каршына чыгарып утыртты.

Актүш, ашарга кыймыйча, «бу миңамы, ярыймы» дигәндәй, хуҗабикәгә күзләрен тутырып карады. Миләүшәнең күзләренә тагын яшь тулды:

— Әй акыллым, ризык ашатмаганга да күнгәнсең бит. Актүш, син бит бик акыллы икәнсең, әйбәт икәнсең бит син. Нигә мин сине гел шулай кочаклап утырмаганмын да нигә калган ашны булса да менә шулай каршыңа китереп куймаганмын икән?! Нәрсә дип һаман безнең йортны саклап торасыңдыр син... Ник өметеңне өзеп китеп бармыйсыңдыр?! Аша, бәгърем, аша, җанкисәккәем...

Актүш әлеге сыйдан гаҗәпләнсә дә, ач карынга аш бик тиз кереп бетте. Күптән тавык ашы ашаганы юк иде аның, җитмәсә, ашның җылысын. Хуҗабикә сүзләрнең дә җылысын жәлләмәде аннан.

— Ә менә Рәүф абыең һаман кайтмый бит әле. Кая чыгып китте икән ул? Әй котырыр инде йорт эчен күреп, әйеме?

Ул арада, шул сүзләрне генә көтеп торгандай, капканы шар ачып, Рәүф кайтып керде.

— Рәүф, җаным, ниһаять, кайттың. Кайгы булды бит монда, йа Хода, — дип, иренең күкрәгенә капланды хатын.

— Җебек, нәрсә булды инде тагын? Нигә бөтен авыл ишетерлек итеп үкерәсең?

— Аллам, тагын эчеп кайткансың бит инде, — дип, аны этеп җибәрде Миләүшә.

— Т-с-с. Берни әйтмә. Баш төзәттем. Нервы... — дип, ир баскыч төбенә килеп утырды.

— Син мине тыңла. Кешеләр килде бит безгә син юкта. Сине эзләделәр. Акча алгансың да кайтармагансың... Әй Хода, шуның өчен бөтен өйне җимереп чыгып киттеләр. — Хатын тагын тыела алмый елый башлады. — Әти бит... Әти...

— Тукта, азрак аңлатыбрак сөйлә әле. Нинди әти?

— Соң синең әтиең инде...

— Кайчан әле без «адәм кисәге», «җүләр», «карт тәре»дән әтигә барып җиттек, ә!

— Кыланма, Рәүф, ул алар каршында мине яклады. Минем аңа күпме явызлыгым тиде, ә ул... Алып киттеләр бит аны, Рәүф, син акча түләсен өчен...

— Алып киттеләр? Кайда?

— Мин соң каян белим. Нинди акчалар соң ул, ичмасам? Алла хакы өчен дип сорыйм, кайтар аларны шуларга.

— Юк, — диде ир тыныч кына.

— Ничек инде юк? — дип торып ук басты хатын. — Синең әтиең алар кулында.

— Менә шулай юк. Теләсә нәрсә эшләтсеннәр шунда, ул миңа кирәкми.

— Рәүф, бәгърем, тузга язмаган нәрсә сөйлисең, ә? Ничек инде кирәкми?

— Ул минем өчен аксап йөрүче башка төшкән бәладән башка берни дә түгел.

— Әстәгьфирулла, күрәселәр бар икән әле.

— Тынычлап яшәрбез, кая соң әле эте, күренми?

— Мин аны ашаттым, йоклыйдыр.

— Ашаттым? Карты да шул эт кебек иде инде. Ашатырга, эчертергә, йоклатырга кирәк, ә кулыннан бернинди эш килми.

— Ә ул сине ашатмаган, эчертмәгәнме? Ул сиңа үзенең бөтен вакытын, акчасын әрәм итмәгәнме? — дип кызып китте Миләүшә. — Син монда миңа тузга язмаган әйберләр сөйләп утырма. Актүш — безнең йорт сакчысы, ә син аңа бер кисәк итеңне жәллисеңме? Әтиең — йорт хуҗасы, нигезе, эшкә ярамый дип чыгарып атып буламы? Ул сине эшкә өйрәткәндә, сине «булдыксыз» дип атый идеме? Юк, юктыр... Безнең әтидән дә изге кеше юк ул, Рәүф. Без генә ул синең белән дөнья артыннан куабыз да, абынган саен, аларны тиргибез.

— Һы, яклаучы табылган...

— Алар бит, киресенчә, безнең әлеге баткаклыктан чыгу юлы булган. Миңа моны аңлар өчен, бөтен йортны җимереп китүләре кирәк булды. Җимерүләре — бер хәл, алар аның иң кадерле өлешен үзләре белән алып киттеләр...

Хатын тыела алмыйча сөйләде дә сөйләде. Ул иренең шундый битараф булуына әрнеде, ачуы килде, аннары үзенең дә шул хәлдәрәк яшәвен аңлап, тагын да ныграк битәрләнде. Иреннән артык бер җире дә юк бит. Йа Хода, нәрсә дип шул котсызга ияреп, сүзләрен җөплим икән. Чын күңелдән эчен бушата иде Миләүшә, ачыргаланып сөйли иде.

Ир кеше иртән, кояшның нурлары беленә башлаганда уянып китте. Гөлен туфракка утыртып маташкан хатынын бермәл күзәтеп ятты.

— Миләш!

— Әү? — дип эндәште хатын. Ул инде аркасы белән дә иренең үзен күзәтеп ятуын тойган иде.

— Нигә дип син миңа кияүгә чыктың ул?

— Бигрәк кирәкмәгән вакытта бирәсең бу сорауны, — дип, йөзен яшерде Миләүшә.

— Җавап бир. Миңа бу гомер буе кызык булды.

— Яратканга чыктым инде, тагын нәрсәгә инде... — дип, үз эшендә булды хатын.

— Мин дә бит сине яратам. Чынлап.

— Рәүф, минем бит сиңа тагын бик мөһим нәрсә әйтәсе бар, — дип, Миләүшә җитез генә кулларын юып килде.

— Куркытма мине, тагын нәрсә булды?

Миләүшә Рәүфнең кулларын үзенең корсак янына китерде.

— Без тиздән ата-ана булачакбыз, Рәүф. Карынымда җәннәт җимеше йөртәм. Минем балам булачак...

— Җаныкаем! —дип, ир хатынын күтәреп алды, әйләнә-әйләнә үбәргә тотынды.

— Йә, йә... Ә менә әти аны инде сизгән булган.

— Ничек?

— Шулай... Тегеләр мине алып китәргә тотынгач, «аның баласы бар» дип туктатты, үзе минем урынга басты.

— Белгән диген, ә...

— Рәүф, алып кайт әтине үз яныбызга, яме? Безнең балага да ата буласы кеше бит син. Ә үз атасын санламаган кешене улы санлар микән?..

Ирнең башында хатынының сүзләре бик озак чыңлап торды. «Үз атасын санламаган» диде бит ул. Ничек дөрес итеп әйтә белде.

— Аңладым, Миләүшә, тик акча юк бит.

Хатын агарынып калды.

— Ничек инде юк?

— Менә шулай. «Бергә кибет салабыз, бизнесмен булабыз» дип котырткач, мин ул акчаны Гәбдерәхимгә алып барып биргән идем, ул шәһәргә чыгып сызган. Йортында менә моның кадәрле йозак тора, — дип, ул учын җыеп күрсәтте. — Берәр нәрсә уйлап табарбыз...

— Гөлемнең тамырлары җәрәхәтләнмәгән генә булсын иде, Ходаем.

(Дәвамы бар.)

Фото: islam.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: