Чәчмә әсәр
28 Марта 2023, 17:19

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (2)

Үз гомерен багышлаган, кечкенә килеш кулларында йөрткән, кашык белән ботка ашаткан улының әтисе янына киләчәгенә ышанмавына оялды. Юк, килмәсә әйбәтрәк булыр.

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (2)Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (2)
Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (2)

Кайчандыр Фәйзрахман карт шактый абруйлы кеше иде. Дини китапларны да, дөньявиларын да тиешенчә укытыр өчен, барысы да аның янына килә иде. Ул Рәүфне дә укырга-язарга өйрәтте. Хатыны вакытыннан алда үлеп китү сәбәпле, улына бөтен булган назын, яратуын бирергә тырышты. Әнисен югалту фаҗигасе егеткә бик авыр тәэсир итте — аның күңелен сындырды. Ул өйгә соң гына кайта, кырт-мырт сөйләшә башлады. Фәйзрахман моңа артык игътибар бирмәде, «яшьлек чоры үтәр дә туктар» дип уйлады. Әмма көннән-көн усаллана барган егет бердәнбер көнне укуын ташлады, чит-ят кешеләр белән аралаша башлады, законга каршы чыкты.

— Килеп җиттек, төш, — дип кычкырды берәү. Аркасыннан этә-төртә, эчкә алып кереп киттеләр. Башыннан капчыкны алганда, ул яхшы гына җиһазландырылган, пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә утыра иде.

Каршысында — шушы затлылыкка килешле киенгән егет.

— Там нечего было взять, а за жизнь отца он точно заплатит, — диде дәү гәүдәлесе.

Фәйзрахман карт, ниһаять, барысына да төшенде.

— ә, нихәл, абзый, яхшы килеп җиткәнсездер? — дип елмайды кәнәфидәге егет.

— Аллага шөкер, улым, зарланмыйбыз, — дип җавап кайтарды Фәйзрахман карт. — Нәкъ үзебезчә сөйләшәсең икән.

Соң, мин бит авылда үскән малай, — диде хуҗа. Аннары янындагы егеткә дәште: — Яле, Кристинага әйт, безгә коньяк салып кертсен. Эчәсезме, абзый?

— Юк, юк, ни, энем, берни кирәкми... Мине нәрсәгә алып килдегез соң, шуны аңлатыгыз, — дип, башын җүләргә салды карт. Дөресрәге, бу егетне күзәтү, аңлау өчен, үзенә берникадәр вакыт алды.

Егет астыртын елмаеп куйды да чибәр туташ алып кергән коньякны, ашыйкмыйча гына, стаканга агызды.

— Сезнең улыгыз, абзый, бездән бик зур сумма акча алды, кире кайтармады. Менә сезне заложник итеп алдык дип әйтсәк тә була. Алып килми икән, кых, — дип, муенына күрсәтте ул. Үзе ниндидер гади нәрсә турында сөйләшкән кебек елмаеп куйды.

— Әстәгьфирулла, улым, — дип, сүзсез калды карт. — Аллаһтан куркыр идең.

— Мин, абзый, хәзер беркемнән дә курыкмыйм инде.

Фәйзрахман карт җавап бирмәде, егетнең стакан кысып тоткан кулларына игътибарын юнәлтте. Алардан нәрсә эзләгәнен ул үзе дә аңламады, тик шулай да әлеге кулларның мондый эшкә бара алуларын яисә бара алмауларын тикшергән сыман, аның нәзек бармакларын күзәтте. «Болар бер дә шаярта торганнарга охшамаган, әнә теге зур гәүдәлесе, чыннан да, бер сукса, башыңны ярырлык» дигән уйлар бөтерелде башында.

— Ник дәшмисең, абзый, курыктың мәллә? — дип, кабат елмайды егет. — Без бит танышмадык та. Исемем Руслан була.

— Ми-и-н Фәйзрахман булам, — дип, калтыранганрак тавыш белән калтыранып торган кулларын сузды карт, аннары, егетнең кул бирмәвен күреп, кире тезләренә алып куйды.

— Син, ник бу адәм минем белән сөйләшеп утыра икән, дип уйлыйсыңдыр, — дип, сүзен дәвам итте Руслан. — Миңа, атасын гына алып киләбез, диделәр дә... кызык булып китте.

— Бигрәк җиңел икән сиңа кызык ясарга, — дип куйды карт.

— Ә сез шаярткан буласыз әле, молодцы, үлем алдыннан юк-бар куркуга юл куймыйсыз.

— Әҗәлнең ул, улым, кеше чакырган саен, тырык-пырыйк килеп чабып йөрергә вакыты юк. Аллаһ ничек кушса, шулай булыр, — дип җавап бирде карт.

Егет шаркылдап көлеп җибәрде.

— Ну әйттегез, абзый, телегез үткен икән. Минем дә әтине шул сез әйткән Әҗәл алып киткән инде, алайса. Дөрес, ул аннан алда, әни белән икебезне калдырып, йорттагы бөтен байлыкны себереп алып чыгып шылган... Ә аннары үлгән... Юк, сез уйламагыз аны мин ни дип... Юк, аның рак булган. Бәлки, сез әйткәнчә, чынлап та, Аллаһ бардыр, бәлки, ул аны шулай җәзалагандыр, — дип, ачуын көлке артына яшерергә тырышып сөйләде Руслан. — Мин ул сезнең динегезгә барыбер ышанмыйм.

— Ышанмыйм түгел, тотмыйм, диң. Менә бит Аллаһның, Әҗәлнең бар икәнен беләсең, — дип елмайды карт.

— Кызык абзый сез, алдыма тезләнеп егылмыйсыз да.

— Кызык эзләп егыла башласаң, җирдән артык әйбер күрәлмәссең дә.

— Күп күргәннәрне, сөйләшкәннәрне яратмыйлар бит хәзер, Фәйзрахман абзый.

— Ай Аллам, алай булса, өстәге фәрештәләрне дә бәреп төшерерләр инде бер, — дип, куллары белән ботын чапты карт.

— А-ха-ха, дөрес әйтәсез, — дип, күз яшьләре белән көлде Руслан. — Ну ошыйсыз сез миңа, Фәйзрахман абзый!

— Ошасам, куркытып утырмас идең монда.

— Кирәк, абзый, да-а, кирәк. Работа, сам понимаешь. Мин алай итмәсәм, өстәгеләр мине аннары мәэмәй итә. Үз шкураңны сакларга приходится, абзый. Знаешь, мин бит бу эшкә шул әти аркасында килеп кердем, шундыйлардан үч алыр өчен.

— Ник хәзер әнә палисейскийлар йөриләр бит дөреслек яклап, шул булыр идең, — диде карт.

— Юк, абзый, судьба у меня такая, понимаешь. Әни үлде, а потом детдом, и все дела... Үзең дә бит, ничек язылган, дисең... Во-от, — дип, кулындагы чылбырын әле бер бармагына, әле икенчегә урады.

— Син, давай, «судьба» дип, бөтен начарлыгыңны аңа аударып утырма, күктә сине «кеше үтерүче» дип язып утырмаганнардыр — дип, кул селтәде Фәйзрахман карт.

— Эх, Фәйзрахман абзый, менә сезнең дә улыгызны «акча талаучы» димәгәннәрдер.

Картның йөзе кинәт җитдиләнеп китте. Нәрсә әйтсен ул аңа? Юк инде, тантана итеп утыруын теләми ул Русланның, үз улын бу кадәр түбәнлеккә төшерәсе килми аның.

— Нигә телегезне йоттыгыз? Ә ничек уйлыйсыз, киләчәкме ул сезнең янга, әллә инде юкмы? — дип кызыксынды Руслан.

— Нинди җавап көтәсең син миннән?

— Дөресен, — диде Руслан һаман астыртын елмаю белән.

Шулвакыт:

Руслан Набиевич, там к вам пришли, — дип, ишектән яшь кыз килеп керде.

— Хорошо, пускай ждут, — дип җавап бирде Руслан. — Йә абзый, әлегә уйлый торыгыз. Күреп торасыз: работа, так сказать. Сине минем егетләр бүлмәгезгә озатыр. Ошадың син миңа, әйдә, гөнаһларым бераз юылсын, мин сине шәп итеп кунак итәм, теге дөньяга киткәнче, билгеле. Шуннан миңа догалар укып торырсың... — дип көлде ул.

Фәйзрахман картның, әллә көне буе берни ашамаган—эчмәгәннән, әллә үтә дә борчылып, күз аллары караңгыланып китте.

«Җәннәткә эләккәнмен тәки» дип уйлады карт, күзләрен ачкач та, каршында ап-актан бизәлгән зиннәтле бүлмә күреп. Аннары сары алтын белән йөгертелгән стеналарны күзәтте, шунда ук хәтерендә бер-бер артлы үткәндәге вакыйгалар яңарды. «Кан тамырына система куйганнар, иртә икән әле» дип, Фәйзрахман карт караваттан этелеп караса да, нәтиҗәсе булмады.

— Туктагыз, аз гына ятып торыгыз. Хәзер мин сезгә чәй ясап алып керәм, — диде актан киенгән бер туташ.

— Чәй дисеңме, кызым? Ә нинди чәй? Мин кечкенә чакта мәтрүшкәле чәй эчәргә ярата идем. Ә аннары сихәтләнеп китәсең, малай, — дип сөйләнде карт, ялгыз ятуга караганда әңгәмә коруны кулай күреп.

— Әй бабакай, бар, мәтрүшкәсе дә бар, — дип елмаеп чыгып китте кыз.

— Йа Хода, менә бит җәннәт... Хур кызлары мәтрүшкәле чәй биреп торгач, ничек җәннәт булмасын, ди.

— Менә, абзый, бары да сезнең өчен, — дип, кабат кереп тә җитте кыз.

— Ай рәхмәт төшкере, кызым, кем буласың соң үзең?

— Асия мин. Ә сезнекен беләм — Фәйзрахман...

— Алай икән, маңгаема язып куймаганнардыр бит?

— Юк инде, безнең начальник Руслан Нәбиевич әйтте. «Ул миңа әтиемне хәтерләтә, әйбәтләп карагыз аны», — дип кисәтеп тә куйды әле. Татарча белгәнгә, сезне карарга мине билгеләделәр.

— Шулаймыни, кызым? Кулдан бу нәмәрсәне, ни, ал инде син, кызым. Иркенләп, аякларымны бөкләп чәй эчеп алыйм...

Шәфкать туташы картның кулыннан системаны алып куйды да аңа утырырга булышты. Аннары, һаман да пар бөркелеп торган чынаякны кулларына тоттырып: «Кәнфит, печенье дә бар», — дип куйды.

— Эх-х, тәмле булган бу. Рәхмәт, кызым, кәнфитеннән башка да яшәрбез, яшәртеп җибәрдең син мине, инде күптән болай кадер-хөрмәт күрсәткәннәре юк иде...

— Фәйзрахман абый, улыгыз, аның хатыны кадерләмиләрмени?

Карт телдән ычкынган сүз өчен үкенеп куйды.

— Белмим дә инде, кызым, нәрсә дип әйтим икән соң. Бик яхшы яшибез без, ашарга җитеп тора. Бераз усаллык кына басты үзләрен. Тормышка рәнҗеп йөри башладылар, йөзләреннән нур качты...

— Нур качу ничек була соң ул? — дип, балаларча самими сорау бирде кыз.

— Нур качкан кешенең йөзе бөтен дөньяга ачу аша гына карый, кызым. Гаепле кешеләрне эзли башлый.

— Ә сез гаепле булып калдыгызмы?

— Юк, кызым, минем гаеп башкада. Менә тиздән Аллаһ каршында җавап тотарга туры килер. Мин бит улыма яхшы тәрбия бирә алмый калдым. Әйе... Мәдинә үлеп китте дә берничә ел кайгымнан уза алмыйча йөрдем, ә тормышка кайтканда инде соң иде.

— Бигрәк кызганыч сөйлисез, бабакай. Күземә яшьләр килә.

— И-и-и, кызым, алай димә инде. Карт кешене хәсрәткә салып утырма, аннары тегендә, «яшь туташны елаттың» дип, тагын бер гөнаһ чәпәрләр.

— Юк, юк, бабай, сез җәннәт түрендә утырырга тиешсез.

— Ай Аллам, ник шулай дисең?

—      Сезнең тәнегездә җәрәхәт-яраларның, шешләрнең чиге юк бит, бабай. Мин чиста өс киеменә алыштырганда күрдем бит. Бер исән җирегез дә калмаган сезнең.

— Йөрәк исән бит әле, күңел исән. Шул җитә инде ул.

— Барыбер дә, мондый рәнҗетүләргә дучар булган кешене Аллаһы Тәгалә кичерергә тиеш.

— Кичерерлек гамәл кылмадым мин, кызым, улымны яхшы кеше итеп тәрбияли алмадым.

— Аны бит сез түгел, дуслары, җәмгыять бозган. Сез гаепле түгел.

— Юк, кызым, ата хакы дигән нәрсә бар, дөньяга изгелек китермәүче бала үстергәнгә, беренче чиратта ата җаваплы.

— Ай, бабакай, — дип, авыр сулады Асия туташ. Аннары кулындагы сәгатенә күз төшерде дә урын-җирне рәтләргә тотынды. — Йокларга ятыгыз инде, бүген сезнең белән бик күп нәрсә булды. Ял итегез. Иртәгә иртән дә хәлегезне белергә керермен, — дип, бүлмәнең утын сүндереп чыгып китте.

Фәйзрахман карт йомшак караватта үзен мамык өстендә яткан кебек хис итте, гәүдәсенә болытта йөзгән кебек рәхәт булып китте. Җитмәсә, мәтрүшкә исе таралган... Шул арада Актүш белән өйдә елап калган Миләүшә күз алдына килде. Актүш көтә-көтә гаҗиз булып беткәндер инде. Ә Рәүф кайткан микән соң, атасын алып киткәнне белгән микән? Шунда алар янында Русланның көлүе пәйда булды. Эсселе-суыклы булып китте. «Килерме ул, әллә юкмы?» диде ул, авыз чите белән елмаеп. «Килер» дип юаныр өчен, Фәйзрахман картның көче җитмәде. Хәзер ул үзен «улым киләчәк» дип ярып салмавы өчен битәрләде. Улына карата ышанычын югалтудан курыкты. Үз гомерен багышлаган, кечкенә килеш кулларында йөрткән, кашык белән ботка ашаткан улының әтисе янына киләчәгенә ышанмавына оялды. Юк, килмәсә әйбәтрәк булыр. Фәйзрахман Руслан белән сөйләшер дә үзенең гомерен акчага алмаштырыр. Әйе, Рәүф аңа «син минем өчен бер яхшылык та эшләгәнең булмады» дия иде бит. Менә файдасы тияр. Әйе, килмәсә әйбәтрәк булыр.

 

Фото: ezopage.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас