Чәчмә әсәр
27 Марта 2023, 02:05

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)

Атналар буе эчеп, берни аңламаслык хәлгә килеп җиткән ирне ни эшләтергә белмәде Мәдинә. Биш ел буена аны үзгәртергә, кеше итәргә тырышты.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)

АЛЧӘЧӘК – ГӨЛЧӘЧӘК

Бәхетне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Мәдинә үзен бәхетсезләр рәтенә кертми. Ялгызлык белән гомер буена җитәкләшеп атласа да, ул үзен бәхетле кешегә саный.

Ашкынып эшләрлек эше, сагынып кайтырлык өе, инде үз тормышларын корган кызы белән улы, томырап торган оныклары бар аның. Саулыгы-сәламәтлеге дә Аллаһка шөкер. Үз аягына басып йөргән, күзләре күргән, колаклары ишеткән килеш тә зарлансаң, Аллаһ сакласын, әллә ни күрерсең. Шуннан да зур бәхет була аламы соң?!

Мәдинә шулай уйларлык, үткән гомеренә, кылган гамәлләренә карап, нәтиҗә ясарлык яшькә җитте. Үз тормышыннан канәгать булып, килгән авырлыклар алдында сыгылмый, кырыс җилләргә бирешми яшәвен дәвам итә.

Ялгызлык белән җитәрлек сынаса да, язмыш аңа мәрхәмәтле булды. Аллаһы Тәгалә аны беркайчан да ярдәменнән ташламады. Бик авыр вакытларда, үзе ышанган кешеләрдән күңеле кайтканда, ул гарип-горабәләрнең, йортсыз калган сукбайларның язмышын үз язмышы белән чагыштырып, шөкер итәргә өйрәнде. Булганына сөенеп, киләчәккә өмет белән карап яшәде.

Балаларның әтисе белән аерылганнан соң, гомеренең соңгы көннәренә кадәр бергә тормыш көтәрлек кеше очратмады. Чаллыга килгән вакытларында ярдәм кулы сузган сыйныфташы Гөлчәчәк, онкология белән авырып, өч баланы ятим калдырып мәңгелеккә күчкәннән соң, Мәдинә беренче мәртәбә килү булгач, китү дә барлыгын аңлады. Утыз алты яшендә дөнья белән хушлашкан Гөлчәчәкнең ире дә ялгызы гына балаларын аякка бастырды. Гаилә учагына утын өстәп торучы булмагач, бик кыенга туры килгәндер аңа. Тик ул яшьлегендә сайлаган ярына тугры калып, балаларны кыерсыттырудан куркып, башка хатынга өйләнмәде. Җаны белән кемгәдер сыенасы килгән мизгелләре дә булгандыр. Бер тирәдә яшәгәч, Мәдинәне очраткан вакытларда гәпләшеп тә алалар. Бер көнне ул ипләп кенә: «Синең белән сөйләшәсе бар иде. Рөхсәт итсәң, өеңә кереп чыгар идем» – дип сүз катты. Ял көнне Мәдинә кунакны өендә каршы алды. Балалар хакында, тормыш хакында гәп куерттылар.

 – Мәдинә! Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Әллә бергә кушылабызмы?! Мин өйләнсәм дә, Гөлчәчәкне белгән кешегә генә өйләнәсем килә. Балаларны какмаслык, үземне хөрмәтләрлек кеше булсын дим.

 – И Тәлгат, ул сүзне әйтмә миңа. Мин классташымның ире белән кушыла алмыйм. Сине яшьтән үк беләм, ихтирамым да зур. Әмма кияүгә чыгу – ул җитди адым. Синең балалар өчен дә, үземнекеләр өчен дә зур җаваплылык сорый торган әйбер. Мин үземнең балаларымны бик яратам. Ә сезнең балаларны, алар инде зурлар, мин алай ук кабул итә алмам дип уйлыйм. Дөресен әйтәм, куркам.

 – Ияләшер идек әле. Балалар да белгән кеше булгач, каршы килмәсләр иде.

 – Син миңа рәнҗемә, Тәлгат. Мин иҗат кешесе. Сиңа кирәк игътибарны, үземә дә җитмәгән җылыны сиңа бирә алмам мин. Син яхшы кеше. Үзеңә тиңне табарсың әле.

 – И-и-и Мәдинә! Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума диләр бит. Аптыраганнан әйтәм инде. Гөлчәчәкне оныта алмыйм мин. Инде ничә еллар узды, күз алларымнан китми. Гомерем буена аны сагынып яшәдем. Аны алыштырырлык кеше дөньяларда юктыр ул.

Ялгыз хатын тол ирнең кичерешләрен аңлады. Тик яшьтән үк яраланган ир язмышын үзгәртү аның хәленнән килми иде шул.

Хәер, ул үзе дә әле заводта эшләгән чагында ук, тагын бер мәртәбә бәхетле булырга талпынып караган иде. Тик: «Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас», – дигәндәй, ике ярты-йорты җан бергә кушылып, бербөтен була алмадылар. Үзе белән бер цехта эшләүче, шулай ук гаиләсендә бәхет тапмаган, аерылган ирне кызгану хисе дуслыкка әверелде. Дөньялар катлауланган чорда, тормыш йөген ялгыз башы тарта алмаудан куркып, Мәдинә балалары белән киңәшкәннән соң, ирнең тәкъдимен кабул итте. Мөнәсәбәтләрне рәсмиләштереп, никах укытып, загста теркәлеп, бер гаилә булып яши башладылар. Ул чагында «малосемейка». Дүрт кешегә бер бүлмә. Алтын куллы, нинди эшкә тотынса шуны булдыра торган ирнең, ни өчен хатыннан аерылу сәбәбен генә соңлап төшенде Мәдинә. Атналар буе эчеп, берни аңламаслык хәлгә килеп җиткән ирне ни эшләтергә белмәде. Тик тумыштан җанга сеңгән, янәшәсендә яшәүчене аналарча кайгыртуга күнеккән хатын-кыз, ирнең үзгәрүенә булган ышанычына таянып: «Башка эчмим, валлаһи, монысы соңгысы!» – дигән сүзләрне аяк астына салып таптамады. Биш ел буена аны үзгәртергә, кеше итәргә тырышты.

Балаларның да атасызлык үзәгенә үткән. Язмыш җилләре котырып каршыга искәндә, кешеләр генә түгел, заман үгисеткән чакта, алар да әниләренең ялгыз калуларын теләмәделәр. Мәдинәнең әле дә хәтерендә, иренең әти-әнисе беренче мәртәбә аларга кунакка киләбез, дип хәбәр салдылар. Мәдинә сый-хөрмәт әзерләгән арада, унбер яшьлек кызы белән сигез яшьлек улы өйдән чыгып юк булдылар. Ире дә чыгып эзләп керде, тик балалар беркайда да күренмиләр. Мәдинә үз-үзен тынычландырырга тырышып, кунакларны каршы алды. Йөрәк януына түзәр әмәл калмаса да, өйдәгеләргә сиздермәде. Көн кичкә авышкач, балалар, берни булмагандай, өйгә кайтып керделәр. Әниләренең сораулы карашына да: «Иптәшләребез белән уйнап йөрдек!» – дип җавап кайтардылар. Мәдинә бик күп еллар узгач кына балалары авызыннан гаҗизләнгән соравына җавап алды. Алар урманга барып, кочаклашып елашканнар. Кызы:

 – Әнигә безнең белән берьялгызы бик авыр. Илмир абыйга: «Әти!» – дип дәшмәсәк үпкәләр. Әниләре дә яратмас, әйдә, без аңа: «әти» дип әйтик!»

Менә шулай үзара сүз куешып кайтканнар икән. Шул көннән алар бу чит ирне «әти» дип йөртә башладылар.

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, дигәндәй, яшел елан белән дуслашкан ир генә эчүен ташлый алмады. Ире эшсез калгач, Мәдинә туганнарына мөрәҗәгать итте. Бергәләп киңәшеп, якындагы авылга күченергә булдылар. Аракыны патша итеп табынган ир авызыннан: «Минем белән торасың килмәсә, чыгып кит, мин бу фатирда пропискада» – дигән сүзләрне ишеткән хатын, бер ялгыш басып, башын тишкән тырмага икенче мәртәбә басарга теләмәде. Башта ирен совхозга эшкә урнаштырды, анда апалары ярдәме белән «вагончик» алып, шунда аны пропискага кертте. Үзе уку елы беткәнче шәһәргә эшкә килеп йөрергә булды. Зәмһәрир суыкта, декабрь аенда авылга күченеп хуҗалык булдырган гаилә тормышы җайланып киткән кебек булды. Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнгән совхозда, ит җитештерү комплексында эшләүче ир дә «чир»ен онытып эшләп йөри. Мәдинә ике арада. Уникешәр сәгать көндезге, икенче көнне төнге сменада эшләгән хатын, авылга кайтып, андагы хуҗалык эшләрен эшләргә дә өлгерә. Язга таба сарай төзеп, бераз сатып акча эшләп булмасмы дигән ният белән, ике бозау, өч-дурт баш сарык бәрәне алып җибәрделәр. Сап-сары йомгактай алтмышлап чеби өчен дә урын җайладылар. Инде бер агымга көйләнгән тормышта сөенеп кенә яшәрлек иде дә бит. Нәфесен тыя алмаган ир, кабат шешәгә ябышты. Мал-туар, чебиләр карау әниләре эштә чакта үсмер балалар кулына калды. Аслары чистартылмаган малларны ашату, кавырсыннары да ныгып бетмәгән кыз белән малай өстендә. Гаҗизләнеп елый-елый ирен сүгү дә, аерылам дип куркытулар да ярдәм итмәде. Мәдинә инде ничәнче мәртәбә саламга абынып егылып, борынын канатты. Акыл кермәсә дә керми, кеше танымыйм икән дип, үз-үзен битәрләде. Биш еллык гаилә тарихы язылган китап битенә, соңгы ноктаны да үз куллары белән куйды ул. Томырап торган балаларының тынычлыгын җуеп, гомерен исерек иргә баглап яшәүдән аерылышуны өстенрәк күрде.

 – Моннан соң минем өчен ир-ат юк. Балаларым хакын хаклап кына яшәячәкмен, язмышым шулай язылгандыр. Миңа пар канатлы булып яшәү язмаган икән. Үз аталары җүнле булмагач, унга чыксаң да уңмассың. Әйе, Чаллы каласына килгәч тә язмыш юраган чегән хатыны, тәкъдир китабына язылганнарны күрү сәләтенә чынлап та ия булган, күрәсең.

Фото: vasha-nadezhda.com

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (28)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас