

Бүген аны улы кыйнады. Фәйзрахман карт шактый вакыт идәннән тора алмый, үз эченнән нидер мыгырданып ятты. Ә улы Рәүф исә кечкенә, изелеп беткән төргәккә охшаган гәүдәгә соңгы тапкыр типте дә «шул да булдымыни» дигәндәй төкеренеп чыгып китте. Өй эче әллә нинди тонык, зәңгәрсу төсле томан эчендә калганлыктан, бернәрсәне дә абайлап булмый, җитмәсә, әчкелтем ис борынны яра. Тәрәзә ачык булуга карамастан, офыктан югалып бара торган җәйге кояш нурлары да бу йортка керергә ашыкмый. Бары тик күңелне үртәп, шәүләләре генә чагылып үтә.
Фәйзрахман карт, калтыранган сөякчел куллары белән тотынырга җир эзләп, агач урындыкны бик озак бимазалады. Ахыр чиктә, чистартылган бәрәңге тутырылган савыт күтәреп кереп килүче килен аны сүзсез генә урыныннан торгызды да түшәккә атып бәрде. Картның моңа исе китмәде, моңа да риза булган, тапталып беткән гәүдә, йомшакка яту белән, үз көенә җәелеп йокыга талды.
— Оялмый йоклап яткан була бит карт тәре, — дигән чәрелдек тавыш уятып җибәрде аны. — Синең аркада әнә Рәүф әллә кая китеп югалды. Ә син карт башың белән йокы симертеп ятасың.
— Соң, киленкәй, йокы симертәм дип, шырпыдан да ябык калдым бит инде, — дип, елмаеп җавап кайтарды Фәйзрахман карт.
— Кит моннан, җүләр, бөтен түшәкне пычратып бетергәнсең, — дип тиргәп атты хатын, картның сүзләрен игътибарга да алмыйча.
Карт, урыннан торып, киемнәрен хәле җиткән хәтле кагыштырды да, аягына күп еллар хезмәт итә торган башмагын элеп, ишегалдына чыкты. Анда аның бу тормышта бердәнбер юанычы булган Актүше көтә. Урамнан табып алып кайткан кечкенә көчекне ничек итсә итте, барыбер калдырды. Хәер, өйдәгеләр кабул итмәде итүен, әмма чыгарып та атмадылар, шунысына рәхмәт. Фәйзрахман карт ара-тирә эләккән ризыктан аңа өлеш чыгара, аунап яткан такта кисәкләреннән йорт та хәстәрләп куйгач, ишегалдына җан кергәндәй тоелды. Йорт-кура тирәсен саклаучы булса, барыбер килешрәк.
— Өйдә тынчуда ятканчы, синең яныңда утырыйм әле, булмаса, — диде карт, койрык болгап көтеп тора торган этнең маңгаеннан сыйпап. — Бүгенгә ашарга юк шул. Пыран-заран килделәр дә ашау турында бөтенләй оныттылар. Ә безгә синең белән болай да рәхәт. Әнә бит алар шул түшәмгә караганда, без күктәге йолдызларны саныйбыз, алар көйгән истән тончыкканда, без кичке җилнең иң саф сулышын тоеп утырабыз. Без бәхетлеләр бит синең белән, Актүш, әйеме?
Эт кулларын җәеп чыккан хуҗасында тагын бернәрсә дә булмаганын аңлаган иде инде. Шуңа күрә аңа артык бәйләнеп тә, сырпаланып та тормастан, кабаттан үз урынына йомарланып ятты. Фәйзрахман карт исә, күккә караган килеш, елмаеп сөйләвен дәвам итте.
— Алар бит әле аңламыйлар, Актүш. Бу дөньяның һәм яшәешнең нидән гыйбарәт булуын аңламыйлар. Мин беләм: мин бит мөгаллим малае идем, китапларны күп укыдым. Аларны сөйли башласаңмы... У-у-у, исең-акылың китә... — диде дә туктап, уфтанып куйды. Улым яхшы иде, син аны гаепләмә инде. Башкаларга үчле булып яшәде дә әнә шул елан эченә үзе йотылды. Юк, әйбәт иде ул, әйбәт иде...
Эт, үз хуҗасының бу гадәтенә күнеккәнгә, мыштым гына ята бирде. Тавыш та чыгармады, картның кулларын да яламады. Аның өлешенә дә авыр көн тигән иде.
Тынлыкны капка шыгырдаган тавыш бозды. Искереп беткән тимер кисәге әкрен генә сызланып куйды. Карт та, Актүш тә тын алмыйча көтә башладылар. Кем булыр икән? Адымнар тиз-тиз өйгә ашыкты. Озак тормастан, йорт эче дөбердәргә тотынды, әллә шкафны җимереп төшерделәр, әллә түшәмне. «Килен бит өйдә үзе генә», — дип уйлап алды карт һәм, гәүдәсе сызлануына да игътибар итмичә, ишеккә таба ятлады
Идәнгә тәлинкә, чынаяк кыйпылчыклары сибелгән, бер башта туфрак тулы савыт, икенчесендә гөл үзе аунап ята.
Карадан киенгән кешеләрнең иске телевизорны күтәреп атарга маташып ятуларын күреп, картның коты очты. Килен исә, елый-елый, тегеләрнең аякларына урала, «прасти, прасти» дип үтенә, гаебе бар кеше сыман, гафу итүләрен сорап ялвара иде. Карт, үзен кулга алырга тырышып, куркудан тамакта утырып калган хәлсез тавыш белән сүз башлады:
— Пачему пришли... невестка плачит... кто такие? — дип, русча белгән-белмәгән сүзләр белән дустын рәнҗеткән кешеләргә ташланырга җыенган эт шикелле «һау-һау» килде.
Ир затлары каяндыр пәйда булган картны күрделәр дә бер-берсенә көлемсерәп караштылар.
— Шёл бы ты отсюда, старик костлявый! — диде кечкенәрәге.
— Никуда не шёл, я хазаин, кто надо? — дип, һич сүзен бирмәде карт.
Тегеләргә аның бу кыланышы ошамады, аларның йөзләре күзгә күренеп җитдиләнде.
— Ваш сын у больших людей большие деньги взял, но не отдал, — дип, һаман да шул кечкенәрәге сөйләште. Зур гәүдәлесе «минем бу буш сүзләргә катышым юк» дигән төсле эшен дәвам итте, шкафны утынга таратып ташлады да аяк астында уралып йөргән киленне тибеп очырды. Фәйзрахман карт аларның сүзләреннән сәбәпнең акчада икәнлегенә төшенде, әмма ул акчаларның барлыгы, кайда икәнлеге турында хәбәрдар түгел иде, билгеле.
— Миләүшә, бир шуларга акчаларын, Алла хакы өчен, — диде ул, тәмам гаҗиз булып.
— Мин белмим бит, бернинди акчалар турында да белмим, — дип, үксеп еларга тотынды килен.
— Йа Алла, — дип, нишләргә белмичә тегеләргә карады карт. Ә алар, җимерергә берни дә калмагач, ни эш кылырга икәнен уйлап басып торалар иде.
— Значит так, дед, видно, что забрать у вас нечего, поэтому мы заберём эту, в качестве залога, — дип, идәндә аунап яткан Миләүшәне беләгеннән тартып торгызды. Килен елап шешенгән күзләре белән карт ягына «бәхил бул инде» дигән караш ташлады да, язмышына буйсынып, башын түбән иде.
— Стойте... у неё ребёнок есть... тут, — дип, эчен угалап, юлларына каршы чыкты карт. — Меня заберите... Атасы мин аның...
Бандитлар әлеге яңалыктан аптырашта калдылар. Аларга авырлы хатынны өстерәп йөрү ошамады булса кирәк, вәхшиләрчә кыланып тормадылар, үзара нәрсәдер килештеләр, телефоннан кемгәдер шалтыраттылар да картны, кулларын артка бөкләп, алып чыгып киттеләр.
Ишек төбендә көтелмәгән кунакларга Актүш ырлап ябышты. Фәйзрахман карт, үтереп ташлый күрмәсеннәр дип, аны тынычландырырга ашыкты.
— Йә, йә Актүш, аның кадәр гауга ясама әле... Хәзер әйләнеп кайтам бит мин, — дип, ягымлы караш ташлады. Актүш гаҗиз булган аптырашлы күзләре белән хуҗасына озак кына карап торды да тынды.
— Вот собака! — диде тегеләрнең берсе. Әллә Актүшкә карап әйтте ул аны, әллә картка...
Фәйзрахман картны кап-кара машинага утырттылар да, башына капчык кидереп, юлга кузгалдылар. Ул күңеле белән йорттан чыгып җитәлми иде әле. Тугры күзләре белән аның тиз әйләнеп кайтасына ышанган Актүше дә, яулыгы муенына төшеп җиткән, чәчләре тузгыган килене дә аңа бик кызганыч тоелды. Акча алган бит улы, ләкин әйтмәгән. Кая куйган ул аны? Үзе кайда ул хәзер? Саубуллаша да алмый калдылар...
(Дәвамы бар.)
Фото: fishki.net