Чәчмә әсәр
24 Марта 2023, 01:52

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)

Мәдинәне таң алдыннан төрткәләп уяттылармыни?! Ул ничек сикереп торганын да сизми калды. Кемдер аңа:  – Тор, намазга бас! – дип, эндәште.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)

ДОГА

Хатын-кыз ир кешенең кабыргасыннан ясалган. Әлеге сүзләрне Мәдинә үз гомерендә күп мәртәбә ишетте. Үскән чакта, әбисенең, кендек әбисенең сүзләрен күңел дәфтәренә күчереп барды. Буйга җиткәч тә картлар сүзенә колак салуын туктатмады. Хатын-кыз һәрвакыт кемнең дә булса канаты астында яши. Мәдинә дә балачакта әти-әнисенең канат астында җил-давылдан ышыкланды. Чаллыда да, аларның канат җылысын тоеп яшәде. Шуңа күрә тормышның кырыс җилләренә дә, күз ачкысыз бураннарына да бирешмәде.

Кияүгә чыкканда да, киләчәктә ирем саклар, җил-яңгыр тидермәс, дип уйлады. Ә гомер диңгезен кичеп, олыгаеп килгән көннәрендә ул балаларына ышана. «Тәүфыйкларыгыз арткыры!» – дип үстергән балалары аңа терәк, таяныч булырына шиге юк.

Мәдинә йокыдан уянуга, бисмилласын әйтеп урыныннан тора. Өеннән чыгып киткәндә дә бисмилласыз бусагасын атлап чыкмый. Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», – дип үз телендә дога укый.

Балачактан күңеленә сеңгән дога сүзләре бәла-казалардан саклап йөртәсенә чын күңеленнән ышанган хатын, балаларына да:

– Өегездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгыгыз!

– Гаиләгезгә һәм балаларыгызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләгез!

– Юлга чыкканда, өлкәннәргә юл хәере бирүне гадәткә кертегез.

– Хозыр Ильяс юлдашыгыз булсын!» – дип кабатлап, күңелләренә иман орлыкларын салудан туктамый.

Мәдинәне таң алдыннан төрткәләп уяттылармыни?! Ул ничек сикереп торганын да сизми калды. Кемдер аңа:

 – Тор, намазга бас! – дип, эндәште. Шул тавышка буйсынып, алдына ак намазлык җәеп, ул елый-елый балачакта әбисе өйрәткән дога сүзләрен кабатлады.

 – Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын.

Аннан соң, хата җибәрмәсәм ярар иде дип курка-курка «Фәтихә» сүрәсен укый башлады:

 – Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәни-рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь-ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул – мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).

Бертуктаусыз аккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртергә дә башына килмәде. Еракта, чик буенда хезмәт иткән улына, инде эшкә урнашып, тормышта үз сукмагын сала башлаган кызына саулык, озын гомер теләп укыган догалары кабул булды.

Улы ике елдан соң ил алдындагы бурычын үтәп әйләнеп кайтты. Сәламәтлеге какшаган әнисен күкрәгенә кысып кочаклаган улының: «Әнием, мин кайттым, хәзер барысы да яхшы булачак!» – дигән сүзләрен ишетүгә үк, Мәдинәнең җанына җылы керде. Кыенлыкларны җиңә-җиңә үстергән газиз баласы исән-сау әйләнеп кайткач, йокысыз төннәре артта калды. Таянычым булыр дип үстергән улына таң саен тәүфыйк сораган ананың теләкләре кабул буласына ышана ул. Кызы белән улын башлы-күзле итү өчен дә көчен кызганмаячак. Тәүфыйкъ ияләренә генә тап булсыннар иде. Аның язмышын гына кабатлый күрмәсеннәр.

Әтисез үскән балаларының балалары әти назын, әти кайгыртуын тоеп үсәргә тиеш. Мәдинә киләчәктә туасы оныкларына бәхет юрап, дога сүзләрен кабатлый. Атлаган адымы саен: «Лә иллаһы иллә лаһы» кәлимәсен кабатлый. Дөньядагы һәр кеше, яши-яши, кайтып Аллаһка сыена. Бары Тик Аллаһы Тәгалә генә безне барлык бәлаләрдән, кайгы хәсрәтләрдән, газаплардан йолып алырга кодрәтле. Хәер, ул беркайчан да Аллаһыны күңеленнән чыгармады. Адымын атлаган саен: «ӘШҺӘДӨ ӘЛ ЛӘӘ ИЛЛӘЛЛАҺӨ ВӘ ӘШҺӘДӨ ӘННӘ МӨХӘММӘДӘН ГӘБӨДӨҺӨ ВӘ РАСҮЛӨҺӨ – чын күңелемнән гүаһлык бирәмен ки бер Аллаһыдан башка һич бер зат илләһ була алмый һәм аңардан башка һич бер затка гыйбадәт кылу дөрес түгел. Әмин.» дип кабатлап, ихлас теләкләрен теләде. Шуңа күрә дә Раббының яраткан бәндәсе булып яшәде. Гел Аллаһ ярдәмен тоеп көн күрде, «Аллага шөкер!» дип, биргәненә куана белде. Киләчәктә дә күңелендә йөрткән инану аның тәнен дә, җанын да сафландырачак, авырулардан арындырачак, Аллаһы боерса.

Фото: cdum.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (27)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас