Чәчмә әсәр
23 Марта 2023, 18:28

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Сандыктагы сер. Хикәя (Башы)

Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма, дигән бит борынгылар.

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Сандыктагы сер. Хикәя (Башы)Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Сандыктагы сер. Хикәя (Башы)
Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Сандыктагы сер. Хикәя (Башы)

— Сердәшем, без монда юкка килдек, ахры. Мин куркам.

— Без икәү ич, куркагым.

— Белмим, минем күңелем тартмый, бу баскычлардан атларга да куркыныч... — Мин узган гасыр башында ук төзелгән агач йортның подъезды төбендә туктап калдым.

— Әйдә инде, бу баскычлар әле тагын бер гасыр торырлар.

Сердәшемнең сүзләре көләсемне китерде. Торыр, ди, сиңа, әнә бит, инде ничәмә-ничә еллар ремонт күрмәгән йорт үзе дә өстебезгә ишелергә тора. Идәннәре черегән, баскыч тоткаларына тотынып менәргә дә шикләндерә. Башымны күтәреп, югарыга карау белән имәнеп киттем: бер кечкенә генә Ильич лампочкасында нинди генә эзләр юк иде. Түшәме дә борынгы заманнан калган такталардан ясалган булган, ахрысы, кап-кара төскә кергәннәр, авылдагы карт әбинең кара мунчасындагы кебек хис итә башладым үземне. Кара мунча — аерым бер сәхифә ул минем тормышымда, бала чагым хатирәсе. Бүгенгесен ничек үткәреп җибәрәсе әле монда. Уф! Инде безгә кирәкле фатирның ишеген таптык кына дигәндә, теге мескен лампочка да сүнеп китте. Гомере өзелде. Шул мизгелдә үк Сердәшем ишекне бар көченә дөбердәтергә тотынды, ул мине «курыкма» дип юатса да, үзе дә шикләнә башлаган иде. Фатирда аяк тавышлары ишетелде, һәм шул ук мизгелдә ниндидер бер ир-атның аты-юлы белән сүгенү сүзләре дә колакларны ярып керде. Ишек озак авырудан айный алмаган кешенең ыңгырашу авазларын чыгарып, шыгырдап ачылды һәм... капчык кебек зур свитер, тез башлары салынган трико кигән дистрофик кыяфәтле ир алдыбызда пәйда булды. Кулында эчеп бетерелмәгән хәмерле шешәсе дә бар. Абау, җаным! Мин Сердәшемә сыендым. Ир безне әле һаман дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүгә иде. Без инде, фатир хуҗасын бик зур һәм әһәмиятле эшеннән аерганыбызны аңлап, артка чигендек. Китәргә дип борылган гына идек, безгә каршы баскычтан менеп килүче кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы тулы гына гәүдәле хатынны күреп алдык. Үзе таза булуга да карамастан, ул теге ирне этеп-төртеп фатирга кертеп җибәрде дә безне дә эчке якка узарга чакырды. Без Сердәшем белән алга атладык. Ул арада хуҗабикә башка бүлмәгә сеанска әзерләнергә дип кереп китте.

— Сердәшем, минемчә, бу хатынның күрәзәче булуы минем миллионерша булуыма охшаган, — дип, мин көлемсерәп куйдым.

— Белдекле булып кыланма инде, әйтерсең лә күрәзәчеләрнең нинди икәнлекләрен гомер буе беләсең. — Сердәшем иреннәрен турсайтты.

— Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма, дигән бит борынгылар.

— Әй, башны катырма әле. Килдек ич инде.

Үзенең канәгатьсезлеген ул гомер буе шул рәвешле аңлата. Үзе шаян да, наян да булган Сердәшемне мин бик күп еллар беләм инде. Аның башына килмичә, йә, кемнекенә килсен инде күрәзәчегә барасы килү уе? һәм сәбәбе дә бик гаҗәпләнерлек — аның мине тизрәк кияүгә бирәсе килә. Мин телимме, юкмы, анда аның эше юк, минем белән киңәшү дә юк. Әйе, мин тормышта түгел, әйе, мин банкта да түгел, ә бары тик гап-гади мәктәптә укытучы булып эшлим. Финанс хәлем дә мактанырлык түгел, фатирым да ипотекага алынган, ай саен хезмәт хакымның яртысы банкның төпсез кассасына ипотека өчен күчеп бара. Ләкин мин инде үземнең ялгызлыгым белән дуслашкан кеше, бер эзгә салынган тормышымны кисәк үзгәртәсем килми. Әйтеп кара шулай дип мием Сердәшемә, тетмәмне тетеп атачак — менә тагын биш-алты елдан соң мин карт кыз булачакмын, миңа инде ул чакта яшь, өйләнмәгән егетләр түгел, илле-алтмыш яшьлекләр дә борылып та карамаячак, кичләрен ялгыз өйдә телевизор каршында оекбашлар бәйләп утыручы гына булачакмын. Кыскасы, мин инде ташландык җиһазга әвереләчәкмен икән.

Әмма мин бит үземне бәхетсез санамыйм, кием-салымны үзем тегәм, бәйлим, фигурамны саклар өчен, бассейнга, фитнеска йөрим. Инде утыздан узган булсам да, артымнан карап калучы ир-атларның чуты юк. Ә Сердәшем тормышта зур адымнар белән атларга өйрәнгән, аңа барысы да тиз һәм күп булсын. Хәтта мәхәббәт уенына да ул баш аягы белән чума. Ире бу утырмадым. Йә егылып, имгәнеп ятарсың. Сердәшем алай да утырды.

— Ягез, Чибәркәйләрем, матуркайларым минем, сезне бирегә ни китерде? Җавапсыз мәхәббәттер инде, әйеме?

Аның җавапсыз мәхәббәт сүзләренә басым ясап әйтүе үзенең да шундыйрак хәлдә булуы кебек тоелды.

— Әйе. Мине шул мәсьәлә китерде дә инде. Ирем мине ярата, ә мин бай һәм яшь ирләрне яратам. Шундыйларның берәрсенә тормышка чыгасым килә. Сердәшем инде үзе турында җәелеп сөйләргә әзерләнде, мин йөткеренеп куйдым, ул түгел, күрәзәче сөйләргә тиеш, янәсе.

Аш бүлмәсендә теге ирнең сүгенүе тагын ишетелә башлады... Кайлардан табып бетерә икән ул шундый пычрак, кабахәт сүзләрне, белмим... Миңа, татар теле укытучысына, үзебезнең туган телебез өчен шулкадәр оят булып китте. Йа Ходаем, кичер бу миңгерәү бәндәңне. Теле нәрсә сөйләгәнне колагы ишетми бит мәхлук җанның.

— Сезнең дә җавапсыз мәхәббәтме, матуркай?

Мәликәнең тавышы баз төбеннән чыккан шикелле иде, — тәмәкене күптәннән тарта бугай, әллә ипи урынына да ашый инде, кем белгән. Минем өчен Сердәшем җавап биреп өлгерде.

— Юк. Аның җавапсыз түгел, бөтенләй дә беркеме юк. Үзенә утыз ике яшь булуга карамастан, ни ире, ни баласы, ни сөяркәсе юк.

— Аңлашылды. Хәзер әйтегез инде, кәрт ачабызмы, руно белән карыйбызмы, үзгәрешләр китабыннанмы, әллә инде кипкән тараканнар беләнме?

Энекәем, тараканнарның тереләре дә монда стена тулы, сөбханалла... мин җыерылып килдем.

— Юк, юк... кәрт кенә ачыгыз, — диде Сердәшем.

— Ниндиләрен? Таромы, Ленорман кәртләренме?

— Гадиләре юкмыни соң?

— Бар, бар. Сез эшлисезме? - Кәртләрне тарата-тарата, Мәликә Сердәшем белән сөйләшүен дәвам итте.

— Юк. Ни өчен мин эшләргә тиеш, ди, әле?

Сердәшем гомере буе иренең һәм сөяркәләренең инкассаторы булып эшләвен яшерде... Кирәк бит, ә!

 

Фото: privorot-privorozhit.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас