Чәчмә әсәр
23 Марта 2023, 04:20

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)

...Ярдəм сорап кергəн саен аңа җырчы дип түгел, ялгыз хатын дип күз алартырлармы?

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)

(Дәвамы.)

34нче төймə
Мəскəүгə кайтып төшүгə, Хəниянең кулына ашыгыч
телеграмма тоттырдылар. “Бəйрəм” ансамбленең Ак-
таныштагы концертлары өзелү алдында икəн. Чөнки
концерт программасы урысча җырлардан төзелгəн, ə
бу якта чип-чиста татарлар гына, аларга синең урысча
җырлавың бармы да юкмы, билет алам дип ашкынып
торган кеше күренми... Сарафан радиосының үз чы-
быклары, кичə булган концерттан соң халык инде аңа
бəясен биреп, авылдан авылга таратырга өлгергəн.
Хəния, озын юлларны ничек кирəк шулай кыскартып,
Актанышка барып җиткəч кенə, көтеп күзлəре күгəрə
язган егетлəр җиңел сулап куйды: болай булгач, халык
җыелмый дип куркасы юк, концертлар гөрлəп узачак!
Хəниянең җырларын радиодан ишетеп, инде биһуш
булырга өлгергəн тамашачы аның үзен күрергə дип,
концертка заллар тутырып, ашкынып килде. “Арча көе”,
“Мəк чəчəге”, “Сагынам сине, Питрəч” дип, Хəния үзе
генə түгел, алар белəн бергə җырлады. Актаныштан соң
юллары кул сузымында гына булган Башкортстанның
Агыйдел бистəсенə иде. Анда АЭС төзелешенə байтак
халык килеп, күбесе шунда төплəнеп тə калган. Паром-
га төялеп Агыйдел елгасын кичүгə, эшчелəр бистəсе,
ак кала булып, кул изəп каршы ала. Мəдəният йор-
тына барып төшүгə үк билетларның əллə кайчан са-
тылып бетүен, халыкның касса төбендə чират торып
алуын əйтеп сөендерделəр. Хактан да, клуб шыгрым
тулы булды, балконнарга тиклем кеше өстендə кеше
шəйлəнə иде. Хəниянең “Иркəң буласым килə”, “Сагы-
нам сине, Питрəч” дип җырлавын бу юлы да аһ итеп
алкышладылар. Гармунга гына кушылып, “Ямьле Мишə
буйлары”, “Уйна, дустым, гармуныңны”, “Авыл көйлəре”н
ишеттергəндə, күзенə карап сихерлəнгəндəй, тынсыз
утырдылар. Концерт беткəч тə, кат-кат чыгып баш ияргə
мəҗбүр итеп, дəррəү кул чаптылар.

36нчы төймə
Халык эстрададагы яңа сулышка сусаганмы,
ансамбльнең һəр чыгышын көтеп торалар, зал-
лар шыгрым тулы. Мəскəүдə “Энтузиаст” кинотеат-
рында куйган концертны күр син! Əле кайчан гына,
“Лəйсəн” түгəрəгендə җырлап йөргəндə, паркның ачык
сəхнəсендə чыгыш ясау да күтəрə алмаслык бəхет
булып тоелган иде. Ə бүген ул, бер урамлы гап-гади Са-
лаюа авылыннан чыккан гап-гади бер кыз, башкаланың
нинди зур залында сəхнə түренə басып җырлый!
Тик кайчагында бəхетнең үзеннəн дə йөгерə-
йөгерə качкан мизгеллəр була икəн. Язмыш бөтенлəй
көтмəгəндə үз төзəтмəлəрен кертə, үз боерыгына буй-
сындыра да куя. Хəния кабат Казанга кайтып китте.
Бу – 1991 ел иде. Инде Казанга күчеп эшлəячəк
“Бəйрəм” ансамбленең тулы хокуклы хуҗабикəсе,
җитəкчесе булып кайтты ул. Сəбəплəре бар иде,
аны үзе дə, кайберəүлəр дə яхшы белə иде. Шулай
кирəк иде. Һəрнəрсəне үз урынында калдыру өчен, үз
биеклегеңне яулау өчен шулай хəерлерəк иде.
Август уртасында илнең астын-өскə китергəн вакый-
галар, хакимият алмашыну халыкны да тузгытылган
корт күченə, кырмыска оясына əйлəндерде дə куйды.


37нче төймə
Барысын да өр-яңадан башларга кирəк иде. Үз түбəң
турында əле хыяллана торган да түгел – кызы белəн
икесе өчен фатир табарга кирəк иде. Дуслар, танышлар
аша белешə торгач, Сафиуллин урамындагы йорттан
берəүлəрнең буш фатирына урнашу җае туды.
Ансамбльнең исемен халыкка ныклап таныту, аны
саклап калу, тормыш арбасыннан тəгəрəп төшеп кал-
мау өчен Хəния хəзер барысын да үзе җигелеп тартыр-
га тиеш иде – үзең җитəкче, үзең администратор, үзең
хисапчы, музыкантларын да, тамашачыны да үзең тап,
билет сатуны да үзең кайгырт, иң мөһиме – концерт про-
граммасын да беркем алдында йөз кызармаслык итеп
əзерлə... Ə бит яңа “Бəйрəм”дə əлегə үзе – əтисенең
исемен сəхнə тəхəллүсе итеп алган Хəния Фəрхи дə як-
ташы Фирдүс...
Ярдəм сорап барам дисəң, булышырдай җитəкчелəр
бар, алар күп. Кайберсе урынында үзен түрəлəрнең
дə түрəсе итеп хис итеп, күкрəк киереп утыра. Концерт
оештыру хакында сүз кузгатып керсəң, иң башта, ашар-
дай булып, күзлəре белəн айкап алалар...
– Əлбəттə, əлбəттə, кулдан килгəннең барысын да
эшлим! – Репетиция залы, аппаратура турында сүз
кузгатып кергəч, түрəлəрнең чираттагысы сүзне кыска
тотты. – Ни телəсəң – барысы да булыр! Тик...
Ул “тик”нең нəрсə аңлатканын да боргаланмый-сыр-
галанмый гына ачып салды: Хəния – аерылган хатын,
телəсə-кайсы ир-атның күзен кыздырырлык, ул “əйе”
дисə, һəр фəрманын йөгерə-йөгерə үтəячəклəр. Берəр
ресторанда икəүдəн-икəү генə калып чəйлəп алса-
лар, аннан бер-берсенең күңелен күреп, ял итсəлəр...
булыр, заллар да булыр, аппаратура да... Түрə өчен
моның бер авырлыгы да юк. Баш түбəсе пелəшлəнеп,
корсагы күлмəк төймəлəрен өзеп атардай булып
түгəрəклəнеп килгəн, күзендə мəче тояклары биешкəн
ир-заты үзенең телəк-тəкъдимнəрен турыдан ярып
салды. Бит очлары майланып торган йөзенə төкерəсе
килсə дə, Хəния үзендə мыскыллы елмаер көч тапты:
– Үзегез үк əйтеп торасыз бит: аерылган хатын...
Сезгə япь-яшь кызлар да табылыр...
– Кызлар үз урынында... Ə син – породистая баба!
Ишектəн килеп кергəндə үк күреп алдым...
Төкермəде Хəния, йөзендə шул ук елмаюын саклап,
башын беркадəр күтəрə төшеп, түрəнең үз-үзенə
галəмəт ышанган чыраена карап-карап торды да,
ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте. Икенче кат
баскычыннан төшкəндə дə елмаюы югалмады. Ə менə
урамга чыккач, бугазына гарьлек төере килеп тыгылды.
Ярдəм сорап кергəн саен аңа җырчы дип түгел, ялгыз
хатын дип күз алартырлармы? Кемгə барып таянырга?..
Барысын да бизмəнгə кат-кат салып, үлчəп караган-
нан соң, Мөнир Хөсəенов белəн сөйлəшеп карарга
булды. Теге вакытта, Питрəч турындагы җырны бик
ошатып кабул иткəн мəлендə: “Ярдəм кирəк чагын-
да мөрəҗəгать ит, бер дə кыенсынма”, – дигəн иде,
хəзер нəрсə дияр? Питрəчнең элекке җитəкчесе хəзер
Казанның ит комбинатында директор булып эшли
иде, телефонын табып, Хəния аның янына юнəлде.
Бəхетенə, Мөнир Шириязданович аны ике сүздəн
аңлады.
– Булыр. Репетиция өчен бүлмə кирəк дисəң, монда
килеп шөгыльлəнə аласыз. Концертлар турында уй-
лашырбыз. Аңынчы... – Өстəле тирəли арлы-бирле
йөренеп алгач, башына ниндидер уй килеп, үзалдына
елмаеп куйды. – Казан сабантуена əзерлəнə тор.
“Питрəч”не җырласаң, бигрəк тə шəп булыр иде, синең
визит карточкасы бит ул!
– Сабантуенда? Ай-һай, рөхсəт итəрлəр микəн...
– Анысы хəл ителер. Син юкка кайгырма...
Казанда “Бəйрəм” ансамбленең барлыгын, аның яңа
сулыш белəн яши башлавын халыкка хəбəр итеп, са-
бантуй мəйданында Хəния белəн Фирдүснең икəүлəп
башкарган “Сагынам сине, Питрəч” җыры яңгырады.
Əлегə гастрольлəр турында зурдан кубып сөйлəшеп
булмый иде. Ансамбль дип зурлап игълан итсəлəр дə,
музыкантлар да юк, коллектив тупланмаган. Халык
арасында да төшенкелек: əллə ничə ай буе хезмəт хакы
күрми тилмерəлəр. Кая барма – шунда акчасызлык,
билгесезлек, таркаулык күзгə ташлана.
– Ничего, прорвемся! – диде Хəния, урысчалап. – Ба-
рысы да яхшы булыр, мин əйтте диярсең. “Бəйрəм” ан-
самблен гөрлəтəбез əле без, Аллаһ боерса!..


38нче төймə
Тəтешледə татарча концерт буласы иде, кичен
җыйнаулап шунда киттелəр. Үз бригадасы белəн
җырчы Газинур Фарухшин килгəн. Шушы очраклы
күрешү “Бəйрəм” ансамбленең язмышын үз кулына
алыр дип уйламаган иде Хəния, ə менə концерттан соң
сөйлəшкəн, аралашкан мəлдə тоттылар да арытаба
бергə эшлəп карарга дигəн фикергə килделəр. Чират-
тагы концертны “Газинур Фарухшин һəм “Бəйрəм” ан-
самбле” дип халыкка игълан иткəндə, алда бергə үтəсе
озын юллар, бергə җырланасы байтак җырлар көтə иде
үзлəрен...
Юллар... Кай якларга гына алып бармады алар ар-
тистларны?! Кемнəр белəн генə очраштырмады... Ни
гаҗəп: ризык алырга акчасын тиенлəп санап тоткан
халык билетларны чират торып алып бетерə! “Бəйрəм”
ансамбленең афишалары эле нүгə, кассага йөгерəлəр.
Моның сере, феномены нидə булгандыр – беркем дə
аңламый иде. Сəхнəдə – җыр мəҗлесе һəм җырчылар,
ə залда – бар мəшəкатьлəрен, дөньяның авыр-
лыгын онытып утырган тамашачы. Татарстан авыл-
шəһəрлəрендə булсын, Уфа, Екатеринбург, Ульяновск,
Самара, Тольятти, Себердə Төмəн, Тубыл, Уренгой, Не-
фтеюганск шəһəрлəре, Ташкент, Казахстан яклары...
Кайда автобуска, кайда самолетка утырып, чакрым
арты чакрым гизделəр. Төрле якка сибелгəн татар хал-
кын җыр берлəштерə, бербөтен итə иде: аеруча читтə
яшəгəннəр, үзлəренə чын-чынлап бəйрəм ясаганнары
өчен, елый-елый рəхмəт укыйлар, тагын, тагын чакы-
рып калалар. Əлеге алкышлар янə яңа җырларга, яңа
юлларга рухландыра иде...
92нче елда коллективка талантлы композитор Илгиз
Закиров килеп кушылды. “Бəйрəм” ансамбленең Чал-
лыда, “КамАЗ” мəдəният йортында концертлары бу-
ласы иде, үч иткəндəй, нəкъ шул чакта баянчысыз
калдылар. “Мин Илгизгə шалтыратып карыйм əле, ул
каршы килмəс”, – диде Газинур, үзенең якташын, Акта-
ныш егетен күздə тотып. Əлеге концертны “коткарыр-
га” килгəн Илгиз үзенең дə шунда торып каласын, тиз
арада ансамбльнең сəнгать җитəкчесенə əйлəнəсен,
берсеннəн-берсе матур җырларын нəкъ менə Хəния
Фəрхи һəм “Бəйрəм” ансамбле өчен иҗат итəсен əле
күзалламаган да булгандыр...
Хəния якын-тирəгə гастрольлəргə чыкканда, Алияне
үзеннəн калдырмады. Əнисе белəн икəүлəп җырлаган
“Балан” җыры əллə нинди тылсымга ия булды: беренче
ишеткəн көннəн үк тамашачы аны тыңлап туя алмады,
йотлыгып, елап, җаны актарылып тыңлады. Хəниянең
җыр текстларына талəпчəнлеге, сизгерлеге бу юлы да
алдатмады: Халисə Мөдəрисова сүзлəренə Сəүбəн Чу-
ганаев язган əлеге җыр тиз арада телдəн-телгə күчте,
кая гына бармасыннар, “Балан”ны җырлыйсызмы дип,
концерт башында ук сəхнəгə хатлар ява башлады.


Колакта чыңлый һаман,
Эндəшə кебек əнкəм:
“Авыр чаклар бик күп була,
Түзəргə кирəк, бəбкəм”.


Кызы белəн бергə җырлаганда, Хəниянең күз кара-
шында, керфек кагышында, һəр ымында, хəрəкəтендə
мең төрле тойгы чагылырга өлгерə: үзенең артист-
ка икəнен бер генə минутка да исеннəн чыгармыйча,
рольгə кереп уйнау да, шул ук вакытта капка төбендə
кулын каш өстенə куеп басып торган əнкəсен, аның са-
бырлыгын, киңəшлəрен уйлап, җыр эчендə яшəп алу
да, үз кызчыгына, ак күбəлəк кебек янында басып тор-
ган нарасыена əни булып чын-чынлап энлəшүе дə сыя
бу җырга. Иң мəрхəмəтле, хыянəтсез ана мəхəббəте...
Шушы олы хакыйкать гадидəн дə гади сүзлəргə салына
да, җыр булып меңнəр колагына барып ирешə.
Ə Казан арты районнарында концерт куеп йөргəндə,
бер районда кызык кына хəлгə тарыдылар. Концерт
бетəргə күп тə калмаган иде, сəхнəдəн җырлап чыккан
Хəнияне Фирдүс дəшеп алды: “Гримерный янында сине
ике егет көтə, Хəния, сөйлəшеп ал əле. Руководителе-
гезне күрəсе бар дигəч, көтеп торырга кушкан идем”...
Аны-моны уйламаган Хəния, бəлки, концерт оеш-
тыру турындадыр дигəн якты өметлəр белəн, шунда
ашыкты. Сөйлəшү озак бармады. Күн куртка кигəн,
чəчлəрен кыска итеп алдырган ике егет, җитəкче көткəн
җирлəреннəн Хəнияне күргəч, аптырабрак калдылар.
Шулай да үз сүзлəрен:
– Сез безнең территориядə концерт куясыз, зал
тулы, сборыгыз əйбəт. Бүлешергə туры килер, апа, –
дип əдəпле генə, əмма аңлаешлы итеп өзеп əйттелəр.
– Вакыт кыса, ике сөйлəшергə яратмыйбыз. Моннан
тыныч кына, исəн-сау гына китəбез дисəгез, озакка суз-
магыз, – дип, шундый ук “əдəпле” тон белəн кисəтергə
дə онытмадылар.
Хəния, мондый хəл белəн тəүге тапкыр очрашкан-
га, күңеленə курку хисе йөгергəнен тойды. Нишлəргə?
Əмма шул минутта ул үзенең театр артисткасы икəнен
искə төшерде. Уйланган төс белəн берара басып торды
да:
– Яхшы, җегетлəр, мин сезне аңладым. Хəзер сəхнəгə
чыгып җырлыйсым бар, концерт беткəнне көтегез. Шун-
нан соң сөйлəшəбез. Сезнең сорауны хəл итеп булыр, –
дип яктырып елмайды. Əйтерсең, аның каршында үзен
ашка чакырырга килгəн егетлəр басып тора – Хəниянең
йөзенə бер бөртек курку да, каушау да чыкмады.
Гадəттə болай гына чигенүне белми торган егетлəр,
гипнозлангандай, аның белəн ризалашып, кон-
церт беткəнен көтəргə булдылар. Сəхнəдə Газинур
үз чыгышын төгəллəп килə иде, озакламый Хəния
чыгып җырларга, өч-дүрт җырыннан соң концертны
тəмамларга тиеш иде. Хəниянең төсе качкан, агарып
калган йөзен күрүгə, Фирдүс аны терсəгеннəн тотып
алды:
– Кара, нəрсə булды? Йөзең калмаган бит! – диде, үзе
дə коты очкан кыяфəттə. – Кемнəр булды ул, əллə бер-
бер хəбəр китерделəрме?
– Аларның кемнəр икəнен үзлəреннəн сорыйсың
калган, – диде Хəния, ирен чите белəн көлемсерəп. –
Бандитлар, акча сорыйлар!.. Көтеп торсыннар менə...
Залда сигезенче рəттə без чакырган кунаклар утыра,
кемнəрне əйтүемне аңлыйсың... Аларга җиткер, мин
җырлаган арада җегетлəр белəн хəл итегез... Концерт-
ны бераз сузарга туры килер, мөгаен... – Хəния шулай
диде дə, үзенə сузылган микрофонны тотып, елмаюы
белəн сəхнəне нурга күмеп, җырларга чыгып китте.
Дулкынлануы да, борчылуы да, бөтенлəй булмагандай,
шул мизгелдə юкка чыккан иде.


Кадерле укучылар!

Шушы урында  әсәрдән өзекләр бирү туктатыла. Журнал вариантын китапханәләрдән эзләп укый аласыз ("Тулпар", 2020, № 5), ә инде Айгөл Әхмәтгалиеваның "Хәния" китабын китап кибетләреннән табарга мөмкин. 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас