

Мәдинәнең көчсез мизгелләрен авырган чакларында гына күрә алдылар. Бу көчсезлек алдында да башкалар көчсез иде. Чир белән көрәшкән мизгелләрдә дә Мәдинәнең зарланганын, кемгәдер ярарга тырышуын, башын аска июен көтеп ала алмадылар. Көчсезләнгән чакларында, каләм көченә таянды. Язганнары халыкка хезмәт итте. Эш урында макталмаса да, үз укучылары артканын тойды. Урамга чыкса таныдылар, өенә шалтыратып хәлен белделәр. Болар барысы да ихлас күңелдән булуы Мәдинәгә тернәкләнер көч бирде. Балаларын гына түгел, үзен дә әлегәчә тәрбияли-тәрбияли алга барган, кечкенә генә буйлы, арык иңле нәфислекнең җаны, бөтен җиһанны сыйдыра алуына күпләр сокланып карады.
Мәдинә Сәүдә йортында инде җиденче елын эшли. Монда эшләү дәверендә ул җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнде. Тулы бер тормыш мәктәбе үтте дияргә була.
Бәндә хатадан хали түгел. Мәдинә дә гади кеше баласы. Аның да туры юлда абынганы, тормыш диңгезен кичкәндә, дулкыннар арасында калып адашканы булды. Хәер, хискә бирелеп, яратасы, яратыласы килгән чакларда, җылыга сусауны адашу дип әйтеп була микән?! Әллә ул җан саташуымы?! Кемгәдер ышанасы, аны үзеңә таянырлык терәк итеп күрәсе килү, бер Мәдинәгә генә хас түгелдер. Һәр хатын-кызның бәхет тәмен татып карыйсы килә. Язмыштан язган парын эзләп, дөнья читенә дә китәргә риза алар.
Мәдинә дә, үз бәхетен эзләп табар өчен җиде тауга менде, җиде диңгез кичте. Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы – җиде. Җиде сукмактан үткәндә, юлдан язмас өчен, Җидегән йолдызга карап юл алды.
Җиде юл чатында буталып калган чаклары да булды аның. Әкият батыры җиде башлы аҗдаһаны җиңгән кебек, ул да үз-үзен җиңде. Ялгышлык белән кылган хаталарын үзе төзәтте. Беркайчан да үткәннәргә үкенмәде. Ялгышлары да аңа сабак бирде. Һәр начарлыкның да яхшы яклары булуын язмыш аңа үзе аңлатты.
Абынса да, егылмады. Торып басарлык көч тапты. Үзе өчен генә түгел, үсеп килгән балалары өчен дә яшәргә кирәк икәнен аңлый иде ул.
Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел, – дип балаларын белем иленә озатканда төпле киңәшләрен бирде. Белемленең меңне егарлык көчкә ия булуын аңлатырга тырышты. Җиде кат җир астындагы серләрне ачарлык гыйлемгә ия булсаң, нинди генә авырлыклар очраса да бирешмәячәген аңлый иде үзе дә. Шуңа күрә, җай чыгу белән югары уку йортына укырга керде. Һәр дәресне көтеп алды. Галимнәр биргән дәресләрне йотлыгып тыңлады.
Мәдинә бүген диплом эшен яклады. Комиссия рәисенең танылган галим, язучы һәм тәнкыйтьче, күптәннән иҗаты белән укучылар ихтирамын яулаган күренекле шәхес булу зур җаваплылык өстәде. Дулкынланудан аның йөрәге сикерә. Үзен көч-хәл белән кулга алып, җиденче кеше булып яклау чыгышын ясады. Татар халкы өчен изге саналган җиде саны, җиденче булып комиссия алдында җавап тоту да бер символик көчкә ия иде ахрысы. «Сынатмаска көч бир!» – дип Аллаһка ялваруы бушка китмәде. Эшен «5» билгесе белән бәяләделәр. Үзе өчен, фәнни җитәкчесе өчен горурлану хисләре күңелен биләп алды. Төркем исеменнән комиссия рәисен һәм комиссия әгъзаларын, белем биргән укытучыларын, сабакташларын котлады, рәхмәтләрен җиткерде.
Өенә кайтып, чәй генә эчте дә, эшенә китте. Камил Рәхимович белән бу шатлыгын уртаклашырга тиеш икәнен йөрәге һәрдаим искәртеп торды. Аның алдында ул үзен һәрвакыт бурычлы итеп саный. Әгәр дә ул ярдәм кирәк чакта кул сузмаса, кайчандыр үзен заводтан тартып чыгарып, иҗатында күтәрелерлек шартлар тудырмаса, укырга кайчан да соң түгел, дип, киңәш биреп, югары уку йортының читтән торып белем алу бүлегенә җибәрмәсә, белмим, бүгенге Мәдинә булыр иде микән?! Җитәкченең дә күңеле булды сыман.
Хәзер, алган белемен файдаланып, милләтенә файдалы кеше булып, сәламәтлек белән эшләргә генә насыйп булсын. Әле иҗатта да, тормышта да әйтәсе сүзләре бар аның.
Айлар буена сузылган авырудан вакыт кына дәвалый. Җанның ертылган җирләрен җылы сүзләр белән генә ямап була. Бөтен бер җиһанда япа-ялгыз калган минутларда кемнәргә сыенырга? Мәдинә андый чакларда кулына каләм ала. Җанына тулган хисләрен шигырь итеп ак кәгазь битенә күчерә.
Җаным кипшеп, яргаланып бетте.
Мин сусадым җылы назларга.
Мөмкин булса, тагын бер мәртәбә,
Кайтыр идем якты язларга.
Көзләрдә дә язлар килә диләр...
Сөю канатына ияреп.
Сагышлардан җанны чистартам мин,
Кырга чыгып, җилдә җилгәреп.
Хикмәти Хода, кәгазь түзә. Дөрләп янып китми. Мәдинәнең йөрәк янулары бераз басылгандай була.
Әле ярый балалары һәм туганнары бар. Иң авыр чакларда ышанычлы терәгең – туганнарың булу иң зур бәхетләрнең берсе икәненә дә төшендерде тәкъдир. Хастаханәләрдәге табибларның, шәфкать туташларының җылы мөгамәләсе тәнгә дә, җанга да сихәт өстәү көченә ия икән. Мәдинә акрынлап кына ныгыды. Тормыш сынаулары чиратлашып сынаганга түзәргә өйрәнгән инде ул. Иң мөһиме, булган саулык югалмасын, эше дә, ашы да табылыр. Ул үзеннән көчсез булган ирләрне дә кичерергә кирәклеген аңлады. Кичерә белү иң зур бәхет икәнен төшендергән язмышына рәхмәтле ул. Авыру белән көрәшеп, бил алышып яткан мизгелләрдә озак уйланды Мәдинә. Әнисенең аның рух ныклыгына булган ышанычы да зур терәк булды.
– Кызым! Мин синең өчен борчылмыйм. Син көчле, барысын да җиңеп, яңадан ныклап аягыңа басарсың. Кеше сүзләренә карап күңелеңне төшермә. Балаларың хакына гомерең озын булсын!
Гади генә авыл хатынының, гади генә сүзләрендә тылсым көче яшеренгән булган икән. Хәер, үз баласына тугач та җан аклыгы теләгән ананың ышанычы кызының күңеленә күчми каламы соң?!
Фото: s-zametki.ru
(Дәвамы бар)