Чәчмә әсәр
21 Марта 2023, 04:32

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)

"И бəбкəем, хараплар булдык, хараплар булдык!" – дип каршы алды аны əнисе...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)

(Дәвамы.)

26нчы төймə
Барысы да əкияттəгедəй күз ачып йомган арада үтте
дə китте. Театр училищесының бусагасын атлап кына
кергəннəр иде – хəзер инде алар дипломлы артистлар!
Гүзəл, Хəния, Нурсəгыйть, Вəгыйзь, Камил – Күчмə те-
атрга эшкə билгелəнделəр. Мансур Шиһапов урынына
директор булып узган ел Роберт Əбелмəмбəтов килгəн
иде. Күчмə театрның төплəнеп эшли торган үз бина-
сы да юк, бригада-бригада булып бүленеп эшлилəр,
юлдан кайтып кермилəр.
Эшкə килүгə, Хəниягə Роберт Батуллинның “Ак
күгəрченнəр” комедиясендə Алчəчəк ролен тап-
шырдылар. Игезəк кызларның икенчесе Балчəчəкне
Люция Галлəмова уйный иде, кызлар беренче
репетициялəрдəн үк бер-берсен якын күреп, дуслашып
та киттелəр. Аларга гашыйк егетлəр ролендə – Гафур
Каюмов белəн Фəнəвил Галиев уйный, икесе дə телгə
оста, сүзгə җор, кызларны авызларына каратып кына
торалар.
Ялкындай алтын-кызыл чəчле, бераз сипкелле,
зəңгəр күзлəрендə кайчан карама елмаю балкыган
Фəнəвил аксыл күлмəк киеп сəхнəгə чыккан Хəниягə
бер күрүдə гашыйк булганын сизми дə калды. Кулыннан
гармун төшмəгəн, һəркем белəн яктырып аралашырга
гына торган бу кызда əллə нинди сихри көч бар; кара-
шына тап булуга, тагын, тагын карыйсы килə үзенə...
– Минем бит җегетем бар, – дип елмайды Хəния,
бүлмəгə килеп кергəн Фəнəвилнең гашыйк булу хакын-
да сүз кузгатуын гадəти бернəрсə кебек кабул итеп. –
Əле читтə, хəрби хезмəттə.
– Солдаттагы егеткə башка кызлар да бетмəс, – диде
егет, үҗəтлəнеп. – Мин сиңа, син миңа гашыйк икəн, ул
нишли алсын?...
Хəния грим савытына бизəнгечлəрен тутырып ма-
ташкан җиреннəн башын артка ташлап көлəргə тотын-
ды.
– Мин сиңа гашыйк булганмынмыни? Тик мин сине
бөтенлəй белмим дə диярлек бит...
– Белүе озакмыни... – Егет артистланып, күлмəк яка-
сын төзəтə-төзəтə, купшы гына күренгəн мыегын сы-
пыра-сыпыра, бүлмə уртасына чыгып басты да, тамак
кырып, кыланып, үзе белəн таныштырырга тотын-
ды. – Тəəəк. Исемемне белəсең. Культура институты
бетергəнемне белəсең. Арча районы Əзəк авылыннан
икəнемне белəсең. Тагын ни кирəк?... 11 яшьтəн əтисез
калдым, əнием Хəлəмгөл белəн генə үстем. Кечкенə
чакта сулагай идем, мəктəптə көч-хəлгə уң кул белəн
язарга өйрəттелəр. Гармунда уйныйм. Күчмə театрда
артист булып эшлим. Вəт шул. Бөтен биографиямне
сөйлəп чыктым.
Хəния аның монологын көлмичə түзеп, сабыр
гына тыңлады да, алда көтеп торган гастрольлəрне
күзаллап, кисəк кенə сискəнеп китте. Үзеңə гашыйк бул-
ган партнер белəн бер сəхнəдə уйнау ничегрəк икəн
ул?.. Алар бригадасы əзер спектакль белəн республи-
ка авылларына чыгып киткəндə, əле бу сорауга җавап
табылмаган иде...
Соңгы араларда, Илдарның хаты килгəн саен, Хəния
үзен сəер бер билгесезлек алдында басып торган-
дай хис итə башлады. Егет үзен ерак командировкага
җибəрүлəрен хəбəр итə, ə менə кая, ни өчен – элеккечə,
кəгазь битлəрендə бу сорауга җавап күренми...
Хəниянең хатлары да кайчак бер кочак булып җыелып
каршы ала икəн үзен, “ун хатыңны берьюлы укыдым”
дигəн сүзлəреннəн көлəргə дə, еларга да белмəссең...
Соңгы тапкыр узган елның апрелендə күрешкəннəр
иде, Илдар ялга дип Казанга кайтты. Шуннан бирле
ике араны бары тик хатлар гына бəйлəп тора. Кайчанга
кадəр дəвам итəр икəн бу? Хəрби кеше үз ирке белəн
барысына кул селтəп, телəгəн мəлендə йөгереп кенə
кайта алмый... Быел ялы сентябрьдə була дип язган
иде дə, майга күчергəннəр икəн. “Тиздəн кайтам” дип
хəбəр салган... Ə Хəния гастрольгə чыгып китте. Очына-
очына, канатлана-канатлана... “Ак күгəрченнəр” булып
уйный торгач, үз йөрəгенə дə гыйшык уты үрлəгəнен
абайламый калдымы? Йөрəк түрендə Илдарның уры-
нын башка берəү яуларга җыена иде. Фəнəвилнең əле
күптəн түгел уйнап əйткəн сүзлəре чынга ашты, Хəния
дə аңа гашыйк булган иде.
Актаныш якларында спектакль куеп йөргəндə, үз
янына Илдар килеп җиткəч, Хəния ике ут арасында
калгандай булды. Барысын уртага салып сөйлəшергə
телəсəлəр дə, икесенə дə бернəрсə көн кебек ачык
иде: Илдар – армия хезмəтен, Хəния сəхнəне ташларга
җыенмый... Кызның сəхнə диюенə янəшəдə генə бул-
ган, көн саен күрешеп торгач, ярты җанына əверелеп
килгəн Фəнəвил дə сыйган иде...
Күрешүлəре дə, бер атна дəвамында бергə булула-
ры да, хушлашулары да авыр тойгылар белəн өртелде.
Хат язарга вəгъдə биреп саубуллашсалар да, бу
хушлашуның мəхəббəткə соңгы нокта икəнен икесе дə
аңламый калмады. Бу – 1985 елның 30 мае иде.
Көз башында Илдардан хат килеп төште. Хəниянең
энесе Салават та, армиягə китеп, Ерак Көнчыгышта
хезмəт итə иде, күрше частьта гына икəнен белеп,
Илдар аның янына килгəн икəн – икəүлəп фотога
төшеп, аны да салып җибəргəн. Ə менə Илдарның ку-
лына җавап хаты: “Гафу ит, мин кияүгə чыктым” дигəн
кыска гына хат-хəбəр рəвешендə килеп иреште. Хəния
белəн Фəнəвил гаилə корган иде.


27нче төймə
Театрның үз бинасы булмау – үзəккə үтə торган нəрсə.
Репетициялəр əле Төзүчелəр клубында, əле Мехчылар
сараенда уза. Директорның эреле-ваклы түрəлəрдəн
башлап, ТАССР Югары Советына мөрəҗəгать итүлəре,
бер төркем артистларның Мəскəүгə, партия Үзəк
комитетының мəдəният бүлегенə хат юллаулары да
əлегə бер нəтиҗə дə бирмəгəн иде. Шушы хат аркасын-
да Мəскəүдəн комиссия килеп төшкəч кенə боз кузга-
лырга итə башлады.
Хəния, əле “яңа” артист саналса да, роль
элəкмəүдəн зарлана алмый иде: баш режиссер булып
билгелəнгəн Роберт Батуллин үз укучысының сəлəтен,
мөмкинлеклəрен яхшы белə, җырлы рольлəрне аңа
тапшыра. Театр яшь гаилəгə Октябрь урамындагы
йорттан аерым бүлмə дə табып бирде.
Бер түбə астында бер гаилə булып яши башлагач,
Фəнəвил шуны сиздерде: ул хатынының “үзенеке” генə
булуын тели икəн. Хəниянең, кызлар-егетлəр җыелган
җирдə, йөзек кашы кебек балкып, гармун тартып уты-
руы да килешеп бетми... Ир хатыны булгач, концерт
куеп йөрүлəрне дə туктатырга кирəк... Аннан, паспорт-
та хəзер инде ир фамилиясе пичəт белəн беркетелгəч,
нишлəп əле ул концерт афишаларында үзен һаман
“Хəлидуллина” дип яза?.. Ярый-ярамыйлар торган
саен күбəергə, чүпрə салып кабарткан камыр шикел-
ле, күпергəннəн-күперергə тотынды. Беркөнне, грим
сандыгында Илдарның хатларына тап булгач, өйдə
бөтенлəй кара тавыш чыкты. Хəния ул хатларны, таш-
ларга кызганып, шунда салып куйган иде. Кем хаклы,
кем хаксыз икəнен ачыклап сүз көрəштерүдəн ни мəгънə
булсын? Ул чакта, “сезнең янда мин дə бар!” дип, ара-
ларын өзелмəс җеплəр белəн бəйлəргə телəгəндəй,
əнкəсенең йөрəк астында тагын бер йөрəк тибə баш-
лаган иде.

28нче төймə
Бəхет шушылай түп-түгəрəк була ала икəн. Янəшəңдə
– яратам дип күзлəренə карап əйтер кешең, озын чак-
рымнарны кыскартып, шатлык уртаклашырга ашкы-
нып килүче əнкəең, туганнарың, дусларың, кечкенə
генə бүлмəгə олы ямь булып кереп тулган орчык кадəр
генə нарасый... Əнкəсенеке кебек коңгырт күзлəрен
җемелдəтеп тыныч кына яткан кызчыкка Алия дип исем
куштылар. Җəйнең иң саф, əле табигатькə тузан-кер
кунарга өлгермəгəн, сусыл яшеллекнең җəйрəп утыр-
ган мəлендə – 8 июньдə туды ул.
Хəниянең үзенең туган көне – 30 май, дөньяга шул
көнне аваз салса да, авыл советының эше каты бул-
ганмы, əллə бəби тəпие юып йөрүлəр озакка киткəнме,
əткəсе аның туу турындагы таныклыгын яздырырга
барганда, 10 июнь җитеп, документка да шул көнне
чəпəп куйганнар.
Билəүгə төрелгəн кызына караган саен, яшь əнинең
күзлəрендə əйтеп бетергесез мəхəббəт чагыла;
бəбидəн соң бераз ябыгып, суырылып калган йөзендə
йолдызлар балкышы пəйда була. Шулай да артист ба-
ласы өчен бəхет төшенчəсе башкачарак төсмердə. Ул
шушы олы җиһанда үз балачагы белəн үзе генə калырга
мəҗбүр. “Тормышта бөтен кеше дə актер” дип кабатлар-
га яратсалар да, профессиональ артист сəхнə, театр,
тамашачы дигəн сүзлəргə аркан белəн бəйлəнгəн.
Аның кышы, язы, җəе, көзе тəгəрмəч өстендə узарга
мөмкин, чөнки шулай кирəк, чөнки гастрольлəр шулай
көйлəнгəн, сине тамашачы көтə, тулы бер коллектив
синең күзеңə карап тора.
Сəхнə кешелəрендə еш кына ихласлык та... ясал-
малык белəн бизəлə. Җан, чын мəхəббəт, чын дуслык
дигəн олы хислəргə сусаган мəлендə дə, көнчелек,
хөсетлек кебек киртəлəргə юлыгып, сулык-сулык килə
дə бəгырьне телгəлəргə тотына. Хислəр дөньясында
кайнарга, сəхнəнең ясалма тормышын чынбарлык
итеп кабул итəргə күнеккəн җан бəллүрдəн дə нəфис,
аннан да нəзберек – йодрык белəн китереп ору түгел,
тырнак белəн чиртеп китсəлəр дə уалып төшəргə əзер.
Саксыз кагылуны я булмаса үзен
читкə тибəрүне, үзен аңламауны
күтəрə алмыйча, тынычлык эзлəп,
кемдер яшел еланга үрелə, кем-
дер – элмəккə... Бик көчлелəр генə,
җан тамыры нык булганнар гына,
бар дөньясына үч итеп, елмая-ел-
мая аягына күтəрелə, алга атлый.
Бу елмаю еш кына үз җаныңнан
өзелеп төшкəн балаларыңның са-
бырлыгы, эчкə йоткан күз яшьлəре
бəрабəренə дə булырга мөмкин...
Фəнəвил белəн Хəния җəй көне
гастрольгə чыгып киткəндə, нəни
Алияне карап торыр өчен Салаю-
адан Фəния картые, Фируза апасы
килеп төште. Алты бала үстергəн
ананың сабырлыгы оныгына да
җитəрлек иде – зарланмый, авы-
рыксынмый гына бала бакты. Үз
дөньясын кайгыртырга кирəк булып,
чакрымнар гизеп кайтып киткəч,
əти-əнисе кызны үзлəре белəн ал-
дылар. Кызчык, үзенең түземлеге
белəн күплəрне шаккатырып,
кечкенə бишегендə тыныч кына ята
бирде. Ə менə яңа елдан соң Башкортстан якларына
юлга кузгалгач, 8 айлык Алияне янə картые янында –
Салаюада калдырып киттелəр.
Сəгать саен хəл-əхвəллəрен белешеп торырга авыл-
да телефон да юк бит ичмаса. Ярый əле Хəниянең
бергə уйнап үскəн дусты Фəридə Тəтешледə элемтə
бүлегендə эшли. Кая гына гастрольгə барсалар да,
кайда тукталуларын аңа хəбəр итеп, авыл белəн шул
рəвешле элемтə тоталар.
Свердловскига килеп, кунакханəгə урнашып кына
беткəннəр иде, Хəнияне телефонга чакырдылар. Авыл-
дан хəбəр калдырганнар: Алия каты авырый, тиз генə
кайтып җитəргə кушканнар. Уттан суга, судан утка төште
Хəния: Екатеринбург – Мəскəү поездына утырып, Чер-
нушкага кайтам дисə, аның өчен генə дə күпме вакыт
кирəк! Аннан Салаюага егерме чакрым гына калса да,
аны җəяү атлыйм дисəң, минутлар гына җитə торган
түгел. Кызына, йөрəк парəсенə нилəр булгандыр? Ана
йөрəге тегелəй дə уйлап өзгəлəнде, болай да. Əле бит
кич “Без бит авыл малае”нда Сəвия булып та уйнарга
тиеш. Аның шулай дип икелəнеп калуын күргəн өлкəн
артисткалар: “Дублерың бар бит, анысына кайгырма,
балаң янына йөгер”, – дип киңəш итеп, этеп-төртеп
дигəндəй юлга озаттылар.
Чернушкадан юл чатына кадəр йөк машинасы
өстендə кайтканда, пəлтə якасына яшергəн йөзен
ачыттырып-ачыттырып җил кисүен дə, биялəй эчендə
бармакларының туңып əрнешүен дə тоймады ул, уй-
лары бары тик кызы янында иде. Авылга кадəр сигез
чакрым араны, кар күмеп килгəн юлдан язмаска тыры-
шып, көчəйгəннəн-көчəя барган буран пəрдəсен һəм
тирə-якны каплап өлгергəн караңгылыкны ертып, җəяү
атлады.
– И бəбкəем, хараплар булдык, хараплар булдык! –
дип каршы алды аны əнисе, кызарып беткəн күзлəрен,
гаҗизлектəн бəргəлəнгəн карашын ире Фəхрлислам
утырган караватка күчереп.
– Ни булды, əтəү, Алия йоклыймы? – диде ул кызының
сулышсыз тоелган йөзенə якын ук иелеп. Пəлтəсен
дə идəнгə генə салып ыргытты, акшар төсенə кергəн,
əлегəчə бер аваз-өн чыгармаган кызын мендəре белəн
бергə салкын кочагына сыендырды. Бала уянмады,
күзен ачмады.
– Кызым, мин... ни... ясин укыйм... – Əтисе гомер бул-
маганча, коточкыч мескен кыяфəткə кергəн иде.
– Нəрсə сөйлисең син, əтəү?! – Хəния, коты очып,
кызының битенə үзенең яңагын терəде, аны уятыр-
га телəп, иплəп кенə кулы белəн чəбəклəп тə карады,
əмма Алиясе аваз салырга ашыкмады.

(Дәвамы бар.)

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас